Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Цифрлы чорда мәхәббәт. Көчлерәге җиңәчәк

Цифрлы чорда мәхәббәт. Көчлерәге җиңәчәк

Мәгълүмати технологияләр безнең мөнәсәбәтләргә нинди йогынты ясый

22 марта 2022

«Костюм, галстук. Бигрәк чиктән тыш инде бусы…», – дип уйлап куйды 27 яшьлек Казан кызы Алина, «Тиндер»да үзен ошатып тамга куйган егетнең фотосына төбәлеп. Кандидат бик һавалы тоелса да, бер фотосына лайк куярга булды.
Егет шактый тиз җавап язды һәм очрашырга тәкъдим итте. Алина ризалашты. «Нишләрбез соң?» – дигән соравына егет: «Шахмат уйнарбыз», – дип җаваплады. Икесе дә анкеталарында шахматны хоббилары итеп күрсәткән иде. Чыннан да, беренче ике очрашуларында Алина белән Андрей (егетне шулай атыйк) Казандагы антикафеларның берсендә шахмат уйнадылар. Берберсен ошаттылар, бер елдан соң өйләнештеләр дә. Дөрес, бераздан проблемалар башланды. Аерылыштылар.
– Аерылышу сәбәбе безнең мобиль кушымта аша танышуыбызда түгелдер, дип уйлыйм. Әгәр безне дусларыбыз таныштырган булса да, Андрейның миңа ошамаган сыйфатлары шундук күзгә бәрелмәс иде, – ди Алина. – Минем кеше булып чыкмады ул.
КҮПЙӨЗЛЕ МИН
Узган ел РБК порталы Superjob компаниясе тикшеренүе нәтиҗәләрен бастырган иде. Иң еш танышу урыннарына багышланган сораштыруда 2 мең россияле катнашкан. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар Интернетта (19%) эштәгегә (17%) караганда ешрак таныша, ир-егетләр исә киресенчә (12% һәм 11%) икән. Сораштырылганнарның 11%ы үзенең булачак парын – урамда, 7%ы дуслары компаниясендә очраткан, респондентларның 4%ы – мәктәптән, 4%ы университеттан бирле таныш булган, тагын 4%ы кафе яки ресторанда танышкан. Бөтен аралашулар кебек үк, «бер күрүгә гашыйк булу» да онлайнга күчә бара. Офлайн-танышулар нигә кими икән соң?
– Бервакыт үзем белән бер компаниядә эшләүче һәм хәтта офиста да очраткалаган бер егет танышу сайтында мине ошатуын белдереп тамга куйды. Мин моңа гаҗәпләндем һәм аның ни өчен яныма килеп танышмавын сорадым. Ул исә «Тиндер»дагы һәм эштәге кызның бер үк мин икәнен аңламаган да булып чыкты, – дип сөйли Алина. – Эштә мин – директор урынбасары, һәм кайбер егетләр минем яныма килергә дә кыймый. Бу егет исә мине бөтенләй кияүдә һәм балаларым бар дип уйлаган, чөнки минем «Инстаграм»дагы сәхифәмдә бертуганымның балалары белән төшкән фотоларны күргән.
Алина әйтүенчә, «мэтч»лар (инглизчәдән «тәңгәллек» дип тәрҗемә ителә) партнерыңнан нәрсә көтүне төгәл күрсәткәндә аеруча нәтиҗәле эшли. Хәзер кыз инде берничә ай буе бер егет белән дуслашып йөри. Аның «Тиндер» һәм «Инстаграм»дагы профильләрен өйрәнеп, Алина үзе беренче булып сүз кушкан.
devushka-telefon-ulybka-foto-1 (1)
Күп белдерүләрдә «Интим тәкъдим итмәскә!» дип язылган, ягъни аларның авторлары сөйләшергә генә тели. Сәгатенә 150–500 сумга, мәсәлән, воцапта, нинди дә булса темага аралашу тәкъдим ителә. Илебездәге дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү кебек идеалларда тәрбияләнгән кешеләргә мондый күренеш гайре табигый тоелырга мөмкин. Әмма хәзер бу күңелен тынычландыруга мохтаҗларга ярдәм итү өчен менә дигән чара булып тора.
– Кушымта булмаса, без берничек тә таныша алмас идек, – ди Алина. Хәзер аңа 32 яшь, янәшәсендә шундый ышанычлы кеше булуына ул бик шат. Кыз фикеренчә, таныштыру платформаларында мондый яшьләр шактый.
– Мин үз һөнәре, торагы булган, сәяхәт итәргә яраткан берничә егет белән биредә танышып, очраштым. Чынбарлыкта үз парын эзләүгә аларның вакыты юк. Мин аларның кайберләрен «Инстаграм»да күзәтеп барам, һәм әле һаман ялгыз булуларын күрәм, – ди Алина.
Үзе әйтүенчә, әлеге очрашуларда кызның әле бер тапкыр да ниндидер хәвефле хәлләргә юлыкканы юк икән.
ФИЛЬТР
– Онлайн-аралашу – ниндидер бер фильтр ул. Хәбәрләрнең ешлыгы, стиле, риторикасы буенча ниндидер нәтиҗәләр ясарга һәм әлеге кеше белән аралашуны дәвам итәргәме-юкмы икәнне билгеләргә була, – ди Казаннан психолог Ирина Лапина. – Онлайн-элемтә офлайн-стадиягә күчкәндә үкенмәслек булсын өчен, башта «Кем мин?», «Нәрсә кирәк миңа?», «Бу кеше белән аралашу нигә кирәк миңа?» кебек сорауларга гадел җавап табу мөһим.
Психолог анкетаны мөмкин кадәр төгәлрәк, гаделрәк тутырырга киңәш итә.
– Әгәр сезнең билгеле бер төрле шартларыгыз бар икән, аларны шундук күрсәтергә кирәк. Бу сезне кирәкмәгән элемтәләрдән һәм вакытыгызны бушка әрәм итүдән саклаячак, – ди Ирина Лапина. – Кайвакыт безгә, үзебездә булмаган ниндидер сыйфатлар һәм мавыгуларны ялганлап язып куйсак, алар бездә пәйда булыр кебек тоела. Юк, пәйда булмаячак. Ә мимикрия бик күп ресурслар таләп итә. Ялганга корылган мондый аралашуның нигә кирәге бар соң?
ГАИЛӘ КОРУ СӘНГАТЕ
Социаль статус, психотип, дөньяга караш һәм башка сыйфатламалар – Казанда туйлар алып баручы Марсель һәм аның хатыны Энҗе оештырган «Сине көттем» тибындагы проектта катнашырга теләүчеләр онлайн анкетада боларның барысын да күрсәтергә тиеш. Яңа никахлашучылар белән күпьеллык аралашу үзләре инде 12 ел бәхетле гаиләдә яшәүче ир белән хатынны башкаларга да булышуга этәргән. Нәкъ менә шуңа күрә аларның анкетасында берничә дистә пункт тутырылырга, шулай ук кандидатларның фотолары һәм видеопрезентациясе куелырга тиеш. Ир белән хатын егет-кызларның анкеталарын җентекләп тикшерә һәм әлеге дә баягы «мэтч»ларны компьютерсыз да табарга тырыша.
Бер пар, Гүзәл һәм Ильяс, партнерның таләп ителгән яше буенча тәңгәл килмәгән, әмма Марсель белән Энҗе аларны читтән торып кына барыбер таныштырып караган. Уңышлы булып чыккан. Әмма тулыканлы танышуга әле бик ерак булган. Башта «мэтч»лар җитди сынаулар – гаилә тормышы психологиясе буенча семинарлар, мөнәсәбәтләрне кору буенча осталык дәресләре, Telegram каналында видеоэлемтә буенча психологик тәңгәллеккә тестлар үткән. Барлык бу этапларны уңышлы үткәннән соң гына яшьләргә үзара аралашу мөмкинлеге бирелгән. Марсельнең иманы камил: мондый сынауларны узган кандидатлар арасындагы мөнәсәбәтләр күпкә ныграк булачак.
– Соңгы елларда илебездә 100 никахка 70 аерылышу туры килә. Без әлеге статистиканы бераз гына булса да үзгәртергә телибез. Еш кына кешеләр эндорфиннар тәэсирендә бергә булырга карар кыла һәм көнкүрештә, социаль статуста, тормышка карашта аерымлыкларга игътибар бирми, шунлыктан никах таркала. Аңлап якын килү исә әлеге хәвефләрне киметергә булыша, – ди Марсель. – Без рухлары, күңеле бер-берсенә якын кешеләрне таныштырабыз. Мөнәсәбәтләрне ничек саклап калу турында сорауларга җаваплар исә психологиядә дә, традицион диннәрдә дә (безнең очракта бу ислам) бар. Без боларның барысыннан да файдаланабыз.
Берничә пардан аермалы буларак, Гүзәл белән Ильяс барлык сынауларны уңышлы үткән һәм өйләнешкән. Әлеге уңыштан рухланып, Марсель белән Энҗе үз проектларын алга таба да үстерергә җыена, әмма камилрәк алгоритм табарга – «мэтч»ларның күбрәк булуына ирешергә тели.
– Без кешеләрнең гаилә корырга теләвен күрәбез. Безгә авылда үз бизнесы булган тырыш егетләр дә, башка шәһәрләрдән карьера турында хыялланмаган хатын-кызлар белән танышырга теләүче саллы ир‑атлар да мөрәҗәгать итә. Балалы хатыннар да үз тиңен табудан өметен өзми. Барысына да булышасы, һәркайсын бәхетле итәсе килә, – ди Марсель.
ИНТИМ ТӘКЪДИМ ИТМӘСКӘ
Марсель кебек, заманча технологияләр ярдәмендә замандашларын ялгызлыктан коткарырга омтылучылар шактый. Интернетта яучыларның игъланнары да, «бер сәгатьлек дус», «авыр хәлдә әңгәмәдәш» кебек тәкъдимнәр дә байтак. Күп белдерүләрдә «Интим тәкъдим итмәскә!» дип язылган, ягъни аларның авторлары сөйләшергә генә тели. Сәгатенә 150–500 сумга, мәсәлән, «Воцап»та, нинди дә булса темага аралашу тәкъдим ителә. Илебездәге дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү кебек идеалларда тәрбияләнгән кешеләргә мондый күренеш гайре табигый тоелырга мөмкин. Әмма хәзер бу күңелен тынычландыруга мохтаҗларга ярдәм итү өчен менә дигән чара булып тора.
– Без хәзер еш кына дусларны мәнфәгатьләребез буенча түгел, бәлки нинди дә булса проблеманы хәл иткәндә файдалы булуын истә тотып сайлыйбыз. Әмма мин, мәсәлән, бизнестагы дустыма зарлана алмыйм, ул мине бөтенләй аңламаячак. Кайчандыр институтта бергә укыган дус кызыма да зарларымны сөйли алмыйм. Чөнки без инде күпме ел рәтләп аралашмыйбыз да, һәм минем аны үз проблемаларым белән борчырга әхлакый хокукым юк. Минем аның белән һәм башкалар белән бары тик аралашу өчен генә аралашасым килә, тик андый мөмкинлегем юк, – ди Ирина Лапина. – Мин үземнең бөтен ресурсларымны гаилә иминлеген саклауга сарыф итәм, яхшы әни, хатын, кыз, профессионал, эшкуар булырга тырышам. Әгәр минем ихтыяҗым булса, мондый коммерцияле үзара мөнәсәбәтләр миңа идеаль туры килер иде. Мин сәгатенә 300 яки 500 сум түлим дә, рәхәтләнеп зарымны түгәм, әңгәмәдәшемне исә тыңларга да кирәкми.
Әмма безнең рухи аралашуда шундый кыенлыклар туган икән, бәлки партнер-андроидлар булдырыргадыр? Кеше кебек хисләрен белдерә алучы нейрочелтәр төзү эшләре инде күп еллардан бирле алып барыла. Бу юнәлештә бигрәк тә Sonаntic проекты уңышлы эшли. Аларның алгоритмы тавышның төрле интонацияләрен, шул исәптән флирт вакытындагысын да, кабатларга өйрәнгән инде.
ТЕРЕ АРАЛАШУСЫЗ СУЛАБЫЗ
Ирина Лапина фикеренчә, мондый аралашуның нәтиҗәсе максатка бәйле. Әгәр бу вакытлы алмаш, әйтик, сез Антарктидага киттегез һәм аннан чын партнерыгызга шылтырата һәм сөйләшә алмыйсыз икән, бу очракта чат‑ бот яки хәләлегез ролен үтәүче нейрочелтәр файда гына китерер. Әмма инде кеше мондый алыштыргычлардан даими файдалана икән, бу аны һәлак итәчәк.
– Беренчедән, ниндидер моментта ул үз‑үзе белән сөйләшә башлый – роботтан үзе ишетергә теләгән сүзләрне әйттермәкче була. Шунлыктан идеаль коммуникация иллюзиясе туа, һәм бу куркыныч – мондый коммуникация чынбарлыкта мөмкин түгел. Икенчедән, кеше үзе дә сизмичә үзен алгоритм кебек тота башлый. Димәк, аңа тере әңгәмәдәш белән аралашу кыенлаша бара, – ди психолог. – Ә тере аралашудан башка без сулабыз. Танышу өчен яхшы булган онлайн-формат та мөнәсәбәтләр өчен нәкъ шул сәбәпле начар. Без элемтәнең әллә нинди алдынгы технологияләренә ия булсак та, психикабыз, миебез һәм тәнебез шулай яратылган ки – үзен тере итеп тояр өчен, кешегә янәшәсендә башка тере кеше булу зарур.
Тере аралашудан башка без сулабыз. Танышу өчен яхшы булган онлайн-формаТ Та мөнәсәбәТләр өчен нәкъ шул сәбәпле начар. Без элемтәнең әллә нинди алдынгы технологияләренә ия булсак та, психикабыз, миебез һәм тәнебез шулай яратылган ки – үзен тере итеп тояр өчен, кешегә янәшәсендә башка тере кеше булу зарур.
Олеся Бондаревская
Фото: depozitphotos.com

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: