Килеп тулдылармы? Рәхим итегез!
«Татарстан» журналының махсус проекты
17 декабрь 2025
Алар күп яктан безнең кебек үк, гәрчә һәрвакытта да татар һәм рус телләрен белмәсәләр дә. Араларында безнең кебек үк законнарны бозмаучылар да, кайчак аны үтәп бетермәүчеләр дә бар. Алар безнең якларга бәхетләрен сынарга, эшләргә һәм укырга килгән. Кемдер – вакытлыча, кемдер – бөтенләйгә. Аларның тормышка карашлары, гореф-гадәтләре төрле, кайвакыт безнекеннән үзгә. Ә бездә, кызганычка, аларга мөнәсәбәт төрле. Бәлки, бу һәрвакытта да ап-ачык булганнарны тулысынча аңлап бетермәгәнгә шулайдыр.
Мигрантларны җәлеп итмичә, без бүген икътисадыбыз алдында торган бурычларны хәл итә алмаячакбыз, дип искәртте Татарстан Рәисе дә. Язмыш җилләре бирегә китергән мигрантларның үзләрен безнең республикада, илдә ничек тотачаклары алардан гына түгел, кабул иткән якның мөнәсәбәтеннән дә тора. «Татарстан» журналының махсус чыгарылышы шул хакта.
Добавить комментарий