Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Пикедан чыгу ысулы

Пикедан чыгу ысулы

Кече бизнес тәҗрибәсе

16 июня 2020

«Пациент ярымүле, ярымтере» – пандемиянең кызган мәлендә, кече бизнес турында сүз чыкса, аналитиклар шундый нәтиҗә ясый иде. «Эшкуар. Бүген бу сүз үлемгә китерә торган диагноз кебек яңгырый», – дип кушылып китә иде эшмәкәрләр үзләре дә. Ә менә котылгысыз статистика мондый төсмер алды: апрельдә кече һәм урта бизнес әйләнеше узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырдан артыгракка кимегән. Мәсәлән, фитнес-үзәкләр кереме 90 процентка, кием‑салым кибетләренеке – 88 процентка, матурлык салоннарыныкы – 85 процентка... Шул ук вакытта пандемиядән кече бизнесның барлык сегментлары да диярлек зыян күргән.
 
Ярар, пессимизм шуның белән җитеп торыр. Ничек кенә аяныч яңгырамасын, әмма еш кына зыян күрүчеләрне коткару аларның үзләреннән тора. Әлеге коткару эшендә нинди алымнар, нинди гайре табигый карарлар нәтиҗәле булыр иде – бу турыда без, бернигә дә карамастан, кәсепләрен саклап кала алучылардан сораштык.
«БЕЗ ИНДЕ ЭЛЕККЕГЕ КЕБЕК БУЛМАЯЧАКБЫЗ»
Семенюта
Александр Семенюта, җиһаз кибетләре челтәрен оештыручы һәм аның җитәкчесе:
– Пандемиягә кадәр без Россиядә каркассыз мебель кибетләре челтәрен үстерә идек. Үзизоляция башлангач очраган беренче кыенлык – студиялә­ребезнең бер өлеше урнашкан моллар­ның эштән туктавы. Товар калдыкла­ры – шунда, аренда белән проблемалар башланды. Иң башта, хәтта ябык килеш тә, зур сәүдә үзәкләре ташламалар ясау­дан баш тартты. Хосусый милек хуҗа­лары белән хәл әйбәтрәк иде – үзара яхшы мөнәсәбәтләр кризис чорында ташламалар буенча тиз арада килешү мөмкинлеген бирде.
Шоу-румнарга куелган барлык җиһаз­ларны без үзебез ясыйбыз. Әмма кайбер сәүдә үзәкләре ябылгач, аларга ихтыяҗ кискен кимеде. Мондый вазгыятьтә җитештерүне ничек саклап калырга? Хәлне бәяләү, дөрес юнәлешне билгеләү өчен безгә тайм‑аут кирәк булды. Күп тапкыр киелә торган саклагыч бит­лекләргә зур ихтыяҗ шул тайм‑аутны алу мөмкинлеген бирде – эшләре тук­татылмаган оешма һәм предприятиеләр үз хезмәткәрләрен битлек белән тәэмин итәргә тиеш иде. Алар миллионга якын битлеккә заказ бирергә әзер иде! Нә­тиҗәдә безнең цех ике сменалап эшли башлады. Хәтта тагын эшчеләр яллар­га туры килде. Күп тегү фабрикалары туктап калды бит, шунлыктан кадрлар җитәрлек иде.
Битлек теккән арада шул аңлашыл­ды: үзизоляция режимы гамәлдә чакта безнең офлайн-сәүдә бөтенләй туктап калачак. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк! Элек без «тереләй» сату яклы идек. Хәтта клиент безнең турындагы мәгълүматны интернет челтәреннән тапса да, җиһаз­ны үз күзе белән күрсен, тотып, ятып, утырып карасын, үлчәмен һәм тукыма­сын сайлап алсын өчен аны студиягә ча­кырырга тырыштык... Әмма инде бу ваз­гыятьтә интернет аша сәүдә итүгә күчү зарурлыгы ачык иде. Һәм менә биредә безгә маркетплейслар – электрон сәүдә зур онлайн-кибетләре бик булышты. Соңгы елларда алар гел популярлаша барды, тик без нигәдер алар белән таны­шырга ашыкмаган идек. Бу исә бик шәп юл булып чыкты! Нәтиҗәдә безнең бар­лык предприятиеләр дә онлайн-сатуга күчте, үзләренең социаль челтәрләренә күбрәк игътибар бирә, интернет-рек­ламадан күбрәк файдалана башлады... Гомумән алганда, без апрель ае планын үтәдек.
Минемчә, бу яңа юнәлеш безгә хәтта сезонлылык проблемасын хәл итәргә дә булышыр әле. Эш шунда ки, җәен гадәттә җиһазга ихтыяҗ кими. Ул чакта без В2С эшчәнлегеннән В2В эшчәнле­генә, ягъни хосусый клиенттан «бизнес өчен бизнеска» күчәбез. Көннәр җы­лыткач, ачык һавада зур чаралар үткә­релә, һәм без аларны оештыручылар­га мебельне арендага биреп торабыз. Әмма быел бу юнәлеш туктар кебек. Шул ук вакытта кешеләр, өйдә утырырга мәҗбүр ителгәч, үз торакларын тагын да матурайтырга тырышачак, димәк, интернет-сәүдә артачак. Әлбәттә, безнең клиентларның сатып алу мөмкинлеге бераз кимеде. Алар акчаны санап тота, арзанрак модельләрне сайлый башла­ды. Без дә ассортиментны карап чыгар­га, суперэконом җиһазлар линейкасы ясарга мәҗбүр булдык. Әйе, безнең урта чек кимеде, әмма, мондый стратегия нәтиҗәсендә, заказлар саны кимемәде.
Сүз дә юк, үзизоляция режимы төгәлләнәчәк. Әмма бизнес инде элек­кечә булмаячак. Форматлар алышына­чак, өстенлекләр үзгәрәчәк. Инде бүген үк күпләр аңлады: кабинетларда озак киңәшүләрнең мәгънәсе юк, эшнең бер өлешен бик рәхәтләнеп ерактан то­рып та башкарып була, сәүдәне онлайн алып бару файдалырак. Үзизоляциядә­ге берничә атна мине дә инандырды: киләчәк – маркетплейсларда. Өстәвенә, алар пәйда булу белән кирәкле товар­ны табу һәм сатып алу бик мәшәкатьле булган кечкенә интернет-кибетләр чоры төгәлләнәчәк. Электрон коммерция­нең эре платформаларында сайланган һәм акчасы түләнгән товарны югалту куркынычы юк диярлек, ә сатып алучы­лар биргән бәяләмәләр һәм товарларның сатучылар күрсәткән идеаль сурәтләрдән шактый аерылып торган чын фотолары онлайн-базардагы көндәшлекне тагын да көчәйтәчәк.
 
