Мичбашы догалары
Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, яңа рубрика башладык: «41 нче ел балалары». Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән бу сабыйларның язмышы ничек булып беткән? Нинди могҗиза белән исән калганнар? Әнә шундый өлкәннәребезнең гыйбрәтле язмышларын барларга булдык.
– Без, биш баланы, ятимнәр йортына җибәрергә документлар әзерләп йөргән көннәрдә, әнинең бертуган гарип апасы авыл җирлеге идарәсенә барган. «Ни күрсәк тә бергә булырбыз, балаларны тәрбиягә үзем алам», – дигән. Әнә шулай итеп бер оя ятимне апа үзенә сыендырган...
Апас районы Олы Бакырчы авылында яшәүче Гайнетдинов Шәүкәт абый 1941 елда дөньяга килә. Әтисе сугышка киткәндә әле ул тумаган да була. Малайга алты ай дигәндә әнисе дә бакыйлыкка күчә. Әнә шулай дөм ятим үсә Шәүкәт абый.
ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛУ
Шәүкәт абыйның әтисе Баһаветдин авылда беренчеләрдән булып сугышка алына. Дүрт баласын кочаклап, Бибикамал тормыш иптәшен фронтка озата. Иң олы кызына да унбер генә яшь була. Анысы да монысы, тагын ике айдан бишенче баласы туарга тора. Ничек яшәп бетерерләр?
– Ул чакта әнинең күңелендә ниләр булганын аңлавы кыен түгел, – дип сүзен башлады Шәүкәт абый. – Тик ул бу аерылуны бик авыр кичергән – анысы хак. Шулай булмаса, әтине озаткач ук авырый башламас иде. Әти киткән вакытта ук: «Җә кайтам, җә юк. Күрешә ал- масак, бәхил бул. Балалар белән үзеңә генә. бик авыр була, шуңа үзәгем өзелә», – дигән. Әтинең фронттан бер‑ике хаты килгән. Әни аңа минем турыда язып салган. «Улыбыз бар, 18 августта туды. Шәүкәт дип исем куштым», – дигән. Тик әнинең хәле көннәнкөн авырайган, миңа 6 ай дигәндә үлеп тә киткән. Шулай булгач, әти назын да, әни назын да белмим. Әле ярый аптыебыз булган. Безгә ул бик яхшы тәрбия бирде.
«Аптый» дип Шәүкәт абый әнисенең бертуган апасы – Миңнехәят Зиннурованы әйтә. Сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, кияүгә чыкмаган карт кыз була ул. Башта Миңнехәят апалары биш баланы үзенең өенә алып кайта. Ләкин балаларның үз йортлары яхшырак булганга, соңрак бергәләп шунда күченәләр.
– Апагыз авыру да булгач, ничек сезне үстерде? Нәрсә ашатты? – дим гаҗәпләнебрәк.
– Беренчедән, сугышка киткәндә әтинең запаслары күп калган. Ул әле бер‑ике елга җиткән. Аннан соң инде аптый әтидән калган яхшы туннарны, савыт-сабаларны ризыкка алыштыра торган булган. Безгә бит Чувашиянең Яльчик базары якын, абый-апалар ул әйберләрне шунда алып барып саткан.
– Шәүкәт абый, ә әтиегезнең кайда вафат булганлыгы билгелеме?
– Билгеле түгел. Әни үлгәннән соң, хәбәр-сез югалды, дигән хат килә. Без аны исеме буенча эзләтеп карадык, тик, кызганыч, очына чыга алмадык. Әллә исемен дөрес язмаганнар. 1941 елда исән булган әле, анысы хак. 1942 нең кайсы аенда һәлак булганлыгын төгәл генә белмибез.
«АПТЫЙ ЭЗЛӘП КИЛДЕ»
Шәүкәт абый сугыш беткән көнне бик хәтерләми. Бу аңлашыла да, дүрт яше дә тулмаган бала. Алай да кешеләрнең капка төпләренә чыгып сөенгәннәрен, йөгерешеп йөргәннәрен чамалый. Аның каравы, әнисе урынына калган аптыеның сүзләрен, мич башында җылынып яткан якты кичләрне бик яхшы хәтерли ул:
– Аптыйның умачлы ашын ашыйбыз да җылы мич башына тезелешеп менеп утырабыз. Аның сәндерәсе дә бар иде. Тамак проблемасы гына түгел, ягарга утын да юк бит. Ә кышлар озын, суыклары үзәккә үтә. Аннан-моннан чыбык‑чабык табыштырабыз. Әле ярый абый, апалар кул арасына керә торган булган. Мич башы зур булмаса да, бер-беребезгә «җылышып» ятабыз, бераз җылынышабыз. Ә аптый безгә китаплар укый, догалар өйрәтә. Динне бик яхшы белә иде ул. Бишебезгә дә күп догалар өйрәтте. Аннары бик матурлап җәннәт турында сөйли. Ә безнең барыбызның да җәннәтле буласы килә. Анда мин әнине, әтине очратырмын төсле... Хәтерлим, берсендә абыем сорап куйды: «Ә җәннәт дигән урында тамак туйганчы ашарбызмы икән?» Аптый, барыбызның да башыннан сыйпап, болай диде: «И, балалар, җәннәттә сез оҗмах җимешләрен ашарсыз. Андагы матурлык...»
