МВЕН: куркынычсыз очышлар турында
Узган елның 10 сентябрендә «Кронавиа-9» җиңел самолеты Санкт-Петербург янындагы кечерәк кенә аэродромнан һавага күтәрелә. Һәм кинәт кенә двигатель эштән чыга. Аста – урман, су һәм торак массив, ә аэродромга әле ерак... Фаҗига?
31 августа 2018
«МВЕН» Фирмасы 1996 елда Германиядә ультраҗиңел һәм җиңел очу аппаратларында БПС куллануга сертификат ала. Компания җитәкчелеге сүзләренә караганда, бу күп нәрсә турында сөйли, чөнки шуңа охшаш системаларны немецлар да, америкалылар да эшләргә тырышып караганннар, ләкин Европада коткару парашют системаларын сертификацияләүдә уңышка беренче тапкыр россиялеләр ирешкән.
2011 елда Франциядә Казан «МВЕН» Фирмасының БПСларны сату һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча дилерлык үзәге ачылган иде. Биредә ел саен 15‑20 система урнаштырыла. Французлар, өстенлекне америкалыларга һәм чехларга түгел, казанлыларга бирәбез, дип раслый. Эш бәядә түгел – Казанда эшләнгән система ышанычлырак, ул аварияле очракларның күпчелегендә ярдәмгә килә.
Әлеге хәбәр бөтен авиация дөньясына санаулы минутлар эчендә тарала. Һәм чираттагы мәртәбә Казандагы «МВЕН» Фирмасы тарафыннан эшләнгән тиз ачыла торган коткару парашют системасының (БПС) зарурлыгын раслый. «Кронавиа-9» самолетына нәкъ менә әлеге система урнаштырылган була.
Илья Ермоленко, «МВЕН» Фирмасының генераль директоры.
Коткару системасының уникальлеге, полимер-композит материаллардан очкыч аппаратларны уйлап табу һәм җитештерү турында «МВЕН» Фирмасы генераль директоры Илья Ермоленко сөйли.
– Фирма ачу идеясе каян килде һәм ни өчен нәкъ менә коткару парашют системасы?
– МВЕН аббревиатурасы аны уйлап табучылар – Михаил Невельский һәм Виктор Ермоленко исем-фамилияләреннән алынган. КАИны тәмамлаган бу егетләргә, парашют спорты белән шөгыльләнгәнгә, мотодельтапланнарда очу куркынычсызлыгы проблемасы таныш була, һәм алар проблеманы хәл итү юлын табалар. Төп идея шунда: теләсә кайсы биеклектә һәм тизлектә очучыны һәм пассажирларны һава судносыннан чыкмый гына коткару. Невельский һәм Ермоленко үзләренең тиз ачыла торган коткару парашют системасын уйлап табучылар да, аны беренче мәртәбә сынап караучылар да булалар. Бүген предприятиенең исәбендә һавада коткарылган 50 гомер – бу 30 дан артык һава судносы экипажы дигән сүз! БПС безнең предприятие чыгарган барлык самолётларның база комплектациясенә керә. Без һава суднолары җитештерүчеләргә һәм очкыч хуҗаларына максималь тизлекләрен 450 км/сәг. кә арттыра алган һәм массалары 3000 тоннага кадәр булган очу аппаратлары өчен БПСның серияләп чыгарыла торган 10 төрен тәкъдим итә алабыз. Предприятиедә массалары 5700 кг га кадәр булган самолетлар, һәм шулай ук вертолетлар өчен коткару системалары, авыр авиация техникасы өчен коткару кабина-капсулалары эшләү алып барыла.
– Cезнең потенциаль заказчыгызга нәрсәләрне белергә кирәк?
– Әгәр һава судносы хуҗасының коткару системаларын урнаштыру буенча барлык исәп-хисаплары бар икән, без БПС тибын, размерларын, комплектациясен, заказчыга тапшыру ысулын килештерәбез, шартнамә имзалыйбыз һәм 45 көн эчендә заказны үтибез. Безгә һава судносы конструкторлары ешрак очу аппаратын уйлап табу стадиясендә үк мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта без БПС урнаштыру буенча киңәшләр бирәбез, исәп-хисапларны уртак килештерәбез. Шунысын аңларга кирәк: бүгенге заманда куркынычсызлык позицияләре торган саен күбрәк популярлык казана бара. Һәм һава суднолары җитештерүчеләр өчен безнең коткару парашют системалары белән җиһазлау көндәшлекле өстенлек санала.
– Нәкъ менә сезнең системаның уникальлеге нәрсәдә?
– Аның эшләү принцибы бик гади: очыш вакытында авария куркынычы туганда очучы БПСны кушып җибәрә: очу аппаратыннан парашют системасы булган контейнер аерылып чыга. Парашют гөмбәзе ачыла һәм очу аппараты, экипажы белән бергә, парашют астында исән‑имин җиргә утыра. Нәкъ менә контейнерның аерылып чыгуы аркасында БПСны нәтиҗәле куллануга ирешелә дә: парашютның гөмбәзе һәм баулары һава судносы конструкциясендә эләгеп кала һәм бутала алмый, чөнки контейнерның каты корпусы аларга моны эшләргә ирек бирми.
– 9 август көнне «Казан ярминкәсе»ндә узган 9 нчы Халыкара «АКТО» күргәзмәсе кысаларында сезнең яңа күпмаксатлы 4 урынлы «Мурена» самолетының презентациясе узды. Бу хәзерге көндә республикада кече авиация өчен самолетлар конструкцияләү һәм җитештерү актив үсә дигән сүзме?
– Соңгы өч елда дөньяда моңа охшаш модельләр әллә ни күп җитештерелмәде. Шундыйларның берсе тулысында Татарстан Республикасында эшләнде. Минем яныма килеп: "Бу Кытай самолетымы, әллә Америкада эшләнгәнме?» – дип, бер генә мәртәбә сорамадылар. Һәм аларга самолет җитештерүнең бөтен процессы – проектлаудан алып сынау очышларына кадәр – тулысынча республикада башкарылганлыгын аңлатырга туры килде. Әлеге самолетны «МВЕН» Фирмасы заманча композит материалларны, үз классында иң яхшы двигательләрне һәм инновацияле технологияләрне кулланып эшләде. Безнең аппарат үз күрсәткечләре буенча чит илләрдә эшләнгән аналогларыннан һич тә калышмый, ул көндәшлеккә сәләтле. Бу чираттагы мәртәбә Татарстанда чыннан да үзләренең инновацион һәм икътисадый ышанычлылыкларын раслаучы, яңа таләпләргә (шул исәптән дөнья күләмендәге авиация базарында да) җавап бирерлек мөмкинлекләргә ия предприятиеләр барлыгын күрсәтте.
– «МВЕН» Фирмасы эшчәнлегенең бер юнәлеше – авыл хуҗалыгы авиациясе өчен самолетлар җитештерү. Аларга бүген ихтыяҗ никадәр зур?
– Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы өчен махсус самолетларга ихтыяҗ бар. Бүген тулысынча композит материаллардан эшләнгән бер урынлы МВ‑500 cамолетына ихтыяҗ бар. Ул компаниянең элегрәк эшләнгән проекты – МВЕН‑2 «Фермер» самолетының эволюцион дәвамы булып тора. Очкыч югары җитештерүчәнлеккә ия эшләрнең түбән үзкыйммәте мөһим булган хуҗалыклар өчен очышлар уздыруда иң югары куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып ясалды. Асылда бу – ышанычлы эш аты.
Узган елда «Ростех» Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында имзаланган Бөтенроссия авиахимия эшләре системасын булдыру һәм үстерү һәм ТР территориясендә азык‑төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча килешү республикада авыл хуҗалыгы авиациясе самолетлары базарына яңа этәргеч бирер, дип уйлыйбыз.
Россия Президенты ышаныч күрсәткән коткару системасы Татарстанда эшләнгән! Ак торналарның популяциясен саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән «Өмет очышы» халыкара экология проекты вакытында Владимир Путин «МВЕН» Фирмасында җитештерлгән БПС урнаштырылган дельтапланда очыш ясый.
16 август көнне Татарстан Президенты «МВЕН» Фирмасы авиапредприятиесендә булды. Рөстәм Миңнехановка күпмаксатлы 4 урынлы «Мурена» самолетын күрсәттеләр. Әлеге самолетның рәсми презентациясе агымдагы елның августында «АКТО» күргәзмәсендә узды.
"МУРЕНА"
Югары дәрәҗәдәге очыш-техник характеристикаларга һәм уңайлылыкларка ия 4 урынлы күпмаксатлы заманча самолет. Самолет өйрәнү, эшләү максатлары, мониторинг, һава туризмы өчен идеаль туры килә. «Мурена»ны эксплуатацияләүнең максималь нәтиҗәлелегенә югары тизлек һәм очыш сәгатенең түбән үзкыйммәте аркасында ирешелә: самолет, бер сәгатькә 25 литр АИ‑95 автомобиль бензинын ягып, 300 км дан артык араны очып уза.
Самолетның шәп күзәтү кырына, вентиляция һәм җылыту системаларына ия иркен кабинасы экипажга һәм пассажирларга үзләрен яхшы хис итү өчен максималь уңайлылык тудыра.
Самолетта очыш куркынычсызлыгына АП‑23 очыш яраклылыгы нормалары таләпләренә туры килү, һәм шулай ук ике двигатель һәм БПС урнаштырылу аркасында ирешелә.
«Ел авиатөзүчесе – 2017» конкурсы нәтиҗәләре буенча, «МВЕН» Фирмасы авиация техникасын, компонентларын уйлап табудагы уңышлары һәм яңа «Мурена» машинасын җитештерүе өчен призлы урыннар яулый.
Бүгенге көндә Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә «МВЕН» Фирмасында җитештерелгән 1,5 мең БПС эшли.
Кече авиация самолетларын җитештерүчеләрнең күбесе белән казанлыларның яхшы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашкан. Әйтик, Пермь, Оренбург, Самара бортлары фюзеляжларына, Казанның «МВЕН» Фирмасының коткару системасы белән комплектлаштырылган, дигән язу урнаштырылган. Бу биредә очучыларда экономия ясамыйлар дигәнне аңлата.
МВЕН-2 «Фермер» самолеты.
МВЕН-2 «Фермер» һәм МВ‑500 агросамолетлары, күпмаксатлы 4 урынлы «Мурена» самолеты «МВЕН» Фирмасында җитештерелә. Бизнес-класс өчен реактив 6‑9 урынлы самолет ясау өстендә эш бара.
Бүгенге көндә Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә «МВЕН» Фирмасында җитештерелгән 1,5 мең БПС эшли.
Кече авиация самолетларын җитештерүчеләрнең күбесе белән казанлыларның яхшы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашкан. Әйтик, Пермь, Оренбург, Самара бортлары фюзеляжларына, Казанның «МВЕН» Фирмасының коткару системасы белән комплектлаштырылган, дигән язу урнаштырылган. Бу биредә очучыларда экономия ясамыйлар дигәнне аңлата.
420036, Казан ш., Дементьев ур., 1, корп. 110 тел./факс: 8 (843) 200-09-64, 200-09-66 e-mail: info@mven.ru, www.mven.ru
Реклама
Добавить комментарий