Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Курчак театры могҗизасы

Курчак театры могҗизасы

«Гер-р-да, сезнең Кай – ул безнең Пр-р-рынц, дип уйлыйм», – ди Карга «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә куелган «Снежная королева» спектаклендә. Һәм шунда ук аңлап аласың: бу бит сарай даирәсендәге ханым – телендә француз авазларының чагылышы да шуннандыр… Һәм менә шул ук спектакльдә кыю Атаманша башкисәрләр төркеме белән дә җитәкчелек итә: «Яле, тиз генә табышны китерегез!» Һәм шунда ук күз алдыңа үткен, үтә дә таныш базар апасы образы килеп баса...

04 февраль 2026

Әлеге ике рольне дә спектакльдә бер актриса – Татьяна Сорокина башкара. Ул төрле образлар иҗат итәргә ярата, һәм курчак театрында утыз елдан артык эшләвенә карамастан, нәкъ бала чактагыдай әкиятләргә һәм могҗизаларга ышана.

ӘКИЯТИ ҺӘМ ОЧРАКЛЫ ТҮГЕЛ

– Театр училищесының курчаклар бүлегендә укый башлаганда, кинәт шуны аңладым: мин җиденче сыйныфка кадәр диярлек курчак уйнарга яратканмын бит, – дип искә төшерә Татьяна Сорокина. – Миңа курчакларны җанландыру ошый, алар бит синең тавыш ярдәмендә «тереләләр».

Әлбәттә, башка бик күп кызлар кебек, ул да драма актрисасы булу турында хыяллана. Ләкин укырга кергәндә аның типажындагы кызларны драма бүлегенә алып өлгергән булалар. Татьяна курчак театры актрисасы булырга карар кыла. «Әлеге карарыма беркайчан да үкенмәдем!» – ди актриса.

Татьяна сүзләренә караганда, курчак театрында эшләү хәтта катлаулырак та әле. Без күнеккән классик актёр ым, мимиканы куллана ала. Ә менә курчак театрында тамашачы гадәттә артистның йөзен күрми, ләкин аның тавышы тәэсирендә курчакның йөзе ничек «үзгәргәнен» күрә, гәрчә чынлыкта андый үзгәреш булмый бит! Бу могҗиза түгелмени?

– Курчак белән бер булып китү бик мөһим, тулы бер образ тусын өчен, синең тавышың туры килергә тиеш, – дип аңлата актриса. – Шуңа күрә син башта бик озаклап курчакка карап торасың, аның холкы турында уйланасың, аның ниндидер үзенчәлекләрен күз алдына китерергә тырышасың. Миңа бер спектакльдә берничә образ белән эшләү дә ошый. «Дюймовочка»да, мәсәлән, мин Дюймовочканың әнисен, күсене, баканы, карлыгачны уйныйм... Менә кайда ачарга мөмкин талантларыңны!

ӘКИЯТИ ҺӘМ ЯРДӘМЧЕЛ

Театрга, әлбәттә, төрле бала килә. Замана балалары әкияткә ышанамы соң?.. Ышана, дип саный Татьяна Сорокина. Чөнки алар спектакльне шулкадәр бирелеп карыйлар! Менә, мәсәлән, шул ук «Снежная королева». Яңа куелышта спектакль башында сәхнәгә өч метрлы курчаклар – Снежная королева белән Тролль чыгуга, залда чәрелди башлыйлар. Балалар барыбер курка… Ә инде Герда Кечкенә башкисәр кызга дусты булырга тәкъдим иткәч, балалар залдан: «Кирәкми, аның белән дуслашма!» – дип кычкыра башлыйлар. Димәк, алар башкисәрнең яхшы була алуына ышанып җитмиләр… Ә кайчак киресенчә – дуслык турында әйтүгә, кул чаба башлыйлар. Монда инде курчак йөртүченең кечкенә тамашачыны ничек һәм нинди дулкынга көйли алуына бәйле...

Шулай ук курчак театры дөньясында тапкырлык та таләп ителә, чөнки кайчак сәхнәдә көтелмәгән хәлләргә юлыгырга мөмкинсең. Мәсәлән, «Көлсылу»да Үги ана курчагын тоткан актриса сәхнәгә башына рококо эпохасы модасы буенча биек парик киеп чыга. Һәм бервакыт, дип искә төшерә Татьяна, әлеге парик канделябрга эләгә. Сюжет буенча канделябр өскә күтәрелергә тиеш. Һәм аның артыннан парик та өскә күтәрелә. Әмма актриса югалып калмый. «Ах, нәрсә инде бу!» – дип такмаклый башлый ул, әйтерсең лә, сюжет буенча бу шулай булырга да тиеш иде. Һәм тамашачылар әлеге хәл чыннан да шулай булырга тиеш дип кабул итте.

Менә шундый тапкырлык могҗизасы.

«Көлсылу» әкиятендә Татьяна Сорокина Үги ана ролен башкара.

ӘКИЯТИ ҺӘМ РОМАНТИК

Татьяна – характерлы геройларны уйнаучы актриса. Бала чагында ул, әлбәттә, Көлсылу турында әкиятне ярата, төп героиняны кызгана. Ә менә «Көлсылу» әкиятендә явыз Үги ананы уйный...

Моның өчен ул артык борчылмый. Характерлы геройларны уйнау күңеллерәк, диапазоны киңрәк. Ә принцка килгәндә, ул аны чын тормышта очрата.

«Бала чагымда мин Гринның «Алые паруса» китабын бик ярата идем, – дип сөйли Татьяна. – Тагын Валентина Осееваның «Динка» повесте ошый иде, аның буенча әле «Найди меня, Лёня!» дип аталган фильм да төшерделәр. Әлбәттә, мин дә үземнең принцымны очратырга хыялландым. Һәм, беләсезме, очраттым да! Ул минем ирем. Грей да, Лёня да түгел, ә Сергей. Һәм ул минем өчен чын могҗизалар ясый. Күптән түгел генә салкыннар вакытында машинам кабынмады, ишеген ача алмадым, ә эш өчен кирәкле барлык реквизитлар анда калды. Һәм бу вакытта мине коткарырга, машинамны ачарга кем килде дисезме? Әлбәттә, яраткан ирем! Әлеге маҗараның могҗизалы рәвештә тәмамлануына бер шигем дә юк иде».

Алар ике ул тәрбияләп үстерәләр, әлбәттә, малайлар әниләренең иң тугры, даими тамашачылары була. Хәзер инде алар зурлар, курчак театрына йөрмиләр.

«Оныклар көтәм, алар мин уйнаган спектакльләрдә залда утырырлар, дип ышанам», – дип елмая Татьяна.

«Әкият» театрында оештырылган Чыршы бәйрәмендә Татьяна Сорокина башкаруындагы Убырлы карчык бөтенләй усал герой түгел кебек.

ӘКИЯТИ ҺӘМ ҮГЕТ-НӘСИХӘТЛЕ

«Мин әкиятләрдән туймыйм, театрыбызда кайнап торган тормыш ошый, монда гел нәрсәдер булып тора, – дип сөйли Татьяна. – Бездә, театрның беренче катында, «Оперение» театр студиясе дә эшли, мин анда йөрүче балаларны әкият уйнарга өйрәтәм».

«Оперение» студиясенә биш яшьлек сабыйлар да, унберенчедә укучылар да йөри. Студияне тәмамлаган балалар арасында Мәскәү һәм Петербург вузларының актёрлык бүлекләренә укырга керүчеләр дә бар. Кемдер драма актёры булачак, ләкин, Татьяна Сорокина ышануынча, араларында һичшиксез үз курчак театрларын оештыручылар да табылачак.

Студиядә балалар барысын да үз куллары белән ясарга өйрәнә, шул исәптән курчакларны да. Хәзер, мәсәлән, дип сөйли Татьяна, бер бик талантлы малай Киплингның «Рики-Тики-Тави» әкияте буенча куела торган яңа спектакль өчен курчаклар ясый.

Менә аның балалар белән куела торган иң яраткан спектакльләренең берсе – «Бременские музыканты»да катнашучылар составы бер генә мәртәбә алышынмаган. Һәм, Татьяна сөйләвенчә, һәр очракта бер үк материал нигезендә яңа спектакль тугандай була.

«Бөтенләй башка, өр‑яңа тамаша туа, – дип елмая ул. – Һәм минем өчен һәрвакыт могҗиза да тугандай була. Гомумән мин һәрвакыт балаларга болай дим: бөтен нәрсәдә могҗиза күрергә өйрәнегез. Мин үзем, мәсәлән, күрәм. Яңа ярган яфрак, шытып чыккан үлән дә минем өчен һәрвакыт могҗиза. Яфракның ярган мәлен күрергә, эләктереп алырга телим, әмма ул һәрвакыт могҗизадай кинәт кенә була. Яисә яңгыр вакытында кинәт кенә кояш чыга – бу да могҗиза! Гаҗәпләнүдән туктамаска кирәк: күк йөзенә, йолдызларга, болытларга карап туймаска, һәр мизгелгә шатланырга! Һәм һәр көн кечкенә генә булса да могҗиза алып килсен!».

«Серая шейка» спектаклендә катнашучылар. Үрдәк әнисе ролендә – Татьяна Сорокина (өске рәттә сулдан икенче).

Габдулла Тукайның бала чагына багышланган «Волшебные сны Апуша» спектаклендә Йорт иясе ролендә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера