Күрәгә һәм мәрхәмәт дипломатиясе
Казан читендәге бу кибетнең элмә тактасы юк, әмма аны бөтен кеше белә. Сату ноктасы хуҗасының туган ягы – Ворух дип аталган таҗик авылында язулар элеп тормыйлар – кайдан нәрсә аласын халык болай да белә. Бу ысул бездә дә эшли: Фурузон Фәрзиев кибетенә кереп йөргән йөзләгән кешене исемләп әйтә ала, аның үзен исә тагын да күбрәк кеше беләдер
21 декабрь 2025
Сез Таҗикстандагы таулы Исфара районы турында нәрсә беләсез? Белмим, диярсезме? Әмма чәйне җимешләп эчәргә яратучыларның күбесе әлеге төбәкнең тәмен белергә тиеш – безнең кибетләрдә нәкъ менә шул якларда үсә торган өрек-күрәгәләр сатыла бит. Киптерелгән җиләк-җимеш сатучыларның да күбесе шул төбәктән. Язма авторы үзе дә бу турында сатучыларның белән аралашканнан соң гына белде.
БАБАСЫ ЭЗЕННӘН
Фурузон – ачык йөзле, кунакчыл, сатып алучы ханымнарның әйберләрен һәрвакыт машинага кадәр илтеп куярга әзер, шул ук вакытта бу гамәлләрдә ниндидер ясалмалык, ялагайлык юк. Гадәттә яхшы таныш кешеләр генә бер-берсе белән шулай аралаша. Мондый мөнәсәбәтне берниди коуч та тәрбияли алмый, моның өчен шундый булып туарга кирәктер.
– Унбер классны бары тик бишлегә генә тәмамладым, медицина юлыннан китәргә иде исәп. Тик бюджет урыннары бик аз, гади гаиләдә үскән балага анда эләгү мөмкин түгел, ә әти-әниләрнең түләп укытырга хәле юк. 2008 елда Казанга килдем, монда минем өч абыем эшли иде инде – киптерелгән җиләк-җимеш саталар, – дип сөйли Фурузон.
Бертуган Фәрзиевләрнең Татарстан башкаласына килеп чыгулары да кызыклы. Әле 90 нчы еллар башында ук аларның бабалары Әхмәт бирегә кипкән җиләк-җимеш ташыган, аны колхоз базарына күмәртәләп тапшыра торган булган. Соңрак улларының берсе монда сату белән шөгыльләнергә уйлый, аның артыннан туганнары да тартыла. Вакыт узу белән ассортимент та киңәя – җиләк-җимеш, яшелчә, сок, чәй, тәм-том һәм хәтта милли эчтәлекле сувенирлар да саталар.
– Бабагыз җиләк-җимешне каян ала иде?
– Үзебезнең бакчадан! Бик зур бакчабыз бар – абрикос, алмалар... Ә өрек белән күрәгә – үзебезнеке дә, күршеләрдән дә алабыз. Казанда гомумән җимешнең күпчелек өлеше Исфара районыннан, сатучылары да нигездә безнең якташлар. Алманың Хубон, Голден, Семеренко сортылары, өйдә үскәннәре...
Сатучы ишек төбендәге кәгазь әрҗәләргә язылган язуны күрсәтә: яшел-кызыл алма тутырылган берсенә: «Әти бакчасы алмалары, Таҗикстан...» дип язылган.
Гадәттә үз ягыбызны арттырыбрак мактарга, матурларга яратабыз, бу кешегә хас сыйфат. Ишеткәннәремнең дөреслеген раслау өчен, интернетны ачтым: «Исфара районы, Фирганә үзәнендә урнашкан, Урта Азиядә киптерелгән җиләк-җимеш җитештерә торган төп төбәкләрнең берсе булып тора», – диелгән иде анда.

«АКЧА ТӘМЕ» ҺӨНӘР САЙЛАРГА БУЛЫШТЫ
Фурузон гомер буе кибет киштәсе артында басып торырга хыялланмаган. Математика һәм физика укытучы булып эшләгән әтисе дә үрнәк. Казанга килгәч, егет документларын КФУның юридик факультетына тапшыра: абыйлары да аның бу теләген хуплый. Ләкин аларга сату эшендә булыша-булыша, Фурузон шуны аңлый: аның язмышы – бизнес. Берничә елдан соң ул, югары белем турындагы уйларыннан баш тартып, үз сәүдә ноктасын ача.
– Акчаның тәмен тоеп алдыгызмы?
Тынлык урнашты, тик берничә мизгелгә генә:
– Ул да бардыр… Ләкин иң мөһиме - миңа кешеләр белән аралашу, эшләү ошый икән.
Ярты сәгатьлек әңгәмә вакытында моның чыннан да шулай аңлыйсың: кибет бусагасын атлап кергән һәр кешедә сатучы акча янчыгы булган билгесез затны түгел, кешенең үзен күрә. Сатып алучы моны сизә, тоя һәм кибеттән әйберсез чыгып китми.
Фурузон бик өлгер кеше, бу аның канында. Дөрес, баштарак ул шул рәвешле җылына дип уйлыйсың, чөнки павильон эчендә урамнан бераз гына җылырак. «Акчаңны янга калдырасыңмы, кибетеңне җылытмыйча?» – дим. Соравыма ул елмаеп җавап бирә: «Юк, салкынчада товар озаграк саклана».
Яшь чырайлы сатучының үзенә карагач та, әллә бу да шуннан киләме, дип уйлап куясың.
ОЛЫГА – ПЫЛАУ, Ә БАЛАГА – БОРЩ
– Сез үзегезне кем итеп тоясыз: Казанда яшәүче исфаралымы, Исфарада туган казанлы итепме?
– Мөгаен, икенчеседер. Мин бит 38 еллык гомеремнең күп өлешен биредә үткәрдем. Иртәнге 9 дан кичке 9 га кадәр кешеләр белән аралашам, күршеләрем – руслар һәм татарлар, шуңа күрә мин яртылаш татарстанлы инде.
– Ә гаиләгез?
– Хатыным Мехронфарин турында әйтүе кыенрак. Без бер авылдан, 2013 елда өйләнештек, ул күбрәк өйдә – хуҗалык эшләре, балаларны карау аның өстендә. Ике ул һәм ике кыз үстерәбез. Ә менә алар бергә укый, бакчага йөри торган яшьтәшләреннән аерылмый, дип уйлыйм. Аш яраталар, бигрәк тә – борщны, боткадан да баш тартмыйлар... Үзара рус телендә сөйләшәләр, дөрес, минем белән – туган телдә, тамырларны онытырга ярамый.
– Балаларыгызның киләчәген ничек итеп күрәсез? Гаилә бизнесын дәвам итәрләрме?
– Олы кызым Әминәгә 10 яшь, бишкә генә укый, ресторанда шеф‑повар буласым килә, ди. Карарбыз, нинди һөнәр сайларлар. Балаларга үз ихтыярыңны көчләп тагарга ярамый. Үзләре сайласын, дим. Һәрхәлдә, аларның киләчәге Россия белән бәйләнгән булачак.
– Балалар борщ белән ботка ярата, дидегез, ә ашау‑эчү ягыннан үзегезнең зәвык үзгәрдеме?
– Юк, кич белән табында һичшиксыз пылау – көне буе аяк өстендә, эшләр өчен көч җыярга кирәк.
– Ә нинди музыка тыңлыйсыз – таҗик, әллә Россия башкаручыларынмы?
– Әлбәттә, Россия җырчыларын! Яраткан җырчыларым – Сергей Лазарев, Алексей Воробьёв белән Аида Гарифуллина «Интервидение» ачылышында куандырдылар. Гомумән без музыкаль тапшырулар карарга яратабыз.
– Ә татар эстрадасын?
– Татарстанның атказанган артисты Раил Бикбаевны яхшы беләм, Салават Миңнехановны, тагын кайбер җырчыларны. Сатып алучыларым буларак беләм! (Елмая.) Раил белән дуслар, ул миңа абыем шикелле. Һәр кич диярлек керә – гел сатып алырга гына түгел, сөйләшергә, гәпләшергә.
Менә шулай – өрек һәм күрәгә аша казанлыларның Төньяк Таҗикстанның таулы районы белән халык дипломатиясе урнаштырылган. Ә Фурузон Фәрзиев анда, ким дигәндә, – консул.
Добавить комментарий