Кризисмы? Инкыйразмы?
Яңа уку елы башланган көннәрдә интернет челтәрендә хәбәр таралды: хәзер мәктәптә балаларга татар телен укыту мәҗбүри түгел икән. Моның өчен мәктәп администрациясенә хат язу да җитә...
20 сентября 2017
Бу фикергә каршы татар җәмәгатьчелеге күтәрелеп чыкты. Интернет челтәрендә бәхәс көннән-көн кыза. Татар телен яклап чыккан аерым төркемнәр барлыкка килде. Күпләр тарихта булган вакыйгаларны искә ала. Без дә әлеге четерекле темадан читтә кала алмадык. Авырткан җиребез, һич кенә дә күз йомарга ярамый, дөресрәге, мөмкин дә түгел!
«ӘЙДӘГЕЗ, ДУС ЯШИК...»
Әйе, тел, милләт проблемасы һәр гасырда булган. Бер танышым әйтә: «Ярар, татарларны чукындырганнар да әле. Ләкин барыбер милләт буларак исән калганбыз». Шулай, монысы хак. Тик ул заманда татар авыллары гөрләп яшәгән, ә димәк, тел дә сакланган. Бүген исә авыллар бетеп бара, шәһәрдә ана телеңне саклау, ай-һай, авыр. Интернеттан туктаусыз татар теленә каршы негатив фикер агыла. Миңа да ватсаптагы ата-аналар төркеменә хәбәр килде: балалар татар теле урынына күбрәк рус, инглиз телләрен өйрәнсен иделәр. Янәсе, атнасына алты сәгать татар теле бик күп ул. Әнә, теләге булган кеше ана телебезне факультатив укысын, имеш.
Дәүләт теле факультатив була аламы? Беренче чиратта, бу Конституциягә каршы килү. Икенчедән, сан буенча татарлар күбрәк яшәгән аерым бер республикада, һичшиксез, үз телебезне өйрәнергә тиешбездер. Рус телле булган ватандашларыбыз шуны аңламый булса кирәк. Татарлар – тыйнак халык, толерантлык безнең канга сеңгән. Мин кайчакта үзебезне «Леопольд» мультфильмындагы песигә охшатам. Нәрсә әйтсәләр дә, елмаеп, болай ди ул: «Әйдәгез, дус яшик». Шулай да иң гаҗәпләндергәне, бәгырьгә тигәне: татар ата-аналарының балаларына үз телләрен өйрәтергә каршы булуы. Гафу итегез, ахмаклык дигән сүздән башкасы телгә килми!
Шөкер, татар ата-аналары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы ана телебезгә каршы барган «һөҗүмгә» җавап бирде. Интернетта, социаль челтәрләрдә туган телебез өчен җан атучыларның әллә ничә төркеме барлыкка килде. Алар дәүләт җитәкчеләренә татар телен саклап калу турында мөрәҗәгатьләр, рәсми хатлар яза лар, киң җәмагатьчелеккә көн саен хәбәрләр җибәрәләр. Мисал өчен шундый хәбәрләрнең берсе: «Татарстан – ана телебезне саклап калу өчен кечкенә генә өмет биргән зур булмаган һәм бердәнбер территория. Һәм, мөгаен, якын араларда безне бу мөмкинлектән дә мәхрүм итәчәкләр. Республика мәктәпләрендә татар телен укытуны факультатив итеп калдырырга җыеналар. Ничек уйлыйсыз: гадәти мәктәп укучысы өстәмә фәнне укыргамы, укымаскамы дигәндә кайсысын сайлар? Әлбәттә, тормышын җиңеләйтү өчен, үзенекеннән баш тартачак. Андый мөмкинлек бирсәң, укучы татар телен генә түгел, математика, рус теле, рус әдәбияты, химия, тарих һ.б фәннәр белән дә шундый ук карарны кабул итәчәк. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту – туган телебез якын киләчәктә юкка чыкмас дигән зур булмаган бер мөмкинлек ул».
Кызы Казанның яһүд теле дә укытыла торган 12 нче мәктәбендә укый торган Анна исемле танышым, татар телен мәктәпләрдә өйрәтүгә каршы булуының икенче сәбәбен атады:
– Кызым атнага икешәр сәгать дүрт тел укый: русча, татарча, яһүдчә, инглизчә,-ди Анна. – Мине иң гаҗәпләндергәне: ул яһүд, инглиз телләрен белә, ә татарча бер нәрсә аңламый. Югыйсә, кызыбыз яһүдчә, инглизчә дә көндәлек тормышта әллә ни аралашмый. Ә татар телен көн саен ишетә. Миңа калса, монда сәбәп бер генә: татар телендә укыту методикасы дөрес түгел. Ул бик катлаулы. Нәтиҗәдә балалар дәрестә берни аңламый утыра. Өйгә бирелгән бөтен эш – русча текстларны татарчага тәрҗемә итү. Җан чыга шуларны кешегә эшләтеп...
Татар теле курсларына килүчеләр методик әсбапларны фотога төшерә
Татар телен белмәгән ватандашларыбыз, балаларын татар теленә өйрәтүгә каршы булуларында гел бер «аргумент» китерә. Янәсе, рус теленнән быелгы БДИ нәтиҗәләре 2016 елга караганда түбәнрәк икән. Чынлап та, нәтиҗәләр түбәнрәк... 0,43 процентка! 2016 елда Татарстанда рус теленнән уртача балл 73 балл булса, быел бу сан – 72,57. Ә хәзер бер мисалга тукталыйк. Икенче башкала саналган Санкт-Петербургта рус теле буенча уртача БДИ нәтиҗәсе: 71,09 балл, Саратов өлкәсендә 70,29 балл. Анда балаларның берсе дә татарча укымый, ни өчен Татарстан укучылары кадәр дә балл җыя алмаганнар соң? Ут күршеләребез булган Башкортостанда рус теленнән БДИ нәтиҗәләре – 68,60 балл, Мордовиядә – 65,90 балл. Ә инде Россия буенча уртача нәтиҗәләр – 67,8 балл. Күргәнебезчә, ике тел тигез күләмдә өйрәнелә торган Татарстан балалары рус теленнән Россия буенча уртача баллдан югарырак нәтиҗәләргә ирешә. Димәк, татар теле комачауламый булып чыга.
«НИ ӨЧЕН ӨЙРӘТМӘДЕГЕЗ?!»
Ике кыз үстерүче ана буларак, бала туган телен иң беренче чиратта гаиләдә өйрәнергә тиеш, дип саныйм. Алайса күп вакыт ата-аналар, балаларының ана телләрен белмәүне балалар бакчасына, мәктәпкә сылтый. Мисал өчен безнең балалар бакчасында ике тәрбиячебез дә рус милләтеннән. Гомумән, төркемнәрендә дә татарча сөйләшкән кеше юк. Шуңа карамастан алты яшьлек кызларыбыз туган телләрендә бер дигән итеп сөйләшә. Тукайның кем булганын, кайда туган, яшәгәнен, озын‑озын шигырьләрен яттан сөйлиләр. Һәр бәйрәмдә балалар бакчасында бары тик татарча чыгыш ясадылар. (Тәрбиячеләр каршы килмәде, киресенчә, хупладылар гына). Кыскасы, ана теленә мәхәббәт аларга кечкенәдән сеңә дип уйлыйм. Әлбәттә, без төрле, гаиләләр дә төрле. Кемдер бу мәсьәләләргә бөтенләй битараф. Алар өчен баласы яхшы мәктәптә укыса, түгәрәкләргә йөрсә, заманча киенсә, шул җиткән. Нәкъ менә шушы очракларда татар теленең дәрәҗәсе, мәктәпләрдә фән буларак укытылуы кирәк тә. Шулай булмаса, ана телебез аерым даирәдәге кешеләр өчен генә калачак.
«Татар гаиләсе» фонды директорыМиләүшә Гайфуллинаның гаиләсендә барысы да табиблар: тормыш иптәше, улы-килене, кызы-кияве. Ул үзе дә югары категорияле табиб. Ана телен өйрәтү турында аның үз карашы бар:
– Безнең гаиләдә язылмаган канун бар: оныклар белән бары тик туган телебездә аралашабыз,-дип сөйләде Миләүшә апа. – «Дәү әнием» дигән сүздән дә матуррак сүз бармы икән? Мине иң тетрәндергәне: әби-бабайның вата-җимерә оныгы белән урысча сөйләшүе. Бу бик кызганыч күренеш. Моны наданлык дип саныйм, ни ул рус телен белми, ни татар теленә карата хөрмәте юк. Гомер-гомергә әби‑бабай оныкларны тәрбияләгән, үз телендә әкият, мөнәҗәтләр сөйләгән. Һәм һичшиксез ул бүген дә шулай булырга тиеш. Югыйсә ул балалар үскәч әти-әнисеннән, әби-бабасыннан: «Ни өчен мине туган телемдә сөйләшергә өйрәтмәдегез?»-дип сораячак.
