Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Мальдив»та очрашырбыз!

«Мальдив»та очрашырбыз!

– Әйдә бүген «Мальдив»ка барып кайтабыз? – Әйдә! Ун минуттан пляжда очрашырбыз! Быел җәй шәһәрдә шундыйрак сөйләшүләр күп булыр, мөгаен. «Буа кайда да, Мальдив утраулары кайда, – дип каршы төшәр географияне яхшы белүчеләр. – Безнең монда беркайчан да пляж булганы юк...»

24 февраля 2025

Дөрес, беркайчан да булмаган. Бу яксу чыпчык коенырлык кына була. Әмма Буа халкы үҗәт бит ул. Әллә кая барып йөрмәс өчен, ял итү, су коену урынын үзебездә булдырырга кирәк, дигән карарга киләләр. Һәм ул бик шәп булырга тиеш. Суы диңгезнекеннән чистарак, комы океан утравындагыдай булсын. Тормышка ашмаслык хыялмы бу? Һич юк!

- Менә ул безнең «Мальдив», - ди Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рифат Хәмидуллин, Казандагы Аккош күледәй сулыкны күрсәтеп. – Күл ничек пәйда булдымы? Казыдык без аны. Су кайданмы? Артезиан скважиналары борауладык...

Сулыкны гидротехника фәненең барлык кагыйдәләре буенча төзегәннәр. Гигант чокыр казып, йөзләрчә машина туфрагын чыгаргач, булачак күлнең төбенә махсус япма түшәгәннәр. Ярларына тонналап чиста ком ташыганнар. Безнең Мальдив утрауларында булган юк, әмма биредәге пляжның күпләрне көнләштерерлек булачагы инде хәзер үк күренеп тора.

Хәер, нигә булачагы? Ком өстендә шезлонглар, кием алыштыру урыннары, коткаручылар каланчалары - барысы да инде әзер, кызынырга, коенырга яратучыларга җәйне көтәргә генә кала. Июньдә исә, сусаклагычка артезиан суын тутыргач, биредә марафон йөзешләре дә үткәрү мөмкин булачак. Инде хәзер үк кайберәүләр, әледән-әле килеп, суның күпмегә күтәрелгә- нен чамалап китә...

- Ә җыелган суның агып китәр юлы бармы соң? – дип кызыксынабыз Рифат Хәмидуллиннан.

- Әлбәттә, – ди үз эшен яхшы белүче җитәкче. – Без күлне агымсулы итеп ясадык.

БАКЫЙ УРМАНЧЕ МУЗЕЕ

Мальдив утрауларындагыдай пляж белән күл Буаның яңа җәмәгать мәйданы саналса, Бакый Урманче музее мәдәни мәйдан булачак. Ачылачак музейда татар сынлы сәнгатенә нигез салган бөек шәхесебезнең әсәрләре, шәхси әйберләре һәм башка раритетлар тупланыр, дип ниятләнә. Нигә Буада, дисезме? Атаклы рәссам һәм скульптор Буа районындагы Күл Черкене авылында туган, анда бүген кечкенә генә музей эшли. Ә менә тәүге татар рәссамының колачына тәңгәл килерлек, аның картиналары һәм сыннарыннан даими экспозиция оештырырлык галерея туган ягында моңарчы булмаган.

Гаделсезлекме? Әлбәттә. Шунлыктан Буа халкы Урманче ватанында шундый музей оештыру идеясен күтәреп чыккан да инде. Аны Татарстан Рәисе хуплаган. Җирле бюджет акчасына бинаның проекты әзерләнгән, төзелешкә исә акчаны республика биргән. Бу бина чын-чынлап шәһәрнең бизәгенә әйләнер, дип өметләнәләр.

Өч катлы бинаның фасады Буаның тарихи йортлары өслүбендә, түбәсе пыяла, күргәзмә заллары белән музей экспозициясе 1900 квадрат метр мәйданны билә­ ячәк... – бөек останың сәнгать җәүһәрләре тупланган зиннәтле бина шундый булачак. Хәзер биредә буяу-бизәү эшләре бара, аннары экспозиция эшләнәчәк, әсәрләрне саклау өчен идеаль шартлар тудырылачак. Бакый Урманченың яңа музее быел август аенда ачылыр, дип көтелә.

ЮЛЛАР, ЮЛЛАР…

Сәнгать югарылыгыннан җиргә төшик әле – шәһәр һәм авыл юлларына күз салыйк. Буада һәм аның әйләнә-тирәсендә яңгыр яуган саен баткакка әйләнә торган, таш түшәлмәгән юллар күптән юк инде. Биредә юллар яхшы, чөнки аларны салу һәм төзекләндерү даими һәм эзлекле рәвештә алып барыла. Мәсәлән, былтыр җирле һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда 290 миллион сумлык эш башкарылган. Буаның үзендә генә дә Исхакый, Степная һәм тагын дүрт урамда юл өслеге яңартылган.

- Юлларның яхшы булуы – уңай күренеш, әмма алар районның бөтен җирендә дә бик шәп булырга тиеш, – дип уйлыйлар биредә. – Авыл җирлекләрендә 100 чакрымга якын юл асфальт-бетоннан, әмма әле таш түшәлгәннәре дә, бөтенләй түшәлмәгәннәре дә шактый. Бурыч – юл челтәрен даими камилләштерү. Быел, мәсәлән, бу максатка төрле программалар буенча 730 миллион сумга якын акча бүленде, шуның 412 миллионнан артыгы – җирле юлларга.

Гражданнар үзләре дә актив. Алар, тупланган акчага үз торак пунктларында юллар, тротуарлар төзү яки яңарту өчен, авыл җыеннарында үзсалым акчалары җыю турында карар кабул итәләр: җыелганның һәр сумына бюджеттан дүрт сум өстәлү бик шәп стимул бит. Былтыр Буа авылларында үзсалым акчасына өч километрга якын юл төзелгән һәм ремонтланган.

БУА-СИТИ? БУЛМАС, ДИМӘ!

Көрәш, тренажёрлар, бокс заллары, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шахмат клубы урнашкан «Импульс» уни- версаль спорт залы. «Максат» футбол манежы. Балалар сәнгать мәктәбе. «Мирас» яшьләр үзәге. Хореография залы, вокал, тавыш яздыру, сәнгать студияләре, универсаль зал, коворкинг һәм уку залы булган күпфункцияле мәдәният үзәге…

Болар Буада соңгы биш елда төзелгән һәм яңартылган заманча объектларның кайберләре генә әле. Хәер, биредә инде ирешелгәннәргә әллә ни игътибар бирергә яратмыйлар. Ә менә киләчәктәге гаять зур проектлар турында мавыктыргыч итеп сөй- ли беләләр.

– Менә карагыз, бу безнең балалар өчен яңа сәламәтләндерү-савыктыру лагере, – дип схеманы күрсәтә Рифат Хәмидуллин. – Бөтен уңайлыклары булган йокы корпуслары, спорт мәйданчыклары, кинозал... Һәм болар барысы да искиткеч саф һавалы нарат урманында урнашачак. Бернинди такта йортлар да юк – алары бит инде узган гасыр, балалар өчен бөтен шартлар тудырылачак. Яңа лагерьда барысы да үтә заманча булачак. Һәм лагерь гына да түгел. Төзеләчәк мәктәп бинасы проекты да заман таләплә- ренә җавап бирә. Архитектурасы ягыннан бик кызыклы, керамогранит фасад, витражлар, биек түшәмле һәм «горизонтның уңай ягына караган» (аңлатма язуында шулай диелгән – ред. иск.) тәрәзәле иркен кабинетлар, мини-футбол кыры, резин япмалы уен мәйданчыклары һәм пандуслар...

Тагын әле Буа шәһәрендә өр-яңа торак район пәйда булачак. Җирле ипподром территориясендә ун гектар җирдә мәйданы 63 мең квадрат метрга якын заманча торак – биш-тугыз катлы, бераз тәбәнәгрәк йортлар, социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектлары, җәмәгать мәйданнары төзеләчәк... Күпчелеген хосусый йортлар тәшкил иткән шәһәр өчен бу чын Буа-сити булачак.

Киләчәктә шәһәр бизәгенә әйләнәчәк микрорайон урынында бүген ялан кыр әле. Әмма инде Буа халкы якын киләчәктә яңа йортларда өй туйлары гөрләячәгенә шикләнми.

Артык кыю хыяллармы? Ләкин исегезгә төшерәбез: бу бит Буа. Биредә сүзен эше белән раслаучы уңган, булдыклы халык яши.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера