Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан – мультимәдәни мәркәз

Ерлан Искаков, Казахстанның Казандагы Генераль консулы

ТАТАРСТАНДА КАЗАХСТАННЫҢ КҮПМЕ ВӘКИЛЕ ЯШИ ҺӘМ СЕЗДӘ НИКАДӘР ТАТАРСТАНЛЫ ГОМЕР ИТӘ?

– Төгәл статистиканы болай гына әйтү шактый катлаулы, чөнки ул даими үзгәреп тора. Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстанда якынча ике мең ярым казах кешесе яши. Тарихи яктан караганда, аларның күбесе монда Советлар Союзы чорында ук килгән, шуннан бирле төпләнеп калган. Казанда Казахстаннан студентлар бик күп – ел саен меңнән артык кеше укырга килә.

Әмма хәзер башка тренд та барлыкка килде – россиялеләр Казахстанга белем алырга бара. Казах дәүләт университеты филиалын хәтта ерак Омск шәһәрендә дә ачты. Шулай булгач, гуманитар өлкәдә безнең хезмәттәшлек даими рәвештә киңәя бара, дия алабыз.

Казахстанда күпме Татарстан кешесе яшәгәнен әйтүе кыен. Якынча статистика бар: елына 350 мең тирәсе Россия кешесе Казахстанга килә, ди безгә саннар. Казахстанда күпме этник татар яши, дип сорасагыз, әйтә алам: 220 меңләп.

КАЗАХСТАНДА ТУЫП-ҮСКӘН, ӘММА ТАТАРСТАНГА КҮЧКӘН ЯКИ БИРЕГӘ КУНАККА, ЭШ БУЕНЧА КИЛГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ НИНДИ?

– Үз исемемнән шуны әйтә алам: Татарстанда яшәү бик уңайлы. Социаль тормыш гаять яхшы оештырылган: мәктәпләр, балалар бакчалары, театрлар, кинотеатрлар, сәүдә үзәкләре бар... Болар барысы да тормыш сыйфатының югары дәрәҗәсен күрсәтеп тора.

Мин үземне Казанда Алматыдагы кебек хис итәм. Ватандашларым кайчак: «Казанда нәкъ Алматыдагы кебек, таулар гына җитми», – дип шаяртырга ярата. Ә менә архитектура бик охшаш.

Минемчә, татарларга хас төп сыйфатларның берсе – искиткеч кунакчыллык. Бу Казанның, Татарстанның йөзе, асыл билгесе. Кешеләр бик хәерхаһлы, үзара дустанә мөнәсәбәттә. Татарстан һәрвакыт Европа белән Азия арасында күпер булырга омтылды, бу, чыннан да, шулай. Мин барысына да әйтәм: Казан ул – мультимәдәни мәркәз. Биредә бик күп этнослар яши. Республика хакимиятенең башка халыклар һәм илләр белән дуслыкка омтылуын һәм файдалы багланышларны киңәйтүгә йөз тотуын Казанда дипломатик вәкиллекләрнең хәйран булуы да раслый.

СЕЗНЕҢЧӘ, ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫНЫҢ СЕРЕНДӘ НӘРСӘ?

– Миңа калса, монда да шул ук кунакчыллык төп нигез булып тора. Һәрвакыт кисешү нокталарын эзләргә кирәк. Татарлар белән казахлар – бер-берсен гасырлар буе белгән ике халык. Алар һәркайсы үз тәңгәллеген дә саклап кала алган, шул ук вакытта сәүдә, дин, мәгариф буенча яхшы эшлекли, дустанә мөнәсәбәтләр дә урнаштырган. Мәдәнияттә дә кисешүләр күп бездә. Мәсәлән, Габдулла Тукай кайчандыр безнең Уральскида яшәгән, сезнең симфоник оркестрыгызның дирижеры Фуат Мансуров – тумышы белән Казахстаннан... Казахстаннан – Татарстанга, ә Татарстаннан Казахстанга күпме мәдәният эшлеклесе күчеп урнашуын тагын бик күп мисаллар белән раслап була. Татар теле казах теленә шактый якын. Һәм болар барысы да – безнең үзара дуслыкның иге-чиге булмаган кадерле чыганагы.

ТАТАРСТАНДА ЯРАТКАН УРЫННАРЫГЫЗ БАРМЫ? БИРГӘ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ КИЛГӘН КУНАКЛАРНЫ ИҢ ӘҮВӘЛ КАЯ АЛЫП БАРЫР ИДЕГЕЗ?

– Иске Татар бистәсенә, «Казан Арбаты» – Бауман урамына. Кунакларны шулай ук Казансу яр буена һәм «Урам» паркына да алып барабыз – сокланып туя алмыйлар. Аннары үзләренә Зөя утрау-шәһәренә барырга киңәш итәбез.

Татарстанда матур урыннар бик күп, һәммәсен барып күрергә вакытлары гына җитсен. Хәзер менә Камал театрының яңа бинасы – туристларны җәлеп итеп торган урыннарның берсе. Безнең кунакларга да ул кызык булыр, дип уйлыйм. Гомумән, минем карашка, Казан Россиянең туристлык башкаласы исеменә тулаем лаек. Казахстанлылар, отпуск вакытында Россиягә килгәндә, Казанны һичшиксез күреп калырга омтыла.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера