«Калдыкларсыз» яшәү рәвешенең файдасы нәрсәдә
Чүп чиләген «сүтү»
– Соңгы тапкыр чүп чиләген без Яңа елга кадәр чыгардык, аңа кадәр – җәен, – дия-дия, Гүзәл чүп чиләген ала. – Монда эшкәртүгә тапшырып яисә компостка салып булмый торган калдыклар ята. Уртача алганда, безнең өч кешелек гаиләдән аена 200 грамм тирәсе шундый чүп җыела.
Мондый яшәү рәвеше Гүзәл тормышына 2016 елда килеп керә. Кыз «Пластик йөз елдан артык таркала» дигән язуга игътибар итә. «Нәрсә инде бу, мин күптән бакыйлыкка күчкән булам, мин кулланган пластик савытлар әле чүплектә җыелып ятачакмы?!» – дип уйлап куйдым ул чакта, ди.
– Мин өемә якында гына пластик савытларны утильләштерү контейнерлары эзли башладым һәм социаль челтәрләрдә «ЭкоЛогично Казань» төркеменә тап булдым. Анда барлык пунктларның да картасы эленгән иде, чүп-чарлар һәм Zero waste турында тагын әллә никадәр файдалы мәгълүмат та таптым. Активистларга кушылдым, ә аннан соң «Икенчел чимал һәм кием‑салым кабул итүнең мобиль пункты» дигән үз проектымны эшләп конкурска тапшырдым, оттым да.
ПРИНЦИПКА БАРУ
Гүзәлнең фатирында чүп‑чарны аерып тутырыр өчен савытлар да күренми. Пластик, картон һәм пыяла кайда саклана икән соң? Һәм менә хуҗабикә кухня гарнитурының ишекләрен ачып җибәрә.
– Бездә барысы да бик җыйнак, – ди ул. – Күз алдына китерегез, менә бу кечкенә генә картон өеменә соктан бушаган тугыз кап тыгызлап таслап куелган! Эшкәртүгә тапшырырмын, дим. Ә менә йомшак пластиктан торган бу пакет ярма, макарон капларыннан, чәй һәм конфет кәгазьләреннән тора...
Без чүп‑чарны аермыйча ташлаган вакытта үзебез «эшләп чыгарган» калдыкларның күләменә бәя бирә алмыйбыз, дип саный Гүзәл. Һәм инде өйдә аера һәм бер җиргә җыя башлауга чүп‑чар бәласенең масштабына шакката башлыйбыз. Күз алдына гына китерегез, уртача алганда бер кеше елына якынча 400–500 килограмм чүп ташлый.
Zero waste принципларын 5R-пирамида рәвешендә күз алдына китерү җайлырак. Иң югары һәм төп баскыч – refuse, ягъни артыгыннан баш тарту. Бераз түбәнрәк – reduce (кыскарт), алга таба‑reuse (кабат куллан). Һәм бары тик әлеге баскычларда эләгеп тора алмасаң гына – recycle (эшкәрт) һәм rot (компостка сал).
– Башта чүп‑чарны аерырга тырышасың, җыясың, эшкәртүгә кая тапшырыйм икән, дип баш ватасың, ә аннан соң, Ходаем, бу тартмаларны күпме җыярга, пакетларны күпме юарга була соң дигән фикергә киләсең. Бер сүз белән әйткәндә, иртәме-соңмы сортларга аеру иң мөһиме түгел, дип уйлый башлыйсың. Иң мөһиме – артыгын кулланмау! Җитмәсә, теләсә кайсы продукт тотылган ресурслар һәм «тормышының» барлык стадияләре – җитештерүдән һәм транспортлаудан алып, утильләштерү һәм эшкәртүгә кадәр булган чорларында зарарлы калдыкларны чыгару рәвешендәге тискәре экоэз калдыра.
REFUSE. БАШ ТАРТУГА КИЛДЕК!
– Бигрәк инде, бусы артыграк, дисезме? – дип көлә Гүзәл. – Әлеге кагыйдәне үз тормышыгызның кайбер өлкәләрендә генә булса да кулланып карагыз.
Берничә ел элек ул үз коллегаларына бәйрәмнәрдә файдасыз, кирәге булмаган сувенирлар бүләк итешмәскә тәкъдим итә, аның урынына уртак өстәл әзерләргә була бит. Гел вакыт җитми торган җылы аралашу – хәзер традициягә әверелгән.
Шул рәвешле акрынлап, Гүзәл тормышына аек минимализм керә. Бүген берәр нәрсәне сатып алыр алдыннан ул җитди уйлый. Бу әйбер аңа чыннан да кирәкме соң? Бәлки, моңа охшаш әйбере бардыр да? Сатып алган әйбере бер айдан, ярты елдан, бер елдан аңа шундый ук шатлык китерерме?
– Ничектер бервакыт үзе үк фотоларны ясый торган фотокамера рекламасына күзем төште. Кызыгып куйдым. Әмма бераз көтәргә булдым, бер айдан соң шул ук сорауга җавап биреп карармын, дидем. Вакыт үтте, мин фотоаппаратның кирәге юклыгын танырга мәҗбүр булдым. Сүз уңаеннан, теге яисә бу экогадәтне кертеп без еш кына бонуслар алабыз – гаилә бюджеты яисә сәламәтлек өчен файда... Ә кайчак – тегесе дә, бусы да.
Гүзәл кызын тудырырга әзерләнгәндә үк тиздән аның «зеровейст»-тормышында бер тапкыр кулланышлы подгузниклар проблемасы туачагын аңлый. Сүз уңаеннан, планетабызның экологиясе өчен бик зарарлы булган әйбер ул. Әмма аңардан ничек баш тартырга соң? Шулай да юл табыла – сатуда күп тапкыр кулланыла торган подгузниклар пәйда була. Табигый материаллардан тегелгән подгузник бала тәнендә аллергия дә, парник эффектын да тудырмый. Махсус кремнар да, дарулар да кирәкми. Юып куясың, киптерәсең – кидерәсең... Әлбәттә, ияләшергә вакыт таләп ителә, әмма файдасы бик зур, дип саный Гүзәл. Әйе, нәтиҗәдә ике түгел, өч куянның койрыгын тотасың: җир шарында чүп‑чар азая, сабыйның сәламәтлеге өчен файдасы зур, гаилә бюджетына да экономия.
Гүзәл өстәлгә тагын берничә экотабышны тезеп куя. Беренчесе – гигиена әйберләре. Агачтан ясалган кечкенә мамык таяклар, күп тапкыр кулланышлы киҗе‑мамык дисклар, аларны, мамыктан гына ясалганнарыннан аермалы буларак, кер машинасында да юарга була, бамбук савытка салынган минераль дезодорант, ул берничә елга җитә, төргәксез, үсемлек майлары катыштырылып ясалган каты шампунь…
Сүз уңаеннан, азык‑төлек пленкасын балавызлы тастымал алыштыра, тәмле сулар өчен пластик көпшәләрне – пыяла һәм металлдан эшләнгәннәре, бер тапкыр кулланылышлы бахилаларны – аяк киеме өчен тегелгән чүпрәк тышлыклар. Без күргән барлык бу әйберләр диярлек безнең җирле осталар тарафыннан эшләнгән. Хәер, бу ассортиментны онлайн- кибетләрдә дә табарга мөмкин.
Гүзәл берничә экотабышын күрсәтә. Шуларның берсе – үсемлек майлары катыштырылып ясалган каты шампунь…
REDUCE. КЫСКАРТУГА КҮЧ
Бүген, дөнья белән маркетинг идарә иткәндә, төргәктән тулысынча баш тарту идеясе – утопиягә тиң. Әмма аны минимумга кадәр кыскарту – хәлдән килерлек эш.
Мөгаен, Гүзәл гаиләсе чүп‑чарны киметү эшен гадәттә кибеттә бирелә торган полиэтилен пакетлардан баш тартудан башлагандыр. Иң авыры гаилә башлыгына туры килә – ир супермаркетка чүпрәк сумка тотып йөрүдән шундук баш тарта. Гүзәл сатып алынган полиэтилен пакетны искергәнче йөртергә, ә аннан соң эшкәртергә илтергә тәкъдим итә. Үзең белән яисә машинада тотылган пакет йөртү гадәте шуннан килә. Әлеге проблеманы күпмедер дәрәҗәдә хәл итәргә яңа рюкзак ярдәм итә. Җитмәсә, уңайлы да булып чыга!
Сүз уңаеннан, иң киң таралган экоялгышларның берсе – үзеннән-үзе таркала торган биопакетлар турындагы миф.
– Безне мондый пакетларның зарарлы булмавына ышандырырга тырышалар, әмма, ни кызганыч, бу алай түгел, – дип сөйли Гүзәл. – «Гринпис» экспертлары фикеренчә, алар тиз арада микропластикка әверелә, әмма, азык‑төлек чылбыры буйлап йөреп, шактый озак таркала. Ә кукуруздан ясалган пакетлар компостка салганда гына зарарсыз матдәләргә бүленә. Чүп‑чар өеменә ташлаган очракта алар башка пакетлардан аерылып тормый. Ә чүп‑чарны аерып җыю шартларында – тагын да начаррак. Ялгыш уртак өемгә эләгеп, бөтен партияне бозарга мөмкин. Бары тик органик калдыкларны аерып җыйганда гына яхшы булачак. Ләкин бездә органик калдыкларны аерып җыю системасы юк.
Гүзәл үзе пакетлар аркасында берничә мәртәбә мәзәк хәлгә юлыга. Бервакыт сатып алынган әйберләрнең күләмен уйлап бетермәгәнгә күрә, сумкасы тулгач, продуктларның кайберләрен бала арбасының кесәләренә тутырырга мәҗбүр була. Юлда кайтканда сатып алган тавыгын төшереп калдыра, әмма үз принципларына тугры кала. Хәзер инде, тәҗрибәгә таянып, барысын да төгәл планлаштыра.
Үтә күренмәле пакетларны шулай ук минимум куллана. Җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр өчен Гүзәл махсус чүпрәк капчыклар булдырган. Әгәр инде көтмәгәндә сатып алырга туры килә икән, янчыкта һәрвакыт ипи сатып алгандагы пакет йөри. Төргәктә сатылган ипидән калган пакетны «икенче цикл» буйлап җибәрергә була.
Кызганычка каршы, коела‑буяла торган продуктларга килгәндә, мондый вариант бөтенләй туры килми дияргә була. Макаронны яисә ярманы үлчәп, килолап алу – бик сирәк. Күпмедер дәрәҗәдә Гүзәл базарда сатучыларга ярдәм итә: сөтне банкага салдыра, ит сатучы тавык итен дә күп мәртәбәләр кулланыла торган зип‑лок пакетка салып үлчәп бирә.
– Сүз уңаеннан, Казанда савыт-саба, кер юу матдәләрен үз савытыңа агызып алырга мөмкин булган урыннар бар, – дип аңлата Гүзәл. – Ләкин, табигый ки, төргәк мин игътибар иткән бердәнбер әйбер түгел. Юа торган матдәләрнең һәм гельләрнең, савыт‑саба юу машинасы өчен таблеткаларның составларын өйрәнәм, экосертификатларның булу-булмавын тикшерәм. Интернетта матдәләрнең зарарлымы-юкмы икәнлеген тикшерергә булыша торган сервислар бар – ингредиентларны
гына санап чыгарга кирәк. Бер тапкыр тикшерәм, аннан соң гел шуны гына сатып алам. Әлбәттә, табигый матдәләргә өстенлек бирәм. Шул рәвешле мин үз гаиләмнең сәламәтлеген һәм планетаның чисталыгын сакларга үз өлешемне кертәм, зарарлы матдәләрне туфракка чыгарасым килми.
Шул ук сәбәп аркасында Гүзәл касса чеклары санын да минимумга калдырган. Термокәгазьдә зарарлы булган бисфенол А матдәсе бар икән. Табигать өчен генә түгел, үзеңнең сәламәтлегең өчен дә куркыныч ул. Агу тирегә үтеп керсен өчен, берничә секунд җитә. Кайбер кибетләр кәгазь чек урынына электрон чек бирә башлады инде. Банкоматларда да алардан баш тартырга мөмкин. Иң яхшы чүп булмаган чүп бит ул.
REUSE. КАБАТ КУЛЛАН
Гүзәлнең һәр очрак өчен үзенең кызыклы «зеровейст»– тарихы бар. Шуларның берсе бүдәнә йомыркасы, төгәлрәге, йомыркаларны салып сата торган пластик савытлар турында. Аларны икенчел чимал һәм кием‑ салым кабул итүнең мобиль пунктына өлкән яшьтәге бер ханым алып килә. Маркировкасында мондый савытны эшкәртүгә тапшырып булмый дип язылган. Гүзәл бу турыда әлеге ханымга әйтергә генә җыенганда, вазгыятькә ире кушыла.
– Әгәр син аңа бу турыда әйтәсең икән, ул кәефсезләнәчәк, ихтимал, башка чүп‑чарны аерып та җыймас!
Шул рәвешле бу савытлар Гүзәлнең өенә кайта. Бер ел диярлек ул аларны нишләтергә белми, ә аннан соң тота да интернетка игълан бирә. Бераз вакыттан соң аларны бер фермер алып китә.
– Әгәр сезгә ниндидер әйбер кирәкми икән, бу әле аның башкаларга кирәкмәвен аңлатмый, – ди Гүзәл. – Әз генә тырышырга кирәк, яңа хуҗа һичшиксез табылачак. Бәйләнеп бетмәгән свитермы, кирәк саналмаган тасмамы, савыт‑саба комплектыннан калган бердәнбер кашыкмы – нәрсә генә булмасын – һәркайсына ия табып була!
Эшкәртүгә җибәргәнче әйберләргә икенче гомер бирү – Zero waste яшәү рәвешендә төп принципларның берсе. Чөнки эшкәртү, беренчел җитештерү буларак, ресурсларны тотуга китерә. Ә «ноль калдык» барлык этапларда да табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне күз уңында тота. Менә шуның өчен дә «зеровейст»-тормыш тарафдарлары кирәкмәгән әйберләрне кирәклеләренә алыштырып булган гаражлардагы сатуларны, фримаркетларны хуплый, шулай ук алар үз әйберләрен «яхшы кулларга» тапшыру мөмкинлеге биргән онлайн-форумнарны да яклый. Әле искермәгән, әмма инде бераз туйдырган әйберләрне урнаштыруның тагын бер ысулы бар – Татарстанда шактый күп хәйрия фондлары һәм складлары эшли. Алар әйберләрне кабул итәләр, аннан соң мохтаҗларга тараталар.
Кибеттә соңгы тапкыр кайчан кием сатып алганымны хәтерләмим, ди Гүзәл. Бәлки, дүрт ел электер, бәлки, аңардан да элегрәктер. Моның кирәген күрмим, ди ул.
– Минем күлмәгемә карагыз – ул миңа бушка килде. Танышыма кирәкми башлады, ә миңа ошый. Кызым өчен әйберләр дә – проблема түгел. Игълан эленгән интернет-сервисларның теләсә кайсына күз салыгыз – анда белдерүләр шундый күп, җаның теләгәнне сайлап алырга була.
Хәер, тотылган кием‑салым сатып алу яисә танышлар белән савыт-саба, кирәк-яраклар алмашу сезнең өчен экстримның бер төре булып чыкса да, Zero waste яшәү рәвешеннән баш тартырга ашыкмагыз. Гүзәлнең киңәше: иң җиңеленнән башлагыз.
– Безнең тормыш экомифларга төренгән. Шуларның берсе: бер тапкыр кулланылышлы пластик стаканнар – начар, ә кәгазьләре, янәсе, – яхшы. Экотемага тирәнрәк кергән саен, шуны аңлый башлыйсың: яхшы ул – әйберне озак куллану, чөнки бер тапкыр кулланыла торган предметның экологик эзе, нинди генә материалдан эшләнгән булса да, күп тапкырлар сатып алуларга тапкырлана. Ә кәгазь стаканнарны гомумән эшкәртүгә бик сирәк кабул итәләр, чөнки аларда полиэтилен элпә бар. Сезнең мондый стаканны ташлавыгыз, асылда, чүп савытына бер агач кисәге ыргытуга тиң.
Кофены үзегез белән алу сезнең көндәлек гадәтегезгә әверелгәндә нишләргә? Термокружка алу турында уйларга! My Cup, Please җәмгыятенең экоактивистлары сезнең өчен онлайн-карта әзерләгән. Анда яраткан эчемлегегезне үз савытыгызга бер проблемасыз агызып алып була торган урыннар билгеләнгән. Кайберләрендә хәтта экоаңлылык өчен ташламалар да каралган
Мөгаен, Гүзәл гаиләсе чүп‑чарны киметү эшен гадәттә кибеттә бирелә торган полиэтилен пакетлардан баш тартудан башлагандыр.
– Әйбер сатып ала башлаганчы, аның маркировкасын өйрәнәм, – ди экоактивистка.
RECYCLE. ӨЙРӘН ҺӘМ ХУҖА БУЛ!
– Әйбер сатып ала башлаганчы, аның маркировкасын өйрәнәм, – ди Гүзәл һәм шкафыннан теш пастасыннан калган тюбикны алып күрсәтә. Ул икегә киселгән, юылган – утильгә тапшыру кагыйдәләре шундый. Пычрак, юылмаган икенчел чималны кабул итмиләр.
Сүз уңаеннан, пычракны гына түгел. Пластикның барысын да эшкәртүгә тапшырып булмый – һәм бу яңа гына Zero waste тарафдарлары сафларын арттырганнар өчен күңелсез ачыш. Гомуми ташкыннан «кирәклене» аерып алу – җиңел эш түгел.
– Җиңел юлдан китүне яратам, – дип, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша Гүзәл. – Татарстан эшкәртүчеләре 2/4 маркировкасы булган пластик тюбикларны бернинди проблемаларсыз кабул итә, шуңа күрә әлеге саннарны эзлим. Бәхеткә, «кабул итү» ассортименты киңәя бара. Кремнардан бушаган савытлар белән катлаулырак. Аның каравы шампунь һәм гельләрдән бушаган ПЭТ-шешәләр белән җиңел – шәһәрдә аларны утильгә җыя торган челтәр контейнерлар урнаштырылган. Аларның кайберләренә металл банкаларны да ташларга мөмкин.
Чүп-чар белән мондый катлаулылыклар артык мәшәкать кебек тоела. Яратып, бик җиңел сатып алабыз бит. Ә аннан соң боларның барысын да дөрес иттереп утильләштереп кара! Пластикны маркировкалауның дистәләгән билгесе, күп составлы әйберләр һәм чүпрәкләр, тагын әле – батарейкалар, кәгазь һәм пыяла...
– Әгәр аерырга кыен икән, чүп-чарыгызны безнең икенчел чималны һәм кием-салымны кабул итүнең мобиль пунктына алып килегез. Бергәләшеп эшләп карарбыз, – дип тә тәкъдим итә Гүзәл.
Аена бер‑ике мәртәбә Гүзәл һәм проектны тормышка ашыручы башка активистлар гадәти пунктларга тапшырып булмый торган икенчел чималны кабул итәләр. Без күнеккән ПЭТ‑шешә һәм макулатурадан тыш, аларга теш щеткаларын һәм кырыну әйберләрен, пластик карточкалар һәм пакетларны, майонезлардан калган дой-пакетлар һәм СD-дискларны тапшырырга мөмкин... Боларның кайберләрен без складларда туплыйлар һәм эшкәртү өчен башка шәһәрләргә җибәрәләр.
– Бизнеска бу әлегә файдалы эш түгел, ә безнең өчен идея мөһим – проектыбыз күбрәк агарту юнәлешендә, – дип сөйли Гүзәл. – Зур калада кечкенә генә активистлар төркеменә икенчел чималны җыю реаль эш була алмый, әмма без кешеләргә шуны җиткерәсебез килә: чүп‑чар чиләгенә эләккән калдыкларның күп өлешен эшкәртүгә җибәрергә була!
Мобиль пунктның кайчан һәм кайда эшләячәге турында игъланны проектның социаль челтәрләрдәге битләрендә табарга мөмкин. Ул эшләгән вакыт эчендә активистлар тарафыннан 100 тоннадан артык чүп‑чар утильләштерелгән.
ROT. ЧҮП‑ЧАРДА АКЧА ЭШЛӘРГӘ
Компост өеме безнең Zero waste буенча сәяхәтебезне тәмамлый. Гүзәл азык‑төлек калдыкларын компостка сала. Һәм азык-төлекнекен генә түгел – целлюлозадан ясалган савыт‑саба юу губкалары да шунда ук китә. Әйе-әйе, без ияләшкән поролоннан аермалы буларак, аннан да компост ясарга була.
Гүзәл үз йорты белән яшәгәнгә, бу яктан үзенә җайлы дип саный, чөнки теләсә кайсы зурлыктагы өемнәрне сакларга була. Бу шул ук кукуруз пакетларын яисә экокафеларда янәсе биологик таркала торган дип бирелә торган чәнечкеләрнең «ныклыгын» сынап карау рәвешендә аңа хәтта экспериментлар ясарга да мөмкинлек бирә,
Хәер, күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен Zero waste шулай ук мөмкин булган яшәү рәвеше. Гүзәлнең фикердәшләре күптән инде азык‑төлек калдыкларыннан компост ясап караган. Кечкенә генә агрегат кухня гарнитурының гадәттә чүп чиләге куела торган урында черемә ясау фабрикасын оештырырга булыша. ЭМ-контейнерларда азык‑төлек чүп-чары – махсус микроорганизмнар тәэсирендә, ә вермикомпостерларда яңгыр суалчаннары ярдәмендә ферментлаша.
Сөйләгәндә бик матур түгел кебек, ә болай хәтта нәзберек шәһәр кешесе өчен дә начар күренми. Зур булмаган пластик савыт яңгыр суалчаннарын да, тәмсез исләрне дә яшерә. Шундый бер агрегат 3–4 кешелек гаиләгә җитә, дип аңлаттылар миңа.
– Минем гумусны сатар өчен ясый торган танышларым да бар, – дип дәвам итә сүзен Гүзәл. – Игълан аша саталар, танышларына тәкъдим итәләр. Узган елда шундый бизнес-проектын эшләтеп җибәргән ханымны беләм. Кешеләрдән азык‑төлек калдыкларын җыя да, эшкәртеп, файдалы ашламага әйләндерә. Казанда үз калдыкларының өчтән берен диярлек компостка әйләндерә торган кафе эшли. Үзләре ясаган гумус‑яшел тәмләткечләр үстерү өчен, җәен чәчәк түтәлләрен ашлау өчен кулланыла.
Бер сүз белән әйткәндә, теләге булганнар – мөмкинлекләр, теләге булмаганнар сәбәп эзли.
Гүзәл компостка азык‑төлек калдыкларын гына түгел, савыт‑саба юу губкаларын да сала. Алар целлюлозадан ясалган.
СҮЗ АХЫРЫНДА
– Кайчандыр мин җәмгыятебезне үзгәртү өчен бары тик 5 процент кеше генә кирәк дигән фикер ишеткән идем, – ди Гүзәл. – Берничә ел элек миңа фрикка караган кебек карыйлар иде. Ә бүген йолдызлар Инстаграмга үзләренең чүп‑чарны сортларга аеруларын күрсәткән видеолар эләләр. Безнең җәмгыятьтә Zero waste яшәү рәвеше белән кызыксыну күп мәртәбәләргә артты. Намуссыз җитештерүчеләр үз товарларының тышына тикмәгә генә «Био» дип язып куймыйлар, гәрчә аларда әлеге бионың эзе булмаса да. Барысы да кулланучы өчен бу триггер булганга! Кайчандыр без эре сәүдә кибетләреннән аларда чүп‑чар җыю акцияләрен үткәрү өчен рөхсәт сорый идек. Һәм алар баш тарталар иде. Ә бүген алар үзләре шундый тәкъдимнәр белән безне эзләп табалар. Шуңа күрә мин ышанам: тиздән безнең җәмгыятьтә әлеге дә баягы 5 процент кеше пәйда булачак. Безнең рәтләр арта бара. Сез дә кушылыгыз!
Ольга Туманская
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий