Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Кеше уйларында ирекле булырга тиеш»

«Кеше уйларында ирекле булырга тиеш»

Фәндә иң мөһиме – белем үзе түгел, ә методология. Ягъни галимнең ситуациядән чыгу юлларын ничек эзләп табуы.

18 января 2016

DZ6A8014 Заходник
Визит карточкасы:
Кев Миңнуллович Салехов (1936 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең, Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, химик физика, электрон парамагнит резонансы спектроскопиясе, парамагнетиклардагы спинлы системаларның динамикасын өйрәнү өлкәсендәге әйдәп баручы белгеч. Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган. Россиянең Фәннәр академиясе каршындагы Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының фәнни җитәкчесе. Ленин премиясе лауреаты, РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе иясе, Александр фон Гумбольдт фонды (Германия) һәм Е.К. Завойский (Россия) исемендәге халыкара премияләр лауреаты. Электрон парамагнит резонансының халыкара оешмасы, Проблемалы тикшеренүләр институтының (Берлин) хакыйкый әгъзасы. RIKEN (Япония) фәнни үзәгенең танылган галиме.
Үземнең кем булачагымны төгәл белдем, дип әйтә алмыйм. Мин зур калалардан еракта үстем. Безнең кечкенә генә поселокта мәктәп юк иде, шуңа башлангыч мәктәпкә күрше авылга йөрдем, ә урта мәктәпне район үзәге исәпләнгән Бәләбәй шәһәрендә тәмамладым (БАССР). Анда менә дигән укытучылар бар иде. Тарих, немец теле, математиканы бик көчле укыттылар.
Кечкенәдән минем өчен иң мөһиме – аңларга омтылу иде. Асылына төшенмәгән, аңламаган килеш эшләргә кирәк булса, бөтенләй чиргә сабышам. Кечкенә чакта әти белән бергә урманга чыга, йә күрше авылларга йөри идем: ул атны туктата да миңа җыелган чебен-черкине куарга кушып калдыра. Ә челләдә бахбайны олы-олы чебеннәр сырып ала. Шундый ялыктыргыч эш – аларны куу. Нәтиҗә барлыгына ышансам, эшне мин армый-талмый эшли алам. Һәм ул миңа, нинди булуына карамастан, кызыклы да булачак: идән юуумы, кер үтүкләүме, инглиз телендә мәкалә язып ташлаумы. Мин талымлы кеше түгел.
Фәндә иң мөһиме – белем үзе түгел, ә методология. Ягъни галимнең ситуациядән чыгу юлларын ничек эзләп табуы. Чын галим инде тәҗрибә туплаган һәм чыныккан була, ул җавапларны кайдан эзләргә кирәклеген тоя, белә. Минем яшь коллегам бар, ул ике кисәкчә арасындагы электрон спинлы халәтләрнең алмашынуы теориясенә караган бер мәсьәлә чишелешенең уртак формуласын ел дәвамында эзләде. Инде кул селтәп, ташларга да әзер иде, әмма миндә өмет кала бирде, андый формула булырга тиеш дип ышандым. Һәм, ахыр чиктә, яшь коллегам аны тапты да. Бу очракта табылган формулага караганда коллегамның үзенекенә ирешә алуы күпкә мөһимрәк. Мондый чыныгу алган галим тормыштагы теләсә нинди ситуация белән күзгә-күз кала һәм аны хәл итә алачак. Чөнки ул сынап карады: үҗәтрәк булган саен үзеңнекенә ирешә аласың.
Минемчә, Казан бик бәхетле шәһәр. Казанда Николай Лобачевскийның эшләгәнен беләбез. Ул башка пространстволар да булырга мөмкин икәнлеген теориядә раслаган кеше. Менә без сулга юнәлә алабыз, уңга, югарыга, түбәнгә. Эвклид пространствосында бөтен геометрия 5 постулатка нигезләнгән була. Һәм аксиомаларның берсе параллель турыларга карый. Ә сез күз алдына китереп карагыз: менә без шар өстендә яшибез, ди, оча да алмыйбыз, нибары шуышабыз гына. Без ике нокта арасында иң кыска сызык берәү генә булырга мөмкин дип уйлыйбыз. Ә шар өстендә? Әйдә, ике полюсны алыйк, аларны нинди генә сызык белән тоташтырсак та, бер озынлыктагы иң кыска аралыкка ия булачакбыз. Бу – башка пространство, анда законнар икенче. Бүген инде без Эвклидныкы булмаган меңләгән пространство турында беләбез. Бу фәннең үсешенә кертелгән бик зур өлеш, безнең дөньяны күзаллавыбызны да үзгәрткән ачыш. Лобачевский кешелеккә дөньяларның никадәр төрле була алуын күрсәтеп биргән галим. Мондый эре калибрлы галиме белән һәр шәһәр дә мактана алмый.
Без гаять күпүлчәмле пространствода яшибез. Төрле якларга хәрәкәт итәргә мөмкинлегебез бар. Кәефебез дә йә яхшы, йә начар була ала – монысы да сайлау иркеннән тора бит. Өстәвенә, бездә электрон спиннар пространствосында да хәрәкәт бара. Кешелекнең бу спиннар белән идарә итә алуы турындагы ачыш – фәнгә икенче бер Казан галиме Евгений Завойский керткән зур өлеш. Ул, үзе спинлы протсранстволарны ачмаса да, Ариадна йомгагыннан җеп очын сузды гүя – хәзер инде без бу өлкәдә адашып йөрмибез.
Узган гасырның 20нче елларында электроннарга булган караш зур үзгәреш кичерде. Немец физиклары Отто Штерн һәм Вальтер Герлах эксперименталь юл белән электроннарның масса белән корылмадан тыш, тагын өстәмә хасиятләргә ия булуын ачыклады. Алар электроннар бәйләмен алалар да күрәләр: бертөрле булмаган магнит кырында электроннар нәкъ ике бәйләмгә бүленә, берәүләре – бер якка, икенчеләре – икенче якка. Һәм бу спин, спинлы момент дип атала башлый. Аннары шунысы да ачыклана: электроннарның үзләрен тәҗрибә барышында ничек күрсәтүе спиннарының халәтенә бик нык бәйле. Нәкъ кешедәге кебек – кәефең яхшымы синең, әллә начармы, ике төрле халәт була ала.
Кемдер спиннарның халәте миңа нәрсәгә кирәк, иң мөһиме – ипи, май, бал булсын, дияр. Әйе, аларның булуы яхшы. Әмма шундый нәрсәләр бар: алар бары тик спиннарның халәте белән генә тәэмин ителә, шуңа бәйле рәвештә матдәләрнең сыйфатын һәм процессларның юнәлешен дә үзгәртеп була.
Иртән без тукталышка чыгып басабыз, бераздан троллейбус килеп туктый. Кемнең дә булса уйлаганы бармы икән: без эшкә соңга калмасын өчен, бу троллейбусны йөртүче кеше иртәнге 5тә торып депога килә, юлга кузгалганчы, техниканың төзекме-түгелме икәнлеген тикшерә. Ягъни троллейбус безнең янга килеп туктаганчы, ниләр генә эшләнми. Электроннар белән дә – шул ук хәл. Әйтик, без водородның ике атомы H2 молекуласын бирәчәгенә күнеккәнбез. Әмма ул, электроннарның спиннары дөрес халәттә булмаса, беркайчан да бу молекуланы китереп чыгармаячак. Без менә магнетизм, дибез дә, шуның белән вәссәлам, ә бит ул арада спиннар анда тир түгеп, бар көчен куеп «эшли».
Без шушы көнгә кадәр яшен белән идарә итә алмыйбыз. Ул бар, һәм шуның белән шул. Электрон спиннар да, әле ачылган гына чакта, шулай ук үзгәрешсез, даими күренеш буларак кабул ителгән. Хәтта Вигнер принцибы да булган,  аның буенча, химик реакцияләр вакытында электрон спиннарның халәтләре үзгәрешсез саклана. Хәзер без моның алай булмаганын беләбез. Евгений Завойский тикшеренүләре нәтиҗәсендә электрон спиннар белән идарә итү ысуллары да булдырылды. Әйтик, ике атомны алабыз да карыйбыз: аларның спиннары молекула бирә алмый торган халәттә. Ярар соң, дибез, моны төзәтеп була, парамагнит резонанс эффекты гына кирәк. Шулай итеп тотабыз да спинны тиешле халәткә китерәбез.
Без бөтен җирдә дә нанотехнологияләргә күчәргә хыялланабыз. Электрон парамагнитлы резонанс безгә бу очракта бик яхшы ярдәмче була алачак.
Хәзер радиоактив нурланыш ярдәмендә дәвалауны еш кулланалар. Нурланыш белән дәвалау терапиясенең эффекты билгеле бер урында кислород тупланышына нык бәйле. Әгәр бармактан кан алып, андагы кислород концентрациясен билгеләсәк, ул йөрәк өлкәсендәге концентрация белән туры килмәячәк. Ә безгә йөрәк өлкәсен дәваларга кирәк, ди. Электрон парамагнит резонансның булуы кислородның нәкъ безгә кирәкле урындагы тупланышын ачыклый ала торган томогораф ясарга мөмкинлек бирде. Димәк, тиешле урындагы кислород концентрациясен реаль вакытта күзәтеп дәвалау да мөмкин булачак.
Әйтик, сез дару эчтегез, ди. Ул кирәкле урынга барып җиткәнче, шактый четерекле юл үтә. Һәм әле ул юлны узганда кайсы органга ничек тәэсир итәчәген дә төгәл белеп булмый, бәлки ул кайсынадыр зыян да китерер. Дару төймәсен шунда ук эри һәм сеңә торган итеп түгел, ә дәвалауны таләп иткән урынга – тиешле молекулаларга барып ирешкәч кенә тәэсир итә торган итеп әзерләү кулайрак булыр иде. Даруларның тиешле адресатына эләгүен тәэмин итү – бүгенге биотехнологияләрнең бурычы. Электрон парамагнит резонансының спектроскопиясе дарулар җитештерү, аларны нәкъ менә адресатына ирешә торган итеп хәзерләү технологиясендә файдалы булды. 
Спиннарның динамикасын өйрәнгәндә мин, дөресен генә әйткәндә, катлаулы хисләр кичерәм. Бер яктан мин чиксез сөенәм: бездә молекула, атомнар дәрәҗәсендә тикшеренүләр үткәрердәй яхшы җиһазлар бар, без күзәтә алабыз – аларның магнит сыйфатлары ничек үзгәрә, спиннар бер халәттән икенчесенә ничек күчә. Икенче яктан мин беркадәр уңайсызлык та кичерәм. Чөнки тормышта көндәлек, гаять әһәмиятле булган проблемалар бар. Әйтик, корылык. Өчәр ай яңгыр булмаганда, кырда эшләүчеләр нишләргә тиеш?! Аларга безнекеннән күпкә катлаулырак мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә.
Минем уйлавымча, «уй иреге» белән «сүз иреге» кебек төшенчәләр арасында буталчыклык бар. Кеше уйларында чын мәгънәсендә ирекле булырга тиеш. Юкса, белмим кемгә әйләнәчәк ул. Ләкин шул ук вакытта уйларның барысын да җәмгыятькә ирештерү дә дөрес түгел. Кешенең камыш арасында балык тотып утырганда, тирәсендә очкан черкиләргә нинди мөнәсәбәт белдереп, аларның кыланмышларын ничек шәрехләве – монысы бер хәл. Ә менә трамвайда бар икән, һәм ул трамвайда, әйтик, оныкларым белән мин дә барам икән – ул инде сүз ирегеннән беркадәр мәхрүм. Сүгенү турында гына әйтмим. Уйлаган уйларын җәмгыятькә җиткергәндә, һәркем үз сүзе өчен җаваплылык тойсын иде.
Соңгы арада мине фән белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр гаять кызыксындыра. Без, галимнәр, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен һәм проблемаларны хәл итә торган методологияне пропагандаларга тиешбез. Безнең җәмгыятьтә ике чик бар: кеше йә бик тырыш, йә булмаса, ата ялкау. Әмма табигатьтә башка мантыйк та булырга мөмкин бит. Әйтик, квант механикасы мантыйгы. Электрон спин ике халәттә була ала. Ләкин бу әле соңгы хакыйкать түгел. Электрон бер-берсен инкарь итә торган бу ике халәтне берләштергән квант суперпозициясендә дә булырга мөмкин. Мин кешенең үз-үзен тотышын квант механикасы ярдәмендә аңлатырга кирәк, димим, әмма кешелек өчен моны белеп тору начар булмас иде. Күнегелгән мантыйктан бераз арыныр, масштаблырак уйлар өчен, мәсәлән.
Мине хәзерге көндә вузларның, андагы укытучыларның дәрәҗәсен басылган хезмәтләр исәбе белән бәяләү тенденциясе гаҗәпләндерә. Мин, мәсәлән, бер елны 5 мәкалә язарга мөмкинмен, ә икенче елны берне генә. Чөнки миңа, аны язганчы, ягъни нәтиҗә ясаганчы, уйлап һәм эшемне җиренә җиткереп бетерергә кирәк. Фән бит ул, беренче чиратта, иҗат. Ниндидер саннар, мәгълүматларга нигезләнеп кенә галимнең квалификациясен бәяләү — башка сыймаслык эш. Күрсәтмәләр артыннан куып, системаны бозып ташламаска иде. Квант механикасында, мәсәлән, билгесезлек принцибы бар. Һәм ул һәр тикшеренүнең тулаем системага зыян салуына ишарәли. Әйтик, электронның урынын төгәлрәк билгеләргә тырышкан саен аның импульсының (тизлегенең) билгесезлеге арта гына.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: