Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәдәният һәм телләребез бик якын

Угур Йылмаз, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы

БҮГЕН ТАТАРСТАНДА ТӨРКИЯНЕҢ КҮПМЕ ВӘКИЛЕ ҺӘМ СЕЗДӘ НИКАДӘР ТАТАРСТАНЛЫ ГОМЕР ИТӘ?

– Мәгълүм булганча, узган гасырларда, XX гасыр башында, бигрәк тә 1923 елда Төр кия Республикасы игълан ителгәч, шактый күп Казан татары Төркиягә күчеп киткән. Хәзерге вакытта күп кенә Казан татары һәм Россиянең башка төбәкләре гражданнары безгә туристлар сыйфатында, гуманитар һәм мәдәни багланышлар, белем алу, бизнес булдыру һәм яшәү максаты белән килә. Төркия һәм Россия Федерациясе гражданна ры арасында теркәлгән никахлар да күп. Элек Казан татарлары, нигездә, Искешәһәр һәм Конья провинцияләрендә төпләнгән. Бу шәһәрләр тирәсендә әле дә татар авыллары бар. Хәзерге вакытта, төгәл саны билгеле булмаса да, Искешәһәр, Конья, Ан талья, Адана, Истанбул һәм Әнкарада шактый күп Казан татары яши дип исәпләнә. Искешәһәр һәм Антальяда Сабан туе үткәрелә, бу ике шәһәрдә Казан татарларының ассоциацияләре бар. Искешәһәрдәге ассоциациядә мин әле күптән түгел генә бул дым.

ТӨРКИЯДӘ ТУЫП-ҮСКӘН, ӘММА КАЗАНГА КҮЧЕНГӘН ЯКИ БИРЕГӘ КУНАККА, ЭШ БУЕНЧА КИЛГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ НИНДИ?

– Ел саен 10 меңгә якын Төркия гражданы Казанга кыска вакытлы сәфәргә яки ту рист булып килә. Хәзерге вакытта 200 дән артык студентыбыз Татарстанда югары белем ала. Аларның күбесе КФУда укый. Төркия гражданнарының Казан һәм Та тарстан белән кызыксынуы көннән-көн арта бара. Кызыксыну даирәсе – туризм, белем алу һәм бизнес. Монда инде без, генконсуллык буларак, хезмәттәшлегебез төрле өлкәләрдә уңышлы үссен өчен тырышабыз. Төркия гражданнары, кагыйдә буларак, Казанда һәм Татарстанда үзләрен чит кеше итеп тоймый, безнең мәдә ниятләр һәм телләребезнең якынлыгы үзара багланышларны һәм сәфәрләрне шак тый җиңеләйтә.

СЕЗНЕҢЧӘ, ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫНЫҢ СЕРЕ НӘРСӘДӘ? 

– Төркия һәм Татарстан халыкларының, иң әүвәл, мәдәният, тел, гореф-гадәтләр һәм рухи кыйммәтләр җәһәтеннән уртак яклары күп. Безнең халыклар гасыр лар дәвамында сәүдә, мәдәният, мәгариф һәм дини кыйммәтләр аша һәрвакыт элемтәдә торган, аралашкан. Без сөйләшә торган тел, җырлый торган җырлар, хәт та мәкальләр дә бер-берсенә бик якын, чөнки безнең тамырлар уртак. Табигый ки, Төркия белән Татарстан арасында багланышлар бик нык һәм ышанычлы. Безнең дуслык һәм кардәшлек, үзара хөрмәт һәм ярату хисләребез рухи мирас, хезмәттәш лек һәм үсешебезгә карата охшаш күзаллауларга таяна. 2024 елда Төркия белән Татарстан арасында сәүдә күләме 5,3 миллиард АКШ долларына җитте. Безнең Татарстанга турыдан-туры инвестицияләребез якынча 3 миллиард АКШ долларын тәшкил итә. Үзара мөнәсәбәтләребез мәдәни якынлык белән генә чикләнми, алар сәүдә, сәнәгать, мәгариф, технологияләр, туризм һәм энергетика тармакларындагы динамик хезмәттәшлек нәтиҗәсендә тагын да тирәнәйде һәм баеды.

ТАТАРСТАНДА ЯРАТКАН УРЫННАРЫГЫЗ БАРМЫ? БИРЕГӘ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ КИЛГӘН КУНАКЛАРНЫ ИҢ ӘҮВӘЛ КАЯ АЛЫП БАРЫР ИДЕГЕЗ?

– Татарстан – бик матур республика. Табигать һәм җир асты ресурсларының байлыгы, уңайлы географик урыны бай тарихи мирасны һәм мәдәни төрлелекне тагын да кызыклырак итә. Казаннан тыш, мин Әлмәт, Яр Чаллы Алабугада, шулай ук Мамадыш, Болгар, Биектау, Байлар Сабасы, Теләче һәм Иннополиста булдым. «Әлдермешкә кайтам әле» җырын искиткеч матур итеп башкарып, Хәния Фәрхи да нын бөтен дөньяга тараткан Әлдермеш авылын да күрдем... Бу урыннарның барысы да бик матур, уңайлы, төзек. Казан, һичшиксез, татар мәдәнияте һәм тулаем Россия Федерациясе өчен генә түгел, ә барлык төрки халыклар өчен дә тарихи һәм рухи әһәмияткә ия үзенчәлекле шәһәр. Төньяк һәм көньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш ки сешкән урында урнашкан бу шәһәр гасырлар дәвамында бик мөһим фән, сәнгать, сәнәгать һәм мәдәният үзәге булган. Казанда миңа барыннан да бигрәк Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, «Туган авылым» комплексы һәм Казансу елгасы ярында гы җәяүлеләр зонасы ошый. Казанга килүче кунакларны без беренче чиратта нәкъ менә шушы урыннарга алып барабыз.

Татарстан халкы киң күңелле, көләч йөзле, ихлас, тыныч, бердәм, тырыш, тиктор мас һәм зирәк. Мин татар халкын бик ихтирам итәм. Ул кунакчыл һәм булдыклы, үз традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрен кадерли, мәдәни мирасын саклый. Болар барысы да төрек халкына да бик якын.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера