Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
"Мин халыклар дуслыгы һәм тынычлык яклы!"

"Мин халыклар дуслыгы һәм тынычлык яклы!"

Казанда мин беренче генә тапкыр, әмма шәрык колоритын тоям.

19 декабря 2016

 
Евгения Лоза, актриса, “Восток-Запад” рус-төрек фильмында төп рольне башкаручы, яулап алулардан баш тарту һәм Казан ир-атларының төрекләрдән ни өчен яхшырак булуы турында. 

“Восток-Запад” фильмын төшерү фикере миңа башта шактый авантюр булып тоелды, чөнки ул безнең илләр арасындагы каршылыкның иң кызган вакытына туры килде. Халыклар бер-берсе белән каршылыкта тормый, ә менә фильмга килсәк, сәяси мәсьәлә шактый уңайсызлык тудыра иде. Мин һәрвакыт безнең тамашачының аңлавына һәм бу вазгыятьнең уңай чишелешенә өметләндем һәм, Аллага шөкер, өметләрем юкка булмаган. Төркиядә соңгы төшерүләр вакытында без татуланышу турында ишеттек, барысы да үз урынына кайтты, һәм, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайлануына дәлил буларак, безнең беренче рус-төрек сериалы экранга чыкты.
Әлбәттә, төшерү вакытында без, актёрлар, арасындагы аңлашуларда кыенлык тумый калмады. Аднан Котч (төп ир кеше ролен уйнаучы) төрекчә сөйләшә, мин – русча, әмма без, үз системабызны уйлап табып, ул кыенлыкны җиңдек: икебезнең дә текстларны ятладык та, шулай остарып киттек.
img_5784
Гомумән, сериалны эшләгәндә, минем төрекләргә мөнәсәбәтем үзгәрде. Россиялеләрнең күбесе кебек үк, мин дә Төркияне курортлар иле буларак кабул итә идем. Без бит төрекләрне нигездә кунакханәләрдә генә күрә идек. Моңа кадәр минем төрек актёрлары һәм бигрәк тә андагы гади халык белән аралашканым булмады. Аларның рус әдәбиятын яхшы белүләре мине чын мәгънәсендә гаҗәпләндерде. Миңа исә аларның мәдәнияте турындагы белемнәремнең бик сай булуы өчен кайчакта оят та булгалады. Төрекләрдә актёрлар мәктәбе бик көчле. Өлкән буын булсынмы, яшьләрме – бик яхшы актёрлар бар аларда. Барысы да шундый музыкаль, нечкә күңелле, хисчән. Мин алардан эштә экспрессия көткән идем, кайбер күренешләрдә Аднан, русларда еш очраганча, кызып китәр дип уйладым, ләкин ул шулкадәр нечкә, хисләргә бирелеп, җанын биреп уйнады. Партнёрымнан уңдым мин.
Шәрыкка карата миндә аерым бер мөнәсәбәт – соклану барлыкка килде. Анда барысы да шундый колоритлы, сусыл, яндыра торган – ризык булсынмы, кеше мөнәсәбәтләреме.
Миңа шәрык гаиләсе культы – өлкәннәргә хөрмәт, традицияләргә ихтирам, гаиләнең бердәмлеге, барысын да киңәшеп, бергә хәл итүләре бик ошый. Безнең илдә болар кайчак нык җитешми. Мин Аднанның зур гаиләсен күзәттем, алар фильмны төшерү мәйданына да килделәр. Мондый җылы мөнәсәбәтләр бик кадерле. Казанда да шулай. Монда мин беренче генә тапкыр, әмма шул ук шәрык колоритын тоям.
4
Бу “шәрык” миңа хәтта якынрак та, чөнки биредә мин телне, уйларны, хисләрне, шаяртуларны аңлыйм... Миннән еш кына фильмдагы кебек шәрык ир-егетен ярата алыр идемме, дип сорыйлар. Әгәр мин телне аңламыйм, аның ничек уй-фикерләвен тоймыйм, шаяртуларына төшенмим икән – ай-һай, булмастыр. Әмма шәрык ир-егетләре Төркиядә генә түгел, алар Татарстанда да бар бит, татарстанлылар белән уртак тел табу миңа күпкә җиңелрәк. Балачактан ук иң якын дустым татар кызы иде. Шуңа күрә мин татар халкы традицияләре һәм кухнясы белән яхшы таныш. Дустым Динараның әнисе һәм әбисе еш кына бәлешләр, өчпочмаклар белән сыйлыйлар иде, аларны бик яратам. Ә татарча азуны еш кына үзем дә пешерәм.
Ике вакыйганы – фильмның премьерасы күрсәтелү һәм шәһәр буйлап экскурсияне – берләштерә алу мине гаять шатландырды. Биредә заманча биналар белән иске йортларның архитектурасы үзара ярашып тора, шуңа сокланам. Кремльдә булдым, яңа ЗАГСның күзәтү мәйданында йөрдем, монда барысы да матур, киң колачлы, төпле, мөнәсәбәтләр – кунакчыл.
Быел минем дусларым артты – төрекләр арасында да, татарлардан да. Дагыстанда, Украинада да дусларым бар. Мин бит тумышым белән Украинадан, Луганск өлкәсеннән – чын сугыш та, мәгълүмати сугыш та барган җирдән. Моны тою, яңалыклардан ишетү һәм күрү җанны бик әрнетә.
2b9a1395
Шуңа күрә мин, блондинка кебек әйтә бу дип бәяләүчеләр булса да, бөтен дөньяда халыклар дуслыгы һәм тынычлык яклы. Мин кайчан да булса барыбыз да бер телдә аралашырбыз һәм бер-беребезне ярты сүздән аңларбыз, дип ышанам. Яулап алуларга табигый омтылыш юкка чыкканнан соң, бу, һичшиксез, булыр – безнең илләр шул дәрәҗәдә цивилизацияле бит инде, ә кешеләрнең күпчелеге белемле, димәк сугышларны бетерер вакыт та җиткәндер.
Тынычлыкта, татулыкта, мәхәббәттә яшәр вакыт инде. Мәхәббәт ул милләткә дә, нинди катламнан булуыңа да карамый – ул бары тик җиңә һәм шул гына. Очкын чәчрәп китә дә, бер-береңә тартылу барлыкка килә, аннан тарих пәйда була – болар барысы да милли һәм башка барлык киртәләрдән өстен.
Бу бөтен матурлыгы белән балкыган мәхәббәт: балаңа, әти-әниеңә, туган илеңә, яраткан кешеңә. Һәм бернинди сугышка да урын юк монда. 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: