Марат Рәхимов: «Казаныбыз уңайлы булсын өчен тырышабыз»
– 1996 елның азагы иде. Мине Казан метрополитенын төзергә чакырдылар, – дип искә ала «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов. – Сорау бирдем: «Гафу итегез, нинди метро төзергә җыенасыз сез? Ничек? Булган технологияләр белән тормышка ашырып булмастай эш бу!» «Заманча метро төзелеше өчен, барлык шартларны да тудырачакбыз!» – җавап әнә шундый булды. Мин бу сүзләргә ике дә уйламый ышандым. Һәм юлга кузгалдым.

«МИҢА УЛ ЧАКТА – НИБАРЫ 40, ӘЛЕ ЯПЬ-ЯШЬ ИДЕМ...»
…Миңа ул чакта – нибары 40, әле япь-яшь идем, тик шулай да, Казан метросын төзергә алынам икән, берничә шартым бар, дип кисәтеп куйдым. Дөресрәге, үтенеч. Заманча технологияләрдән тыш, мин үз командамны алып килергә теләвемне әйттем. Ә аларга фатирлар, балалар бакчалары, мәктәпләр кирәк. «Барысы да булачак!» – диделәр.
2005 елда без метроны сафка бастырдык. Җаваплылыкны тулаем үз өстемә алып, шуны әйтәм: Казан метросы – без эшләгәннәрдән иң кыскасы булса да, хәвефсезлек ягыннан да, контроль буенча да иң заманча төзелеш. Без үз алдыбызга куйган планкага әле башка бер генә метрополитенның да ирешкәне юк.
Һәм менә инде утыз елга якын вакыт аралыгында Казанда метро һаман да бар, һәм ул төзелүен дәвам итә. Ә минем белән бергә килгән 200 дән артык кеше бүгенге метро төзелешенең умырткасын тәшкил итә. «Казметрострой»да хәзерге вакытта 77 династия эшли: аталары, балалары, оныклары. Бу горурлык түгелмени?
Бушлай торак алган һәм аның өчен ун ел буена хезмәт куйган бер генә кеше дә мине уңайсыз хәлгә куймады, сынатмады. Берәү дә эштән китәм дип кубарылмады. Ә бит ул чакларда эш хакын түләү белән дә авырлыклар булмады түгел, булды, метрога финанслар китерү дә гел җайлы гына бармады. Әмма ул кешеләр бүген дә үз эшен эшли, югыйсә инде – пенсионерлар. Җир астында эшләүчеләрнең пенсиягә чыгу вакыты 50 яшьтән бит. Үземнең дә йөрәгем тыныч, намусым чиста – беркемне дә алдамадым.
«КЕМ ДӘ БУЛСА БЕЗГӘ БЕР ГЕНӘ ТАПКЫР ШУЛАЙ ДИП ӘЙТСӘ ИКӘН!»
Бервакыт Рөстәм Нургалиевич Сочидагы форумда, Татарстан презентациясе вакытында мондый сүзләр әйтте: «Казанда метро төзелеше башланган вакытта мин республиканың финанс министры идем, һәм бу проектка катгый каршы тордым. Сез нәрсә инде, җегетләр, нинди метро? Аны ничек башкарып чыгарга? Беренчедән, бу бит коточкыч кыйммәтле проект, икенчедән, коточкыч катлаулы. Кыйммәтле булганга күрә катлаулы да. Финанс министры буларак, мин катгый каршы идем. Әмма нык ялгышканмын!» Һәм менә быел, август аенда, Рөстәм Нургалиевич төзелешкә килде дә болай ди: «Метро төзү буенча шундый компетенциягә ия булу – безнең төбәк өчен зур горурлык һәм дәрәҗә. Сез – төзүчеләрнең чын элитасы!» Мин аның бу сүзләрен бөтен илгә җиткердем, барлык метро төзүчеләргә дә. Барысы да: «Кем дә булса безгә бер генә тапкыр шулай дип әйтсә икән!», – дип, тел шартлатты.
Булмаган җирем калмагандыр. Экспертизага Красноярскига, Чиләбегә, Самарага бардым... Анда әле безнең Казанга кадәр үк башланган метро төзелешен ташландык хәлендә күреп кайттым.

ПЛАНЛАШТЫРГАН КАДӘРНЕ ТӨЗЕРГӘ ГОМЕР ҖИТСЕН ИДЕ...
Метро төзелеше эшендә бу гасырда төп көч – Марат Шакирҗанович Хөснуллин. Ул РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары булгач, илдәге метро төзелеше юнәлеше шунда ук берничә баскычны берьюлы атлап күтәрелде, алга китте. Мәскәүдә станцияләр саны бермә-бер артты, ул Түбән Новгород, Чиләбе, Красноярскидагы метро төзелешләрен үз контроленә алды.
Инвестицияләргә кагылышлы шундый исәпләүләр бар. Чыгымнар ягыннан да, төбәкнең, метро килгән урынның нәрсә белән җавап бирүе ягыннан да. Мисал китерәм: без метроны Казанның Авиатөзелеш районына китергәч, андагы фатирларның квадрат метры бәясе шунда ук 35 меңнән 55 мең сумга кадәр артты. Шәһәр белән ил икътисады өчен бу ни дигән сүз? Димәк, бу урынга капитал килде, дигән сүз. Кредитлауның шарты шул, асылда.
Хәзер бездән барысы да арендага техника, җиһазлар, тоннель боҗралары сорый – шул ук Түбән Новгород та, Красноярск та. Чөнки үзебез җитештерәбез дә. «Казметрострой»ның алдагы унбиш елга җитәрлек эше бар. Планлаштырган кадәрне төзергә гомер генә җитсен иде, дим кайчак. Бүген мин бу участокның гына түгел, ә икенчесенең дә сафка тапшырылу графигын яхшы беләм, чөнки метроның дәвамын проектлау белән дә шөгыльләнәбез. Тирә-як төбәкләрдә тагын кем шушылай эшли? Бер генә тармак та иртәгәге көнгә нәрсә буласын анык белми. Шуңа да мин Татарстанга килүемне бәхет дип исәплим.
КУЫП ТОТАБЫЗ ДА УЗЫП КИТӘБЕЗ
– Ә сез Казаннан тәкъдим килмәсә, БАМны ташлап киткән булыр идегезме?
– БАМнан без Саяно-Шушенскоеда ГЭС төзекләндерү өчен кузгалырга тора идек. Әле ул чакта, БАМ да гамәлгә куючы алышынгач, нинди төзелеш җәелеп китәсен белми идек. Хәзер анда – Северомуйск тоннеле, Кодар, Кузнецов, Байкал тоннельләре. Соңгысын яңарак кына сафка тапшырдылар. Боларны ник сөйлим диярсез. Ә менә нигә: «Казметрострой»да Северомуйск тоннеленең һәр сантиметрын диярлек белгән кешеләр эшли. Без ул тоннельне уздык. Гаять катлаулы юл булды ул. Иң яңа җиһазларга заказ бирелгән иде: японнардан, америкалылардан, канадлылардан, немецлардан, французлардан, финнардан, шведлардан китерттеләр. Ул чорда дөньяда нинди иң яңа технология бар, барысы да тупланды. Безнең һәр бистәдә «немец» кунакханәләре бар иде, анда немецлар яшәде. Шулай ук – «япон кунакханәсе», «Америка кунакханәсе»... Аларда шул илләрнең белгечләре торды. Акрынлап бу БАМга да үтеп керде, шуннан соң инде – гомумән метро төзелеше тармагына.
.jpg)
КАЗАНГА – БӨТЕНЛӘЙГӘ
– Сез ярты гомерегезне диярлек Казанда эшлисез. Шәһәрне ничек кабул итәсез – эш урыны итепме, әллә инде бөтенләйгә шушында төпләнгән яшәү урыны буларакмы?
– Сез дөрес әйтәсез, Казанга – бөтенләйгә... Мин Казанның туган шәһәремә әверелүен шактыйдан тоеп яшим. Югыйсә, 1996 елда килеп урыншаганчы, монда бер тапкыр да булганым юк иде. Әмма безнең тамырлар – Татарстаннан. Өченче буында. Әтиемнең туганнары чыгышы буенча – Шәмәрдәннән. Алар Идел буендагы ачлык елларында күченеп киткән. Анда хәзер дә туган-тумача яши. Аларда кунак булганым да бар. Алар миңа: «Син безнеке!» – диләр.
Быел минем тормышымда әһәмиятле дата – юбилей. Әмма бу юбилей санын атарга да куркам, миңа, чыннан да, шулкадәр яшь бармы икән?!
Бу яшендәге әти-әниләремне исемә төшерәм. Әтиемне... Ул мин хәзер килеп җиткән яшьтә инде бик олы кеше булып күренә иде. Мин үзем соң туган бала – әтигә 37 яшь булган. Аның кулында төшкән фото сакланып калган, ул сурәттә әти хәрби киемнән. Сугыштан соң инде ун ел узган булса да, юньлерәк кием-салымнан барыбер шул сугыш формасы булган, күрәсең. Ул сугышны башыннан азагынача сапёр булып узган – 1940 елдан 1946 елга кадәр. Ходайның биргәненә шөкер – исән калган. Өч баласын үзе тәрбияләп үстергән. Без барыбыз да – күпер салучылар, тоннель казучылар, бөтен гаиләбез, диюем. Әнием 1941 елда Семипалатинск юл төзелеше техникумын тәмамлаган. Гурьев каласына (хәзерге Атырау – Ред. иск.) эшкә җибәрелгән. Ягъни Казахстанга. Әтинең үлеменнән соң, әни ундүрт ел буена биредә, минем белән яшәде. Төп бурычым – ак ипи алырга онытмау иде. Балык әзерләргә дә ярамады. Ялгышып та. Гурьевта алар балыктан башка берни күрмәгән, аны ашый-ашый тәмам гарык булган. «Мин балыкны инде үз гомеремә җитәрлек ашадым!» – дия иде әни. Ак ипине бик яратты, сугыш вакытында андыйны күрмәгәннәр бит.
ЯШӘВЕН КАЗАНДА ЯШӘРБЕЗ, Ә ЭШЛӘВЕН – БӨТЕН ҖИРДӘ ДӘ
Казанда әти-әнием җирләнгән, монда минем балаларым яши, үзем яшим һәм эшлим. Тагын нәрсә кирәк?
2005 елда, метроның беренче линиясен эшләтеп җибәргәндә, без Казанның меңьеллыгына алдыбызга куйган бурычны үтәдек, дип куандык. Инде шуның белән эш бетәр дип, үзебезне тынычландырдык. Илдә авыр вакытлар иде бит, ә метро ул – бик кыйммәтле проект. Башка инде тормышыбызда Казан метросы булмас, дип фаразладык...
2007 елда «Пирамида»да метро төзелешнең ун еллыгын билгеләп үттек. Мин сәхнәдән шундый сүзләр әйттем: «Дуслар, яшәвен без Казанда яшәрбез, ә эшләвен – бөтен җирдә дә. Кая гына чакырсалар да!» Шулчакта без китмәскә дигән карарга килдек. Казан – яхшы шәһәр, аны тагын да үстерергә кирәк. Девизыбыз шундый: «Казаныбыз уңайлы булсын өчен тырышабыз!» Казан барыбыз өчен дә туган шәһәргә әверелде.

Төзелеш эшләре программасын әзерләү һәм гамәлгә кертү. Чит ил белгечләре. 2000–2001 еллар.
БЕРЕНЧЕ ЛИНИЯГӘ «ЧУМАБЫЗ»
– Бүген Казан метро төзелешендә нинди яңалыклар бар?
– Без хәзер «Фучик» станциясеннән метрополитенның беренче линиясенә «чумабыз». Аны узарга кирәк. Анда нибары алтмыш метр. Без бу линиядә юл ачу эшләре комплексын төгәлләп киләбез.
– Димәк, бер линия икенчесе астыннан уза булып чыга?
– Әйе. Әмма метрополитенның сак зонасы бар әле. Анда рөхсәтсез-нисез бер генә кош та очып уза һәм килеп куна алмый. Без бу юнәлештә бер айга поездларны туктатып торырга рөхсәт документларын эшлибез. Чыгымнарны үзебез каплыйбыз, проектны эшләгәндә, экономия ясарга мөмкинлек бирә торган эшләр комплексын үтәп чыктык. Без бу алтмыш метрны бер ай эчендә бернинди зыянсыз узарлык технологияне һәм тизлекне кулланачакбыз. Әйе, эш технологик яктан бик катлаулы, димәк, зур җаваплылык та дигән сүз. Әмма без моны башкарып чыгачакбыз!
СТАНДАРТ БУЛМАГАН КАРАРЛАР ҺӘМ ИҖАДИ ЯКЫН КИЛҮ
– Казан метросын төзелешендә стандарт булмаган ситуация вакытында кабул итәргә туры килгән шулай ук иң стандарт булмаган карар нинди булды?
– Казанда метро төзү – ул инде үзе үк тиңсез иҗади, стандарт булмаган карар, дияр идем. Биредәге технологияләр моңарчы бер җирдә дә кулланылмаган иде. Әйтик, узу юлын машина башкарып чыга – токымны бит җир астыннан күтәрергә кирәк. Безгә кадәр токымны тәгәрмәч эзеннән йөри торган кечкенә генә вагоннарда чыгаралар иде. Ә без сигез кублы вагон куябыз да тәгәрмәч эзен киңәйтәбез. Стандарт дип әйтеп буламы бу алымны, я?
Менә тагын бер мисал: метрополитенның ике тоннелен алыйк. Технология буенча, алар арасында һәр җиде йөз метр саен кешеләр өчен аерым бер урыннар, техник тел белән әйтсәк, «сбойка»лар эшләнергә тиеш. Әгәр поезд, Алла сакласын, нинди дә булса авария килеп чыгып тукталып калса, кешеләргә аның буенча икенче тоннельгә чыгу мөмкинлеге калдырырга кирәк. Ә без ничек итәбез? Стандартта каралмаганча, без әлеге «сбойка»ны тоннельләр арасында төзелгән вентиляция камерасы яки суүткәргеч камера белән берләштерәбез. Бу, беренчедән, процессны шактый тизләтә, икенче яктан, чыгымнар да кими төшә.
Метро төзелеше өчен кирәк булган бар нәрсәне дә без биредә, Казанда, Татарстанда җитештерәбез. Монысы әллә стандарт карармы?! Башкалар һәммәсе дә сатып ала. Ә без күбекле реагентны Химградта эшлибез. Томалау (изоляция) материалларын Алабуга ясап бирә. Махсус тимер беркеткечләрне Яр Чаллы җитештерә. Бетон катнашмалар белән блокларның технологиясен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты эшли. Без хәтта тоннельне каплый торган боҗралар җитештерү өчен форманы да үзебездәге заводта ясадык. Беренче комплектларны Канададан сатып алдык та калганнарын инде биредә башкарып чыктык.
Безнең белгечләр, кем әйтмешли, метроны шунда ук салып чыкмады, билгеле. Бу озын-озак өйрәнүләр тиешле дәрәҗәдә тикшерүләр аша эшләнде. Кайчандыр стандарт булмаган карарлар хәзер инде – көндәлек эш процессы.

22 МИЛЛИАРД БҮЛЕНДЕ, Ә АКЧА ЮК
– Кайчан да булса бер, бәлки, катлаулы 90 нчы елларда, бу һөнәрне ник сайладым икән, дигән уегыз булдымы?
– Профессия турында сорыйсыз икән – юк. Минем эш кенәгәмдә өч кенә урын теркәлгән: «Ташметрострой», «БАМтоннельстрой» һәм «Казметрострой». Берсеннән дә киткәнем булмады, ә бары тик күчтем генә, һәм һәрчак югарырак үрләр иде ул... Шулай булгач, һөнәр сайлауда ялгыштым дигән уй булганы юк. Ә менә Казанга килеп ялгышмадыммы икән дигән уй бер йөгереп узды. Үзегез беләсез нинди еллар... Бурыч куелган, метроны төзергә кирәк. Казанның меңьеллыгы – инде борын төбендә, вакыт коточкыч тиз бара. Ә финанслау җитми. Әлбәттә, югарыдагы җитәкчеләр акча табар өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Казанның тарихи үзәген саклау буенча федераль программа булдырылды, өлешчә аның составына метро төзелешен дә керттеләр. Казанның меңьеллыгын уздыру программасы бар – анда да метро өчен суммалар каралган. Финанслау еш кына чыгымнарны каплау хисабына барды. Илдә сәяси режимның алышынган чагы. 1991–1992 елларда метрополитеннар дәүләт объектлары булса, соңыннан, Россия формалашкач, алар муниципаль милеккә әверелде. Метро төзелешен дә, аны карап-тәэмин итеп торуны да муниципаль хакимият үз кулына алырга тиеш. Аңлашыла, күпләр моны күтәрә алырлык хәлдә түгел иде.
Без финансларны предприятиеләрнең бурычлары өчен бюджетка зачёт буларак та алдык. Алар – болай да бурычта, нәрсә эшләтәсең инде... Бер карасаң, безгә 22 миллиард бүлеп бирделәр кебек, ә чынлыкта реаль акчалар кулда юк!
Итек басу комбинатыннан итекләр алабыз, мәсәлән, аларны юллыйбыз да цемент китертәбез. Цементны икенче бер җиргә озатабыз, аннан безгә бетон килә... Менә шундый катлаулы схемалар. Моннан тыш, республика буйлап салымнарын түләмәгән гражданнарның бурычларын җыеп алалар да аларны метро төзелешенә сарыф итәр өчен кулланалар. Безнең бухгалтерлар Мәскәүгә бара, атналар буе Минфинда утыра, ниһаять, хәл итеп, зачет алуга ирешә. Миңа ваучерлар, облигацияләр тоттырырга тырышучылар күпме булды...
Бервакыт журналда Беринг бугазы астыннан тоннель төзү проекты турында укыдым. Аляскага. Озынлыгы 84 километр диелгән. Ярдәмчем Николай Иванович Мошка кабинетка килеп керде – аңа журналны күрсәттем. Күзләре янып китте бит моның: карыйм, үзе өстәл артында утыра, ә куллары, әйтерсең, инде чемодан тоткасына үрелеп, юлга кузгалырга әзер. «Кая юл тотабыз? Команда бирүең дә җитә!» – ди бу миңа.
Юк, һөнәрне дөрес сайламаганмын дигән уйның башыма да килгәне булмады. Чөнки апаларым белән абыем сайлаган юлдан киттем. Без барыбыз да Новосибирскиның тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамладык, «Күперләр белән тоннельләр» факультетын. Бары тик төрле елларда гына. Апам Нурия – күперләр салучы, ә абыем белән икебез – тоннель эше осталары.
Институттан соң, мин ике ел дәвамында Хабаровск өлкәсендә БАМның тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иттем. Тимер юл күперләре төзедем, шуннан соң Ташкентка юл тоттым, метро төзелешендә эшләдем. Ташкентта миңа берәү әйтте: «Рәхимов, син – милли кадр түгел, димәк, монда перспективаларың юк». Нишләдемме? 1986 елда чемоданымны күтәрдем дә БАМга чыгып киттем. Инде ил таркала башлаган еллар иде ул: Рязань – русларга, Казан – татарларга, дигәндәй. Анда мин иң түбәннән – нульдән башладым, тау мастерынан. Ике ел эчендә тоннель отрядларының генераль директоры дәрәҗәсенә үстем. Миңа ул чакта 31 яшь иде.

«БЕЗГӘ ТӨРЛЕСЕ КИРӘК. ТӘРБИЯЛӘ, ӨЙРӘТ!»
– Яшь инженерларга, үзегезнең эш тәҗрибәгезгә таянып, нинди төп эш принцибын яки кагыйдәсен сеңдерер идегез?
– Төп принципны миңа үз остазым – дөнья дәрәҗәсендә билгеле тоннельче Владимир Асланбәк улы Бессолов сеңдереп калдырды. Ул БАМда тоннель төзелеше башлыгы иде, аннан соң «Трансстрой» корпорациясенең җитәкчесе булды. Һәрчак кабатлап килде: «Җаваплылык йөге, проблемалар авырлыгы астында бераз гына билеңне бөгәргә дә ярый, әмма – бераз гына!» Тагын бер кагыйдәне аның кул астында баш инженер булып эшләгәндә үзләштердем. Кешенең анкетасын карыйм да болай дим: «Юк, бу кеше минем таләпләргә туры килми, белеме җитәрлек дәрәҗәдә түгел, фәлән-фәлән яктан ярап бетми...» Ә Владимир Асланбәкович миңа менә нинди җавап кайтара иде: «Безгә төрлесе кирәк. Тәрбиялә! Өйрәт!» Мин аның бу сүзләрен каныма сеңдердем: безгә төрлесе кирәк!
«ЕГЕТЛӘР, ТЕЛӘГӘН ҖИРЕГЕЗГӘ КИТӘ АЛАСЫЗ, ӘММА БЕРГӘ-БЕРГӘ БАРЫБЕР ЯХШЫРАК!»
– Авыр чакларда, эш хакын вакытында түләмәгәндә, төзелеш өчен акчалар булмаганда, кешеләрне рухландырыр өчен нинди сүзләр таптыгыз?
– Мин үзем белән эшләгән кешеләрне җаваплылыкка өйрәттем. Алар белән бергә тулай торакта яшәдем. Беренче фатирымны алгач, анда җиде кеше бергә тордык. Чөнки башкаларның әле фатирлары юк иде. Әгәр яхшырак фатир алсам, булганын чиратта торучыларга тапшырдым.
Менә шулай итеп рухландырдым һәм ышандырдым. «Егетләр, теләгән җирегезгә китә аласыз, әмма кайдадыр яхшырак булмаячак. Нәкъ менә монда бергә-бергә барыбер яхшырак! Бар да әйбәт булыр, мин сезгә моны вәгъдә итәм».
БАМда да эшнең тукталып торган чаклары булгалады. Мин андый вакытта, җир астына төшеп, мәсьәләнең ничек торганын тыныч кына аңлатып бирә идем. Артык кызып киткәннәр дә була, аларга: «Әгәр сиңа монда ошамый икән, ошый торган урынга бар. Юк акча, мин сиңа эш хакын хәзер берничек тә түли алмыйм. Әмма мин ул акчаны табам һәм кулыңа тоттырам, син кешеләрне генә котыртма, болгатма, чыгып кит, яме!» Шул сүзләрдән соң гадәттә тынычланалар иде.
Шулай берсендә кабинетыма балалар бакчасы мөдире килеп керде (бакчаны безнең отряд тәэмин итә). Болай ди: «Иртәгә мин балаларны кабул итә алмыйм. Аларны ашатыр ризык юк». «Иртәгә мин команда бирәчәкмен, сезгә таңнан дуңгыз ите китерерләр», – дим. «Балаларга дуңгыз итен ашатырга ярамый, ул артык майлы», – дип, авыр сулый мөдир. «Алай булгач, утырыгыз да маен аерыгыз! Ул арада балыкчылар бригадасына балык тотып китерергә кушармын!» – дим. «Балаларга балык ярамый, балыкта кылчык бар», – дип, тагын да авыррак сулый бу. «Димәк, утырып, балыкның да кылчыкларын чистартып, итен аерып алырга туры килә инде, җаныйларым», – дим җавапка. Ник мин аның белән шулай авыз суымны корытып утырдыммы? Югыйсә минем турыдан-туры вазифама карамый да кебек, чыгар да җибәр... Әмма, юк, карый, чөнки иртәгә баласын бакчага илтә алмыйча, берәр әни эшенә килми кала икән, димәк, безнең дә эш тукталып калачак, дигән сүз. Бөтен нәрсә үзара бәйләнгән.
Без үзебездә теплица төзедек. 8 мартта хатын-кызларга үзебез үстергән лаләләрне бүләк иттек. Урамда – чатнама суык, буран, ә безнең туташлар белән ханымнар, газетага төрелгән лалә чәчәкләрен тун асларына яшереп, яхшы кәеф белән өйләренә таралыша... Февраль аенда ук кыярларыбыз өлгерә, сатуга чыгарабыз... Спартакиадалар уздырабыз: йөзү, чаңгы, мини-футбол, волейбол... Ике көн ял арасында йөгереп тә, йөзеп тә тәмам кинәнә аласың, ә аннары өйгә шундый эчке ләззәт, тантана тойгысы белән кайтасың, әле грамота белән бүләкләр дә күтәреп... Тагын нәрсә кирәк?! Барыбыз да – бергә, команда белән, иң зур мотивация әнә шул!
«ИСӘНМЕСЕЗ, МИН – РӘХИМОВ, МИНЕ ӨЙГӘ КАЙТЫРЫП КУЯРГА КИРӘК, МАШИНА ТАБЫГЫЗ!»
– Җитәкче булып тумыйлар, ә җитлегәләр, өлгерәләр, дип әйтәләр. Сез бу юлны ничек уздыгыз? Сезнең өчен кем үрнәк булды?
– Әтием гомер буе җитәкче булды – юл тресты белән идарә итте. Бөтен балачагым аның УАЗигында узды, эшендә ашый да, эчә дә, йоклый да идем. Планёркаларда да утырам. Беренче классны тәмамлагач, баш инженер улы белән икебезне 250 километр ераклыктагы пионер лагерена җибәрделәр. Иртәгә смена тәмамлана, әти безне килеп алырга тиеш. Ә безгә бер көн алдан әйтәләр: «Лагерь бүген ябыла, әйберләрегезне җыегыз, сезне кая илтергә?»
«ДЭУ-546га илтегез», – дим боларга. Беренче класста мин моны каян белгәнмендер?! Әтинең эш урыны – ДЭУ-547, әмма анда барырга бик ерак, ә якында гына – ДЭУ-546. Безне шунда илттеләр, ә анда планёрка бара. Мин бит планёркаларны күргән кеше, барып кердем дә: «Исәнмесез, мин – Рәхимов, мине өйгә кайтырып куярга кирәк, машина табыгыз!» – дидем. Таптылар бит, төн уртасында 250 километр дип тормадылар, кайтардылар. Өй янында төшереп калдырдылар. Бу хәлне хәзер дә көлешеп искә алабыз.

АКЧА ШУНДА УК КҮП БУЛМЫЙ УЛ
– Яшь белгечләр белән эшләгәндә иң кыены нәрсә?
– Эшкә җәлеп итү. Монда эшли башлаганыма тиздән утыз ел була, ә кеше юк та юк. Инде өйрәттек тә, укыттык та... Менә, мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендәге көллиятне генә алыйк. Аны тәмамлаучылар безнең заводта эшләргә әзер булып чыга – лаборантлар, осталар сыйфатында... Ел дәвамында без чыгарылыш төркемен җәлеп итәбез дә аларны эшкә кертеп җибәрәбез. Бездә практика узалар, ашатабыз, эчертәбез, акчасын да өстәп түлибез... Инде чыгарылыштан соң, эшкә урнаштыру вакыты килеп җитә, безгә килергә әзер бер (!) яшь белгеч бар булып чыга. Ә бит төркемдә 50 ләп кеше укып чыга. Шуларның 17 се: «Таксист булып урнашам», – диде. Яртысы сату буенча менеджер булып китәчәген белдерде. Кемдер «доставка»да эшләргә җыена. Кайсынадыр әле тагын бер урында шунда ук кулына 60 мең вәгъдә иткәннәр...
Парадокс! Аңлатырга тырышабыз: акча шунда ук, килеп урнашканнан соң ук күп булмый ул. Башта һөнәрне үзләштерергә кирәк, эшкә өйрәнергә. Без дә эшли башлаган гына дәвердә әллә нинди зур акчалар алмадык.
ТӨЗҮЧЕЛӘРНЕҢ БУЛАЧАК ЭЛИТАСЫ!
– Шулай да, «Казметрострой»га яшьләр барыбер бара бит, килгән яшьләр сезне нәрсә белән куандыра?
– Мин күбесен инде танымыйм да. Димәк, алар эшчеләр составында урнашып өлгергән, дигән сүз. Бу аеруча геодезия хезмәтендә аермачык күренә. Инженерларның участок хезмәте, сменаларның линия башлыклары, тау осталары бигрәк тә куандыра. Бер ай элек мин Санкт-Петербург тау университетын тәмамлаган бер егетнең гаризасын бик шатланып кабул иттем. Ул әле студент вакытында ук метрополитенда эшләп алырга өлгергән. Күпмегә калырсың икән син бездә, егет, дип уйлап куйдым. Кала алса, эшкә кереп китсә, бәләкәй генә бер бүлмәле фатирны тәкъдим итәчәкмен – резервта бар безнең берәү. Чыгымнары артык күп булмасын, кызыксынуы тагын да артсын, кулга кергән акчасы яшәүгә генә китеп бармасын, бераз аның тәмен тойсын өчен, диюем. Республика Рәисе белән соңгы очрашуларның берсендә аңа яшь метро төзүчеләрне күрсәттек. Утызлап кеше – егетләр дә, кызлар да бар. «Рөстәм Нургалиевич, менә алар, исегездә калдырыгыз, төзүчеләрнең булачак элитасы шушы!» – дим. «Алар өчен нәрсә сорыйсың?» – ди Рәис шунда ук. «Социаль ипотека булдырыгыз, гаилә корып, тормыш алып барасылары бар», – дим.
Ул шунда ук хуплады. Менә хәзер шул мәсьәлә белән шөгыльләнәбез.

ШӘҺӘРНЕҢ ЯҢА ЙӨЗЕН БУЛДЫРГАН КОМАНДА
– Сезнең карашка, «Казметрострой» командасының республика тарихына керткән өлеше ни дәрәҗәдә?
– Бу команда шәһәрнең яңа йөзен булдырды! Дөресен генә әйткәндә, без моңа иң башта үзебез дә ышанмаган идек хәтта. 1997 елның 11 мартында мин Казанга килдем. Ә инде 14 апрельдә Казанда үземнең БАМнан килгән беренче командамны каршы алдым. Җәйгә безгә эшчеләр белән тулай торакта торырга туры килде. Тоннельне уза ала торган комплекс сатып алдык. Берничә мәртәбә Торонтога заводка очтык, анда ул комплексны эшләп бирделәр. Контракт төзедек.
Саратовның «Гидроспецстрой» оешмасы булышты. Түбән Кама белән «Татнефть», Минтимер Шәрипович тәкъдиме белән, берәр миллион доллар төзелешкә бүлеп бирергә тиеш булдылар...
«Сөембикә» дигән беренче машина инде Казанга килеп җитте, монтажлана башлады. Ничек алып кайтуны сөйли башласаң – аерым мәкалә язардай тарих. Аны монтажлый торган кранны ничек кайтарганыбызны да үзебез генә беләбез! Махсус поезд, ул габаритлары белән бөтенләй башка, әмма аны оештырдылар. Тимер юлдан, махсус шартлар һәм таләпләрне үтәп, күзәтү астында барды: алдан 15 вагон каплап алынган, арттан – 15 вагон. Бу операция белән Казан тимер юл вокзалы бүлекчәсенең башлыгы шәхсән үзе җитәкчелек итте.
Ә нинди монтажчылар! Алар шул алагаем олы кран белән шырпы тартмасыннан тагын да бәләкәйрәк тартманы тартып чыгарырга сәләтле иде. Миллиметрга кадәр исәпләнгән төгәл хәрәкәтләр! Менә шундый команда булдырды Казанның яңа йөзен!
1997 елның 27 августында, беренче субайны салганда, Минтимер Шәрипович әйтә: «Акчаның беркайчан да булмавы бигрәк шәп, бер карасаң, болай без Казанны бозмадык. Тарихи үзәген ничек булган, шулай саклап кала алдык!»
ЯШИСЕ КИЛӘ ТОРГАН ШӘҺӘР
– Ә сез Казанны тагын 20 елдан соң ничек күрәсез?
– 20 елдан соң Казан илебезнең өченче башкаласы дәрәҗәсен горур йөртә торган заманча гигант шәһәр булачак. Сез карагыз, юллар, мәктәпләр ничек төзелә бездә! Быел гына 1200 балага исәпләнгән биш мәктәп ачылды. Аларның бит барысы да федераль акчаларга төзелми. Хәтта республика акчаларына да түгел. Әмма безнең республикабыз лидеры һәрчак Татарстан өчен тиешле булган алтын урталыкны табарга тырыша, таба да. Татарстан 38 федераль программада катнаша! Кайсыларында – 50 гә 50 нисбәтендә. Кайсыларында – башка пропорцияләрдә. Уңайлы мохит, эш җитештерүчәнлеген арттыру, авыл тормышын, инфраструктураны яхшырту, Иделне сәламәтләндерү... Барысында да Татарстан үз өлеше белән катнаша, шул ук вакытта эшләрнең бер күләме федераль акчалар хисабына башкарылып чыга. Зөядә логистика үзәге төзелгән, ул республика белән бөтен илдәге юлларны берләштереп тора һәм биш диңгезгә чыга. Тирә-якны кайгыртулары, төзекләндереп, карап торулары шунда ук күзгә ташлана. Озакламый Иделдә искиткеч зур яр буе пәйда булачак!
Яхшы шартларга тиз ияләшәсең, ә менә кайда да булса барып кайтсаң, шунда ук чагыштырырга мөмкинлек туа. Хәтта юллардан гына да күреп була: безнеке ничек, ә Татарстаннан чыккач, нинди караусыз, чокыр-чакырлар...
МИН – ӨЕМДӘ
37 ел дәвамында җитәкче булып эшлим һәм 37 ел буена юлда йөрим. Җир шарын машинада инде 37 мәртәбә әйләнеп чыктым, ахрысы. Йоклап китсәм дә, уянып торсам да, машина йөртүчемнән: «Без кайда?» – дип сорамыйм. Күреп торам – юллардан, басу-кырлардан, таралып утырган авыл-бистәләрдән, соралыктан, моңсулыктан... Ә аннары без Татарстанга килеп керәбез. Кайсы гына якка күз ташлама – тәртип һәм ямь. Күз карашын иркәләүдән үк, йөрәкне җылытуыннан ук тоеп аласың: мин – өемдә.
Добавить комментарий