 
«ЯҢА ГАДӘТЛӘР ФОРМАЛАШТЫ!»
image-30-04-20-01-11-3Назмутдинов
Азат Нәҗметдинев, заманча татар ашлары рестораннары челтәрен оештыручы:
– Без үзизоляция режимына ахыр чиккә кадәр ышанмадык – әлеге хәл безне читләтеп узар, дип уйладык. Тик шулай да аңа якынча ике атна кала чикләү чаралары керткән очракка бер­ничә сценарийны эшли башладык. Әйе, хәзер безнең кунакларыбыз юк, заллар буенча бер тиен дә керем алынмый. Бу барлык рестораннарга хас проблема. Кемдер тиз арада вазгыятькә төше­неп, эшен үзгәртеп кора алды, кемдер исә аптырап калды. Бәхеткә, без өл­гердек.
Элек без ризыкны өйгә кадәр илтеп бирми идек. Әмма коронавирус мәҗ­бүр итте! Алай гына да түгел, без аны берьюлы ике линиядә башларга бул­дык! Беренчедән, безнең ресторан­нарда әзерләнгән кайнар ризыкларны өйләргә таратуны оештырдык. Икен­чедән, туңдырылган ярымфабрикатлар җитештерә башладык. Бу безнең өчен яңалык иде. Җитештерүне элек ресто­раннарыбыз өчен кирәкле эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнгән үзебезнең фабрикада җайладык.
Бүген әлеге ике юнәлеш тә без­нең өчен бертигез, аларның һәркай­сы үзенең максатчан аудиториясенә исәпләнгән. Кызганыч, кешеләр­нең сатып алу мөмкинлеге кимеде, һәм клиентларыбызның күбесе ризык­ны өйдә әзерләүгә күчте. Өч балалы гаиләгә төшке аш әзерләүнең нәрсә икәнен шәхсән мин үзем бик яхшы кү­заллыйм! Биредә ризыкның мул булуы һәм җиңел әзерләнүе мөһим. Без нәкъ менә шул ихтыяҗны канәгатьләнде­рергә булдык та инде.
Бизнесны тулысынча яңадан кору, әлбәттә инде, штатка да үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте. Функционал буенча рокировкалар котылгысыз иде: кунаклар юк, залда эш юк, керем аз – яңа чынбарлыкка һәм бизнесның яңа схемасына яраклашу таләп ител­де. Безнең беркемне дә югалтасыбыз килмәде, шунлыктан бөтен төп сос­тавыбыз – компаниябезнең белемен һәм тәҗрибәсен саклаучылар – бүген яңа бурычлар башкара. Пешекчедән курьерлыкка күчеп, автомобильләрендә ризык ташучыларыбыз бар. Шалты­ратуларны кабул итү өчен колл‑үзәк булдырдык – анда элек кассада торган, матур сөйләшә, ризыкларны тәкъдим итә һәм сайларга булыша алган кайбер бүлекчә җитәкчеләре һәм сату буенча менеджерлар күчте. Кемнедер заказ­ларны җыю-төрүгә, кемнедер туңды­рылган ярымфабрикатлар җитештерү фабрикасына күчердек. Хезмәткәрләре­безнең барысы белән дә аерым‑аерым утырып сөйләштек. Һәм барысы да без­нең белән ризалашты. Асылда, безнең алда ике генә юл иде бит. Йә безнең команда бербөтенгә туплана һәм башка форматта, әмма барыбер бергә эшли башлый. Йә без эшсез калып бетәбез. Без беренче юлны сайладык, һәм бүген, күп рестораннар бөтенләй ябылганда, әкренләп үз әйләнешебезгә кайтып барабыз.
Гадәт егерме бер көндә формалаша, диләр. Үзизоляция инде моннан озаг­ракка сузылды. Кешеләрнең үз‑үзен тотышының психологик моделе үзгәрде инде, хәзер ул ныгый гына. Шунлыктан онлайн-формат киләчәктә дә калачак! Ризыкны өйләргә илтеп бирү дә дәвам итәчәк. Әлеге системаны автоматлаш­тыру буенча без бик зур хезмәт куйдык. Колл-үзәккә килгән заказ шунда ук рес­тораннарга һәм курьерларга бүленә, нәрсә әзерләргә кирәклеге аш бүлмә­сендә дә шунда ук күренә. Туңдырыл­ган ярымфабрикатлар җитештерүдән дә баш тартырга җыенмыйбыз – өйдә тукланырга күнеккән кешеләр саны артачак бит.
Әлбәттә, чикләүләр бетерелгәч, ха­лыкның ресторанга йөри башлау их­тималы да бар. Алар, тәрәзә каршында утырып, күңел ачуга, аралашуга, дус­лары белән бер чынаяк каһвә эчүгә булса да сусаган. Әмма бу озакка бармас, дип уйлыйм. Күп кешегә акчаны санап кына тотарга туры киләчәк бит. Кризис безнең алга яңа маркетинг һәм техно­логик бурычлар куя. Әмма бу, асылда, кызыклы этәргеч. Уйлап табуны, тик­шерүне, тиешле дәрәҗәгә чыгуны дәвам итәчәкбез.
 
 
«БУ – БАШКА ЧЫНБАРЛЫК»
Шаргородский
Максим Шаргородский, бизнес мәктәбен оештыручы һәм аның җитәкчесе:
– Иманым камил, кризис чорында эшкуар өчен ике генә вариант бар. Беренчесе – вазгыятькә үлеп баручы аккош күзлегеннән карау: стресска бирешү, әмма дәүләттән ниндидер тиеннәр теләнә-теләнә, яшәргә ма­ташу... Икенчесе – мөмкинлекләрне чамалап, нәрсә булса да эшләргә ты­рышу. Үзебезнең шуңа көч табуыбызга без бик шат.
Безнең тармакка беренчеләрдән бу­лып зыян килде: коронавирус арка­сында барлык гавами чаралар тыелды. Бизнес-тренинглар базарында без инде җиде ел эшлибез, шулай да көйләнгән эшкә тиз арада төзәтмәләр кертергә туры килде. Элегрәк без онлайн эшкә әллә ни игътибар бирми идек – нича­радан бичара хәлгә калгач, нәкъ менә шуның белән шөгыльләнер чак җитте.
Бер атна эчендә диярлек без мар­кетинг, реклама, сатуның барысын да үзгәрттек. Элегрәк планлаштырыл­ган чараларда эшләүдән баш тарт­мадык. Әйе, бер яктан без күпмедер вакытка Татарстандагы офлайн ба­зарыбызны югалттык, икенче яктан исә яңа кагыйдәле һәм чикләнмәгән географик мөмкинлекләргә ия ин­тернет-базарны кабул иттек. Корона­вируска бәйле вазгыять җайлангач, бизнесыбызда бер юнәлеш урынына ике булыр, дип өметләнәм.
Үзизоляция режимында пәйда бул­ган кыенлыкларның берсе – хезмәт дисциплинасы. Өйдә эшләүгә күчкәч, шәхсән мин үзем әллә ни аерма сизмә­дем – төшке ашка вакытым кыскарды һәм юлга акча әрәм ителми башлады. Әмма безнең кайбер хезмәткәрләргә кыенга туры килде. Ярый ла мин гаиләмне авылга җибәрдем. Тик бөтен кешенең шундый мөмкинлеге юк бит. Мотивацияне ничек югалтмаска, гаилә проблемаларына игътибарны киме­теп, «мин яшәгән фатир» белән «мин эшләгән фатир» арасындагы чикне ничек билгеләргә? Бераз хезмәт куярга туры килде.
Бүген сатып алу сәләтенең кимүе хакында сөйлиләр. Күп клиентның ак­часы бар, әмма әле аны тыныч кына туздырырлык иминлек дәрәҗәсенә ирешә алмыйлар. Кешеләр чыгымна­рын рациональ рәвештә, төптән уй­лап планлаштыра башлады. Һәм моны һичшиксез исәпкә алу зарур. Һәр эш­куар үзенә мондый сорау бирә бүген: клиентка мин нәрсә тәкъдим итәм, аның нинди ихтыяҗын канәгатьлән­дерәм? Кичә сезнең рестораныгыз бу­лып, бүген исә йортлар буйлап төшке аш таратып йөрисез икән – бу «ке­шеләрне ашату» гына түгел инде.
Бүген асылрак кыйммәтләрне күрсә­тү мөһим. Мәсәлән, санитария ка­гыйдәләрен төгәл үтәү, югары сыйфат­лы продуктлардан сәламәтлеккә фай­далы һәм иммунитетны ныгытырлык ризыклар әзерләү, илтеп тапшырганда бик игътибарлы, әдәпле булу... Әлеге сорауга җавап биргәч, без үзебезнең продуктлар линейкасын үзгәрттек – мотивацион чараларны туктатып, би­редә һәм хәзер файда китерерлекләрен генә калдырдык.
Әйе, кызганыч, бизнесның хәзерге чынбарлык шартларында үзгәртеп коруы катлаулы булган формалары да бар. Әмма бу еш кына кешеләрнең: «Яхшы иде, начарланды» – категория­сендәге уйлануларыннан килеп чыга. Әмма моңа карашны үзгәртергә ва­кыт: «яхшы» түгел, ничек бар, шулай иде. Бу бары тик ничек кабул итүгә генә бәйле. Күз алдыгызга китерегез әле: бәлки, без яңа эра башлануына шаһит булганбыздыр һәм якындагы 500 елда да бүгенгедәй хәл саклана­чактыр? Әлбәттә, кайгырып утырып була, янәсе, хәтерлисеңме, кайчандыр ерак 2019 елда кешеләр урамга чыга алган бит, дип. Әмма моңардан гына бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Мин үзгәр­телгән нәкъ менә шушы чынбарлыкта һәм вазгыятьтә яшим, ул миңа уенның яңа кагыйдәләрен тәкъдим итә. Һәм, чын эшкуар буларак, аларны аңларга, үз эшемне аларга ярашлы рәвештә оештырырга, базардагы иң шәп тәкъ­димне ясарга тиешмен. Димәк, миңа бизнес-моделемне дә, ә ихтимал, бө­тен бизнесымны да үзгәртергә туры киләчәк.
 
 
 
 
Фотолар геройларның шәхси архивыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: