Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Китап галәме

Китап галәме

«Кешенең бөтен нәрсәсе: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да гүзәл булырга тиеш», – дип язган Чехов. Башка йөзләрчә мең басма белән бергә Антон Павлович китаплары да Казанда бөтен яктан да күркәм йортка күченде – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бирелгән бинага кереп сыенды. Мәскәүнең ХОРА бюросы архитекторлары элекке Ленин мемориалы бинасының эчен танымаслык итеп үзгәрткән: диварларны күчергән, Казансуга карап торган панорамалы тәрәзәләр өстәгән. Китапханәгә беренче тапкыр кергәндә киңлек һәм яктылыктан баш әйләнгәндәй була хәтта. Фойе түшәме астында йолдызлардай балкыган хәрефләр исә биредә иң мөһим нәрсә китап булуын искәртеп тора.

19 октября 2021

 
ӨЙГӘ ДӘ БИРЕЛӘ
Яңа бинада фондлар да, хезмәткәрләр дә иркенләп урнаша алган.
– Без беренче тапкыр абонемент – өйгә китаплар бирү бүлеген ачтык. Абонемент фондында заманча әдәбиятның иң шәп кырык меңгә якын китабы бар. Алар Татарстан Республикасы Президенты бүлеп биргән 27 миллион сумлык грант акчасына алынды. Хәзер бер укучы җиде китапны егерме бер көнгә өенә алып китә ала, кирәксә, вакытны тагын да озайтырга була. Ихтыяҗ искиткеч булып чыкты! Тәүге тапкыр мине таң калдырганы шул булды: без Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» романының 10 данәсен кулга төшерә алдык. Ул без ачылыр алдыннан гына нәшер ителде. Китапханә ачылган көнне үк ун китапны да алып киттеләр, – дип сөйли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова. IMG_6973
Классик китапханә, ягъни уку залы, уңайлы стеллажлар (хәзер җыелма баскычлар кирәкми инде), заманча җиһазлар, электрон каталог, укучыларга китап бирү кафедралары, гаджетлар өчен розеткалар белән җиһазландырылган – җентекләп эшкә керешү һәм текстка тулысынча кереп чуму өчен вактөягенә кадәр уйлап бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Уку елы башлануга, классик залда буш урыннар калмаган диярлек.
ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ – ТРЕНД
Ихтыяҗ иң зур булган басмалар – психология, икътисад, медицина буенча китап һәм дәреслекләр.
– Без элегрәк бөтенләй диярлек ихтыяҗ булмаган басмаларга кызыксыну артуны күзәтәбез. Төбәкне өйрәнү, Казан тарихы (бигрәк тә Казан губернасы чорындагы) турында китапларны еш сорыйлар, моннан йөз ел элек парк һәм скверлар нинди булганлыгы хакында мәгълүмат эзлиләр. Шул ук вакытта заманча шәһәр инфраструктурасы – социаль һәм мәдәни объектлар белән дә кызыксыналар, – ди вакытлы матбугат бүлеге мөдире Асия Махнина. Китапханә структурасында тәүге тапкыр булдырылган балалар әдәбияты бүлеге шундук бик популярлашып та киткән. Анда балаларга тәгаенләнгән бөтен яңа китаплар, хәтта суперпопуляр комикслар да бар. Ачылган көннән бирле китап укучы балалар клублары эшли. Кыскасы, китап уку гадәте бала белән бергә үссен өчен, идеаль шартлар тудырылган.
ЯҢАДАН АЧЫЛГАН ТАРИХ
Бүген китапханә – интеллектуаль ял итү урыны. Биредә төрле клублар эшли, китап презентацияләре һәм фәнни лабораторияләр, фестивальләр, форумнар уздырыла, күргәзмәләр залы һәм MON театры ачылган. Болар барысы да мультигаләмне хәтерләтә – бер үк вакытта күп төрле вакыйга бара, аларда бик төрле кешеләр катнаша. Әмма аларның барысын да китап берләштерә. IMG_7022
– Китапларга заманча караш үзенә күрә бер катализаторга әйләнде: консерватив учреждение бик динамик оешмага әверелде. Бу – тарихи материалларның арткы планга китүе түгел, нәкъ киресенчә. Без биредә элеккеге Россия территориясендәге мөселманнарның үткәнен һәм хәзергесен өйрәнә торган мәктәп чараларын үткәрәбез. Тикшеренү өчен материал – бик сирәк очрый торган җирле фондлар, – ди Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры урынбасары Альфрид Бустанов. – Тәҗрибәле библиографлар алар белән эшләүдә булыша, тикшеренүчеләр уникаль әдәбият дөньясы белән таныштырырга һәрвакыт әзер.
ЕЛГА ФОНЫНДА ЛЕКЦИЯЛӘР
– Китаптан белем дә, ләззәт тә алыр өчен биредә идеаль шартлар тудырылган. Минемчә, биредә үткәрелгән бөтен чара һичшиксез китап дөньясы белән кисешергә тиеш, – ди тикшеренүче, локаль мәдәният һәм тарихны популярлаштыручы Рәдиф Кашапов. – «Jadidfest: Казан – судагы шәһәр» фестивалендә төрле чорларда татарстанлылар тормышында суның роле турында теге яки бу дәрәҗәдә сөйли торган басмаларны безнең өчен махсус тупладылар. Без «Татар халык җырлары», Мирсәй Әмирнең «Агыйдел», Гариф Ахуновның «Идел кызы», Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» һәм башка күп китапларга мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле без тарихны төрле яктан, төрле караштан күзаллый алабыз.
«Гыйлемдә – көч» гыйбарәсен XVII гасырда яшәгән инглиз фәлсәфәчесе Фрэнсис Бэконныкы дип саныйлар. Милли китапханә хезмәткәрләре, көчнең китапта булуын кабат‑кабат дәлилләп, җентекләп һәм профессиональ дәрәҗәдә белемгә кызыксыну тудыру белән мәшгуль.

КИТАПХАНӘ САННАРДА:



Ксения Сёмина 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: