Мәктәп баллары артында…
Мәктәп тормышы: бүгенге абитуриент нинди ул?
– Абитуриентларның әзерлек дәрәҗәсе елдан‑ел үсә бара. Быел БДИ буенча безгә тапшырылган документлардагы уртача күрсәткеч 2 баллга диярлек артты, – дип сүзен башлады А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты-КАИ (КМТТУ-КАИ) Кабул итү комиссиясе секретаре Роман Моисеев. – Элегрәк без беренче курсның ике атнасында мәктәпне тәмамлаучыларның математика һәм физика буенча белем дәрәҗәләрен вузда укырлык дәрәҗәгә җиткерә, техник юнәлешләр буенча интенсивлар оештыра идек. Хәзер бу кирәкми – беренче курслар хәтта өстәмә дисциплиналарны да яхшы үзләштерәләр. Аларны үзләре үк сайлыйлар.
БУ НИ ДИЮЕҢ, НАТАША?
КМТТУ-КАИ абитуриентларының яртысыннан артыгы (500 кешегә якын) – Татарстаннан, өчтән бергә якыны (300 ләп кеше) – Казаннан. Физика, математика һәм рус теле – гомуми конкурс нигезендә КМТТУ‑КАИга керүчеләрнең әлеге предметлар буенча БДИның суммар баллы 200дән артып китә. Кайбер абруйлы белгечлекләр буенча 230–240 балл таләп ителә.
– Беренче сентябрь көнне мин линейкага бардым – кемнәрне кабул иткәнлегебезне белү кызык булды. Беләсезме, кайбер төркемнәрдә студентлар кайсы юнәлештә бергәләп эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр иде. Бу бик уңай күренеш, – ди Роман Моисеев.
Гуманитар вузларда әлеге вазгыять алай ук оптимистик фикерләр уятмый.
– Чыннан да, «бюджетка» керү баллы үсә, конкурс югарырак була бара. Ләкин ни кызганыч, БДИ буенча югары балл абитуриентның уйлый белү сәләте турында сөйләми. Әйе, ул фактологиягә ия. Әмма югары классларда аның укуы тулысынча БДИга әзерләнүгә корылганга күрә, аңа фактларны чагыштыру һәм капма‑каршы кую кебек алымнар авырлык белән генә бирелә, ә инде төп теманы тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен чиктәш темалар белән танышырга ул ияләшмәгән, – дип сөйли Казан федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы доценты Вадим Козлов. – Барысы да интернетка, социаль челтәрләргә таянып эшләү фонында бара. Дөрес итеп яза белү юкка чыга, тел нормалары онытылып бара, һәр уңайдан сленг куллану ешая. Әлбәттә, бу күптәннән бара торган глобаль, объектив процесс. Ләкин барлык факторларны кушканнан соң, ахыр чиктә без бик ярлы лексик палитрага ия белгечне алабыз. Югыйсә югары мәктәптә профессиональ терминологияне кулланып фикерне тыңлаучыга җиткерә белү – максат түгел, ә гап‑гади инструмент.
– Абитуриентларыбыз киләчәк профессияләренә турыдан-туры бәйлелектәге предметлар буенча балларга кагылышлы иң югары таләпләргә җавап бирәләр. Алар мәктәптә үк журналистика өлкәсенә караган проектлар өстендә эшләүләрен дәлилләүче портфолиоларын күрсәтәләр. Әмма инде башка предметлар – тарих, җәмгыять белеме, география буенча белемнәре сорау тудыра. Ә бит вуз программасы белгечнең комплекслы, ныклы әзерлек алуына исәп тота. Һәм инде әлеге бушлыкларны тутырырга мәҗбүр булган очракта, мөгаллимнәргә дә, студентларга да эш арта, – дип сөйли Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский. – Моңа бәйле рәвештә гуманитар мәктәп предметлары буенча белемнәрне тикшерү формасы һәм бигрәк тә гуманитар вузга керү өчен карала торган критерий буларак БДИга мин скептикларча карыйм. Әйе, изложениедә вузга укырга керүче Наташа Ростова биегән бал турындагы өзекне энәсеннән җебенә кадәр сөйли ала (гәрчә бүгенге көндә монысы да инде бик яхшы булса да). Ләкин миңа аның әлеге өзекне, язучының телен, Толстой салган мәгънәләрне аңлый белүе мөһим. Абитуриент боларны үз позициясеннән чыгып аңлаешлы итеп сөйли алырмы?
– Фикер йөртү, анализ ясау, материалны аңлау идеалда мәктәп циклына кергән барлык предметлар нигезендә формалаша. Совет чорының соңгы елларыннан һәм хәтта 90 нчы еллардан башлап, бездә әлеге күнекмәләрне тикшерүнең объектив үлчәгечләре юк, – дип җавап бирде Югары икътисад мәктәбе МТУ гуманитар фәннәр факультетының филология мәктәбе доценты, филология фәннәре кандидаты Михаил Павловец, минем бүгенге чыгарылыш укучыларының аналитика һәм фикерләү сәләтләре түбәнәяме дигән соравыма. – Әлеге тоемлау, минемчә, берничә сәбәп аркасында субъектив рәвештә барлыкка килә дә. Беренчесе – яшь арта барган саен, «без үскәндә су да юешрәк, үләннәр дә яшелрәк иде» дигән фикернең ныгый баруы. Икенчесе – югары белем ала алу мөмкинлегенең үсә баруы. Югары конкурс сакланган һәм сайлап алу гадел барган уку йортларында абитуриентларның сыйфаты кимүе турында күпкә сирәгрәк сөйлиләр. Өченчесе – үсеп килүче буынның гомуми инфантильлеге. Гомер озынлыгы, матди, психологик иминлек арта, шуның нәтиҗәсендә «озынайтылган балачак» феномены барлыкка килә: яшьләр мөстәкыйль тормышларын соңрак башлый, соңгарак калып гаилә төзи. Һәм интеллектуаль яктан да, психологик яктан да югары белем алу өчен соңрак өлгерәләр. Аларның ашыгыр җире юк.
НЫКЛЫККА ИМТИХАН
«Без «көпчәкләр һәм шөрепләр» түгел, без – Фиксиклар», – абруйлы Казан мәктәпләренең берсендә укучы 9 нчы сыйныфлар Ленинның әдәбиятның партия хәрәкәтендәге роле турындагы цитатага әнә шундый фикер белән җавап биргәннәр. Фиксиклар (инглиз теленнән to fix – көйләү, төзәтү) – мультиклардагы яңа заманның Карандаш белән Самоделкиннары. Алар һәрдаим яңадан-яңа бурычларның чишелешләрен эзлиләр.
– Программаны планлы рәвештә үзләштерү өчен 9 нчы сыйныфта биш дәрес филология (безнең мәктәптә – ул 2 дәрес рус теле, 3 дәрес – рус әдәбияты) җитәрлек кебек тоела. Программа, сүз уңаеннан, тест рәвешендәге имтиханнарга максатчан әзерләнүне күз уңында тотмый, ләкин без моның өчен вакытның бер өлешен сарыф итәргә мәҗбүрбез. Шулай итеп биш сәгатьтән Төп дәүләт имтиханына әзерлеккә, даими үткәрелеп торган мониторингларга, һәр тема буенча зур булмаса да, мәҗбүри тикшерү эшләренә киткән вакыт алып ташлана. Һәм тагын шунысын исәпкә алырга кирәк: өйрәнү өчен кертелгән әсәрләр исемлеге бүгенге мәктәп программасында, элеккегесе белән чагыштырганда, шактыйга озынрак. Уку елы ахырына тугызынчы сыйныф укучысы колач җитмәслекне колачларга һәм изложение, сочинение һәм тест тапшырырга тиеш. Быел исә телдән имтихан да өстәлергә мөмкин. 11 нче сыйныфта ситуация әз генә яхшырак, – дип сөйли Ольга Соловцова, Казандагы 131 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Өлкән сыйныф укучылары чыннан да күпмедер күләмдә «Фиксикларны» хәтерләтә: алары да, болары да төрле ситуатив проблемаларны юкка чыгару белән мәшгуль, алар турыдан-туры уку һәм күпләгән максатчан күрсәткечләр (билгеләр, баллар, рейтинглар) арасында берөзлексез баланс эзләргә мәҗбүр. Ата-аналар – әлеге ялыктыргыч марафонда җанатарлар: аларның иң тынгысызлары балаларының уку графикларын төрле фәннәрдән репетиторларның дәресләре белән тутыралар. Болар барысы да БДИ буенча югары баллар хакына эшләнә.
– Без югары белемнең барлык балаларга кирәклеге яисә мәктәпне тәмамлауга ук алынырга тиешлеге турында, ихтимал, бик сирәк сөйлибездер. Россиядә бу – совет традицияләренең кайтавазы. Ул заманнарда диплом уңышлы киләчәкне, абруйлы профессияле булуны тәэмин иткән, зыялылар мохитенә керергә булышкан, – ди «Менеджмент академиясе»нең компетенцияләр үзәге (Яр Чаллы) директоры, Талантлар университетының «Остазлар олимпиадасы» (Казан) координаторы Ольга Репина. – Бүген дә башка тигез шартлар булганда эш бирүче югары белемле белгечне өстен күрәчәк. Ләкин инде белем дәрәҗәсеннән бигрәк, вузны тәмамлау факты үзе бәяләнә. Бу эшкә дәгъва итүченең бары тик нормаларны саклый белүен, белемнәрне системалы рәвештә үзләштерә алуын аңлата. Бүген диплом белән уңыш арасында катгый бәйләнеш күзәтелми.
БӘХЕТЛЕЛӘР СӘГАТЬКӘ КҮЗ САЛМЫЙ
Февральдә узган «Мәгариф үсеше тенденцияләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә Россия мәгариф академиясенең Мәгариф социалогиясе институты директоры Владимир Собкин Ленинград өлкәсендә 3,5 мең ата‑ана арсында уздырылган сораштырулар нәтиҗәләре белән таныштырды. Аларга, атап әйткәндә, укытучының төрле сыйфатларына – материал белән эш йөртә, укыту формаларын һәм методикаларын куллана, предмет белән кызыксындыра белүенә, укучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу осталыгына һәм башкаларга бәя бирергә тәкъдим ителгән. Түбәндәге тенденция күзәтелгән: сыйныф өлкәнәя барган саен, ата-ананың укытучыны тәнкыйтьләве дә арта бара.
– Без ата-ананың укытучылардан канәгать калуы ачыктан-ачык кими баруы турында сөйлибез. Уку‑укыту эшчәнлеге барышында бала мәнфәгатьләренең исәпкә ала алынмавы аркасында, әйтик. Бу мәктәптәге вазгыятькә җитди диагноз һәм сигнал, – дип аңлатты әлеге трендны Владимир Собкин. – Гомумән әлеге эшчәнлек укучыга никадәр кызыклы?
– Мәскәү һәм Петербургның алдынгы мәктәпләре балаларны беренче сыйныфтан ук фикерләргә, предметны тикшерергә өйрәтә торган программалар сайлыйлар, математика булсынмы ул предмет, рус телеме. Мондый программаларның берсе – Даниил Эльконин һәм Василий Давыдов методикасы. Без чыннан да бүгенге көндә БДИның әһәмиятен артыграк бәялибез, ләкин аның структурасы да конструктив якка үзгәреш кичерә бит, – ди Ольга Репина. – Мәсәлән, бүген «С» өлешендә бирелгән биремнәр материалны тирәнтен белүне таләп итә. Мин – БДИ яклы һәм аңа укучы белән ата‑ана позициясеннән карыйм. Бердәм дәүләт имтиханы чыгарылыш укучысына вузга керүнең унбиш мөмкинлеген бирә, ә элеккеге форма бары тик берне генә бирә иде.
Ләкин шул ук вакытта, дип билгеләп үтә спикер, педагоглар башлангыч мәктәп укучысы ата-анасына репетитор белән шөгыльләнүне тәкъдим итәләр икән, бу хәлне катастрофа дип бәяләргә мөмкин. Димәк, йә белем бирү нәтиҗәләре таләпләрен, йә мәктәп эше принцибының үзен яңадан карарга кирәк.
– Мин безнең мәгариф системасы һәрвакыт бай булган казанышларга, тырышлыкларга, кайбер бик югары нәтиҗәләргә бөтенләй каршы түгел. Ләкин анда басым үзгәрергә тиеш, дип саныйм. Мәгариф системасы дөньяда иң яхшысы саналган Финляндиядә укучылар мәктәптә көненә өч‑дүрт сәгать уздыра. Ә педагоглар өчен төп ориентир – балаларның үзләрен бәхетле итеп тоюлары, – ди Ольга Константиновна. – Лайл Спенсерның «Компетенции на работе» китабында эштәге уңышка бәйле кеше сыйфатларын тикшерү нәтиҗәләре бирелгән. Басым эшне чыннан да иң яхшы итеп башкаруга ясала, «иң яхшы» белгечләрнең үз эшләрен «уртача» дәрәҗәдә үтәүчедән ни белән аерылуына. Үз‑үзеңә ышанычның, башкалар турында уңай күзаллауның, кешенең төп сыйфаты буларак миһербанлык төшенчәсенең булмавы белгечләргә үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарырга комачаулый булып чыга. Нәтиҗә артыннан куып, без күп очракта баланың үз‑үзен бәяләвен, ышанычын җимерәбез, ихтыярсыздан әгәр тестны бирә алмыйсың икән, димәк, син бернәрсә дә булдыра алмыйсың, дигән фикерне сеңдерәбез. Үз‑үзенә һәм тирә-ягыңдагыларга шундый караш яшәгәндә, абитуриентка югары дәрәҗәдәге компетенциягә ия белгеч булып өлгерү өчен кыенга туры киләчәк.
Шул ук вакытта Владимир Собкинның югарыда атап үтелгән тикшеренүенең бер нәтиҗәсе – ата-ананың балаларының белем дәрәҗәсе белән канәгать калуының шактый зурга үсеше. Эксперт 1991 елга караган мәгълүматны китерә. Ул чакта «Балагыз барлык тармаклар буенча да җитәрлек дәрәҗәдәге белем аламы?» дигән сорауга респондентларның 7,5 проценты гына уңай җавап биргән. Ә 2016 елда – 48 процент. Ягъни сораштырылучыларның яртысы диярлек 25 ел элек ата-аналары шул ук уку дәрәҗәсе белән канәгатьсезлек белдергәнгә караганда үзләренең укулары нигезендә мәктәпкә югарырак бәя бирәләр.
Добавить комментарий