Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Игътибар үзәгендә – мәктәп

Игътибар үзәгендә – мәктәп

Яклауга кем мохтаҗ

17 апреля 2019

Февраль аенда РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышев Россия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать белән чыкты: укучыларга карата агрессия күрсәткән укытучыларның хезмәт хакын өчтән бер өлешкә киметергә. Агрессия тагын кабатлана икән, хезмәт хакын бермә‑бер кисәргә. Депутат фикеренчә, укучыларга бөтен җан җылысын биреп эшләгән мөгаллим белән «кызу канлы» укытучы бертөрле акча алырга тиеш түгел.
Депутатның әлеге тәкъдименә бернинди рәсми җавап та булмады. Шулай да мәктәпләрдәге агрессия турындагы хәбәрнең Дәүләт Думасына кадәр барып җитүе әлеге проблеманың кискен торуы турында сөйли.
 1-2
 
«УКЫТУЧЫҢ АЛДЫНДА ГАФУ ҮТЕН!»
Атна саен диярлек Россиянең теге яки бу төбәгендә мәктәп белән бәйле гаугалар чыгып тора. Әле бер мәктәптә укытучы уку­чыны кыерсыткан, әле икенче­сендә кулын уйнаткан. Укучылар да кимен куймый: укытучының битенә төкерү, фәлән‑фәлән тарафка җибәрүләр гадәти кү­ренешкә әйләнеп бара. Аннан да хәтәррәкләре дә булгалый...
Татарстан да Россия мәктәплә­реннән әллә ни аерылып тормый. Республика шәһәр мәктәпләренең берсендә белем бирүче укытучы­сы 9 нчы сыйныф укучысына: «Тынычланмасаң, бер шалтыра­туым җитә, килеп, танавыңны җимереп китәчәкләр», – дип җи
керенә. Казан мәктәпләренең бер­сендә рус теле укытучысы чы­гарылыш сыйныф укучысына: «Дура! Синең имтихан ничек би­рүең миңа барыбер» – дип дулый. Болар әле социаль челтәрләргә эләккән видеоязмалар гына. Әлбәттә, һәр очракта укытучы юктан гына чыгырдан чыкмаган, дип уйларга кирәк. Тик Интер­нетта нигездә мөгаллимнәрнең «тавышы гына йөри».
Ниндидер нәтиҗәләр чыгар­ганчы, танышым Илфат белән булган хәлне бәян итим. Утыз яшен тутырган, укытучы стажы 8 ел булган әлеге тыйнак егет Казан мәктәпләренең берсендә укытты. Бер уйламаган җирдән ноябрь уртасында эшеннән кит­те. Юкса эшен яратып башкара, яңа уку елыннан үзен дирек­тор урынбасары итеп тә бил­геләгәннәр иде. Бактың исә эш менә нәрсәдә икән: директор укырга китү сәбәпле, Илфатны вакытлыча җитәкче вазыйфала­рын башкаручы итеп куйганнар. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул вакытта дүртенче сыйныф җитәкчесе белән бер укучы ара­сында конфликт килеп чыккан. Малай дәрес барганда укытучы­сына каршы әйткән. Шуннан бө­тен яшьтәшләре алдында сыйныф җитәкчесенә төкергән. Укытучы, бу хәлгә түзә алмыйча, шунда ук Илфат янына кергән. Ул исә, директор вазыйфаларын башка­ручы буларак, дүртенче сыйныф укучылары белән сөйләшергә юнәлгән. Эшнең нәрсәдә икәненә төшенгәч, Илфат малайга:
– Укытучың алдында гафу үтен, – дигән.
Укучы үтенмәгән. Алай гына да түгел:
– Син кем соң миңа... «Фәлән» җиргә кит, – дип җавап кайтарган.
Бу мизгелдә инде Илфатның са­бырлыгы беткән: укучы малайны этеп җибәргән...
Икенче көнне укытучыларны «фәлән җиргә» җибәрүче ма­лайның әнисе район мәгариф бүлегенә барып шикаять язган. Мәктәпкә тикшерү килгән. Илфат, озак та уйламыйча, эшеннән китү турында гариза язган.
– Минем өчен иң аянычы – теге укытучыны яклаучы да, аннан гафу үтенүче дә булмады, – ди Ил­фат. – Ананың тәрбия күрмәгән баласы да хаклы булып калсын инде?! Ә мескен укытучыларны ник берәү дә якламый!
Бу укытучы ни өчен сабырлыгын җуярга мөмкин соң дигән сорауга җавап. Яңалык ачмам: бүген укучы укытучыга теләсә нәрсә әйтә ала. Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) та­рафыннан 2018 елда, мәктәпләрдә укытучы белән укучы бер-берсенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклау максатыннан, онлайн-сораштыру уздырылган. Аның нә­тиҗәләре белән «Белем бирү мо­хитендә көч куллану» дип аталган конференциядә таныштырдылар. Саннар ныклап торып уйланырга мәҗбүр итә: сораштыруда катнаш­кан укытучыларның 70 процен­ты мәктәпләрдә мөгаллимнәрнең укучылары тарафыннан кимсе­телүләре турында ишетеп-күреп белә. «Әйе, укучылар миңа карата агрессия күрсәтә», – дип җавап биргән укытучыларның яртысы ике‑өч мәртәбә мыскыллауга ду­чар ителгән, ә 6 проценты мондый хәлләрне даими рәвештә кичерә икән. Ничек итепме?
Менә кайбер мисаллар:
– укучылар аларны махсус рә­вештә үчекли, төрле кушаматлар уйлап таба, укытучыны ишетмә­мешкә, күрмәмешкә салыша;
– мөгаллимнең шәхси тормы­шын тикшерә;
– ишарәләр һәм күз карашлары ярдәмендә укытучысын яратмавын күрсәтә;
– дисциплинаны системалы рә­вештә һәм махсус боза;
– укытучы кушканны эшләүдән баш тарта һ.б.
Әле кайчан гына мөгаллимне илаһи затка тиңлиләр иде. Берничә дистә ел эчендә нәрсә булды соң? Шул хакта абруйлы Казан мәктәбе­нең директоры белән сөйләштек. (Ул тулы исемен күрсәтмәвебезне үтенде).
– Җәмгыять үзгәрде, төп сәбәп шунда, – диде ул. – Гомумкешелек кыйммәтләренә игътибар киме­де. Ә бу аерым бер зәгыйфьлеккә китерә. Мәктәпләрдәге агрессия – шуның ачык мисалы.
Ә сез алда бәян иткән очрак­ны шәрехләү авыррак. Ни өчен дигәндә, ситуациянең ничек булга­нын төгәл белмибез бит. Тик нәрсә дисәм дә, Илфат исемле укытучы дөрес эшләмәгән. Укытучы укучыга кагылырга тиеш түгел! Бу очракта ул, җитәкче буларак, теге сыйныф­ка да атылып керергә тиеш түгел иде. Башта укытучыны тынычлан­дырырга, конфликтның асылына төшенергә кирәк. Аннан – каби­нетына әлеге дә баягы укучы белән ата-анасын чакыртырга. Һәм ба­рысы бергә җыелып, хәлне уртага салып сөйләшергә. Гадәттә, гаеп бер яклы гына булмый, дистә еллар директор булып эшләү дәверендә мин моңа кат‑кат инандым. Бу оч­ракта укытучы егет тәҗрибәсез булган, шуңа күрә дә әлеге конф­ликтны җайлап җибәрә алмаган.
Мактанып әйтү түгел, безнең мәктәптә зурга киткән гауга чык­каны юк. Әйе, ата-аналар белән укытучылар арасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар була. Тик аның 90 проценты мәктәп эчендә генә кала. Конфликтлы очракларда «өчлекне» – укучы, укытучы, ата‑ананы – үз кабине­тыма чакырам. Һәр як үз фикерен әйтә. Аннан соң нәтиҗә чыгара­быз. Күп очракта уртак фикергә киләләр!
«ЯРДӘМ КИРӘК!»
Шунысы гаҗәп: ниндидер ни­загларга катнашы булган укы­тучыларның күбесе – мәктәптә дистә еллар эшләгән мөгаллимнәр. Шул исәптән Татарстан мәктәплә­ре белән бәйле гаугаларда да сүз стажлы, тәҗрибәле укытучылар турында бара. Ни өчен шулай? КФУның Психология һәм мәга­риф институтындагы педагогик психология кафедрасы доценты Резеда Хөсәенова республиканың 7 районында яшәүче 600 укытучы катнашында тикшеренү үткәргән. Һәм шундый нәтиҗәгә килгән: эш стажы 15 елдан артык булган мөгаллимнәр профессиональ яктан тәмам талчыккан, йончыган.
– Күбрәк эшләгән саен, укыту­чы дистанцияне саклый алмый башлый, ягъни өенә кайткач та, мәктәп турында онытмый. Бу сә­ламәтлек, эмоциональ халәт өчен бик зыянлы. Нәтиҗәдә, андый мө­галлимнәрдә «һөнәри яну» күзә­телә.
«Һөнәри яну» турында психо­логлар, психиатрлар да күптән чаң кага. 1974 елда ук Америка психиатры Герберт Фрейденбер­гер аерым хезмәтләр язган. Һәм бу бер укытучы һөнәренә генә кагыл­мый. Халыкара кадрлар порталы (hh.ru) «һөнәри яну» куркынычы сагалаган иң төп биш профессияне атаган. Менә алар: укытучылар, медицина хезмәткәрләре, банкта эшләүчеләр, социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, кибетчеләр. Күргә­небезчә, исемлекнең башында укы­тучылар тора. Резеда Хөсәенова, моңа гаҗәпләнәсе юк, ди:
– Бүген берәү дә укытучының тормыш рәвешен, рухи дөньясын тикшерми. Төп күрсәткеч – мөгал­лимнең белем бирүе. Ә бит ул да шушы җәмгыятьтә яши. Укыту­чының да авыр вакытлары була, әмма ул эмоция-кичерешләрен тышка чыгармый. Һәм көннәрдән бер көнне аның сабырлыгы шарт­ларга мөмкин. Шуның өчен бүген мәктәп психологы укытучылар белән дә эшләргә тиеш.
2017 елда КФУның педагогик психология кафедрасы мәктәп пси­хологлары өчен махсус программа эшләгән. «Укытучыда «һөнәри яну» булмасын өчен профилактика ча­ралары» дип атала ул. Программа сайлап алу турларын узган, хәтта уку программаларының реест­рында да теркәлгән. Тик, нинди­дер сәбәпләр аркасында, гамәлгә кертелмәгән.
– Программа укытучыга үзенә читтән карарга, халәтен анализ­ларга өйрәтә, – ди Резеда ханым. – Адекват булмаган ситуацияләрдә ничек итеп үзеңне тыныч итеп, нормада тотарга кирәклеген аң­лата. Тик, ни кызганыч, әлегә ул мәктәпләргә кермәде...
Аттестация узган вакытта бүген укытучылар психологик квалифи­кацияләрен дә күтәрә ала. Әмма бу мәҗбүри түгел. Мөгаллимнәр моны күп вакытта кирәксенми икән. Ә бу бик мөһим, ди белгечләр.
«ЯКЛАУЧЫ ЮК!»
Бүген педагогика институтлары­на укырга кергәннәрнең зур күп­челеге үзләренең киләчәкләрен мәктәп белән бәйләргә җыенмый. Шуңа күрә мәктәптә эшләүче укы­тучылар – нигездә өлкән яшьтә­ге белгечләр. Бу яктан Татарстан да искәрмә түгел: укытучыларның уртача яше – 47. 58 процент укыту­чының эш стажы 20 елдан артык вакыт аралыгын тәшкил итә. Шуңа күрә, нәрсә генә әйтсәк тә, бүген мәктәпнең «кабыргасы» – стаж­лы укытучылар. Резеда Хөсәенова әйткәннәрне күздә тотсак, аларның күбесендә «һөнәри яну» башланган булырга мөмкин. Ә нишләргә соң?
Узган уку елында Татарстан мәктәпләреннән күпме мөгал­лим эштән киткән, алар арасын­да 35 яшькә кадәргеләре күпме? Бу турыда мәгълүмат алу өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлы­гына мөрәҗәгать иттек. 2017/18 уку елында төрле сәбәпләр аркасында (лаеклы ялга чыгу, Татарстаннан читкә китү, башка эшләргә күчү һ.б) 3 мең 300 укытучы эшеннән китте, дигән рәсми җавап алын­ды. (Кызганычка каршы, ми­нистрлыкта эштән китүчеләрнең яшен, конфликтлы очраклар белән бәйле гариза язучыларның санын ачыклау буенча аерым статистика алып барылмый). Шул ук вакытта, ел саен Татарстан мәктәпләренә 3 мең 500 белгеч килә, шуларның 800е – яшь укытучылар. Яңа уку елы башында ТР мәктәпләре 99 процентка кадрлар белән тәэмин ителгән булган. (Дөрес, бу очракта квалификациясен үзгәртеп, ягъни бер фәннән икенче фән укытуга күчкән мөгаллимнәрне дә исәпкә алырга кирәктер. Мондый күре­неш аеруча авыл мәктәпләрендә еш очрый).
Казан мәктәпләренең берсендә эшләүче яшь укытучы Илсур Ф. белән сөйләштем. (Төгәл адресын күрсәтмәвемне үтенде). Мәктәптә өченче елын эшли. Үзе әйткәнчә, тәмам гарык булган.
– Бүгенге мәктәп без укыган чордагы кебек түгел, – диде ул. – Тәртипләр башка. Ялгыш кына баланың кулына яки башка җи­ренә кагылып китүдән куркасың, педофиллыкта гаепләргә дә күп со­рамыйлар. Гомумән, бүген балалар белән үзеңне ничек тотарга да бел­мисең. Кемгәдер аерым игътибар күрсәтсәң, яклый, диләр, катырак әйтсәң, тагын ярамый. Иң мөһи­ме – укытучыларны яклаучы юк. Күптән түгел мәктәптә бер очрак булды. Тарих укытучысына бер ата кул күтәргән. Укытучы эшне судка кадәр җиткерергә теләгән иде, ди­ректор туктатты. «Безнең янда эш­лисең килсә, тавышны мәктәптән читкә чыгарма!» – диде. Мәктәп директорларына уку йортының абруе кыйммәт. Шуңа да тиз генә конфликтны йомарга, мәктәптә генә хәл итеп бетерергә тыры­шалар. Башка мәктәптә эшләүче коллегалар белән аралашып торам, аларда да шул ук хәл. Укытучылар якланмаган. Миңа калса, без үзе­безгә аерым бер оешма төзергә тиешбез. Кеше хокукларын яклау­чы аерым оешмалар бар бит, шулар да кушылсын. Көчле юристларны чакырыйк...
Бу турыда адвокат Руслан На­гиевның фикере белән дә кызык­сындык:
– Әгәр цензурага туры килмәгән сүзләр яки көч куллансалар, бар­лык гражданнар кебек үк, укыту­чы да, үз хокукларын яклап, судка мөрәҗәгать итә ала. Тик бу очракта укытучысына сүгенгән яки мәктәп дисциплинасын бозган укучының ата-анасын административ хокук бозу буенча җавапка тартырга мөм­кин. Ә 14 яшькәчә бала – кагылгы­сыз, хәтта хәтәррәк җинаять эшләсә дә... Бәлки, мөгаллимнәрне яклый торган аерым законнар кабул итәргә вакыт җиткәндер. Бала хо­кукларын яклау турында законнар бар, укытучыга кагылышлысы юк. Бүген укучылар теге яки бу конф­ликтны видеога төшереп социаль челтәрләргә куя. Һәм күп вакытта балалар укытучыларны гаепле итеп калдыра. Ә чынлыкта конфликт­ның сәбәбен, чын асылын аңлаткан кадрлар Интернетка эләкми, – дип, үз фикерен белдерде юрист.
...Миңа калса, җәмгыятьтәге тирән үзгәрешләр, шул исәптән совет чорындагы белем, тәрбия бирү системасы (ә ул иң алдын­гы белем бирү системаларының берсе саналган) җимерелүе белән бергә, укытучы белән укучы, аларның ата-аналары арасын­дагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрде. Ата-аналарның үз функцияләрен башкаруы, баласы белән аралашу методлары, кыйммәтләр система­сы да үзгәреш кичерде. Еш кына бүгенге ата‑ана үзе үк тәрбиягә мохтаҗ. Бүгенге көндә гамәлдә булган социаль институтларга да әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып, аларны өйрәнеп эш итәргә, гаиләгә, мәктәпкә ярдәм кулы су­зарга кирәктер... Мәктәп система­сы бүгенге җәмгыять ихтыяҗла­рын канәгатьләндерә ала торган яңа таләпләргә, яңа алымнарга таянырга тиеш. Шунсыз булмый.
Cүземне төгәлләп шуны әйтә­сем килә: югарыда исеме телгә алынган Борис Чернышев укы­тучыларга Һәр биш елдан соң бер ел түләүле ял бирергә тәкъдим итте. Менә монысы чынлап та за­рур, минемчә.
Энҗе Латыйпова, КФУның Гамәли психология, этнопсихология һәм мәдәниятара коммуникацияләр психологиясе фәнни‑белем бирү үзәге директоры:
– Бүген әти-әнигә, балага, мәктәпкә дә таләпләр югары. Ә кешегә мөмкинлекләреннән артыграк таләпләр куела икән, теге яки бу эмоциональ реакция барлыкка килә. Шуларның бер­се – агрессия. Нәрсә ул агрессия? Гади генә әйткәндә, начар, нега­тив эмоция. Ул төрлечә – вербаль һәм вербаль булмаганнан башлап, физик көч куллануга кадәр барып җитә. Агрессия күрсәтү – кешенең көчсезлеге яки аның нинди дә бул­са хокуклары кимсетелгәнлеге ту­рында сөйли. Агрессия ул медаль­нең икенче ягы. Ә икенче ягында кешенең көчсезлеген күрәбез.
Өчпочмак – укытучы, укучы, ата-аналар – мәктәп системасын билге­ли. Укучыдагы агрессия сәбәпләре турында сөйләгәндә, шуны карарга кирәк: баланың нинди ихтыяҗла­ры кимсетелгән? Физик, биологик куркынычсызлыкмы, балага карата хөрмәт, ярату юкмы – өйрәнергә кирәк. Бала үзен яратканнарын белсен, үзен кирәк, дип тойсын.
Ата-ана бүген укытучыга кара­та югары таләпләр куя. Тәрбия дә бирсен, укытсын да. Ә үзләренең ул-кызлары белән шөгыльләнәсе килми. Шуңа ата‑ана баласына бирмәгән игътибарын финанс як белән тигезләргә тырыша. Ә бу, үз чиратында, балаларны куллану­чы гына булырга өйрәтә.
Кызганычка каршы, мәктәп системасында җитешсезлекләр шактый. Бүген укытучы тәрбия­че дә, тьютор да, оештыручы һ.б. да. Ә бит болар бүленгән булырга тиеш. Андый очракта укытучының эше җиңеләер иде...
Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
– Узган 2018 елда гына да мәктәпләрдәге конфликтлы си­туацияләргә бәйле 120 гариза керде. Коллектив белән язылган мөрәҗәгатьләр дә булды. Ни өчен­дер прокуратурага караганда, безгә күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Ләкин шуны да әйтим: ата-аналар башта зарларын мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә, чара күрелмәгән очракта гына башка органнарга чыгалар.
Мөрәҗәгатьләр арасында иң киң таралганы – психологик басым, ягъни мыскыллы, тәртипсез сүзләр әйтү, корректлы булмаган нинди­дер кисәтүләр. Бу башлангыч сый­ныфларда да күзәтелә.
Укытучы белән укучы арасында­гы низаглы очракларны өйрәнгәч, шундый нәтиҗәгә килдем: про­фессионал буларак укытучы начар булмаска да мөмкин, әмма ул бала­ларны яратмый. Ә балаларны ярат­маган кешегә мәктәптә эшләргә ярамый!
Миңа калса, бүген БДИ нәтиҗә­сенә караганда, мәктәпләрдә укучы өчен тудырылган мохит мөһимрәк. Һәм белем бирү йортларының рейтингын төзегәндә, конфликт­лы очракларның булу-булмавы да исәпкә алынырга тиеш.
Юрий Прохоров, Татарстан укытучылары профсоюз комитеты рәисе:
– Соңгы арада укучы-укы­тучы мөнәсәбәтләре турында еш сөйләргә туры килә миңа. Хә­зер дә шуны кабатлыйм: укыту­чы хезмәтче түгел! Ни кызганыч, бүгенге система мөгаллимнәрне шундый вазыйфага куйды.
РФнең «Мәгариф турында»гы Законында барысы да язылган: укытучы һәм укучы мәктәптә үзен ничек тотарга, шул исәптән ничек якларга тиеш. Ни өчендер соңгы елларда без күбрәк укучы хокук­лары турында гына сөйләшәбез. Ә бит укытучының да хокуклары бар. Мисал өчен, укучы укытучыга дорфа сүзләр әйтте яки сүгенде, ди. Әгәр бу беренче тапкыр гына икән, укытучы мәктәпкә укучы­ның ата-анасын чакыра. Хәлне уртага салып сөйләшәләр. Тагын шундый очрак кабатланса, мәктәп администрациясе дә кушыла. Аннан соң да уңай нәтиҗәләр күренмәсә, балигъ булмаган ба­лалар белән эшләү инспекторын да чакыру зарурияте туа. Алар на­чар, тәртипсез укучыларны учет­ка куярга мөмкиннәр. «Мәктәп Уставы»на буйсынмаган (әлеге дә баягы тәртипсезлек, укыту­чыны санга сукмау һ.б.) укучыны белем бирү учреждениесеннән куарга да мөмкиннәр. Бу хәлләр системалы рәвештә кабатланганда һәм элегрәк кулланылган тәрбия чаралары нәтиҗә бирмәгәндә, уку­чыны махсус мәктәпкә дә җибә­рергә мөмкиннәр. Ләкин боларның барысын да мәктәп администра­циясе үзе генә хәл итми. Моның өчен белем бирү учреждениесенә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары килә. Махсус комиссия төзелә, беркетмә тутырыла, карар чыгарыла. Тик, тәҗрибә күрсәткәнчә, бүгенге көндә махсус мәктәпкә җибәрүләр кулланылмый дияргә була.
 
Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) уздырган тикшеренүдә катнашкан укытучылардан:
«Укучыларыгыз тарафыннан сезгә карата күрсәтелгән агрессия турын­да башкаларга сөйлисезме?» – дип сораганнар. Җаваплар түбәндәгечә:
35 проценты коллегалары белән уртаклаша;
31 проценты гаиләсенә сөйли;
23 проценты бу турыда берәүгә дә әйтми;
нибары 13,2 проценты психологка мөрәҗәгать итә.

 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: