Кытай Һәм Россия – яхшы күрше, чын дус Һәм ышанычлы партнёрлар
Сян Бо, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы

БҮГЕН ТАТАРСТАНДА КЫТАЙНЫҢ КҮПМЕ ВӘКИЛЕ ЯШИ ҺӘМ СӘҮДӘДӘ НИКАДӘР ТАТАРСТАНЛЫ ГОМЕР ИТӘ?
– Татарстан Республикасы – күпмилләтле төбәк, халыкларның үзара гармониядә яшәү үрнәге ул. Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында хәзерге вакытта 2 меңнән артык Кытай гражданы эшли һәм укый. Аларның күбесе – Казан федераль универси тетында, Казан дәүләт консерваториясендә һәм башка югары уку йортларында белем алучы студентлар. Быел ноябрь аенда Казан дәүләт консерваториясе инде өченче тап кыр рәттән Кытай студентларының махсус концертын уздырды, бу аларның укудагы тырышлыгына һәм музыкаль талантларына югары бәя, шулай ук Кытай белән Россия арасындагы буыннан буынга тапшырылган дуслыкның чагылышы булып та тора. Биредә шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм бүтән шәһәрләрдә сәүдә, җитештерү һәм башка эшчәнлек белән шөгыльләнә торган Кытай компанияләре һәм эшкуарлары бар.
Соңгы елларда Кытай – Россия мөнәсәбәтләренең тиз үсүе нәтиҗәсендә, бигрәк тә узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитында КХР Рәисе Си Цзинь пин катнашканнан соң, Татарстан Республикасының Кытай белән багланышлары һәм хезмәттәшлеге тагын да киңәя төште. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлекне көчәйтүгә зур игътибар бирә һәм соңгы өч елда җиде тапкыр Кытайда булды. Әлегә миндә Кытайдагы татарстанлылар саны турында төгәл мәгълүмат юк, әмма мин ышанам, Кытай – Россия мөнәсәбәтләре нең динамик үсеше фонында, Шанхай – Казан кебек туры рейслар ачылу һәм Россия гражданнары өчен визасыз режимы кертелүгә бәйле рәвештә Кытайга туризм, эш һәм уку өчен барачак татарстанлылар саны һичшиксез артачак.
КЫТАЙДА ТУЫП-ҮСКӘН, ӘММА КАЗАНГА КҮЧЕНГӘН ЯКИ БИРЕГӘ КУНАККА, ЭШ БУЕНЧА КИЛГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ НИНДИ?
– Казанда өч елдан артык эшләү дәверендә мин Татарстанның Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт кебек шәһәр һәм районнарында булдым, Татарстан Республикасы җирле хаки миятләренең Кытай белән хезмәттәшлекне ныгыту теләген, шулай ук җирле халык ның кытайларга карата яхшы мөнәсәбәтен һәм ихласлыгын тойдым. Миңа Казанда эшләү һәм яшәү бик ошый.
Белүемчә, Кытай компанияләре, бизнесменнары һәм студентлары Татарстан Рес публикасындагы һәм Казандагы эшләреннән һәм тормышларыннан канәгать. Алар биредә социаль-икътисадый вазгыять тотрыклы, үсеш куәтле, дип саный, үзләрен бигрәк тә кешеләрнең кунакчыл, ихлас һәм мәрхәмәтле булуы сокландыра. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кытай гражданнарына эш һәм уку өчен яхшы шартлар ту дырды. Кытай гражданнары шулай ук төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә һәм ике ил халкы арасында дуслыкны ныгытуга актив өлеш кертә.
СЕЗНЕҢЧӘ, ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫНЫҢ СЕРЕ НИДӘ?
– Кытай һәм Россия – яхшы күрше, чын дус һәм ышанычлы партнёрлар. Быел Кытай белән Россия арасында дипломатия мөнәсәбәтләре урнаштыруның 76 еллыгы һәм фа шистларга каршы Икенче бөтендөнья сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Гасырның өч чиреге дәвамында Кытай – Россия мөнәсәбәтләре өзлексез үсә, ә ике халык арасындагы дуслык ныгый гына бара, бигрәк тә Икенче бөтендөнья сугышы ва кытында чыныга.
Ни өченме? Без үзара ихтирам һәм тигез хокуклылык саклыйбыз, төп мәнфә гатьләргә кагылышлы мәсьәләләрдә һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз һәм һәр ил сайлаган үсеш юлына хөрмәт белән карыйбыз. Үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, уңышларга ирешәбез һәм илләребез белән халыкларыбызга файда китерәбез. Без һәр буында дуслыкка омтылабыз, Кытай Россия белән Дәүләт еллары, Тел еллары, Туризм еллары, Физик культура һәм спорт өлкәсендә Россия – Кытай хезмәттәшлеге еллары кебек һәм башка милли чараларны даими рәвештә уңышлы уздыра, бу халык лар арасында үзара аңлашуга, якынаюга тагын да ныграк ярдәм итә.
Кытай һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук ике халык арасындагы элек электән килгән дуслык бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора. Минемчә, бер-береңә хөрмәт, тигез хокуклылык һәм үзара файдалы хезмәттәшлек, күп гасырларга сузылган җылы мөнәсәбәтләр – халыклар арасындагы дуслык сере менә шундадыр.
2026–2027 еллар Кытай һәм Россиядә Мәгариф еллары булачак. Ике як та үзара ви засыз режим кертте, элемтәләр дә, ике ил халкы арасында гуманитар мөнәсәбәтләр дә тагын ныгыячак. Кытай һәм Россия халыклары арасындагы татулык буыннан буын га күчсен һәм мәңге дәвам итсен!
ТАТАРСТАНДА ЯРАТКАН УРЫННАРЫГЫЗ БАРМЫ? БИРЕГӘ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ КИЛГӘН КУНАКЛАРНЫ ИҢ ӘҮВӘЛ КАЯ АЛЫП БАРЫР ИДЕГЕЗ?
– Кытай кунаклары арасында В.И. Ленинның Казандагы музей-йорты аеруча по пуляр, чөнки нәкъ менә монда яшь Ленин революцион юлга баскан – ә бу тарихи чор кытайларда зур кызыксыну уята. Кытай – Россия туристлык хезмәттәшлеге үсә барган саен, киләчәктә безнең туристлар Татарстан Республикасына Казанның уникаль шәһәр цивилизациясен тою һәм аның Мәскәү белән Санкт-Петербургтан аерылып торган күпмилләтле асылының гүзәллеге белән хозурлану өчен килерләр, дип уйлыйм.
Добавить комментарий