Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәчет кенә телне сакламый!

Мәчет кенә телне сакламый!

Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә генә сөйләү мөмкинме?

30 октября 2017

Татар теле турында  шау-шу купкач, дин әһелләре дә уртак җыеннар уздырды. Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә алып барырга кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика мәчетләрендә “Без – татарлар”дип исемләнгән укыту программасы кертелергә тиеш”, - дип белдерде.
Әлеге гамәлләр татар телен саклап кала алырмы? Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә генә сөйләү мөмкинме? Бу хакта “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар (Нурулла) хәзрәт Зиннәтуллиннан сорадык.
- Мин берничә тапкыр мәчеткә килгән халыкка: “Тәрҗемә кирәкме сезгә?”- дип сорадым. Сиксән процент мөселман: “Кирәк!”- дип кул күтәрде. Мин егерме процент халык өчен вәгазь сөйли алмыйм. Безнең мәчеттә үзбәк, таджиклар юк диярлек. Барысы да татарлар килә, шәһәрдә үскән яшьләр. Әгәр мин аларга камил татар телендә сөйләсәм, аңламаячаклар. Әйе, авыл җирендә бу актуаль, тик шәһәр җирлегенә туры килми.
Без татарча гына сөйләп карадык. Күзәтәм, халык фарыз намазы алдыннан гына мәчеткә килә башлады, вәгазь тыңламыйлар.  “Әһә, болай булса мәчеткә кеше йөрүдән туктаячак”,- дидем. Килгәннәре дә татарча аңламыйча интернеттан рус телендәге вәгазьне тыңлап утыра. Ә интернетта нәрсә генә сөйләмәсләр! Шул ук вахабитлар да булырга мөмкин анда. Шуннан болай итә башладым: ярты сәгатьлек вәгазьнең унбиш минутын татарча, унбиш минутын русча сөйлим. Ләкин татарчаны тәрҗемә итмим. Татарча шул теманы дәвам итәм. Димәк, татар телен белгән мөселман мәгълүматны ике тапкыр күбрәк ала булып чыга. Әлбәттә, без алга таба да татарча сөйлиячәкбез. Тик шуны аңларга кирәк – бүгенге мөселманнарның уртак телләре – рус теле. Ә димәк, телибезме, теләмибезме, русчадан бөтенләйгә баш тарта алмыйбыз. Юкса, бик күп мөселманнар мәчеткә йөрүдән тактаячак.
Фото: Алиф ТВ
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: