Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Марат Җәббаров: «Без максималистлар, һәрвакыт күбрәккә ирешергә телибез»

Татарстан нәрсә хисабына ил күләмендә сөт җитештерү буенча беренче урынга чыкты? Корылыклы елда ни рәвешле биш миллион тонна уңыш җыюга ирешә алды? Дөньядагы вазгыять авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә комачаулый аламы? «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровтан әлеге һәм башка сорауларга җавап бирүен үтенде.

БӨРТЕКЛЕЛӘР УҢЫШЫ ҺӘМ КОРЫЛЫКНЫ ҖИҢҮ ТУРЫНДА
– Марат Азатович, 2022 ел икмәкле булды: бер ел элек җыелган 2,4 миллион тонна уңыш фонында биш миллион тоннадан артык иген җыеп алынды – нәтиҗә күз алдында. Ләкин шулай да сез бервакыт, җыелганга караганда күбрәкне алырга планлаштырган идек, дидегез.
– Без максималистлар, һәрвакыт күбрәккә ирешергә телибез. Узган елда аграрийларга бераз яңгыр һәм салкынлык җитеп бетмәде. Әмма һава шартлары әллә ни уңай булмаса да, чыннан да яхшы уңыш җыеп алынды. Һәм гомумән алганда тармак нәтиҗәләре уңай. Барлык категорияләрдәге хуҗалыкларны исәпкә алганда, продукциянең тулай күләме беренче мәртәбә 300 млрд сумнан артып китте һәм 334,1 млрд сум тәшкил итте, бу узган елга караганда 85,3 млрд сумга күбрәк, үсеш индексы – 26%. Авыл хезмәтчәннәре 1,1 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1,8 миллион тонна шикәр чөгендере үстерде. Укучыларны саннар белән ялыктырмас өчен аңлатып китәм: бәрәңге дә, яшелчә дә республика халкын тәэмин итү өчен кирәк булган ихтыяҗдан шактый күбрәк әзерләнде. Шикәр чөгендере татарстанлыларга ел әйләнәсе кулланырга таләп ителгән шикәрне өч тапкырдан күбрәк итеп җитештерергә мөмкинлек бирә.
– Июльдәге эссене һәм августтагы корылыкны җиңәргә нинди могҗиза ярдәм итте?
– Авыл хуҗалыгында могҗизалар көтмибез. Хәтта фидакарь, тырыш хезмәт белән дә барысына да ирешеп булмый. Бүген барлык агротехнологияләр җентекләп сакланган очракта гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Туфракны вакытында җиренә җиткереп эшкәртү, тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү, сыйфатлы орлык куллану, әче туфракны известьләү юлы белән сөрүлекләрнең уңдырышлылыгын саклау... – әлеге мәҗбүри гамәлләрнең берсе генә дә яхшылап үтәлмәгәндә, һава шартлары идеальга якын булган очракта да, югалтуларсыз булмаячак. Узган ел чираттагы мәртәбә әлеге аксиоманы раслады да. Якынча бер үк шартлардагы районнарның кайберләре җитди күрсәткечләргә иреште, икенчеләре, үсеш өчен җитәрлек резервларга ия булсалар да, үзләрен күрсәтә алмады. Мәсәлән, Саба районы үз сөрүлекләренең чагыштырма авырлыгыннан 2,5 тапкырга диярлек күбрәк акча кереме алды. Әтнә, Кукмара районнары – бер ярым тапкырдан артыграк. Шул ук вакытта Апас, Лениногорск, Әгерҗе, Югары Ослан, Баулы, Спас, Балык Бистәсе муниципаль районнары үз сөрүлекләренә карата сатылган продукция күләме буенча ике һәм аннан да күбрәккә ким керем алды. Күрсәткечләр арасындагы шактый зур аерма күп кенә территорияләрнең потенциалы тулысынча тормышка ашырылмаганын аңлата. Җыелганга караганда күбрәкне алырга планлаштырган идек дигәндә, мин беренче чиратта нәкъ менә ахырына кадәр гамәлгә ашырылмаган шул потенциалны күздә тоткан идем.
БӘЯЛӘР ҺӘМ ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ ТУРЫНДА
– Зур уңыш – ул әле зур кайгыртучанлык та. Авыл хуҗалыгы продукцияләренә базар бәяләре аграрийларның көткәннәрен акладымы?
– Әйдәгез саныйк. Тармак буенча көтелгән табыш, дәүләт ярдәмен исәпкә алганда, – 17,8 миллиард сум тирәсе. Табышлы хуҗалыкларның өлеше алты процентка артты, алар хәзер гомуми санның 95 процентын тәшкил итә. Дөрес, дәүләт ярдәменнән башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өчтән бере зыянга, табышсыз эшләр иде. Бәяләрнең артуы, ни дисәк тә, эзсез үтми. Мәсәлән, һава торышы һәм финанс нәтиҗәләре буенча чагыштырмача имин 2020 ел белән чагыштырганда, аммиак селитрасының бәясе – 38 процентка, запас частьлар – ике тапкырга якын, дизель ягулыгының бәясе, хәтта ташламалы күләмнәрне исәпкә алганда да, 41 процентка артты. Шул ук 2020 елда үсемлекчелек продукциясе җитештерүгә без 53 миллиард сум акча тоттык, ә узган елда кырчылыкны ресурслар белән тәэмин итүне саклап калу өчен – 69 миллиард сум. Конкрет бөртеклеләрне җитештерүгә – гектарына 34 мең сум.
БАРЛЫК КАТЕГОРИЯЛӘРДӘГЕ ХУҖАЛЫКЛАРНЫ ИСӘПКӘ АЛГАНДА, ПРОДУКЦИЯНЕҢ ТУЛАЙ КҮЛӘМЕ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ 300 МЛРД СУМНАН АРТЫП КИТТЕ.

Җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте тоннасына 9,6 мең сум дип исәпләгәндә, аңлашыла ки, бөртеклеләргә базар бәясе аграрийларны шатландырмагандыр. Беркем дә югарырак сатып алу бәясенә каршы түгел, әмма нәрсә бар, шуның белән эшләргә, үз резервларыбызга исәп тотарга туры килә. Һәм дәүләт ярдәменә. Аерым алганда, сатылган бөртеклеләр өчен субсидияләргә 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчалар 1 миллион тоннага якын ашлыкны субсидияләү өчен җитте – ставка уртача алганда тоннасына 1300 сум булганда. Моннан тыш, министрлык тарафыннан республика товар җитештерүчеләрен сатып алу интервенцияләрендә катнаштыру максатында зур эш башкарылды. Интервенцион фондка нәтиҗәдә 226 мең тонна Татарстан ашлыгы (РФндә өлеш – 7,5%) сатып алынды. Бер тонна 3 нче класслы бодай сатуның уртача бәясе – 14,4 мең сум (ӨКСнан башка), 4 нче класслысының – 13,3 мең, арышның бер тоннасы 10,1 мең сумнан булды.
– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күпме?
– Үсемлекчелеккә генә дә бюджет ярдәме 5,1 миллиард сумга якын. Гомумән алганда, 2022 елда агросәнәгать комплексын үстерүгә 18,3 миллиард сум акча тотылды. Шуларның 7,1 миллиард сумы – федераль бюджет акчасы, ә 11,2 миллиарды – республика бюджетыннан. Барлык аграрийлар исеменнән Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тармакка ярдәм итүнең нәтиҗәле ысуллары өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Шуның нәтиҗәсендә безнең предприятиеләр алга таба үсү һәм яңа офыкларга җитү мөмкинлеге бирә торган модернизация ресурсларына ия булды. Быел, дәүләт программасына ярашлы рәвештә, үсемлекчелектә үсешне – 2,3 процент, терлекчелектә 1,5 процент күләмендә тәэмин итү бурычы куелды.
11.08.2017 - <br><span style= КИЛӘСЕ КӨЗГӘ ФАРАЗЛАР ТУРЫНДА
– Быел уңыш буенча нинди ниятләрегез бар? Дөньядагы катлаулы вазгыять аграр секторда чагылыш тапмасмы?
– Аграрийларның планнарында – быел дүрт миллион ярым‑биш миллион тонна уңыш җыеп алу. Борчылыр өчен нигез күрмим. Көздән үк киләсе уңыш өчен яхшы нигез салынды, чәчүлек мәйданнарын узган ел дәрәҗәсендә саклап калырга, бөртеклеләрнең һәм бөртекле-кузаклы культураларның орлык белән тәэмин ителешен ихтыяҗдан 125 процентка җиткерергә уйлыйбыз. 472 гектар чәчүлек мәйданын биләгән уҗым культуралары кышка әйбәт керде, аларның торышын даими карап торабыз.
ГОМУМӘН АЛГАНДА, 2022 ЕЛДА АГРОСӘНӘГАТЬ КОМПЛЕКСЫН ҮСТЕРҮГӘ 18,3 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛДЕ.

Төп бурыч – кыр эшләренә техниканы әзерләү, ремонт эшләре өчен 5,2 миллиард сум акча таләп ителә. Хәер, монда да эш оешкан төстә алып барыла: кирәкле запас частьларның якынча яртысы инде сатып алынган, бу эштә өзеклекләр күренми. Чәчү кампаниясен оптималь срокларда – ике атна дәвамында үткәрербез, чәчүлекнең һәр гектарына тәэсир итү матдәсе 80 кг нан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертербез дип ышанам. Бу эшләр тиешенчә башкарылганда нәтиҗәләр яхшы булырга тиеш. Бу ирешмәслек бурыч түгел – узган ел уңышы өчен гектарына тәэсир итү матдәсе 100 кг күләмендә минераль ашлама керткән районнар бар, һәм алар, әлбәттә, мул уңыш  җыеп алды. Дөрес, әле һаман ашыкмаган районнар да бар. Ашламаларга бәяләр җәйдән бирле тотрыклы тора, аларны яз җиткәнче сатып алу бик мөһим, чөнки ул вакытта ихтыяҗ бик зур булачак.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘГЕ РЕКОРДЛАР ТУРЫНДА
– Быел Татарстанда беренче мәртәбә ике миллион тонна сөт савып алынды. Үсеш нәрсә хисабына башкарылды?
– Республика традицион рәвештә терлекчелекне үстерү белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатканнан кергән акча кеременең 67 проценты терлекчелек тармагына туры килә. Ә тарихи ике миллион утыз өч мең тонна сөт – төрле факторлар комплексы һәм тормышка ашырылган үзгәрешләр нәтиҗәсе. Әгәр игътибар итсәгез, 2022 елда бер сыерның продуктлылыгы 7 125 килограмм булды – бер ел алдагы нәтиҗә белән чагыштырганда 524 килограммга күбрәк. Саву күләменең җитди артуы мөгезле эре терлекнең иң яхшыларын сайлау нәтиҗәсендә савым көтүенең кимүен дә артыгы белән капларга мөмкинлек бирде.
Аңлаганыбызча, терлекчелекнең нәтиҗәле үсеше күз алдында. Узган елда республикада берьюлы 24 сөт комплексы сафка басты, 18 мең башка исәпләнгән комплекслар иң заманча техника белән җиһазландырылды. Бракка чыгарылган түбән продуктлы терлекләр урынына яхшы нәселле МЭТ сатып алына, массакүләм рәвештә яңа азык үзәкләре төзелә. Бүген республикада 38 азык үзәге бар, алар 18 райондагы 139 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә Татарстанның сөт җитештерү күләме буенча Россиядә лидерлыгы очраклы түгел.
– Ит, кош ите, йомырка җитештерү дә артамы?
– 2022 елда 527 мең тонна терлек һәм кош ите сатылды. Бу бер ел элек булганнан беразга кимрәк. Нәтиҗәләргә 2021 елда мөгезле эре терлекне күпләп бракка чыгару йогынты ясады. Йомырка җитештерү динамикасына күз салсак, узган ел дәрәҗәсенә карата 25 миллион данәгә үсеш күрәбез.
ЯРМИНКӘЛӘРНЕҢ СТИМУЛЛАРЫ ҺӘМ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА
– Киләчәктә ит, сөт, башка терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру өчен нинди чаралар каралган?
– Узган ел ахырында районнар терлекчелек тармагын үстерү буенча юл карталарын яклады. Тулаем республика буенча сөт җитештерү – 1,5 процентка, ит һәм йомырка җитештерү 1 процентка артыр, дип көтелә. План буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны – 643 меңгә (булганга плюс 6370 баш), сыерныкы  228 меңгә җитәчәк. Сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен субсидияләр күләме 1,3 миллиард сум тәшкил итәчәк – узган ел белән чагыштырганда 112 миллион сумга күбрәк. Яңа ярдәм чарасы да каралган. Ул терлекчеләргә мөгезле эре терлек җитештерү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүне күздә тота. Бу максатларга 83,3 миллион сум акча бүлеп бирелә. 18 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән 22 объект төзелеше дәвам итәчәк, ике мең башка исәпләнгән биш яңа проект гамәлгә ашырыла башлый. Азык үзәкләре саны да артачак – 16 районда 22 яңа үзәк өстәләчәк.
татар-информ3
– Ярминкәләр инде берничә ел рәттән Татарстан аграрийларының үзенчәлекле визит карточкасы булып тора, анда сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен түбән бәядән сатып алырга мөмкин. Алар никадәр уңышлы оештырылды?
– Узган ел ярминкәләр Казанда – 15 мәйданчыкта, Түбән Камада – өч, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзән муниципаль районында икешәр урында оештырылган иде. Егерме ике ярминкә көнендә 2,1 миллиард сумлык продукция сатылды. Шәһәр халкына, аерым алганда, арзан бәядән 18,8 мең тонна яшелчә, 2 625 тонна ит, 360 тонна сөт, 3,5 миллион данә йомырка, 1 265 тонна шикәр комы, 880 тонна он тәкъдим ителде. Мәсәлән, ярминкәләрдә яшелчәләрне уртача базар бәясеннән 25–47 процентка арзанрак, онны – 35 процентка, сөтне 20 процентка арзанрак бәягә сатып алырга мөмкин иде. Ярминкәләрне оештыруга бюджеттан 38 миллион сум акча бүлеп бирелде.
ТАРИХИ ИКЕ МИЛЛИОН УТЫЗ ӨЧ МЕҢ ТОННА СӨТ САВЫМЫ АЛУ – ТӨРЛЕ ФАКТОРЛАР КОМПЛЕКСЫ ҺӘМ ТОРМЫШКА АШЫРЫЛГАН ҮЗГӘРЕШЛӘР НӘТИҖӘСЕ.

Ярминкәләрдә катнашучыларга транспорт чыгымнарын компенсацияләү авыл хуҗалыгы продукциясен халык өчен кулай бәядән сату мөмкинлеге бирә. Быел да ярминкәләр татарстанлыларны төбәгебез авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең арзан бәядәге сыйфатлы продукциясе белән сөендерәчәк. Беренчеләре язын оештырылырга тиеш.
Әңгәмәдәш: Әскәр Сабиров
Фото: tatar-inform.ru, tatarstan.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: