Корылык эзе
Быелгы аномаль эссе җәй берничә рекорд куйды. Һичшиксез, ул тарихта калачак. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр, авыл кешеләре дә быелгы җәйне ким дигәндә бер ел – киләсе урып‑җыюга кадәр онытмаячак. Иген уңышы белән хәлләр мөшкел бит...
29 сентября 2021
Аяныч, әмма узган елгы уңышның яртысы гына җыелган. Республикада булган мөгезле эре терлек, кош-кортны асрап чыгу өчен ким дигәндә 800 мең тонна иген җитми. Моның өчен 3,3 миллион тонна кирәк булса, амбарларга 2,3 миллион тонна гына ашлык кайткан. Дөрес, әле кукуруз уңышын җыеп аласы бар. Тик ул да хәлне әллә ни үзгәртмәячәк, ди авыл хуҗалыгы тармагы өчен җаваплы җитәкчеләр. Шулай да алар төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итә – 2010 елгы корылык вакытында 600 мең тонна гына иген җыеп алынган, тик республикада мөгезле эре терлек саны әллә ни кимемәгән. Быел хәл алай ук куркыныч түгел кебек.
– Игенне Россиянең башка төбәкләреннән алып кайтачакбыз, проблема булырга тиеш түгел, – дип ышандырдылар республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Инде саннарга тукталыйк. Республиканы иген белән тәэмин итүдә Алексеевск районы беренчелектә – 103 мең тонна. Икенче-өченче урыннарны Чистай (102,6 мең тонна) һәм Арча (102,5 мең тонна) районнары бүлешә. Ә менә гектардан чыккан уңыш буенча беренчелектә Тукай районы – 21,7 центнер, тәтешлеләр икенче – 22,2 центнер һәм янә чистайлылар – алар 20 центнер уңыш җыйган. Аңлашыла ки, бу уртача күрсәткеч. Кайбер җирләрдә узган елгы кебек уңыш алучылар да булган.
– Мисал өчен, Нурлат районының бер хуҗалыгында кырык центнердан артык уңыш җыйдылар, – ди республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Зиннәтов. – Бүтән районнарда да шундый күрсәткечләр бар. Шул ук вакытта бер үк районда гектарыннан 10 центнер гына иген алучы хуҗалыклар да бар. –
Моның сәбәбе нәрсәгә бәйле? Бер үк районда ни өчен күрсәткечләр шундый төрле? – дим.
– Беренче чиратта бу явым-төшемгә бәйле. Анализ ясап карадык – уңыш әйбәт булган хуҗалыкларда вакытында яңгыр яуган. Кызык, әмма шулай – яңгыр бер авылда коеп яуса, күрше авылда тамчы да төшмәгән. Менә шуңа да иген уңышы төрлечә.
– Димәк, иген уңышы фәкать явым-төшемгә карый?
– Әйе, карый. Әлбәттә, без бүген яңа технологияләр белән эшлибез, җирне файдалы ашламалар белән тукландырабыз. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, яңгыр яумаса, болар гына булышмый.
– Авыл хуҗалыгы өчен быелгы ел авырмы?
– Җиңел димәс идем. Узган көз игеннең бәясе 8–10 сум иде. Дөрес, язга ул 13 сумга күтәрелде. Быел исә көзен игеннең уртача бәясе 17 сумнан башлана. Язга тагын артачак, дип уйлыйм.
– Игеннең бәясе бермә‑бер күтәрелгәч, ипинең, итнең, сөтнең дә бәясе артырмы? Ничек дип уйлыйсыз? – Күпкә артыр дип уйламыйм, чөнки алар барысы да дәүләт контролендә. Мисал өчен, фермерның бүген сөтен 30 сумнан бирәсе килә, ди. Ләкин республика буенча куел‑ ган уртача бәя бар. Яки ул аны бүген бил‑ геләнгән бәядән – 23–24 сумнан сата яки бө‑ тенләй сатмый. Ә сөтне озак саклап булмый. Димәк, фермер отамы, оттырамы, барыбер сөтен хөкүмәткә тапшыра. Ит белән дә шул ук хәл. Куелган бер бәя бар, аннан арттыра алмыйсың.
УҢЫШ ҺӘМ УҢЫШСЫЗЛЫК СЕРЕ НИДӘ?
Инде аерым районнарга тукталыйк. Тулаем иген җыемы, гектардан чыккан уңыш буенча да Чистай лидерлар рәтендә. Тик чистайлы‑ лар быелгы уңыш белән барыбер бик канә‑ гать түгел, чөнки узган елгы уңышның нәкъ яртысын гына җыйганнар.
Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык‑ төлек идарәсе җитәкчесе Александр Ромада‑ новский әйтүенчә, районның яхшы иген алу‑ га бөтен мөмкинлекләре булган. Тик планны һава торышы бозган.
– Без игеннәрне урып‑җыюга бик иртә – 8 июльдә керештек, – ди җитәкче. – Авыл ху‑ җалыгы тармагында күптәннән хезмәт куям, тик болай иртә эш башлаганны хәтерләмим. Читтән карап торганда иген кыры матур гына кебек, ә башакны ачып җибәрсәң, бөртек буш, терлеккә ашатырга гына яраклы. Дө‑ рес, кайбер хуҗалыкларда сыйфатлы ашлык та чыкты.
Бер начарның бер яхшысы дигәндәй, быел урып‑җыю эшләре югалтуларсыз булды, чөнки һава торышы коры торды. Ә бит кай‑ бер елларда кырдагы игенне җыя алмыйча тилмерәләр. Александр Ромадановский да әлеге фикерне куәтләде.
– Башка районнар белән чагыштырган‑ да, сездә иген уңышы яхшы. Моның сере нәрсәдә? – дидем җитәкчегә.
– Ул күп нәрсәгә бәйле. Шул ук яңгырның вакытында явуы, җирнең уңдырышлылы‑ гы, игеннең кайчан чәчелүе... Район буенча хуҗалыкларны караганда саннарның төрле булуын күрәбез.
– Корылыктан Чистай районы зур зыян күрдеме?
– Зур димәс идем. Игеннең үзкыйммә‑ те белән бүгенге сату бәяләрен караганда, җитештерүче минуска китәргә тиеш түгел. Агрофирмалар исә иминиятләштерү компа‑ нияләреннән компенсация алачак. Кыскасы, район аграрийлары өчен агымдагы ел зур проблема тудырмас, дип ышанабыз.
Югары Ослан районы, киресенчә, исем‑ лекләрнең иң азагында. Биредә республика буенча иң түбән күрсәткеч – җәмгысы 11, 7 мең тонна иген уңышы алганнар. Гектардан чыккан уңыш күләме – 9,6 центнер.
– Әйе, – дип көрсенде районның авыл ху‑ җалыгы һәм азык‑төлек идарәсе җитәкчесе Рашат Гобәйдуллин. – Быел чынлап та авыр ел булды. Бу әлеге дә баягы корылык белән бәйле. Яздан яңгыр яумаган җирләр булды. Шуны аңлагыз: кеше кесәсенә керергә хо‑ кукыбыз юк. Районда өч эре инвестор бар, калганнары вак фермерлар. Җирне ничек тукландырырга, нәрсә чәчәргә икәнен киңәш кенә итә алабыз. Калганын алар үзләре хәл итә. Инвесторның акчасы нәрсәгә җитә, шулай эшли.
Бу очракта җитәкче тагын бер мөһим әйбергә игътибар бирергә киңәш итте – ра‑ йоннардагы җирнең уңдырышлылыгы буен‑ ча махсус тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә аерым бер исемлек булдырылган. Һәм менә шул исемлектә Югары Осланда җирнең уң‑ дырышлылыгы 22 процент күрсәтә. Ә Буа ра‑ йонында бу сан 40 процент икән. Димәк, һава шартлары уңай килгән очракта да, Буа белән Югары Осланның уңыш нәтиҗәләре бер була алмый.
– Монда тагын бер нәрсә бар, – дип сү‑ зен дәвам итте җитәкче, – табыш турында сүз башлагач, бер килограмм игенгә киткән чыгымны исәпләп чыгарырга кирәк. Мисал өчен, хәлле инвестор гектарыннан алтмыш центнер иген алды, ди. Моның өчен ул җир‑ не ким дигәндә өч‑дүрт тапкыр тукландыра, ашлама кертә. Ә гади фермер гектарыннан унсигез-егерме центнер уңыш ала. Чөнки ул җирне бер генә тапкыр ашлаган. Нә‑ тиҗәдә уңыш та шуның кадәр. Һәм исәпләп карасаң, күп уңыш алган инвестор оттыра, ә фермер ота.
Менә шуңа күрә дә Рашат Гобәйдуллин уңыш артыннан кууның андый юлын бик үк дөрес түгел, дип саный. Беренчедән, бу акча‑ ны җиргә түгү, икенчедән, экологиягә зыян.
САННАР
РЕСПУБЛИКАНЫҢ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫ МӘГЪЛҮМАТЛАРЫНА КАРАГАНДА, агымдагы елда 2,3 млн тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Бер гектардан уртача уңыш – 15,4 центнер. БЕЛГЕЧЛӘР ИСӘПЛӘП ЧЫГАРГАНЧА, һава торышының коры килүе аркасында республика авыл хуҗалыгы тармагы якынча 25 миллиард сум акча югалткан.
НИ ХӘЛЕҢ БАР, ФЕРМЕР?
Инде мәгълүм булганча, корылык нәтиҗә‑ сендә республиканың кырык ике районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Нәкъ менә башак яралган, формалашкан вакытта, ягъ‑ ни май азагы, июнь айларында явым‑төшем булмады. Күп районнарда норманың яртысы да яумады. Нәтиҗәсе күз алдында.
Белгечләр исәпләп чыгаруынча, һава торышының коры килүе аркасында, республика авыл хуҗалыгы тармагы якынча 25 миллиард сум акча югалткан. Дөрес, Россия хөкүмәте чыгымнарның күпмедер өлешен кире кайтарачак. Тик бу нигездә зур агрооешмаларга караячак. Татарстанда 268 мең җир иминиятләштерелгән, бу барлык чәчүлек җирләренең ун проценты дигән сүз. Күргәнебезчә, саннар әллә ни мактанырлык түгел.
Гади авыл фермеры, җир кешесенең хәле ничек соң? Яңа Чишмә районының Акбүре авылында яшәүче Рузалия һәм Хатыйп Нураллиннар – фермер. Хуҗалыкларында 13 баш тана, 11 бозау, 5 үгез, 4 ат бар. Ишегалларында трактор тора. Быел сигез гектар пай җирләрендә иген үстереп, малларга җитәрлек азыкны үзләре әзерләргә җыенганнар. Тик корылык Нуруллиннарның бөтен планнарын челпәрәмә китергән.
– Чәчкән ашлыгыбыз тишелмәде, – ди Рузалия апа. – Сигез гектар җирдә алабута үсеп утырды. Инде менә җирне сукалап, яңадан чәчәсе булыр. Нуруллиннар башта бик борчылган – күпме хезмәт әрәм бит! Тик нишлисең, язмыштан узмыш юк.
– Исәнлек булсын инде, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Хатыйп алтмышны тутыра, миңа илле биш яшь була. Әллә ни күп эшләп тә булмас. Фәлән баш мөгезле эре терлекне асрарга игене, печәне, сәламәтлеге дә кирәк...
Шулай итеп, Нуруллиннарга игенне сатып алырга туры килгән. 4,5 тонна ашлыкны амбарга алып кайтканнар. Әле сөенгәннәр – килосы 16 сумнан гына булган. Дөрес, ел әйләнәсе ашатырга җитмәячәк ул. Тик кем әйтмешли, юрганыңа карап аягыңны сузасың.
– Печәнне җәй буе үзебез җыйдык, – ди Рузалия апа. – Бер тик тормадык инде. Җыеп киптергәч, аны төргәкләп ясаттык. Алай җайлырак, печән чәчелми дә, ташырга да җиңел. Әнә шундый 35 төргәк булды. Саламны исә «Аксу Агро» җирләреннән алып кайттык. Алдагы елларны алар, башакны ургач, саламны җиргә ваклатып сиптерәләр иде. Быел авыл җирлеге башлыгы әйткәч, саламны халыкка бирделәр. Алланың рәхмәте булсын. Бөтенесен сатып ала башласаң, файдасыннан күбрәк зыяны кала бит.
Нуруллиннар хуҗалыгында таналар Герефорд токымлы. Аларны саварга кирәк түгел икән, чөнки сөтне бозаулар имә. Бер карасаң бу яхшы да, эше җиңелрәк. Тик хуҗабикә моңа бик үк разый түгел:
– Сыер асрап та сөт күрмәгәч, сәер инде, – ди ул. – Герефорд токымлы сыерлар кызык икән – якын да китермиләр. Алты айга кадәр бозауларын имезделәр. Хатыйпка: «Ияләндереп карасак, аз булса да сөтен тапшырып, вак-төяккә акчасы булыр иде», – дигән идем. Кая ул, кыргый хайваннар кебек!
Олыгаеп барган мәлдә ир белән хатын шулай фермер булып куйган. Дәүләттән бер ярдәм алмыйча бит! Хәер, быел язын 3 миллион грант алыр өчен барлык документларны җыйганнар. Соңгы көн килеп җиткәч, кире уйлаганнар.
– Грант акчасына җир эшкәртү өчен бөтен техника, җайланмаларын алырга тиеш идек, – ди Рузалия апа. – Бер документ белән кире бордылар. Шуннан кайткач яңадан уйлаштык та гранттан баш тартырга булдык. Әле ярый алмаганбыз, менә быел утырткан иген тишелмәде дә. Ә бит грант алган очракта биш ел дәвамында хисап тотасы була. Болай исә теләсә кайчан малларны бетерергә була, кем алдындадыр хисап тотасы юк.
...Гади кулланучы буларак, әлбәттә, икмәккә, иткә бәя артуга каршы мин. Югыйсә авыл хуҗалыгы өчен авыр ел килгәнен дә аңлыйм. Тик ашаган белми, тураган белә – иген игүче, мал үстерүче дә эшләгәненә күрә әҗерен алырга тиеш бит. Өстән кушканга, халык дулкынланмасын, бәяләр тотрыклы торсын өчен фермерлар гына җавап бирергә тиеш түгелдер. (Ни дисәң дә, зур инвесторларга дәүләт ярдәме күбрәк). Дөресен әйтим, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче гади кешене кызганып куйдым. Иген, печәнгә бәя артты, ә үзләре үстергән ит, сөткә бәя куя алмыйлар, чөнки ярамый. Монда бер генә теләк – быелгы авыр елны күпләп мал тотучы хуҗалыкларга, фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтелсен иде.
РЕСПУБЛИКА КЫРЛАРЫННАН КҮПМЕ ИГЕН ҖЫЕЛГАН?
(МЕҢ ТОННА)
Алексеевск 103,5 Чистай 102,6 Арча 102,5 Тәтеш 96,2 Тукай 91,7 Буа 90,9 Минзәлә 87,7 Балык Бистәсе 84,9 Спас 75,7 Сарман 75,5 Актаныш 71,8 Аксубай 68,9 Мамадыш 65,7 Азнакай 64,9 Чүпрәле 64,5 Зәй 63,6 Мөслим 60,6 Нурлат 60,3 Кукмара 59,7 Балтач 59,4 Питрәч 53,6 Әлки 52,3 Яңа Чишмә 48,8 Чирмешән 47,3 Биектау 45,9 Лениногорск 39,9 Алабуга 39,6 Әгерҗе 39,4 Бөгелмә 37,8 Саба 36,4 Апас 35,9 Әтнә 32,6 Түбән Кама 32,4 Теләче 31,1 Баулы 31,0 Ютазы 30,2 Лаеш 29,4 Әлмәт 28,9 Кайбыч 25,6 Кама Тамагы 24,9 Менделеевск 19,8 Яшел Үзән 16,3 Югары Ослан 11,7 Татарстан буенча 2341,5
ГЕКТАРДАН ЧЫККАН УҢЫШ (МЕҢ ТОННА)
Тукай 21,7 Тәтеш 21,5 Чистай 20,7 Балтач 19,9 Зәй 19,3 Мамадыш 18,7 Алексеевск 18,2 Арча 18,0 Минзәлә 18,0 Кукмара 17,2 Спас 17,1 Аксубай 17,0 Питрәч 16,6 Балык Бистәсе 16,5 Актаныш 16,2 Әтнә 16,1 Буа 16,1 Сарман 16,1 Чүпрәле 16,1 Алабуга 15,8 Түбән Кама 15,7 Саба 15,0 Биектау 14,7 Менделеевск 14,0 Теләче 14,0 Ютазы 13,7 Нурлат 13,7 Әгерҗе 13,3 Әлки 13,3 Яңа Чишмә 13,2 Азнакай 12,9 Лениногорск 12,7 Лаеш 12,4 Кама Тамагы 12,0 Апас 11,9 Яшел Үзән 11,8 Бөгелмә 11,6 Мөслим 11,6 Баулы 11,0 Чирмешән 10,7 Кайбыч 10,3 Югары Ослан 9,6 Әлмәт 6,9 Республика буенча 15,4
Руфия Фазылова
Добавить комментарий