Каз канаты каурый-каурый...
Төрле халыкларда каз турында әкият-риваятьләр һәм җыр-такмаклар бик күп, алар безгә барыбызга да балачактан мәгълүм. Шарль Перро һәм Вильгельм Гауф әкиятләрендәге казларны да хәтерлибез. Ә менә шундый «каз әкиятләре»нең заманчасы белән декабрьдә Казанның «Туган авылым» комплексында таныштык.
03 февраль 2026
Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый берләшмәсе «Каз өмәсе» бөтенроссия традицион фестивален үткәрде.
Фестиваль бишенче мәртәбә уздырылды, анда Татарстанның 26 шәһәре һәм районыннан, илнең 10 төбәгеннән килгән кунаклар катнашты. Бәйрәм бай ярминкә һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, аннан соң Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешмалары җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы узды. Сөйләшәсе сүзләр күп, уртаклашасы тәҗрибә дә бар. Фестивальнең максатлары игелекле – татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү, борынгы йола бәйрәмнәрен яңарту, шәхси хуҗалыкларда кошчылык традицияләрен торгызуны пропагандалау.
Добавить комментарий