Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мең кат яралы солдатлар

Яраланганнан соң унтугыз ел узгач кына элеккеге спецназчы шул вакыттан бирле башында пуля йөрткәнен белгән. Чирек гасырдан артык инде ул башындагы шул пуля һәм тезендәге кыйпылчык белән яши. Тик бу аңа махсус хәрби операция вакытында хосусый хәрби компания белән өч контракт төзергә, ә хәзер әле тагын танк училищесы курсантларына атыш тактикасы укытырга бер дә комачауламый.

СОҢГЫ ГРАНАТА – ҮЗЕ ҺӘМ «ЧЕХ»ЛАР ӨЧЕН

...Рөстәм якында гына кемнеңдер аяк астында ташлар шыбырдаганын ишетә. Дошман якынайганнан-якыная һәм инде атмый да. Алар солдатны тере килеш әсир итәргә җыена. Сержант аркасына ята, гранатаның чекасын тартып ала һәм, үзе белән бергә мөмкин кадәр күбрәк «чех»ны (алар чеченнарны шулай атый) теге дөньяга алып китү өчен, якынрак килүләрен көтә башлый. Инде кулын ычкындырам гына дигәндә, аны кемнеңдер зур учы кысып ала һәм бик тансык тавыш: «Бар да әйбәт, туган. Үзебезнекеләр...», – ди.

«1996 елның 12 августында 15 сәгать тирәсендә Грозныйның Старопромысловский районындагы нефть эшкәртү заводы территориясендә разведка үткәрү барышында 50 кешелек кораллы боевиклар төркеме белән бәрелешү нәтиҗәсендә пехотага каршы мина шартлый. Разведка төркеменең чигенүен тәэмин иткәндә, махсус билгеләнештәге беренче ротаның өлкән укчы-пулемётчысы сержант Равилов яралана – бу Россия Эчке эшләр министрлыгының 6516 нчы хәрби часте командиры белешмәсе белән раслана...» – дип язылган санчасть башлыгы хәбәрендә.

Бу документта сержантның шул сугышта алган яралары да санап үтелгән: уң кулының беләгендә үтәли яра, сул кулының иңбашында, уң тез буыны һәм сул тубыгында кыйпылчыклы яра.

«Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе үзе исә шул көндәге вакыйгаларны менә ничек искә ала:

– 12 августта без урнашкан җирдән ерак түгел генә ату тавышы ишетелде, командир шунда разведка төркемен җибәрде. Без анда яралы ике офицерны очраттык, үлгәннәр дә күп иде, боевиклар белән кабат сугыша башладык. Минем ике аягым да кыйпылчык тиеп җәрәхәтләнде. Көчләр тигез түгел, чигенергә карар кылынды. Мин төркемнең чигенүен капларга булдым, барыбер аяк яраланган иде – егетләргә авырлык китерәсем килмәде, җитмәсә, үзем пулемётчы да бит әле. Миңа тагын автомат, аңа берничә магазин һәм гранаталар калдырдылар.

Булдыра алганча түздем. «Чех»лар автоматтан гына түгел, гранатомётлардан да аттылар. Кулым да яраланды: сул кулбашыма кыйпылчык тиде, граната ыргытканда уң кулымның беләген пуля үтәли тишеп чыкты. Автоматта патроннар бетте, пулемётта егермеләп данә бар иде, ләкин ул атмый башлады, бер граната гына калды – үземне боевиклар белән бергә шартлатырга җыендым. Әсирлеккә төшмәм бит инде... Бәхеткә, безнең диңгез пехотачылары вакытында килеп җитеп коткардылар, алар да, сугыш тавышын ишетеп, икенче яктан килгән иде. Беренче ярдәм күрсәттеләр, автоматка патроннар бирделәр, әле мин пулемётымны да калдырмадым, шулай үзебезнекеләр ягына шуыштым – алар да инде миңа таба эвакуация төркемен җибәргән иде.

Бу сугыш өчен сержант Рөстәм Равиловны «Россия Герое» исеменә тәкъдим итәләр, ләкин, ниндидер сәбәпләр аркасында, «Батырлык өчен» медале белән генә бүләклиләр. Ветеранны илнең югары бүләгенә кабат тәкъдим итеп караганнар, әмма бу барыбер нәтиҗә бирмәгән. Һәрхәлдә, әлегә кадәр.

ТР Рәисе һәм олы улы Эмиль белән Җиңү паркында.

Башында пуля барлыгын раслый торган табиб белешмәсе.

СИГЕЗ ҖӘРӘХӘТ ҺӘМ ДҮРТ КОНТУЗИЯ

Рөстәмгә илле яшь бирерлек тә түгел – юбилеен ул 2026 ел башында билгеләп үткән. Тавышы да яшь, көр, яңгырап тора, тик бераз карлыккан гына – полигонда курсантларга команда биргәндә зыян килгән.

Ә бит сугышлар эзсез үтмәгән. Контузияләр саны турындагы сорауга Рөстәм аз гына тоткарлык белән җавап бирә – дүртәү икән алар, ә менә җәрәхәтләр турында тиз генә әйтеп бирә алмый, кулы белән тәнендәге яралар турысын барлап: «Бер, ике, өч... сигез», – дип санап чыгара.

Иң беренче ярасын ул бик яхшы хәтерли. Аларның Благовещенскида урнашкан РФ Эчке гаскәрләренең махсус билгеләнештәге 21 нче отрядын Чечняга 1994 елның 24 декабрендә җибәрәләр. Нәкъ менә Грозный каласын штурмлау вакытына килеп җитәләр. Үзенең 19 яшьлеген өлкән укчы-пулемётчы 4 гыйнварда инде урам сугышлары барышында каршылый, ә икенче көн аның өчен чак кына соңгысы булмый кала.

– Безнең төркем ниндидер тулай торак бинасын алды һәм тимер юл вокзалында бикләнеп калган 131 нче Майкоп бригадасы егетләрен коткарырга баручы колоннаның имин үтүен тәэмин итте. Миңа, Калашников кул пулемётын тотып, тәрәзә янындагы ут позицияләрен еш алыштырырга туры килде. Без үз бурычыбызны үтәдек кебек тоелды, сугыш тына башлады, тик шул вакытта көчле шартлау яңгырады, һәм мин дүртенче кат тәрәзәсеннән очып чыктым. Нәтиҗәдә бил турысындагы умыртка сөяге сынган иде, – дип искә ала Рөстәм.

Сугышчы госпитальгә 10 гыйнварда гына барып җитә – ул вакытта Грозныйда хәлләр шундый киеренке була. Хирургия бүлеге башлыгы шунда ук: «Солдат, син инде башка сугыша алмассың, өеңә кайтып китәрсең», – дип катгый хөкем чыгара. Башка кеше, бәлки, мондый нәтиҗәгә шатланыр да иде, тик Рөстәм табиб хөкеменә сөенми: «Ә менә анысын карарбыз әле», – дип уйлап куя эченнән генә.

Дислокация урыны буенча Благовещенскида дәвалана. Хәрби часть командиры госпитальгә яралыларның хәлен белергә килгәч һәм кемнең нинди үтенече барлыгын сорагач, сержант Равилов үзен хезмәт итәргә калдыруларын һәм кире Чечняга җибәрүләрен үтенә. Мондый теләккә кем каршы килсен инде! Тик башта туган ягы – Түбән Камага кайтып килергә 20 тәүлек ял бирмәкче булалар. Ял һәр солдатның хыялы бит ул! Ләкин Рөстәм бу юлы да барысын да шаккатыра.

– Мин баш тарттым. Дөресен генә әйткәндә, өйгә кайтсам, туганнарым һәм дусларым белән күрешсәм, хәрби хезмәткә, бигрәк тә сугышка кире барасым килмәс, дип курыктым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ял итәсе урынга, ул яшь сугышчы курсларын үткәрә – бригадага килүче хәрбиләрне әзерли һәм үзен Чечняга җибәрүләрен үтенеп рапортлар яза. 1996 елның 5 июнендә үз егетләре янына әйләнеп тә кайта.

МИН НИЧЕК АРМИЯГӘ БАРМЫЙМ, ДИ?!

«Сине солдатка алмыйбыз, аягыңда икенче дәрәҗәдәге яссы табанлылык бит», – ди Рөстәмгә армиягә китәргә дип тикшеренүләр узганда медицина комиссиясе рәисе 1994 елның көзендә. Мөгаен, бу яңалык белән «Түбән Кама Шин» берләшмәсенең контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесарен шатландырырга уйлагандыр ул, әмма барып чыкмый. Егет медикларны үзен ничек тә солдатка җибәрергә үгетли һәм үз дигәненә ирешә – рөхсәт ала.

– Мин үземнең армиягә бармый калуымны чыннан да күз алдына да китерә алмый идем. Нинди генә спорт төрләре белән шөгыльләнмәдем! Мөгаен, шашка һәм шахмат буенча гына спорт разряды булмагандыр, ә самбо буенча – спорт мастерына кандидат. Шунлыктан үземнең спецназга эләгүемне бик дөрескә санадым, – дип сөйли лейтенант.

Тәртипләрендә тайпылыш булган яшүсмерләр өчен палаткалы лагерьның командиры.

ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА ДА СЫНАТМЫЙ

Әйе, Рөстәм Равилов хәзерге вакытта лейтенант званиесендәге кадрдагы хәрби хезмәткәр. 1998 елда офицерлар курсын тәмамлауга кече лейтенант була. 1999 елда икенче Чечен сугышы вакытында башына тигән пуля исә аның карьерасына нокта куя. Сугыш өчен Батырлык ордены тапшыралар, ә шәхси эшенә хәрби хезмәткә яраксыз дип языла һәм, «Д» категориясен аңлатып, кызыл мөһер сугыла.

Тыныч тормышта да сынатмый ул. Башта электр монтажчысына укый, 2009 елда төрле бәйлелекләрдән интегүчеләргә ярдәм итүче «Социаль психолог» белгечлеге буенча югары белем ала, аннары КФУ каршындагы социаль-икътисадый белем курсларын тәмамлый.

2016 елда «Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасына нигез сала. Үзе кебекләргә ярдәм итү буенча социаль проектларны гамәлгә ашыра башлый, тормышта авыр хәлләрне җиңү тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Фронттан алып кайткан тәрене Рөстәм Равилов Ходай Хачын Күтәрү храмының рухание – иерей Александр Карпухинга тапшыра.

БАШТАГЫ ПУЛЯ ҮЗЕН СИЗДЕРӘ

Ә бит медицина хатасы аркасында ветеран чак кына үлми кала. 2018 елда, башы авырта башлагач, ул медикларга мөрәҗәгать итә. 1999 елда башындагы пуляны алу өчен операция ясалуы турындагы документны күрсәтә. Пациентны республика клиник хастаханәсенә магнит-резонанс томографиясенә җибәрәләр, һәм шул вакытта ул харап була яза.

– Пыяла тоннельгә урнаштыргач һәм аппаратны эшләтеп җибәргәч, башым кинәт бик каты авырта башлады, уң күзем очып чыга кебек тоелды. Мин шунда ук төймәгә бастым да, аппаратны сүндерделәр, – дип, ул чакны күңелсез генә исенә төшерә Рөстәм.

Шуннан соң аны ветераннар госпиталенә рентген компьютер томографиясенә җибәрәләр һәм күз чокырында пуля табалар. Шул ачыклана: унтугыз ел элек аңа операцияне хәрби хирурглар ясамаган, ярасыннан алынган зур кургаш кисәген пуля дип уйлаганнар, ә тирәнрәк кергән корыч пуляның үзен күрмәгәннәр.

Әгәр МРТ аппаратын вакытында туктатмаган булсалар, ветеран, мөгаен, сугышта түгел, ә яраланганнан соң 20 ел узгач хастаханәдә үлгән булыр иде. Мәгълүм ки, хәтта көнкүрештәге металл предметлар – каптырмалар, ачкычлар, тәңкәләр дә бу процедура вакытында гаять зур көч белән магнитка тартылып «снарядка» әйләнә, ә инде тәндәге (бигрәк тә – баштагы) кыйпылчыклар турында әйтеп торасы да юк.

Шунлыктан Рөстәм Равилов хәзергә кадәр башындагы әлеге пулясы белән йөри. 1996 елның җәендәге истәлекле сугыштан бирле тезендәге кыйпылчык та үз урынында тора, чөнки табиблар операциядән соң буынның бөгеләчәгенә гарантия бирә алмый.

Рөстәмнең Донецк янында дроннар һөҗүменә эләккән автомобиле.

СОЛДАТ ЯРАЛАРЫ

Махсус хәрби операция башлангач ук, үзләрен хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрүне үтенеп, Равилов ветеран дуслары белән Казанның Совет районы хәрби комиссариатына бара. Анда, сез инде карт, өстәвенә, әллә ничә тапкыр яралангансыз дип, каршы төшәләр. Республика хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткәч тә, нәтиҗә шундый ук була. Шунлыктан ир-егетләр үзләренә таныш Чечняга юнәлә һәм, үзләре теләп, «Ахмат» отрядына языла. Анда артык сорау бирмиләр, өч айга контракт төзиләр, тиздән казанлылар инде Мариупольне штурмлауда катнаша.

Аннары «Редут» хосусый хәрби компаниясе белән тагын ике контракт төзелә, ләкин ул контузия һәм җәрәхәтләр алу сәбәпле өзелә. Аннан соң инструктор сыйфатында мобилизацияләнгән татарстанлыларга ут һәм тактик әзерлек үткәрүдә, мина-шартлату эше, тактик медицина буенча өйрәтүләрдә катнаша. Фронтка якташларына гуманитар ярдәм ташый.

Ә 2024 елдан алар дусты Радик Бәдретдинов белән яңадан сафта: Казан югары команда танк училищесының корал кафедрасында атарга өйрәтү инструкторлары. Курсантларны гына түгел, стратегик мөһим объектларны саклау буенча мобиль-ут төркемнәре сугышчыларын да, РФ Кораллы көчләре белән килешү төзүчеләрне дә өйрәтәләр (окоплар, биналар һәм урман полосаларын штурмларга да).

Бу вакыт эчендә Рөстәм белән ниләр генә булмаган: тагын контузияләнгән һәм җәрәхәтләнгән, бервакыт пуляны бронежилет өстендәге сумкада яткан таныклык кына тоткарлаган, 2024 елда Донецк янында гуманитар йөк автомобиленә ике FPV‑дрон һөҗүменнән соң да исән калган...

БИШТӘРДӘГЕ ТӘРЕ

Рөстәмне тыңлаганда, бу солдатның әллә ничә тапкыр могҗизалы рәвештә исән калуына гаҗәпләндем. Николай Чудотворец тәресе дә аның язмышында юкка гына пәйда булмаган бит.

– Угледарск юнәлешендәге якташларыбызга – аеруча катлаулы бурычлар башкаручы БПЛА операторларына «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләрен һәм Милли стратегияләр үзәгеннән акчалата премияләр тапшырырга бардым. Алгы сызыкка да чыгарга туры килде, чөнки бүләкләү өчен барысын да тылга чакыртып алырга мөмкинлек юк иде. Менә шундый бүләкләүләрнең берсеннән соң, сугышчылар белән аралашканда минем яныма ниндидер тузган чәчле, сакаллы, кара киемле, кулына биштәр тоткан бер карт килде. Су сорады. Мин аны кызганып куйдым, бер шешә судан башка, тагын кабартма белән колбаса да бирдем. Күзләре яшьләнде мескенкәйнең. Бер читкәрәк китеп, шуларны ашады, аннары мине чакырып алды да, биштәреннән тәре чыгарып: «Ходайның күркәм бәндәсе, сиңа бер үтенечем бар. Бу Изге Николай образын Россиядәге берәр гыйбадәтханәгә алып кайтып бир, монда ул югалырга мөмкин, үзең беләсең, бу фашистлар храмнарны яндыралар, руханиларны үтерәләр... Үземнең күпме гомерем калгандыр, белмим, ә тәрене коткарырга кирәк», – диде.

Тәре чыннан да могҗизага ия ахры, алып кайтканда безне берничә тапкыр коткарды. Кайтып җиткәч, ни өчен икәнен үзем дә белмим, аны Питрәч районы Колай авылы чиркәвенә тапшырдым. Андагы изге атаны бераз белә идем, – дип тасвирлый ул вакыйгаларны Рөстәм.

ГАДИ МОГҖИЗА

Ә менә Ходай Хачын Күтәрү (Воздвижение Креста Господня) храмы башлыгы иерей Александр Карпухин безгә телефоннан менә нәрсәләр сөйләде:

– «Мира каласыннан Кодрәт кылучы Изге Николай» тәресе белән гаҗәеп очрак килеп чыкты. Бездә Изге Николай тәресе бар иде, аны Людкино авылы халкы үзләренә кире кайтаруны сорады. Бу бәхәс революциягә кадәрге заманнардан ук барган. Тәренең чыннан да башта әлеге авыл кешеләренеке булуын фактлар белән дәлилләделәр. Кайтарып бирдек. Һәм шул ук көнне безгә сугыш кырыннан Изге Николай тәресен алып кайтып бирделәр! Тәренең кодрәте, могҗизасы инде бу, билгеле!

Чыннан да могҗиза шул! Ә ватанпәрвәр солдат Равиловның тормышында исә мондый могҗизалар шактый. Киләчәктә дә шулай булсын!

 

 

Дмитрий Сивков

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера