Изгелек һәм игелек хакында
Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, заманча дөнья сурәтен хәйриячелек-иганәчелек-филантропия– меценатлык-попечительлек-волонтерлык һәм альтруизмнан башка күз алдына да китереп булмавы турында.
– Минемчә, хәйрияче икән, ул һәрвакытта да акча белән генә бәйле түгел. Хәйрияче – беренче чиратта, рухы белән көчле кеше, аның җан фәлсәфәсе үзгә.
Заманча дөнья сурәтен хәйриячелек- иганәчелек-волонтерлык-филантропия- меценатлык-попечительлек-миссионерлык- альтруизм кебек төшенчәләрдән башка күз алдына да китереп булмый, алар безнең тормыш-көнкүрешнең бер өлешенә әйләнде.
«Игелек» белән «изгелек» сүзләренең мәгънәләре охшаш, шуңа да хәйрияченең төп нияте – кемнеңдер яки нәрсәнеңдер бәхете, глобаль мәгънәдә – дөньяны яхшы якка үзгәртү хакына гамәл кылу. Лев Толстойда ничек иде әле? «...Безнең гомер – игелеккә омтылу ул».
Республикабызда үз вакыты һәм акчасын мохтаҗларга ярдәмгә, социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүгә сарыф итүче кешеләрнең һаман артуы җәмгыятебез камиллегенең мөһим индикаторы булып тора.
ЯРДӘМ ИТҮГӘ ИХТЫЯҖ
Безнең республика һәрвакытта да мәхрүм ителгән, авыру-мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләргә бай булды.
Зур сәнәгать предприятиеләре традицион рәвештә хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Һәм бу әлеге предприятиеләрнең хәйрия белән шөгыльләнерлек зур финанс мөмкинлекләре булган өчен генә дә түгел. Иң әүвәл бу – предприятие җитәкчеләре һәм коллективларының социаль әһәмияттәге фәкыйрьлек, ятимлек, инвалидлык проблемаларын хәл итүгә, шәфкатьлелек һәм кешеләрне яратуның күпгасырлык традицияләрен популярлаштыруга эчке ихтыяҗы булу.
Республика икътисадының флагманнары даими рәвештә төрле социаль проектларны гамәлгә ашыра. «Татнефть» компаниясе проектлары даими алып барыла. «Нәфис» компанияләр төркеме, «ТАИФ» компаниясе, «Ак Барс» холдингы, КАМАЗ, «РИТЭК», «Таттелеком», «Бәхетле» кибетләр челтәре ел саен хәйриячелек ярдәме күрсәтә.
«Ел хәйриячесе» республика конкурсы тарихы шуны күрсәтә: хәйриячелек кече бизнес предприятиеләре, коммерциячел булмаган оешмалар һәм гомумән, битараф калмаган кешеләр тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелә бара.
МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ БУЛЫШУ. ҺӘМ УЛ ГЫНА ДА ТҮГЕЛ
Республикада җәмәгать филантропиясе институты дистәләрчә еллар дәвамында үстерелеп килә. Мәсәлән, 2007 елдан башлап, Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы башлангычы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән аз керемле, күп балалы гаиләләргә, асрамага алынган балаларга, инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән хәйрия акциясе үткәрелә.
Мәктәп портфеленә, гадәттәгечә, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар салына. Боларга акча җәлеп итү ысуллары исә яңа технологияләр аша башкарыла: хәйрия аукционнары; бер көнлек хезмәт хакын күчерү; игелекле гамәлләр марафоннары; сәүдә үзәкләренә мәктәп кирәк-яраклары җыю өчен тартмалар урнаштыру.
2020 елда акциягә йомгак ясала – аз керемле гаиләдән булган 18284 мәктәп баласына ярдәм күрсәтелгән. Гомуми суммасы – 37 219 399 сум.
2013 ЕЛ – АЕРЫМ БЕР ЧОР
Игелеклелек һәм волонтерлык үсешендә 2013 ел аерым бер чор булды. Яшь, шат күңелле Универсиада безнең тормышка өермә булып бәреп керде. Универсиада-2013 волонтерлары игелек кылу буенча дөньякүләм дәрәҗәдә яңа практика булды. Бөек спорт вакыйгасыннан мирас булып калган волонтерлык эшчәнлеге технологияләре күпсанлы халыкара чаралар аша узды, һәм алар бүген дә сафта. Бүген республикада 1247 волонтерлык берләшмәсе бар, аларда 60 633 кеше исәпләнә. Искиткеч куәтле көч!
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев бу турыда: «Волонтерлык хәрәкәте – барыбыз өчен дә, бөтен җәмгыять өчен матур күренеш. Ә һәркем өчен ул – уңышка юл», – дигән иде.
КЕШЕ ХӘСРӘТЕНӘ БИТАРАФ БУЛМАУ
Татарстанлыларның күбесе тарихка кереп калган күренекле хәйриячеләрдән уйламыйча да ун кешене атый аладыр – аларның фамилияләре еш яңгырый, исемнәре йортларга, паркларга бирелгән, алар кылган игелекле гамәлләр турында Татарстан кунакларына экскурсия вакытында сөйлиләр. Болар – уңышка ирешкән эшкуарлар Яков Шамов, Иван Алафузов. Болар – сәүдәгәр Әҗемовлар, Апанаевлар, Борнаевлар, Крестовниковлар, Казаковлар, Крупенниковлар, Юнысовлар династияләре...
Хәзерге заманда хәйриячеләр арасында мохтаҗларга акчалата яки башка төрле ярдәм күрсәтүче гади кешеләр дә торган саен ешрак очрый. «Бәләкәй принц»тагы кебек «сизгер йөрәкле» кешеләр алар. Аларның йөрәкләре ярдәмгә мохтаҗларның хәсрәтенә битараф калмый. Мәсәлән, Лениногорск районыннан ветеран Рәсим Мулла улы Гәрәев 87 яшендә туган авылында Бөек Җиңүгә өлеш керткән авылдашлары истәлеген мәңгеләштерергә ниятләгән. Бу идеясен уллары һәм оныклары хуплаган, һәм 2019 елда аның акчасына Сокман авылында Хәтер мемориалы куелган.
Яшел Үзәннән сугыш ветераны Николай Петрович Лазарев инде тәҗрибәле хәйрияче. Ел саен ул 11 нче мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә укуда, спортта һәм җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән чыгарылыш сыйныфы укучыларына акчалата грант тапшыра.
Спас районыннан Валентина Федоровна Борисова өчен шәфкатьлелек һәм ярдәм итү бигрәк тә кече улы Василийның үлеменнән соң ихтыяҗга әйләнгән.
Улы кечкенәдән башкаларга ярдәм итәргә омтылган. «Бервакыт, – дип искә төшерә ул, – өйгә балык тотып кайткан. Соңрак уха пешерербез, дидек. Вася коймак ашады да урамга йөгерде. Бераздан кайтты да: «Теге балыкны бирик әле...» – ди».
Улының игелекле йөрәгенә һәм якты истәлегенә багышлап, Валентина Федоровна ул укыган мәктәптәге мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Полянка мәктәбенә видеокамера, ашханәсенә савыт‑саба бүләк иткән, 2011 елдан бирле күп балалы һәм социаль яктан якланмаган гаиләдән булган өч баланың ашханәдә туклануы өчен түләп бара, Яңа ел бүләкләре ала...
2012 елдан бирле Мамадыш районы Түбән Ушма авылында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны өч тапкырга арткан. Сәбәбе – яңа спорт комплексы. Элеккеге «Кызыл флаг» хуҗалыгына инвестор булып килгән эшкуар Рифат Мотыйгуллин Түбән Ушма авылы кешеләренә шундый бүләк ясаган. Былтыр пандемия вакытында Рифат Мотыйгуллин Алабуга, Яр Чаллы, Казан арасында йөри торган ашыгыч ярдәм машиналарының ягулыгына киткән чыгымны үз өстенә алган.
Балтачтан Гөлнара Камил кызы Якупова, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә 22 ел эшләү дәверендә, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузу өчен бер кешенең генә дә көче җитүен күп тапкырлар раслаган. Гөлнара Камил кызы йортсыз-җирсез калган өлкән яшьтәге апаны үзенә сыендыра. 2 нче төркем инвалиды булган Гөлфирә апа Гыйльмуллина Якуповларда бер елга якын кадер-хөрмәттә яши. Бөтенләй чит гаиләнең ихластан ярдәм итүе Гөлфирә апаның җанын тынычландырган.
Гөлнара Камил кызының игелекле гамәлләре республика масштабында булмаса да, мохтаҗ кешеләргә бик кирәк. Ул 1 нче төркем инвалиды Эльза Вәлиевага газета яздырган, ялгыз яшәүче инвалид Ания Нигъмәтҗанованың су торбасын алмаштырттырган...
УҢЫШЛЫЛЫК ҮЛЧӘМЕ
Бүген социаль челтәрләр хәйриячелек эшчәнлегенең яңа технологияләрен формалаштыра, алар ап‑ачык һәм адреслы ярдәм итү мөмкинлеген бирә. Андый хәйриячеләргә ачык мисал – Казандагы «Россия җаны. Волонтерлар» иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлеге. Алар игелекле гамәлләрдә катнашудан тәм табарга өйрәтә, чөнки ни дәрәҗәдә уңышка ирешүең икътисади казанышлар белән генә түгел, ә мохтаҗларга ярдәм итү белән дә үлчәнә.