Без өч бертуган, тагын ике энем бар. Әни тәрбиясеме, барыбыз да гел татар телендә сөйләшәбез. Бездән күреп-балалар да. Моңа әллә ни тырышлык куясы юк: барысы да үз мисалыңда. Энемнең кызы биш телне камил белә, калганнары да, ким дигәндә, өч тел үзләштерде. Ләкин туганнар җыелган җирдә ана телендә генә аралашабыз.
Миләүшә Гайфуллина бездә тел, милләт проблемасы алай ук кискен тора дип санамый:
Төшенкелеккә бирелмәс идем. Россиядә милләт саны буенча татарлар икенче урында тора. Безнең тел, гореф-гадәтләре берничек тә юкка чыга алмый. Тел проблемасы Тукай заманында ук булган. Ләкин, күреп торабыз, милләтебез бетмәгән, киресенчә, бүген безнең халыкны чит илләрдә дә таныйлар, беләләр. Хәзерге чорны бер кризис дип кенә уйлыйк, бөеклеккә күтәрерлер алдыннан бер сулыш алу булсын.
Курсларга меңгә якын кеше язылган.
«ОЯТ... БЕЗ БИТ ТАТАРСТАНДА ЯШИБЕЗ!»
Бер төркем ата-аналар: «Татар теле нигә кирәк?»-дип лаф органда, ана телебезне өйрәнергә теләүчеләр дә шактый икән. Алай гына да түгел, ел буе чират көтәләр. Сүзем – КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында уза торган татар теле курслары турында. Ул җиденче ел оештырыла. Иң сөендергәне – курсларга елдан‑ел кеше күбрәк языла ди. Мин дә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр янына барып, алар белән аралашып кайттым.
Биш йөзләп кеше җыелган аудиторияне күзәтәм: күбесе яшь, урта буын вәкилләре. Бу – аларның уртак оештыру җыелышлары иде. Ә 18 сентябрьдән, төркемнәргә бүленеп, укулары башлана.
Аудиториягә җитәкләшеп кергән алтмыш яшьтәге ир белән хатынга күзем төште. Барып сүз каттым.
– Фамилиябез Сәгыйтовлар, мин Эдуард булам, хатыным – Светлана,-дип таныштырдылар үзләре белән. Икесе дә югары белемле. Светлана ханым үзе дә КФУда укыта икән.
Эдуард һәм Светлана Сәгыйтовлар
– Ни өчендер гаиләдә татар теленә бик игътибар бирмәдек,-диде Светлана Сәгыйтова. – Олыгая-олыгая, татар теле, татарларның гореф-гадәтләренә карата кызыксынуым арта. Татар теле курслары турындагы игъланга күзем төште дә иремә кайтып әйттем. Ул да бу хакта интернеттан укыган. Озак уйлап тормадык, килергә булдык. Вакыты җайлы, дәресләр кичке алтыда башлана.
– Ә миңа, үз телемне белмәгәч, балалар, оныклар алдында оят,-диде Эдуард әфәнде. – Оныклар, өй эше эшләгәндә, миннән ярдәм сорый, ә мин белмим. Дөрес, аерым сүзләрне аңлыйм, әйтә дә алам. Ләкин тулы җөмләләр белән сөйләшә алмыйм. Беркөн кечкенә оныгым: «Бабай, син бит татар. Ничек инде туган телеңне белмисең?»-дип шелтәләде.
Курсларга язылган меңгә якын кешенең фамилияләрен карап чыктым, яртысыннан артыгы-татар. Рус, башка милләт фамилияләре дә күп. Болар, нигездә, студентлар, магистрантлар. Хәер, төрлесе бар. Мәсәлән, ике бала анасы Елена Федорова белән аралашып алдым.
– Балаларыма татар теленнән өй эшләрендә булышасым килә, югыйсә берни белмим,-диде ул. – Татар милләтеннән булган дусларым, күршеләрем дә бар. Алар сөйләшкәндә, берни аңламыйча басып тору матур түгел. Ни дисәң дә, Татарстанда яшибез бит. Күршеңнен телен белмәү дөрес түгел.
Елена мәктәпләрдә укытыла торган татар теле программасының авырлыгыннан зарланды.
– Улым белән кызым балалар бакчасында көн саен татарча яңа сүз өйрәнеп кайталар иде, мәктәптә шул белгәннәрен дә оныттылар. Мәктәпләрдә ни өчендер сөйләшергә өйрәтмиләр, уку белән язуга күбрәк игътибар бирәләр. Аңламыйм!
Курсларга килгән кешеләр арасында татарның танылган шәхесләре (режиссер, мулла, рус телендә язучы журналистлар) да бар иде. «Татар телен камилләштерәсебез килә»,-диде алар.
Соңыннан курсларның кураторы – гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия ханым Фәтхуллова белән аралаштык.
– Татар телен өйрәнергә теләүчеләр ел дәвамында kpfu.ru/tatkurs.html сайтында электрон теркәлү үттеләр,-дип сөйләде ул. – Шунда ук анкеталарын тутырдылар. Укучыларны төрле дәрәҗәләргә бүлеп укытабыз: А1, А2 -нигездә монда татар телен бөтенләй белмәүчеләр һәм бераз белүчеләр туплана. Алар күпчелекне тәшкил итә, шуңа да А1, А2 дәрәҗәдәгеләр алты төркем була. В1, В2 төркемнәрендәгеләр татар телен белә, ләкин иркен сөйләшә алмый, лексик-грамматик белемнәре дә җитеп бетми. Өч ай укыганнан соң, сөйләм эшчәнлегенең төрләре: тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу буенча тест тапшыралар һәм аларга КФУның сертификатлары бирелә. Курсларның төп эчтәлеге коммуникатив юнәлеш нигезендә эшләнгән. Һәр укытучы төп өч максатны күздә тотып эш итә: татар телен өйрәнүчеләрнең сөйләм, лингвистик һәм этно-мәдәни осталыкларын үстерү. Татар халкының бөек шәхесләре турында сөйлибез, аның тарихы һәм бүгенге казанышлары турында фикер алышабыз. Кыскасы, курсларга йөргән кешеләр кимендә татарча гади җөмләләрне һәм текстларны аңларга, сораулар бирергә һәм җавап кайтарырга, диалоглар һәм монологлар төзеп сөйләргә, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдаланырга өйрәнә. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныша. Теләгән кешеләр курсларга икенче елга да килә ала.
...Әлеге тема бик нечкә. Аны әллә ничә яклап өйрәнергә, язарга була, чөнки проблемалар җитәрлек. Мәсәлән күп ата-аналардан: «Мәктәпләрдә татар телен укыту методикасы дөрес түгел»,-дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Шуңа да бу теманы киләсе санда да дәвам итәргә булдык. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч сыйныфлар өчен яңа методика эшләгән: татар телен балаларга чит телләр үрнәгендә өйрәтәләр. Аерым мәктәпләр, тәҗрибә рәвешендә бу дәреслекләрдән укый башлаган инде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ата-аналарның татар телен мәктәпләрдә өйрәтүдән баш тартырга чакырган ата-аналарга язмача аңлатма бирде:
– Татар телен укыту закон нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру законга каршы килә. 2004 елның 16 ноябрендә Россия Конституцион суды, Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм рус телләрен дәүләт дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсен тикшерде һәм Россия Конституциясенә каршы килми, дип тапкан иде.
ФАКТ
20 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Россия Президенты Владимир Путин рус телен һәркем белергә тиеш, диде. Ә ана теле булмаган телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укыту һәм рус теле сәгатьләрен киметергә ярамаганлыкны әйтте. 28 августта ул Россия Генераль прокуратурасына һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрне тикшерергә күрсәтмә бирде.
Әлеге күрсәтмәне үтәү йөзеннән, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, 2018 елның 1 гыйнварыннан республика мәктәпләрендә рус теле сәгатьләре артачак, дигән карар кабул итте дигән хәбәр килеп иреште.
Добавить комментарий