Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Космос чоры. Каһарманнар

Галәмне буйсындырган каһарманнар арасында якташларыбыз да шактый. Алар космик корабларны һәм ракета двигательләрен уйлап тапкан, космик аппаратларны проектлаштырган һәм аларны сынауда катнашкан, галәм киңлекләрен үзләштергән һәм тарих өчен космик мизгелләрне фотога төшергән. Татарстанның галәм геройлары кемнәр алар?

АНАТОЛИЙ ВОРОНОВ, КОСМОНАВТ

Бөгелмә районында мәктәп укытучысы була, аннары – авиаполк штурманы, атом‑ төш бомбаларын сынауда катнашучы. Космонавтлар отрядында – 1963 елдан. Л‑1 корабында очу өчен сайлап алынган командага эләгә. Миссия гаять мөһим – Айда СССРның өстенлеген тәэмин итү. 1969 елның 3 июлендә космонавтлар ай прог‑ раммасы өчен махсус әзерләнгән гаять куәтле ракетаны сынау очышында катнаша‑ лар. Воронов соңрак искә төшерә: «Кинәт бөтен дөнья кабынып китте, без түбәнгә төшеп, качарга өлгердек, һәм шул вакытта бәрмә дулкын пыялаларны чәлпәрәмә китерде. Егылып төшкәннән соң ракета старт мәйданчыгында ук шартлады». Әле‑ ге уңышсыз очыштан соң ике атна үтүгә, Американың «Аполлон-1» модуле йомшак кына итеп айга төшеп утыра. СССР җитәкчелеге Айга пилотлы очышлар программа‑ сын яба, экипажлар таркатыла. Аннары Воронов дөньяда беренче «Салют» орбиталь станциясендә очышка әзерләнә, әмма 1971 елда «Союз-11» экипажы һәлак булганнан соң, бу программа да туктатыла. Воронов «Союз» модификацияләренең берсендә яңа очышка әзерләнә башлый, әмма бу да барып чыкмый: 79 нчы елда аңарда онко‑ логик авыру табалар, ул космонавтлар отрядыннан чыгарыла.

СЕРГЕЙ РЫЖИКОВ, КОСМОНАВТ

Бөгелмәдә туган кеше үзенең беренче тапкыр галәмгә 2016 елның октябрендә «Союз МС-02» транспорт корабы экипажының командиры һәм Халыкара космик станция экипажының бортинженеры сыйфатында оча. Очыш 173 тәүлек 3 сәгать 15 минут 21 секунд дәвам итә. Икенче мәртәбә космоска ул 2020 елның 14 октяб‑ рендә «Союз МС-17» космик корабы экипажы командиры, МКС‑63 программасы буенча Халыкара космик станция экипажы бортинженеры һәм МКС‑64 төп кос‑ мик экспедицияләрнең командиры сыйфатында күтәрелә. 2021 елның 17 апре‑ лендә МКС‑64 экспедициясе экипажы җиргә уңышлы әйләнеп кайта.

МӘХМҮТ РӘФЫЙКОВ, КИНООПЕРАТОР-ДОКУМЕНТАЛИСТ

Совет ракеталары очышын «эштә файдалану өчен» төшерә. Оператор тарафын‑ нан беренче космонавт Юрий Гагаринның тарихи очышыннан соң ук төшерелгән фотолары бөтен дөньяны урый. Андриан Николаев, Павел Попович, Валентина Терешкова, башка совет космонавтларының әзерләнүләрен, стартларын, җиргә төшүләрен сурәткә төшереп кала. Рәфыйков галәмгә очу турында документаль фильмнар төшерүчеләрнең берсе, шул ук вакытта аның күп кенә кадрларында әле дә «Катгый яшерен» грифы тора. 2011 елда Мәхмүт Рәфыйков Гагаринның галәмгә күтәрелүенең 50 еллыгы хөрмәтенә «Россия кинематографына керткән гаять зур өлеше өчен» «Ника» Милли кинопремиясенә лаек була.

ВАЛЕНТИН ГЛУШКО, СССРДА СЫЕК ЯГУЛЫКЛЫ РАКЕТА ДВИГАТЕЛЬЛӘРЕ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ

Казанда космик системаларның булачак баш конструкторы һәм күп тапкыр кулланыла торган «Энергия – Буран» ракета-космос комплексының генераль конструкторы 1940 елның көзендә килә. Бирегә НКВДның «шарашкасын» күчерәләр, Глушкога шунда эшләргә рөхсәт ителә (ул СССР НКВД каршындагы Махсус киңәшмә тарафыннан РСФСР Җинаять кодексының 58‑7 һәм 58‑11 статьялары буенча сигез елга төрмәгә хөкем ителгән була). Казанның 16 нчы авиазаводында Глушко КБ‑2 җитәкчесе итеп билгеләнә. Анда самолётлар өчен сыек ягулыклы РД-1 ярдәмче реактив двигателе уйлап табыла. Әлеге уңыш өчен, 1944 елның августында хөкем карары юкка чыгарылып, Валентин Глушко белән 16 нчы Махсус конструкторлык бюросының аеруча яхшы эш күрсәткән 34 белгече вакытыннан алда тоткынлыктан азат ителә. КБ‑2 реактив двигательләр буенча тәҗрибә-конструкторлык бюросы итеп үзгәртелә, анда Глушко баш конструктор булып кала. Ә 1945 елның маенда ул Казан авиация институтында Советлар Союзында беренче ракета двигательләре кафедрасын ача һәм җитәкли башлый.

СЕРГЕЙ КОРОЛЁВ, ОКБ‑1 БАШ КОНСТРУКТОРЫ

«Туполев шарашкасында» Королёв «контрреволюцион троцкистлык эшчәнлеге» өчен срогын уза. 1942 елда Казанга, 16 нчы авиазавод (хәзерге – КМҖБ) каршындагы төрмә тибындагы ОКБ‑16 га күчерелә, анда авиациядә куллану максатыннан яңа типтагы ракета двигательләре эшлиләр. 1943 ел башында Сергей Павловичны реактив җайланмалар төркеменең баш конструкторы итеп билгелиләр. Пе‑2 бомбардировщигының техник характеристикаларын яхшырту белән шөгыльләнә, мондый ракета җайланмасы куелган беренче очыш 1943 елның октябрендә була. 1944 елның августында Королёвны, хөкем карарын юкка чыгарып, төрмәдән вакытыннан алда азат итәләр, фатир бирәләр. Шуннан соң космик ОКБ‑1 нең булачак баш конструкторы тагын бер ел Казанда эшли. Казан авиация институтының реактив двигательләр кафедрасында тәүге укытучыларының берсе була.

УРАЛ ЗАКИРОВ, ГАЛИМ, ИНЖЕНЕР

 «Анда булырга язсын!» – Урал Закировка аталган Ай фотосын космонавт Валерий Кубасов шулай имзалаган. Урал Наилевичка галәмгә очарга туры килми. Әмма Казанның Белинский исемендәге 19 нчы мәктәбен тәмамлаган, физикаматематика фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән Урал Закиров космосны үзләштерүгә зур өлеш кертә. 1965–1971 елларда ул баш конструкторы Сергей Королёв булган ОКБ‑1 дә әйдәп баручы инженер булып эшли, космик аппаратларны проектлау һәм сынауда катнаша. Борт системаларының программалы автомат җайланмасын, космонавтларның яңа төр пульты буенча техник бирем әзерләү белән шөгыльләнә. 1965 ел ахыры – 1966 ел башында ОКБ‑1 (ЦКБЭМ) отрядына космонавтларның беренче төркемендә катнашучы буларак медицина тикшерүе уза, әмма күзе начар күрү сәбәпле, отрядка кертелми.

РОАЛЬД СӘГЪДИЕВ, СССР ФА АКАДЕМИГЫ

Казанның 19 нчы мәктәбен тәмамлый. 1973‑1988 елларда СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты директоры була. Бу вазыйфаны ул плазма физикасы өлкәсендә илнең әйдәп баручы белгече буларак били. КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Михаил Горбачёвның космонавтика һәм хәрби космик системалар мәсьәләләре буенча киңәшчесе була, АКШ белән Женевада (1985), Вашингтонда (1987) һәм Мәскәүдә (1988) узган югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрдә киңәшче буларак катнаша. АКШның Мэриленд штаты Университетының «Көнчыгыш - Көнбатыш» үзәге директоры, НАСА эксперты.

Фотолар: tatar-inform.ru, Россия Президентының матбугат хезмәте, ru.wikipedia.org, kai.ru, «Татарстан» журналы архивы 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: