«Минем арлекин, беркатлырак күренсә дә, зирәк ул»
«Әкиятләрдә уйнау бик ошый. Мондый рольләрдән рәхәтләнеп тәм табарга була, җүләр сатарга, гомумән, ни теләсәң, шуны кыланып карарга». Әнә шулай дип ачылып китеп сөйләде безгә Арлекин... дөресрәге, яңа гына кинотеатрларда чыккан киноәкиятнең каһарманы – артист Рузил Миңнекәев.

Шуны да әйтергә кирәк: «җүләр сатып һәм ни теләсә, шуны кыланып», барыбызга да балачактан яхшы таныш образны ул искиткеч башкарып чыккан.
ҖИРӘН КЛОУН
Италиянең дель арте комедиясендә Арлекин персонажы, традицион күзлектән караганда, үтә дә тормышчан зат. (Алексей Толстой фильм-әкияте өчен курчакларны нәкъ менә шуннан алган бит). Шулай булгач, бу образда артист кинәнеп «җүләр сата» ала, билгеле. Әле тагын да күңеллерәк булып күренсен өчен, аның чәчләрен дә ут кебек җирән төскә буяганнар. Гримерлар бу төсне юа торган супершампунь бар дип ышандырганнар, ди. Димәк, Рузилнең җирәнлеге – вакытлы күренеш.
Шулай да әкияти җирән төс тиз генә юылып төшмәгән, вәгъдә ителгән «эликсир»ның тылсымны җиңәргә көче җитмәгән, күрәсең. Рузилгә исә баштан ук җирән булу ихтыяҗы исәптә тотылмаган башка проектларда да «арлекинлыгын» кулланырга туры килгән.
БУШЛЫК БЕЛӘН ХИМИЯ
Кино төшергәндә кыенлыклар гримга гына бәйле булмаган.
– Графика күп кулланылган фильм булганга, уйнаганда катлаулы моментлар шактый булды, – ди ул.
Әйе, заманча фильм-әкиятләр – күп технология кулланылган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әйтик, агач Буратиноны (ә ул фильмдагы бердәнбер чын актер уйнамый торган персонаж) яшь актриса Вита Корниенко җанландыра.
– Вита белән бергә өйрәнергә туры килгән бу технология белән мин үзем беренче мәртәбә очраштым, – ди Рузил. – «Аватар» диярсең. Буратиноның электр җепләре белән уратып алынган махсус костюмы бар иде, йөзендә дә – ниндидер нокталар, шулар буенча персонажның мимикасы «укыла». Моны күзәтеп тору – шаккаткыч, билгеле!
Дөрес, экранда курчакны җанландыруга юнәлтелгән катлаулы графика нәтиҗәсендә, тере актёрларга еш кына бушлык белән уйнарга туры килгән.
– Партнёр урынына вакыт-вакыт бушлык белән эш итәргә, ничек тә бәйләнеш җепләре тартырга туры килде, – дип сөйли Арлекин-Миңнекәев.

ТЫЛСЫМЛЫ ШӘҺӘР ҺӘМ ДУРЕМАРНЫҢ СӨЙКЕМЛЕ СӨЯГЕ
«Буратино»ны төшерер өчен, Мәскәү янында аутентик Италия шәһәре мохитен тудыра торган бик зур декорацияләр төзегәннәр. Бу чыннан да әкиятне хәтерләтә иде, диләр артистлар.
– Эчке ягында йортлар, әлбәттә, бутафория, ә менә тыштан карасаң, каркаслары сокландыра – чын дип ышана башлыйсың хәтта. Без ул шәһәрдә урамнарны өйрәнеп озак йөрдек, мин хәтта андагы лабиринтларда адашып беттем, – ди Рузил Миңнекәев. – Телефонымны актарып карасагыз, галереяның яртысы нәкъ әнә шул фильмдагы шәһәр сурәтләре белән тулы.
Әле тагын бер серне ачарга кирәктер: чынлыкта, Миңнекәевнең фильмда бик тә, бик тә... Дуремарны уйныйсы килгән икән.
– Ул минем фильмдагы иң яраткан персонажым, – ди актёр. – Аның белән бәйле теге я бу эпизодны ничек уйнап була икән дип, озак баш вата идем. Әмма Дуремарны уйнаган Лев Зөлкарнәев – бик оста актёр, мин аннан яхшырак уйный алачагыма ышанмыйм хәтта.
ӘКИЯТ ТӘМАМЛАНМЫЙ…
Рузил юкка гына әкиятләрдә төшәргә яратуы хакында әйтмәде безгә. Аның әле алда тамашачыны тагын ике проекттагы роле белән сөендерәсе бар. Дөрес, аларның берсен, нәкъ менә хәзер режиссёр Алинә Насыйбуллина төшергәнен, актёр, күбрәк авторлык киносына карый, ди. Әмма нигезендә «Шүрәле» әкияте ята. Ә менә чын әкият дигәне – «Руслан һәм Людмила. Тылсымлы сәяхәт». Анысы инде – чын уен киносы. Нәкъ менә «Руслан һәм Людмила» әкияте прологында Пушкин безгә әкияти Лукоморье турында сөйли бит.
Рузил Миңнекәев Пушкин әкиятендә Русланны уйный, димәк, аның әле алда явыз сихерче Черномор белән көрәшәсе һәм җиңәсе бар. Ай-һай, йөрәкләрне җилкетә бу тарих, колачлы булырга охшап тора…

ХИКМӘТЛЕ ӘКИЯТ…
Безнең Арлекиныбыз – яшь әти, шуны да онытмыйк. Ул үзенең өч яшьлек малаена да әкиятләр укырга ярата икән.
– Хәзерге баланың – үз әкияте, мин аларда берни аңламыйм, – дип көлә актёр. – Әмма төп әкиятләрне дә улымның белүен телим, шуңа аларга аерым басым ясыйм. Һәрхәлдә, «Колобок» белән «Красная шапочка»ны без инде беләбез.
Буратино турындагы яңа әкияттә дә аталар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр төп лейтмотив булып бара. Шуңа бу фильмны бөтен гаилә белән барып карау әйбәт.
Рузил үзе бу урында Бродский юлларына мөрәҗәгать итә:
«Мой Арлекин чуть‑чуть мудрец,
Хотя простак на вид…»
Хәер, фильм белән бәйле бу фәлсәфи фраза бик тә урынлы, дип уйлыйм. Үзенең вайбы буенча яңа киноәкият китапның оригиналына гаҗәеп рәвештә якын булып чыккан. Карло Коллодиның Пиноккио турындагы тарихы турында әйтүем. Ә бит Алексей Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» үзе шуңарга барып тоташа.
Толстой сурәтләгән совет фильмындагы Буратиноның башбаштаграк малай икәнен без яхшы хәтерлибез. Ул әллә ни фәлсәфәгә бирелеп, тирән уйлануларга чумарга кирәк тапмый. Ә менә яңа әкияттә төп каһарман берөзлексез яшәү мәгънәсе турында уйлана. Уйланып кына калмый, шөбһәләнә, борчыла, дөньяда үз урынын эзли. Һәм фильмның буеннан буена аңарга әтисе Карло белән мөнәсәбәтләр тынгы бирми.

Добавить комментарий