ИГЕЛЕКЛЕ КЕШЕЛӘР РЕСПУБЛИКАСЫ
Без – игелекле кешеләр республикасы. Һәм без моның шулай икәнен безнең кешелеклелек сыйфатларыбыз сыналган узган елда аңладык. COVID-19 таралу белән бәйле рәвештә, Татарстанда өлкәннәргә һәм авыру йоктыру куркыныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы зур булган төркемгә кергән кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылды.
Казанда ялгыз әби-бабайларга азык‑төлек һәм даруларны бушлай китерә торган «Ярдәм итәбез!» колл‑үзәге эшләде. «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды, предприятиеләрдән иганә җыеп, ул акчага «Задень. ру» Логистика компаниясе» ҖЧҖ керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә азык‑төлек илтеп бирүне оештырды.
Казан Башкарма комитеты да, «Бәхетле» ҖЧҖ белән берлектә, башкаладагы аз керемле кешеләргә азык‑төлек белән ярдәм итте.
«Россия җаны. Волонтерлар» исә республиканың муниципаль районнарындагы өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай ашамлык җыелмалары таратты.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» масштаблы хәйрия акциясе былтыр май‑июнь айларында Татарстанның 55 мең аз керемле гаиләсен һәм ялгыз картларны азык‑төлек белән тәэмин итте. Ашамлыклар зур предприятие җитәкчеләре, бизнес хуҗалары, җәмәгать эшлеклеләре һәм барлык битараф булмаган гражданнарның акчасына сатып алынды.
Азык-төлек җыелмаларын республика муниципаль районнары, шәһәр округларының логистика үзәкләреннән волонтерлар белән бергәләп тараттылар.
Татарстан шулай ук «Магнит» ҖЧҖ нең күп балалы гаиләләрне азык‑төлек белән тәэмин итү хәйрия акциясен дә хуплады.
ӘСГАТЬ ГАЛИМҖАНОВНЫҢ ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛЛӘР ДӨНЬЯСЫ
Татарстан меценатлары һәм хәйриячеләре – тыйнак кешеләр, үз исемнәре яңгыраганны бик өнәп бетермәсә дә (һәм бу аңлашыла да), аларның игелекле эшләре турында барыбыз дә белеп торырга тиеш дип саныйм. Илһамланыр өчен, үрнәк алыр өчен, кеше булып калыр өчен. Шуңа күрә дә зур игелек һәм ул игелекне кылган олы йөрәкле бәләкәй кеше турындагы «Арабыздан иң яхшысы» дигән үзенчәлекле китапның басылып чыгуын бигрәк тә сөенеп кабул иттем. Озакламый китапны республиканың район һәм мәктәп китапханәләрендә укып булачак. Китапка Әсгать Галимҗанов турында соңгы елларда массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан бөтен материаллар да тупланган, һәм алар барысы бергә безне, укучыларны, гүя вакыт елгасында данлыклы якташыбызның игелекле гамәлләр дөньясына алып китә.
Татарстанда яшәүчеләр өчен Әсгать Галимҗанов – күптән инде легендага әверелгән шәхес. СССРда әле «хәйриячелек» дигән төшенчә дә булмаганда, ул – Бауман районы азык‑төлек сәүдәсе олаучысы – үз хезмәте белән эшләп тапкан акчасын балалар йортларына күчергән һәм интернатларга автомобильләр бүләк иткән. Әсгать Галимҗановның ярдәме Башкортостан, Чувашстан, Иваново өлкәсе, Украинаның балалар йортларына кадәр тигән. Радиация белән агуланган Чернобыль, Әрмәнстандагы җир тетрәү, Грузиядә кар ишелмәсе төшү, «Курск» суасты көймәсе бату, Көньяк Осетиядә тоткырлар алу – бу фаҗигаләрдә зыян күргән кешеләргә Бауман районы азык‑төлек сәүдәсе олаучысы ярдәменнән өлеш тигән. Туган авылында ул үз хисабына кипкән күлне торгызган, балалар бакчасы төзеткән, мәктәп укучыларына автобус алып биргән, мәчет төзелешенә булышкан. Совет тынычлык фондына Әсгать Галимҗанов советлар чорындагы акча белән 600 мең сумнан артык акча күчергән.
Картларга, ятимнәргә, бәлагә тарыган кешеләргә күпме акча белән ярдәм итүен бүген санап бетерү мөмкин дә түгел инде.
Ул ачык күңелле, намуслы, фикер йөртүдә ирекле кеше булган, үзен сәер дип атаучыларга үпкәләмәгән. Үзен бәхетле кеше дип санаган, чөнки «игелек кылыр өчен» яшәгән.
Аның гомер юлы һәм фактлары безнең аңыбызга тәэсир итә, мәгънәләрне үзгәртә һәм ориентирларыбызны камилләштерә. Әсгать Галимҗанов образы ике тапкыр мәңгеләштерелде – Казан Кремле янында Хәйриячегә һәйкәл куелды һәм менә хәзер «Изге җан. Лучший из нас» дигән китап басылып чыкты.
Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий