Көньяк-көнчыгышның үзгәреш җилләре
Ютазы районы
КАЙТЫРЛАР ДИГӘН ЫШАНЫЧ БАР
Экскурсиябезнең беренче объекты – быел адресын үзгәрткән Урыссу гимназиясе булды. Аның җете төсләр белән балкып утырган яңа бинасы әйләнә-тирәдәге табигатькә шулкадәр туры килеп тора: биек калкулыклар, зәп-зәңгәр күк, янәшәсендә – яшь микрорайонның якты йортлары.
– Берничә ел буе без республика мәгариф министрлыгына гимназиябез өчен 400 урынлы яңа бина кирәклеген исбатларга тырыштык. 2015 елда, ниһаять, төзелешкә рөхсәт бирелде. Бу вакытка инде җентекле проект әзерләнгән иде. Барысын да бик тиз эшләп чыгу насыйп булды. Бу елның февралендә укучылар һәм укытучылар яңа бинага күчүне бәйрәм иттеләр, – дип сөйли Рөстәм Нуриев.
Гимназия мәгариф стандартларының соңгы сүзенә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Дәресләр челтәрен чагылдырган электрон мониторлар, ике телдәге күрсәткечләр, интерактив такталар, табигый-фәнни предметлар буенча лаборатор эшләр өчен өр‑яңа җайланма-әсбаплар, видиоэлемтә функциясе булган аерым конференц-зал, хәтта беренче класс укучысы буендагы шахматларга кадәр бар... Бүгенге көндә 260 бала укыган гимназия белем бирүнең өзеклексезлек системасы буенча эшли – озакламый бирегә янәшәдә генә урнашкан, шулай ук яңа, 7 нче балалар бакчасыннан әзерлек төркеме балалары киләчәк.
– Балаларга, 10 нчы класстан башлап, һөнәр юнәлешен сайлау мөмкинлеге бирү күздә тотыла – социаль-гуманитар, физика-математика, аграр яисә универсаль профильләр. Бу эштә без укучыларның да, перспективалы яшь кадрларга мохтаҗ булган предприятиеләрнең ихтыяҗларын бертигез дәрәҗәдә күз уңында тотабыз, – дип сөйли Рөстәм Нуриев. – Соңгы елларда БДИ буенча яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Өлкән класс укучылары бик актив. Район балалар думасы эшли. Аларның проектлары күп, без даими рәвештә очрашып торабыз, мөһим мәсьәләләрне тикшерәбез. Ә инде китүгә йөз тоткан яшьләр өчен «Кайда тудың, шунда кирәкле бул» дигән үз программабызны булдырдык. Муниципалитет стипендия түли яки, әгәр бу бюджет бүлеге булмаса, укыту бәясенең яртысын үз өстенә ала. Аннан соң яшьләр, үзебезгә кайтып, 5 ел эшли. Шул рәвешле без берничә медицина хезмәткәрен укытып чыгардык, хәзер гимназия һәм булачак ресурс үзәге өчен укытучылар әзерлибез.
Урыссу гимназиясенең11 сыйныф укучысы, Ютазының Район балалар думасы спикеры Полина Никитина (уңнан ・ өченче) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.
«КОЯШЛЫ» ЯКТА
Гимназиядән ерак та түгел – булачак Яшьләр паркы. Әлегә анда шартлы тамгалар гына билгеләнгән, әмма парк та, гимназия дә озакламый яңа «Кояшлы» микрорайонының үзәгенә әвереләчәк.
Республика президент программалары башланганнан бирле район аларда катнаша һәм, әйтергә кирәк, елдан‑ел активрак, күп кенә проектларны – башлап җибәрүче ул. Урыссуга алга таба кайсы юнәлештә үсү мәсьәләсе килеп тугач, шушы территория сайланган. Башта ул бистәнең чите генә булган, ә хәзер инде – мантыйкка ярашлы, якты дәвамы булып тора. 2011 елда биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен беренче шәхси йортлар төзелә.
Хәзер «Кояшлы» 600 дән артык җир биләмәсенә бүлгәләнгән.
359ында шәхси төзелеш алып барыла яисә инде төгәлләнгән, күпфатирлы дүрт йорт төзелгән. Биредә күбесенчә яшь гаиләләр яши, шул исәптән, шәхси торак төзелеше өчен республика программасы буенча җир алган күп балалы гаиләләр дә.
– Гимназия өчен шуңа күрә көрәштек тә инде. Хәзер бу микрорайонда 800 гә якын кеше яши. Якын арада биредә тагын күпфатирлы дүрт йорт төзеләчәк. Халык саны артачак. Биредә яшәүче балалар яхшы мәктәпкә йөрергә, анда исә бөтен балага да урын җитәргә тиеш. 80 урынлы балалар бакчасы бар инде. «Кояшлы» – бер карасаң, райондагы бөтен яңалыкның символы ул. Биредә мәдәният йорты салырга һәм анда ЗАГС бүлеген дә урнаштырырга уйлыйбыз. Ул чакта инде микрорайон бөтен «гаилә инфраструктурасы» белән тәэмин ителгән булачак, – дип елмая башлык.
СӘНГАТЬ ҺӘМ ТОРМЫШ МӘЙДАНЫ
Алдагы тукталышыбыз – Балалар сәнгать мәктәбе һәм... бала тудыру йорты арасындагы зур булмаган мәйданга туры килә.
– Элек бала тудыру йорты хәзер мәктәп булган бинада урнашкан иде. Без аны район хастаханәсе базасына, күрше бинага күчерергә булдык. Ә аның бинасына капиталь ремонт ясадык. Моның өчен муниципаль бюджеттан 12 миллион сумга якын акча бүлеп бирдек, – дип сөйли Рөстәм Мидхәтович. Сәнгать мәктәбе дә, бала тудыру йорты да, ул күзаллаганча, бердәм архитектура ансамбле булып күренә. – Кешедә барысы да матур, гармонияле булырга тиеш. Мөмкинлеге бар икән, аның барлык сәләтләрен үстерергә кирәк. Шуңа күрә дә без бу мәктәпне – ә аңа инде 70 яшь диярлек – барлык кирәкле мәйданнар һәм матди-техник база белән тәэмин итү өчен беренче мөмкинлектән үк файдаландык. Балалар тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнә алсын, – дип сөйли Рөстәм Мидхәтович.
Фортепиано, фольклор, сәнгать бүлекләре, халык, тынлы һәм кыллы-смычоклы инструментлар бүлекләре – һәр шәһәр мәктәбе дә мондый мөмкинлекләре белән мактана алмый. Ә Урыссу мәктәбе – ала.
Район башлыгы тынлы оркестр белән булган вакыйганы искә төшерә. Берничә ел элек, җирле ветераннар белән традицион очрашуда өлкән яшьтәге бер кунак: «Менә элек бездә танылган тынлы оркестр бар иде. Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышында данлыклы! Кайда ул хәзер?» – дигән сорауны биргән.
– Дөресен генә әйткәндә, мин беркадәр каушап калдым. Минем бит оркестр турында ишеткәнем дә юк иде, ә монда мин аны таратуда гаепләнгән кебек килеп чыкты... Аннары мин кызыксынып киттем. Белгән кешеләрне чакырдык, – ди Рөстәм Нуриев. – Байтак музыкантлар әлегәчә бистәдә яки күрше-тирәдә генә яши икән. Оркестрны кабат торгызырга булдык. Бөтен инструментларны диярлек сатып алдык. Һәм Ютазы районының 25 еллыгы тантанасында алар яңартылган составта уйнады! Шулай итеп, безнең хәзер үз музыкаль брендыбыз да бар...
ТАБИБЛАР... СМС БУЕНЧА КИСӘТӘ
Юлыбызда очраган һәр бина турында диярлек Рөстәм Мидхәтович: «эшләнде» яисә «эшләнәчәк» дип белдереп бара. Аның беренче инфраструктур проекты (Рөстәм Нуриев районга 2010 елда җитәкчелек итә башлаган) районның барлык социаль объектларының җылыту системаларына һәм түбәләренә ремонт ясау булган. Хәзер мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт төгәлләнеп килә (районда 14 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы бар). Республика программасы буенча финанслаудан тыш, муниципалитет акчалары да файдаланыла – алар шактый тузган эчке коммуникацияләрне ремонтлау һәм программага кермәгән башка ихтыяҗлар өчен тотыла.
Үзәк район хастаханәсе янында Рөстәм Нуриев Ютазы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен скрининг программасы турында сөйли. Программа Ютазы үзәк хастаханәсе һәм җирле программистларның өр‑яңа табышы (ягъни ноу-хау). Аның мәгънәсе шунда: хезмәткәрләр даими рәвештә профилактик күзәтү үтә. Аның нәтиҗәләре базага кертелә. Шулар нигезендә сәламәтлекләре куркыныч астында булган хезмәткәрләр категориясе ачыклана. Бүгенге көндә предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләренең медиклары үз эченә 6 мең кешене сыйдырган әлеге базага керү мөмкинлегенә ия.
– Ягъни кеше эш урынындагы медкабинетка берәр зары белән килсә, табиб әлеге базадан аның хәлен динамикада карый ала. Моннан тыш, куркынычлылык төркемендәге хезмәткәр анализлар тапшырыр алдыннан яхшы гына ял иткән яки бәйрәм ясаган булса, аның телефонына смс килә: әйтик, кан басымыгыз югары – алкогольдән ерак торырга кирәк, дип... Аннары ике көн – ипи белән су инде... – дип елмая Рөстәм Мидхәтович. – Ә бит, җитдирәк сүз йөрткәндә, программаның ике ел эшләү дәверендә хезмәткәрләр арасында йөрәк‑кан тамырлары авыруларыннан үлү очраклары ике тапкыр кимеде!
Күптән түгел Ютазы белгечләре республиканың ике дистәгә якын районыннан җыелган медикларны әлеге скрининг программасы белән таныштырганнар. Аның белән күрше Башкортостанда да кызыксына башлаганнар. Ә хезмәт коллективларына даими диспансеризация үткәрү темасын күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәрде.
«КАЙНАР» СОРАУ
Без үзәк урамнан, ягъни районның чирек гасырлык юбилее уңаеннан тулысынча реставрацияләнгән Урыссу урамыннан борылып китәбез. Тротуарлар аерым телгә алынырга лаеклы: байтак урамнарда алар үзара салым прграммасы буенча җыелган акчаларга ясалган.
– Программага старт 2015 елда бирелде. Дөресен генә әйткәндә, Урыссуда аны зур дәрт белән күтәреп алмадылар. Акчалар бистәне яхшыртуга тотыла һәм өч ел эчендә нәтиҗәләр күренә башлады. Кешеләр хәзер программада бөтенләй башка кәеф белән катнаша, – дип сөйли район башлыгы.
Сүз кәефкә кагылгач, индивидуаль җылытуга күчү белән эшләрнең ничек торуы турында кызыксынам.
– 2016 елда Урыссу ГРЭСы тулысынча ябылды. 3,5 меңгә якын фатирны һәм 23 социаль объектны җылылык белән тәэмин итү туктатылды. Бер фатирны казан белән җиһазлау 100 мең сум тирәсе тора иде. Җиһазлар лизинг килешүе белән республика Газлаштыру фондыннан 7 ел дәвамында түләү графигы белән тапшырыла. Инвалидларга, хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләргә – ташламалар белән. Процесс катлаулы, озын иде, ләкин гомуми тырышлык белән бу юл үтелде. Сүз уңаеннан, ябылган ГРЭСның 260 ка якын хезмәткәрен без эшкә урнаштырдык, – ди Рөстәм Нуриев.
ЗАЛДА ӘБИЛӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Тормыш Урыссуда гына гөрләми. Бәйрәкә авылында «Батыр» спорт комплексына керәбез. Аны күп еллар элек «СоюзАгро» җирле авыл хуҗалыгы компаниясе төзи башлаган булган, аннары, 2012 елда Бәйрәкәгә килеп киткәннән соң, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәм иткән. Комплексны республика һәм бюджет акчаларына төзеп бетереп, өч ел элек ачканнар.
– Бераз гына соңардыгыз, иртәнге төркем – 60+ ка караган яшьтәге апаларыбыз аэробика белән шөгыльләнә биредә. Төштән соң гер күтәрүчеләр килә. Бездә Татарстан призёрлары булган кызлар да бар! – ди комплекс директоры Радик Мөхәммәтҗанов.
Кич белән «Батыр»га волейболчылар, гимнастлар, көрәш белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук спорт тренажёрларында физик формаларын камилләштерергә яратучылар килә икән. Монда барлык кирәкле җиһазлар да, экипировка да бар.
– «Батыр» – республиканың көньяк-көнчыгышында авыл комплекслары арасында иң яхшысы, – ди Рөстәм Мидхәтович. Сүз арасында ул җиңел генә 16 килолы герне күтәреп куя. Ә үзенең яраткан спорт төре – чаңгы шуу икәнен әйтергә дә онытмый.
«Батыр»ның гер күтәрүчеләре Урыссуның «Олимп» балалар спорт мәктәбенә йөрүчеләр белән ярыша. Күптән түгел бу көндәшлеккә Ютазы секциясе балалары да килеп кушылган.
– Анда безнең тулы мәдәни-спорт комплексы – мәдәният йорты белән спорт үзәге бер бинада урнашкан. Аңа капиталь ремонт ясау өчен бер ел элек муниципалитет 23 миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Озакламый ачылышы була! – дип белдерә энтузиазм белән Рөстәм Мидхәтович.
АЛЫШТЫРУ ТҮГЕЛ, АЛМАШУ
Сәнгать һәм спорт сараен карарга Ютазыга китәбез. Тышкы яктан комплекс гадәти генә күренә. Эчкә кергәч, бу объектның ни өчен район һәм авыл җирлеге җитәкчелегендә горурлык уятуын аңлыйсың. Иркен холлдан спорт блогына да (яңа спортзал, чишенү, душ бүлмәләре), клубка да узып була. Анысы чып‑чын затлы сарай диярсең: түгәрәкләр өчен күпсанлы якты бүлмәләр, ике китапханә һәм, ниһаять, шәһәр шартларында да шактый зур тоелырдай 380 урынлы зал. Стеналар махсус акустик панельләр белән капланган. Аларын Владимир шәһәреннән чакыртылган осталар монтажлаган...
– Без бирегә концертлар белән Татарстан, Башкортостан һәм Россиянең башка төбәкләреннән театр коллективлары һәм эстрада йолдызлары килер, дип өметләнәбез. Әмма яңа сәхнәдә иң беренче үзебезнеке – «Алыш-биреш, яки Синнән – фатир, миннән – ир» дигән тамаша уйналачак, – ди Рөстәм Мидхәтович.
Без залдан чыгабыз да, стеналары төсле мозаика белән бизәлеп, бәйрәм төсмере биреп торган фойега эләгәбез.
– Мозаиканы Мәдәният йорты төзелгәндә, 80 нче еллар уртасында ук эшләгән булганнар, – ди Рөстәм Мидхәтович. – Без, әлбәттә, аны саклап калырга тырыштык. Ә интерьерны аның матурлыгын тагын да ачыграк күрсәтерлек итеп планлаштырдык. Минемчә, шулай дөрес тә – яңаны төзегәндә, элеккенең дә иң яхшы якларын саклап калырга кирәк.
Добавить комментарий