Кечкенәдән барыбыз да белеп үстек: җәннәтле булу өчен күп яхшылык эшләргә кирәк. Аптыйның зирәклегенә, белеменә хәзер дә шаклар катып утырам. Югыйсә гади авыл апасы бит. Аннары, аның сабырлыгына да исем китә: авыру килеш биш баланы алып, беребезне дә какмый, сукмый үстерде. Аналар мәхәббәте белән яратты ул безне. Алланың рәхмәте, без дә аңа бер кыенлык китермәдек: ни кушса, шуны үтәдек. Аның сүзе закон иде. Алай гына да түгел, ир уртасы булгач та, Шәүкәт абый аптыеның сүзеннән чыкмый. Менә шуңа бер мисал. 1962 елда ул күрше кызы Хаҗирәгә өйләнә. Олы Бакырчы мәктәбендә җиде ел бергә укыган сыйныфташлар булалар. Шәүкәт абый Хаҗирә апаның уңган, бик тырыш кыз икәнен күреп үсә. Шуның өчен дә 21 яшендә үк никах укыталар. «Хаҗирә янына күрше Балтай авылыннан бер егет килгәнен күреп алдым.
Болай кыймыйрак йөрсәм, сыйныфташны алып китәләр икән, дип уйладым», – ди Шәүкәт абый. Баксаң, Хаҗирә апа да егеткә битараф булмаган. Әнә шулай тиз арада өйләнешеп тә куялар.
Мисал, дигән идем бит. Яшь гаилә Төмән якларына акча эшләргә китә. Гайнетдинов- ларның бу вакытта олы уллары туган була инде. Шәүкәт абый Төмән өлкәсендә тракторга эшкә урнаша. Аның инде механизатор тәҗрибәсе була. Олы Бакырчы җидееллык мәктәбен тәмамлагач та, ул, Биектау районының Усад һөнәр училищесына барып, механизаторлыкка укып чыга. Башта трактор ярдәмчесе булып эшли. Бер елдан соң тырыш егеткә яңа трактор бирәләр. Кыскасы, Төмәнгә киткәнче, шактый тәҗрибә туплаган була.
– Шулай басуда эшләп йөрим, трактор артыннан Хаҗирә йөгерә, – дип дәвам итте Шәүкәт абый. – Тракторны туктаттым. «Әйдә, кайтабыз, аптый килде», – ди Хаҗирә. Кайтсам, аптый утырып тора. «Сездән башка булмый, балалар», – ди. Шулай итеп, ул безнең белән калды. Төмән өлкәсендә ике елга якын яшәдек. Гел сазлык анда, зур‑зур черкиләр. Аптый көн саен әйтә башлады: «Монда минем тәһарәтем дә дөрес түгел, черкиләр сырып ала. Үлгәч, сазлыкта ятасым килми. Зинһар, авылга кайтып китик», – ди. Әнә шулай туган якларга кире әйләнеп кайттык. Әниебез урынына булган аптыебыз 78 яшенә кадәр безнең белән яшәде. Соңгы көннәренә кадәр акылында, аягында йөрде. Гел догада булды.
Шәүкәт хәзрәт Олы Бакырчы мәктәбендә дә чыгышлар ясый.
АЛЛАҺКА ТАЯНУ
Шәүкәт абый белән Хаҗирә апа дүрт ир бала тәрбияләп үстергән. Аларга белем биреп, һәркайсын башлы‑күзле иткәннәр. Бүген ир белән хатын икәү генә һәр көнгә сөенеп яши. Хаҗирә апа гомере буе балалар бакчасында эшләгән, сабыр, тәрбияле ханым. Язмышның туры китерүен кара – Хаҗирә апа да әтисе сугышка киткәннән соң туган бала, 1941 елгы. Җәмәгатеннән аермалы буларак, ул әнисе белән үскән.
– Без әтинең кайда күмелгәнен беләбез, – диде Хаҗирә апа. – Әтинең кечкенә генә сурәте дә бар иде, тик менә шуны таба алмадым. Әни берәр җиргә куйганмы, һич белмим. Ник шул сурәтне үзем белән алып китмәгәнмен, дип уйлыйм хәзер. Әни вафат инде, урын өсте калгач, Шәүкәт белән үзебезгә алып килдек. Бездә мәрхүм булды.
Иң мөһиме шуны әйтергә кирәк: Шәүкәт абый Гайнетдинов – Олы Бакырчының имам-хатыйбы. Олысы-кечесе хөрмәт итә аны.
– Пенсиягә чыкканчы ук, мәчеткә йөри башлаган идем, – ди Шәүкәт абый. – 70 яшемдә укырга кердем, чөнки динне үзлегеңнән генә өйрәнеп бетереп булмый. Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә өч ел читтән торып укыдым. Бер елдан мине авылның имамы итеп сайладылар. Унөч ел инде халыкны дингә тартам. Аллага шөкер, районда безне үрнәк итеп куялар. Җомга намазына 30лап кеше җыела. Мәчеткә чакырып, кайберәүләрнең өенә өчәр, дүртәр тапкыр барам. Бер килгәч, йөреп китәләр, намазына да өйрәнәләр. Бик зур савап бит ул.
Күз тимәсен, Шәүкәт абый ел саен уразаны да тота. Мәчеткә көненә икешәр тапкыр барып кайта. 75 яшендә хаҗ сәфәрен дә кылган. ТР Диния назәрәте иң яхшы эшләүче муллаларга бушка юллама бүләк иткән. Шәүкәт хәзрәт шул бәхетлеләр арасына эләккән.
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез: һич уйламаган җирдән хаҗны күрү насыйп итте. Аптый белән укыган догаларыбыз кабул булгандыр, дим. Бу бит әйтеп аңлата алмаслык олы бәхет.
Шәүкәт абыйның зиһене бик яхшы. Ә тырышлыгы турында әйтәсе дә юк. Үзе әйтүенчә, кечкенәдән шундый булган:
– Сугыштан әтиләре исән кайткан малайларның велосипедлары бар иде. Ә минем булмады. Кая инде велосипед, аптыйның пенсиясе 12 сум иде. Аның каравы, тракторда эшләгән акчама авылда беренче булып мотоцикл алдым.
Алай гына да түгел, авылда беренчеләрдән булып җиңел машина ала Шәүкәт абый. Аның да тарихы кызык кына:
– Лесхоз җитәкчесе идем. Безнең колхозның рәисе килгән: «Әйдә, безгә бригадир кирәк. Кайт инде», – ди бу. Чиратсыз гына «Москвич» машинасы алырга булышсагыз, кайтам, дидем. Ул вакытта акчалы кеше дә машина ала алмый. Колхоз рәисе сүзендә торды: берничә айдан өр‑яңа «Москвич» машинасы барып алдым. 1975 елда авылда җиңел машина берәүдә дә юк иде әле. Шулай итеп үзебезнең колхозда 16 ел бригадир булып эшләдем.
Бригадир вазыйфасыннан туеп китә Шәүкәт абый. Колхоз зур (Олы Бакырчы заманында Апас районының иң зур авылы була). Азрак тынычлап яшим әле, дип уйлый. Ләкин күп тә үтми, колхоз рәисе элеккеге бригадирны ферма мөдире булырга кыстый. «Ике генә айга сүзне тыңлап тор инде. Кеше тапкач, китәрсең...»
– Фермада эшләвем 14 елга сузылды, – ди Шәүкәт абый. – Сыер савучылар белән бик рәхәт эшләдек. Хатын‑кызга җай табарга кирәк, кайчагында шаярткан буласың, кайчагында мактыйсың. Шунсыз булмый. Зурлап бәйрәмнәр, туган көннәр уздырдык.
Менә шундый язмыш. Күкләр аңа сынавын да, бәхетен дә өеп биргән. Ә Шәүкәт абый гомер буе шөкер итеп, Аллаһка сыенып яшәгән һәм яши. Ихластан сәламәтлек, Хаҗирә апа белән тигез тормыш, сөенечле озын гомер телибез Шәүкәт хәзрәткә.
Шәүкәт абый белән Хаҗирә апа 63 ел тигез гомер кичерә.
P.S. – Балачактагы иң татлы ризык булып нәрсә истә калган? – дип сорап куйдым Шәүкәт абыйдан. Уйлап та тормый җавап бирде ул:
– Мәчтүрә яфрагына (сүз эт борчагы турында бара. – Ред.иск.) төрелгән җир җиләге. Без аны «якмыш» дип ашый идек. Сугыштан соңгы авыр еллар, татлы ризык та ашыйсы килә, ә ул юк. Ә шул «якмыш»- ны ашап куясың да, авызлар ерылып китә… Әле тагын Бадамша чокыры янына төшеп, учак ягып, яңа арышны калайга салып, кыздырып ашый идек. Монысы инде көзгә таба була торган хөррият. Бригадир басудан арышны җыйганны күрсә, бетте баш, тизрәк чабасың. Абый-апалар артыннан калышмаска кирәк, югыйсә сине үзләре белән бүтән ияртмиләр. Менә шулай үстек, кызым. Ә барыбер балачак бик сагындыра, мөмкинлек булса, бер генә көнгә кайтып килер идем шунда. Мич башына менеп утырып, аптый янында бер генә сәгать черем итеп алыр идем...
Добавить комментарий