Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Китап ауларга чыгам

Китап ауларга чыгам

Ни кызганыч, шәп кенә китаплар киштәмдә үз урынын таба алмады. Бенуа һәм Хаггардның маҗаралы романнары, Желязны һәм Фостерның фантастик әсәрләре, Гюгоның тарихи драмасы һәм Мопассан новеллалары... Аларны берәр юньлерәк нәрсәгә алыштырырга өмет итеп, мин буккроссинг зоналарына юл тотам.

08 октября 2021

ИРЕККӘ ЧЫГАРАМ!
Китаплар алмашу өчен беренче шкафны мин үзем яшәгән йорт янында диярлек таптым. Фостер, Гюго һәм Мопассан китапларын рюкзагыма салып, үзебезнең торак комплексының идарәче компаниясе офисына юл тотам. Китап киштәләре – ишек төбендә генә, янәшәдә – кәнәфи. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында сөйләшүне тыңлый-тыңлый, классика белән беллетристика арасында бәргәләнәм. Монда ни генә юк! Вальтер Скотт янәшәсендә – Ленин һәм Сталин премияләре лауреаты Николай Тихонов. 2007 елгы фэн‑шуй календаре Нейл Соломонның «Феномен нони» (белмәгәннәр өчен: нони – Таитиның җәннәткә тиң утрауларындагы тропик җиләк-җимеш) китабы белән бергә ята. 1965 елда «Политическая литература» нәшриятында чыккан «Забавное Евангелие» – совет язучысы, фантастикадагы теләсә нинди яңа идеяләр белән көрәшүче буларак танылган Владимир Немцовның повестьлар җыентыгы белән күрше. Әнә шул Немцов китабын ачам, ә анда: «Маргарита Никитичнага! Йөрәгегез комсомол уты белән янган өчен сезгә рәхмәт»,  дип сырлап куелган. Ошбу әдәби хәзинәнең (әллә инде чүплекнең) кайсысы йөрәгемдә кызыксыну уты кабыза ала? Гафу итегез, күршеләр, берсе дә кабыза алмас кебек.
Хаггард, Бенуалар, Карл Майя вестерннары җылы рюкзагымнан чыкмады. Башымда – җәмәгать киңлекләрен урап кайту уе. Анда инде сайлау мөмкинлеге яхшырак булырга тиеш! Әмма Лядской бакчасында китаплар өчен тәгаенләнгән кечкенә тартмада җилләр уйный. Аксенов скверындагысында да – шул ук манзара...
– Әйе, буккроссинг өчен кечкенә шкаф бар иде биредә, әмма озак тормады, – ди «Республика» сәүдә үзәге сатучылары. Кыскасы, монда килүем дә бушка булды.
Казан түрендә – Кремль яр буенда язмышымны сынап карыйм. Башка җирдәге кебек кеше көлкесе түгел инде монда, төрле төстәге алты зур шкаф тора! Тик алардагы «байлык»ны җентекләп өйрәнгәннән соң, шатлыгым өметсезлеккә әйләнә. Сер тулы Мураками романнарын эзләгән идем, ә нәрсә таптым? «Мең дә бер ризык», «Монтиньякның туклану серләре», «Социаль яклау учреждениеләре белгечләренең фәнни-гамәли эше»нең берничә кисәге, «БДИ өчен 3300 мәсьәлә»... Хәтта Хезмәт кодексы да бар монда... Мине көйсез кияү дип атасагыз атагыз, тик кичемне «Дарулар энциклопедиясе» укып та уздыру теләге тумады. 1988 елгы «Төзелеш-ремонт эшләре өчен җирле бәяләр» китабын әйтеп тә тормыйм. Шундый хис туа: боларны киштәдә калдырган кешеләр чүплеккә барып җитә алмаган ахрысы…
Кремль яр буенда тапканнарым арасында берничә үзгәрәге дә бар. Альваресның атаклы «Кыргый Розаның кайтуы» (шул, шул – теге Мексика сериалының дәвамы) һәм Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы – эпохаль китаплар. Ә менә «Монархларның интим тормышы» һәм Эдуард Топольнең шәрран ачык эчтәлекле «У.е.» романы – әче‑төче яратучыларга. Югары сәнгать тә бар: Европада «яңа драма»га нигез салучы Генрик Ибсен турында китап һәм Мольер томлыгы... Ә мин әле монда үземнең Бенуадан оялып йөргән булам!
КӘГАЗЬ КИТАПЛАР ӘЙЛӘНЕШЕНЕҢ ИНТЕРНЕТ-ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ
Татарстанда мондый ничә шкаф куелганлыгы турында сезгә беркем дә мәгълүмат бирмәячәк – андый статистика беркайда да алып барылмый. Сәбәбе гади – әлеге хәрәкәт күп очракта үзеннән-үзе барлыкка килә. Мондый шкафларны республикабызның төзекләндерелгән парк һәм скверларында гына түгел, вокзалларда һәм аэропортта, сәүдә үзәкләрендә һәм кафеларда, уку йортларында, китапханәләрдә һәм хәтта, инде белгәнегезчә, аерым торак комплексларда да табарга була. Казанда гына да андый урыннар – дистәләгән. Шунлыктан, нинди генә маршрут белән юл тотсагыз да, якын-тирәдә китаплы шкафны табарга була.
Сүз уңаеннан, җәмәгать китап шкафы һәм буккроссинг, бер-берсен тулыландырса да, икесе ике нәрсә. Кайбер мәгълүматларга караганда, китаплар алмашу өчен беренче шкафлар Европада 1990 елларда барлыкка килгән, ә «китап әйләнеше» дип тәрҗемә итәргә мөмкин булган BookCrossing хәрәкәте нибары егерме ел элек килеп чыга. Мондый идеяне Рон Хорнбекер исемле бер веб-дизайнер тәкъдим итә, китаплар алмашу хәрәкәтенең төп үзәге – Bookcrossing.com сайтына нигез салучы ул.
Бүген дөньяда буккроссинг тарафдарлары саны 2 миллион кешегә якынлаша. Әлеге статистикага, әлбәттә, аерым интернет-сервиста теркәлгән һәм үз китапларына махсус тамга ябыштырып, аның «сәяхәт»ен күзәтүчеләр генә керә. «Нинди сәер шөгыль?» – дип сорарсыз. Тик моны бер, ике, өч, биш елдан соң үз китабының табылуы һәм аның Ярославль, Астана яки бөтенләй ерак Копенгагеннан Мураками яки Фаулзны укырга яратучы берәү кулында икәнлеге турында электрон хат алып шатлык кичергән кеше генә аңлый ала. Әгәр кулына сезнең китап эләккән буккроссер аның шушы мизгелдәге урынын сайтта күрсәтсә, басманың кулдан-кулга күчеп йөрүен интернет челтәрендә күзәтергә мөмкин. Асылда, буккроссинг идеясе шуннан гыйбарәт тә. Алга китеп булса да әйтәм, әлеге хәрәкәтнең рус телендәге тармагында Казан буйлап «сәяхәт итүче» бик күп китап бар.
КЫЗЫКСЫНУЛАР ЯКЫНАЙТКАН КЛУБ
Ау, буккроссерлар, сез кайда? Шкафлар янында һичкем юк.
«ВКонтакте»дагы «Буккроссинг Казан» тематик төркемендәге (анда катнашучылар нигәдер китапларны бер-берсенә сатып бирергә маташа): «Хәерле көн! Сезнең берәрегез чыннан да буккроссингтан файдаланамы?» – дигән белдерүем җавапсыз инде берничә көн эленеп тора.
– Безнең клуб әгъзалары китапларның текст версияләреннән яки электрон вариантларыннан файдалана, дип уйлыйм. Бәлки, бу бездә буккроссинг хәрәкәте бик үсмәгәнгә бәйледер, – дип җавап бирә минем соравыма «ВКонтакте»дагы «КФУ китап клубы» сәхифәсе администраторы Олеся Тимофеева.
– Бәлки, син китаплар алмашу шкафларыннан файдаланасыңдыр? – дип төпченәм китап сөюче танышымнан.
– Юк. Әмма дуслар, туганнар, хезмәттәшләр белән китаплар алмашам. Минем тирә-юнемдә китап яратучы кешеләр күп. Шуңа күрә берәребезгә ошаган китапны еш кына «сәяхәтче бака» язмышы көтә. Менә шул инде безнең «буккроссинг».
Шулай да тырышлыгым бушка китмәде.
– Әйе, мин якын-тирәдәге барлык шкафлардан актив файдаланам, – дип сөйли Яшел Үзәннән экоактивист Анастасия Благовещенская. – Теге яки бу китапны эзләп йөрергә вакытым юк. Шул тирәдән йөгерә-чаба үткәндә, күз ташлыйм.
Яхшы китап табу өчен тырышлык куярга туры килә, дип тынычландыра мине Анастасия, чөнки, чыннан да, киштәләрдәге ассортимент үзенчәлеклерәк шул.
– Тик кайчагында мин укыган чордагы дәреслекләр очраштыргалый, балаларга яңа темалар аңлатканда, миңа шулардан файдалану уңайлы, – дип сөйли ул. – Казанда иң яхшы, әмма кечкенә буккроссинг Профсоюз урамында урнашкан «Второе дыхание» кибетендә эшләде. Миңа анда уку әсбаплары, дәреслекләр кызыклы иде, кызганыч, ул урын ябылды. Яшел Үзәндә мин белгән иң зур һәм актив буккроссинг 9 нчы мәктәптә урнашкан. «Мирный» сәүдә үзәгендә, автовокзалда бар. Анда хәзер сирәк басыла торган фантастиканы – Ефремов, Стругацкийларны очратырга була... Кешеләр буккроссингка классика да алып килә, андый китапларны кабат укып чыгу да күңелле. Аннары безнең китапханәләребез дә бик бай – мин Степная урамындагысына һәм «Алые паруса» мәдәният йортындагысына йөрим.
Күптән хыялланган китабымны табу өметен югалтмыйча, Bookcrossing.ru сайтында теркәләм. Һәм менә ул! Харуки Муракаминың «Бесцветный Цкуру Тадзаки и годы его странствий» дигән китабы 2017 елның августында Бауман урамында kimyl06 никлы берәү тарафыннан 768 нче номер белән калдырылган булган. «Бу китапны укырга телим» төймәсенә басам, аны почта аша алырга каршы түгеллегемне белдереп тамга куям. Ярар, Мураками, хәзер мин сине күзәтеп барачакмын!
СОҢГЫ СҮЗ УРЫНЫНА
Берничә көннән Аксенов скверына сугылгач, үземнең Бенуа китабын тапмадым. Аның каравы киштәләрдә йолдызнамә һәм фаразлар язылган журнал, яшь бакчачылар өчен кулланма, дини әдәбият ята иде... Ә янәшәдә – Горький хикәяләре, Сухомлинский хезмәтләре һәм Даниэла Стилның кайчандыр бестселлер булган романы. Бәлки, бу китаплар сезне көтәдер?
СҮЗ УҢАЕННАН
Экоактивистлар чаң суга: кәгазь җитештерү сәнәгате ел саен 100 млн гектардан ар‑ тык урманны юк итә. Өстәвенә, сәнәгатьнең бу тармагына дөньядагы гомуми углерод эзенең 2 проценты туры килә. Әйе, китап индустриясе табигать өчен бер дә файдалы түгел. Хәер, электрон «басмалар» җитештерү дә зыянсыз дип әйтеп булмый. Гаджет сатып алуны экологик сәбәп белән аклау өчен, бу җайланмадан ким дигәндә 23 китап укырга кирәк. Аннан соң бер‑бер артлы яңа модель алудан тыелу шарт. Ә типография буявы исе килеп, битләре кыштырдап торган кәгазь басмадан укымасаң, теләсә кайсы мавыктыргыч роман да күңелсез, кызыксыз тоела икән, үзегез өчен буккроссинг дөнь‑ яларын ачыгыз – кәгазь китапларның кулланылыш ресурсы мәңгелек диярлек.
Автор: Катерина Котова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: