Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Марат Җәббаров: «Стратегик максат – максималь цифрлаштырылган икътисадый тотрыклы тармак»

Органик бакчачылык һәм игенчелекнең киләчәге нинди? Ясалма интеллект терлекчеләргә ничек булыша? Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди субсидияләр каралган? «Илнең иң матур Сөтлебикәсе»н кайчан сайлаячаклар? «Татарстан» журналының бу һәм башка сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры җавап бирә.

КӨТЕЛӘ ТОРГАН УҢЫШ ҺӘМ БАЗАР СЮРПРИЗЛАРЫ ТУРЫНДА

– Июльдә инде беренче фаразларны ясарга мөмкиндер. Татарстан аграрийлары 2023 елда нинди уңыш алырга өметләнә?

– Әйдәгез, барыбер хәзер үк фаразларга ашыкмыйк һәм конкрет саннар хакында сөйләшмик әле. Шунысын гына әйтә алам: явым‑төшем кытлыгы аркасында үсемлекләргә үсү һәм өлгерү өчен шартлар быел бик уңайлы түгел. Әмма табигать безне ничек кенә сынамасын, алдыбызга ел саен куела торган бурычны ничек тә үтәргә кирәк. Әлеге бурыч – үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә югары нәтиҗәләргә ирешү. Халыкны – үсемлекчелек продукциясе, ә терлекчелек тармагын сыйфатлы азык белән тулысынча тәэмин итү мөһим. Аграрийлар тарафыннан күрелгән чаралар, һава торышы сюрпризларына карамастан, бу бурычның һичшиксез үтәләчәгенә гарантия булып тора. Уҗым культуралары 472 мең гектар мәйданда чәчелде, туфракның һәр гектарына 82 килограммга якын минераль матдә кертелде (көзен уҗымнарга кертелгәнен дә исәпкә алып). Чүп үләннәренә каршы чаралар 2,1 миллион гектарда үткәрелде, корткычлар һәм чирләрдән 2 миллион гектар чәчүлек эшкәртелде. Аңлыйсыздыр инде, болар барысы да быелгы уңышның нинди булачагына конкрет ярдәм чаралары санала. Шулай ук моңа, мәсәлән, ашлама һәм саклагыч препаратлар комплексын үсемлекләрнең яфракларына сиптерү дә керә, әлеге ысул соңгы елларда Татарстанда актив кулланыла. Быел яфрак аша тукландыру 1,6 миллион гектар чәчүлектә үткәрелде, моның өчен 200 гә якын стационар эремә комплексы булдырылды. Әче туфракларның уңдырышлылыгын арттыру өчен исә известь кертелә, быел бу 80 мең гектарда башкарылачак. Планлаштырылган күләмнең чирегендә известь кертелгән инде.

– Бай уңыш – һәрвакыт зур сөенеч ул. Әмма шул ук вакытта зур мәшәкать тә. Базар бәяләре бик түбән булган узган ел – моңа мисал. Базар катаклизмнарыннан дәва бармы ул? Алардан бәйсез булу өчен нишләргә?

– Былтыр бөртекле культуралар уңышы тулаем ил буенча мул булды, шунлыктан аларны сатып алу бәясе арзанайды. Бу базар, һәм базар бәясен ясалма күтәрү мөмкин түгелдер ул. Әмма мондый очракларда авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә булышуның реаль чаралары бар, һәм алардан максималь файдалану мөһим. Аерым алганда, чынбарлыкта сатылган ашлыкка министрлыкта субсидияләр каралган. Быел аграрийлар алган мондый субсидияләрнең суммасы 720 миллион сум тәшкил итә.

Моннан тыш, республика предприятиеләре ашлыкны интервенция фондына сатты. Әлеге фондка ашлык уртача базар бәясеннән артыграк бәягә сатып алына. Мәсәлән, азык‑төлек бодаен сатып алу бәясе 13500дән 14500 сумга кадәр (өстәмә кыйммәт салымыннан башка) тәшкил итә.

СЫЙФАТ ҺӘМ ЯШЕЛ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ТУРЫНДА

– Безнең ашлыкны саклау, эшкәртү куәтләре һаман арта барган уңыш күләменә һәм заман таләпләренә җавап бирерлекме?

– Үзегез уйлап карагыз. Республикадагы барлык ашлык саклау предприятиеләренең проект куәте 2264,4 мең тонна тәшкил итә. Фактта да бераз гына калыша – 2206,9 мең тоннага тәңгәл. Татарстан кырларында җыелган уңыш өчен җитәрлек күләм бу. Әмма чын хуҗа бүгенге көн белән генә яшәми, киләчәкне күздә тотып та фикерли һәм гамәл кыла. Бәлки, ишеткәнсездер, июньдә Бөгелмә районында «Август-Агро» компаниясе яңа куәтле элеватор комплексы төзи башлады. Аның үткәрүчәнлек сәләте елына 450 мең тоннага кадәр тәшкил итәчәк, проект 2,9 миллиард сумга бәяләнә. Анда бер үк вакытта 112 мең тонна ашлык саклап булачак, аны Татарстан хуҗалыкларыннан да, күрше төбәкләрдән дә ташу ниятләнә. Аңлый торгансыздыр инде, заманча элеватор – ашлыкны кабул итү, чистарту, киптерү, саклауның заманча технологияләре ул, бу, табигый ки, чыгымнарны киметә һәм сыйфатны яхшырта.

– Татарстанда бөртеклеләрдән мул уңыш җыю күнегелгән хәл инде. Ә продукциянең сыйфаты ничегрәк соң? Динамика күзәтеләме?

– Җитештерелгән ашлыкның сыйфаты – һәрвакыт күп факторлар җыелмасы ул. Мәсәлән, табигый факторлар – вегетация чорында эффектив температуралар суммасы мөһим әһәмияткә ия. Күп нәрсә орлыкның сортына, сыйфатына бәйле. Ниһаять, чәчүлек һәм үсемлекләрне уңыш формалашу чорында тырышып кайгырту, бөтен кирәкле чараларны үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкару да бик мөһим. Технологияләргә тирән кереп китәсем килми, шунысын гына әйтәм: алдарак искә алынган яфрак аша тукландыру нәтиҗәдә продукциянең сыйфатын яхшыртуга булыша. Мондый тукландыру һаман күбрәк файдаланыла. Уңай динамика да күз алдында: кырларыбызда бүген үстерелә торган иген сыйфаты һәм кулланылыш үзлекләре буенча моннан ун ел элеккедән күпкә яхшырак. 

– Татарстанда органик авыл хуҗалыгы уңышка өметләнә аламы?

– Органик продукция җитештерүләре дә тиз үсә. Моңа иң яхшы дәлил – Татарстанда инде биш авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүченең беренче (югары) дәрәҗәле органик җитештерү тәңгәллеге яшел сертификатларына ия булуы. Бу – Мамадыш районының «Андрюшкино» АСХ ҖЧҖ (җиләк продукциясе), Лаеш районыннан ШЭ К(Ф)ХБ Исхакова Р. Ш. (бөртекле һәм терлек азыгы культуралары), Балтач районыннан ШЭ К(Ф)ХБ Гафиуллин Р.Н. (җиләк продукциясе), Баулы районыннан ШЭ Кыямов Ф.Ф. (терлек азыгы культуралары), Минзәлә районыннан ШЭ К(Ф) ХБ Маслаков Д.Г. (бөртекле культуралар). Моннан тыш, хәзерге вакытта конверсия процессында булган һәм сары сертификатка ия Мамадыш районының «Андрюшкино» АСХ ҖЧҖ (алмагачлар), Баулы районыннан ШЭ Кыямов Ф.Ф. (ябык грунт яшелчәләре), Тукай районыннан КФХ Хөснуллина Г.М. (алмагачлар), Арча районыннан ШЭ К (Ф) ХБ Аксаков Р.Р. (бөртекле һәм терлек азыгы культуралары), Чистай районы «Луч» ҖЧҖ (бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм терлек азыгы культуралары) да бар. Әлеге хуҗалыклар инде быел ук үз амбицияләрен дәлилләр һәм шулай ук яшел сертификатка ия булыр, дип фаразлана. Исегезгә төшерәм, «Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында» закон ТРнда 2021 елның маенда кабул ителгән иде, аерым алганда, ул органик үсемлекчелек продукциясе җитештерүчеләренә субсидия бирү тәртибен дә билгеләде. Шул елны ук бюджеттан органик үсемлекчелек продукциясе җитештерүчеләренә ярдәмгә беренче 10 миллион сум акча бүленде һәм таратылды. Былтыр исә әлеге максатларга инде 18 миллион сум акча каралды. Яшел продукция җитештерүне үстерү перспективалары өметле, әмма, бөтен хыяллар тормышка ашсын өчен, әле күп тырышырга туры киләчәк. Безгә аны эшкәртүне көйләргә һәм тотрыклы сату базарлары формалаштырырга кирәк.

САВЫМ, АРТЫМ ҺӘМ ЦИФРЛАШТЫРУ ТУРЫНДА

– Без – Россиядә сөт җитештерү буенча лидер. Тармакның тагын да үсеше өчен резервлар бармы әле, әллә инде бу соңгы нәтиҗәме?

– Һәр эштәге кебек үк, биредә дә камиллеккә чикләр юк. Әйе, Татарстан Россия сөтенең 6 проценттан артыграгын җитештерә һәм аның күләме буенча Россия Федерациясендә беренче урында тора. Әмма бу тынычлану өчен сәбәп була алмый. Үсештән туктыйсың икән, артта калачаксың. Узган елда республика үзенең тарихында беренче тапкыр 2 миллион тоннадан артыграк сөт җитештерде – хуҗалыкларның барлык категорияләрендә бергә 2 миллион 33 мең тонна тәшкил итте. Бурыч – алга таба да савым сыерларының сөт бирүчәнлеген арттыру.

– Максатларга ирешү өчен нинди ресурслар файдаланылачак?

– Республикада яңа терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзелә, алдынгы технологияләр кертелә. Мәсәлән, үрчемне яхшырту өчен терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасы, көтү һәм аны ашату белән идарә итү программалары. Рацион компонентларын сыйфатлы кушу һәм болгату өчен терлек азыгы үзәкләре челтәре киңәйтелә. Шунысын әйтеп китү мөһим: мондый үзәкләр оештыру – өстенлекле юнәлешләрдән берсе ул. Инде 20 муниципаль районда 42 азык үзәге файдалануга тапшырылды, алар авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы 148 мең баштан артыграк мөгезле эре терлекне тәэмин итә.

Республикада 181 хуҗалык бүген цифрлы системалар белән эшли, аларда 174 мең баш сыер тупланган. Бу исә авыл хуҗалыгы оешмаларындагы барлык савым сыерларның 77 процентына тәңгәл. Әлеге хуҗалыклар барлык сөтнең 82 процентын җитештерә! Сөтчелек терлекчелегендә нәтиҗәлелекне арттыруга югары технологияләрнең ярдәмен күрсәткән менә дигән дәлил инде бу. Былтыр гына да әлеге хуҗалыкларда сөтне тулаем җитештерү 84 мең тоннага артты.

Әлеге чаралар комплексы авыл хуҗалыгы оешмаларындагы сыерларның продукция бирүчәнлеге буенча уртача еллык күрсәткечен 7125 килограммга җиткерү мөмкинлеген бирде. Бу аннан алдагы елга караганда 524 килограммга күбрәк.

– Ә быел һәр сыердан күпме сөт саву ниятләнә?

– Бурыч – еллык уртача продуктлылыкны – 7300 килограммга, ә хуҗалыкларның барлык категорияләрендә бергә сөт җитештерүне 2 миллион 64 мең тоннага җиткерү, шул исәптән 1 миллион 550 мең тоннасын – авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян фермер хуҗалыкларында. Табигый ки, терлекчелек фермалары һәм комплексларын модернизацияләү, аларны югары технологияле җиһазларга күчерү дәвам итә. Яңа терлекчелек объектлары, терлек азыгы үзәкләре төзелә, алдынгы мәгълүмати технологияләр кертелә. Стратегик максат – максималь цифрлаштырылган икътисадый тотрыклы тармак булдыру.

– Республика аграр тармакта цифрлаштыру кертү флагманнарыннан берсе санала. Аграрийлар авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллекттан ничек файдалана?

– Инде әйткәнемчә, цифрлы системалар белән терлекчелектә генә дә республиканың 181 хуҗалыгы эшли, аларда бөтен сөтнең 82 проценты җитештерелә! Безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең күбесе үз практикаларында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмати системасын куллана. Ясалма интеллекттан файдалана торган әлеге системаның мөмкинлекләре бик зур. Мәсәлән, ул үсемлекчелектә авыл хуҗалыгына тәгаенләнгән җирләрнең тиешле максатта файдаланылмавын, сөрү сыйфатын, чабылган печән күләмен, кырда үстерелгән культуралар төркемнәрен ачыкларга булыша.

БАШ САНЫ АРТУ ҺӘМ «СӨТЛЕБИКӘ ГҮЗӘЛКӘЙ» ТУРЫНДА

– Сөт һәм ит җитештерү икенче ел рәттән арта, ә терлекләрнең баш саны кими. Киләчәктә дә шундый тенденция сакланачакмы?

– Терлекчелектә продукция бирүчәнлекне арттыру чыннан да азрак санлы малдан да күбрәк сөт һәм ит алу мөмкинлеген бирә. Әмма стратегик планда малларның баш санын киметү күздә тотылмый. Киресенчә, аны саклау һәм хәтта арттыру өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Былтыр республикада 18 мең баш савым сыерга исәпләнгән 24 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды. Тагын 15,5 мең башка исәпләнгән 22 инвестпроект гамәлгә кертелә. Төзелгән комплексларны тутыру һәм көтүне яңарту өчен югары продуктив нәселле таналар сатып алу планлаштырыла. Заманча сөтчелек комплексларын төзү һәм файдалануга тапшыру – киләчәктә сыерларның баш санын ишәйтү һәм сөт җитештерүне ел саен 2–3 процентка арттыруның нигезе ул.

– «Кыр көне» кысаларында илнең иң матур сыерын ачыклау бәйгесе узачак, дип сөйлиләр. «Иң матур Сөтлебикә» – шоумы яки шулай ук җитди эшлекле чарамы?

– Болай дип әйтергә була: бу шоу да, эшлекле чара да, аның конкрет җитди бурычлары бар. Конкурста Россиянең голштин токымлы иң яхшы сыерын ачыкларга кирәк булачак. Чын матурлык конкурсындагы кебек, барысы да җитди булачак: судьялар, экспертлар һәм кырыс критерийлар. Сөтлебикәләрне дистәләп параметр буенча чагыштырачаклар – темпераментларыннан алып эстетик казанышларына кадәр. Гәүдә тирәнлеге, күкрәк киңлеге, арка линиясе, йөреш үзенчәлекләре – җиңүчене ачыклаганда барысы да исәпкә алыначак. Шоуның эшлекле асылына килгәндә исә, монда да барысы да төгәл: бөтенроссия бәйгесенең максаты – сөт юнәлешендәге нәселле хайваннарны популярлаштыру, селекция эшендәге алдынгы тәҗрибәне пропагандалау, илдәге генетик ресурслар базасын үстерү. Конкурста илнең 52 хуҗалыгыннан генетик потенциалы югары булган 80 нәселле тана сыер катнашачак. Бу алар өчен менә дигән реклама булачак: үз хуҗалыгыңны тармак профессионалларының киң даирәсенә тәкъдим итү, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм катнашучыларның сөтлелек куәтен дәлилләү мөмкинлеге туачак.

ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРНЫҢ РОЛЕ ҺӘМ АЛАРГА ЯРДӘМ ТУРЫНДА

– Тармак казанышларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның роле нидән гыйбарәт ?

– Ул бик зур. Республикада җитештерелә торган бөтен авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бере бит бу. Өстәвенә, узган ел нәтиҗәләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда продукция җитештерү 3,9 процентка арткан. Шул ук вакытта Россиядә исә уртача 2 процентка кимү күзәтелә. Халык хуҗалыкларында продукция җитештерү күләме буенча Татарстан илдә икенче урында тора, Дагыстан Республикасыннан гына калыша. Шуны да онытмау мөһим: әлеге сектор азык‑төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә генә түгел, бәлки авылдагы яшәү рәвешен саклап калуда да әһәмиятле роль уйный. Татарстанда инде җиде елдан артык «ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» законның гамәлдә булуы бер дә очраклы түгел. ШЯХ чыгымнарының бер өлешен каплау өчен акча республика бюджетыннан бүленә.

– Шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәменең нинди конкрет формаларыннан файдалана ала?

– Алар аз түгел. Мәсәлән, сигез һәм аннан артыграк сыерга исәпләнгән сөтчелек юнәлешендәге мини‑ферма төзегәндә хуҗалар – 600 мең сумга кадәр субсидиягә, биш һәм артыграк сыерга исәпләнгән мини‑ферма төзегәндә исә 300 мең сумга кадәр субсидиягә өметләнә ала. Узган ел мондый субсидияләрне 169 ШЯХ алды – барлыгы 80 миллион сум бирелде. Быел исә әлеге максатка 100 миллион сум акча бүленгән.

Шулай ук нәселле башмак тана һәм беренче тапкыр бозаулаган сыерлар сатып алуга, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр, бер яшьтән өлкәнрәк савым сыерлар һәм кәҗәләр асрауга, бәбкә-чебиләр сатып алуга да субсидияләр каралган. Шәхси хуҗалыкларга булышу нәтиҗәләре сөенечле. 2005 елдан бирле беренче тапкыр шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны 511 башка арткан. Мондый хуҗалыкларга ярдәм киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Быел ул 536 миллион сум тәшкил итәчәк, бу былтыргыдан 110 миллион сумга күбрәк.

ЭКСПОРТ, ХӘЛӘЛ ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ ҺӘМ ЧИКЛӘҮЛӘР ТУРЫНДА

– Авыл хуҗалыгы тармагының экспорт потенциалы ни чама?

– 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка чыгару күләме хәзерге бәяләр буенча 445,1 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. Безнең аграрийлар җитештергән продукцияне тышкы икътисадый эшчәнлектә катнаша торган 160 оешма дөньяның 54 иленә экспортка чыгара. Экспортның төп өлеше май җитештерү тармагына туры килә, чит илләргә шулай ук ашлык, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре, алкоголь продукциясе, май бирә торган культуралар җибәрелә. Былтыр ит һәм сөт продукциясен экспортка чыгару шактый – 147,1 процентка арткан. Соңгы сан безнең продукциянең тышкы базарда көндәшлеккә сәләтле булуына иң яхшы дәлил булып тора. Аграр тармакның экспорт мөмкинлекләре бик зур, аны максималь файдалану бурычы куела.

– 2019 елда Татарстанда җитештерелгән хәләл продукцияне экспортка чыгару нибары 0,3 миллион долларга тәңгәл булган. Былтыр исә 6,5 миллион доллардан арткан. Моның сәбәбе нидә? Сезнең фараз: бу үсеш киләчәктә дә шундый темпларда сакланырмы?

– Татарстан хәләл товарларының чит илләргә җитди экспансиясе хакында сөйләргә иртәрәк әле, әмма статистика тотрыклы үсешне күрсәтә. Былтыр хәләл продукция экспорты күләме аннан алдагы елдан 1,5 миллион долларга артыграк булып чыккан, 2020 елда ул 2,5 миллион доллар тәшкил иткән, 2019 елда, чыннан да, нибары 0,3 миллион долларга тәңгәл булган. Без хәләл юнәлешен соңгы ике‑өч елда актив үстерәбез. Быелгы бурыч – 8 миллион долларлык хәләл продукцияне экспортка чыгару. Кая таба барырга, нинди юнәлешләрне үстерергә кирәклеген, кайсы базарларның безнең өчен файдалырак булуын яхшы аңлыйбыз. Беренче чиратта БДБ, гарәп илләре белән хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятлибез, анда хәләл туклану продуктларына ихтыяҗ гел югары һәм һаман арта бара. Дөрес сайланган ориентирлар нәтиҗә бирә, әмма бу тынычлану өчен сәбәп була алмый. Базар мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый әле. Россия – Гарәп эшлекле советының 12 нче сессиясе кысаларында әйтелгәнчә, азык‑төлек глобаль базарында хәләл туклану продуктлары өлеше 15 процент тәшкил итә. Ә экспортка чыгарыла торган Татарстан агросәнәгать продуктларының тулаем күләмендә исә хәләл ашамлыклар күләме әлегә ике проценттан да кимрәк.

– Күптән түгел республикага сөт продукциясен эшкәртү җиһазлары җитештерә торган танылган Испания компаниясе вәкилләре килгән иде. Әлеге компаниянең Татарстанда ике сыр ясау заводы бар инде, сүз хезмәттәшлекне дәвам иттерү хакында баргандыр, дип фаразлыйм. Бу аграр тармакка санкцияләр кагылмауны аңлатамы?

– Кызганыч ки, чикләүләр аграрийларны да читләтеп узмады. Әмма чын партнерларны санкцияләр дә, дус булмаган илләр хөкүмәтләренең басым ясавы да куркытмады. Күп кенә чит ил предприятиеләре Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Шул исәптән сез әйтеп киткән компания дә.

– Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү куәтләре турында. Алар бүгенге җитештерү күләмнәрен канәгатьләндерерлекме?

– Идел буе федераль округындагы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрендәге җитештерүнең тулаем күләменең 18 проценты Татарстан өлешенә туры килә* . Бигрәк тә сөт продуктлары җитештерү югары темпта үсә. Аерым алганда, сыр һәм сыр технологиясе буенча эшләнгән продуктлар җитештерү үсеше – 20 процентка, атланмайныкы 33,7 процентка диярлек артты. Татарстанда макарон эшләнмәләре – якынча 15 процентка, ярмалар 16,1 процентка күбрәк җитештерелә башлады. Күләмнәрне арттыра алабыз – куәтләр җитәрлек. Эшкәртү тармагын тагын да үстерү, яңа технологияләр кертү буенча да мөмкинлекләр аз түгел. Кырларда үстерелгән һәм фермаларда җитештерелгән продукцияне никадәр күбрәк эшкәртсәк, шулкадәр баерак булачакбыз. 

Әхмәт Шакиров

Фото: tatar-inform.ru, agro.tatarstan.ru

* мәгълүмат 2021 ел нәтиҗәләре буенча

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: