Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
- Начар уйлардан, депрессиядән бары эш коткара

- Начар уйлардан, депрессиядән бары эш коткара

«Авито. Услуги» аналитиклары исәпләгәнчә, соңгы бер елда психолог, психиатр ярдәменә ихтыяҗ 80–90 процентка арткан. Хәер, моны шул өлкәдә эшләүче белгечләр үзләре дә яшерми – аларның буш вакыты юк диярлек. Психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Фидаил кызы Нигъмәтҗанова белән дә шул хакта сөйләштек – ни өчен эч пошу, депрессия кебек чирләр елдан-ел арта? Моны булдырмас өчен нишләргә?

19 апреля 2022

– Чулпан ханым, халык арасында мәзәккә охшаган бер сүз дә йөри. Имеш, өлкән яшьтәге әби докторга барган да: «Әйтегез әле, нервы нәрсә ул? Килен һаман: «Нервым бетте»,– дип зарлана. Мин ул әйбернең кайда икәнен дә белмим», – ди. Чынлап та, әби-бабайлар нинди авыр заманда яшәп тә, депрессиягә бирелмәгән. Ә бүген бу турыда бик күпләр белә. Аеруча яшьләр моннан интегә. Сәбәп нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Беренчедән, бүген кеше ныклап торып үзен өйрәнә башлады. Балачагын, үткәнен анализлый, бу хәтта ниндидер бер яшәү рәвешенә әйләнде... Яңалык түгел – безнең әби-бабайлар ул турыда уйланмаган. Аларның максаты – тамак туйдыру, исән калу, балаларын аякка бастыру булган. Әлбәттә, аларның да ирләре, балалары белән бәйле проблемалары хәттин ашкан. Тик тирәнгә кереп анализлап утырырга, үзендә казынырга аларның вакыты җитмәгән. Ә бүген... Аллага шөкер, тамак проблемасы юк. Кешелек дөньясын икенче әйберләр кызыксындыра башлады. Үз-үзеңне анализлау, якыннарың белән мөнәсәбәтләрне өйрәнү – бүген болар беренче планга килеп басты дисәм дә була. Әле бит көн саен интернет челтәреннән, башка чыганаклардан да безгә: «Үзеңне ярат!» – дип кычкырып торалар. Нәтиҗәсе күз алдында – кеше, бигрәк тә яшьләр, гади генә проблеманы үзе генә хәл итә алмый. «Син берәүгә дә тиеш түгел», дип «акыл» биргән китаплар укыган буын үсеп җитте. Гали дә берәүгә дә тиеш түгел, Вәли дә, Галия дә... Әлбәттә, без үзебезне яратырга тиеш, тик шуның белән бергә башкаларны хөрмәт итәргә бурычлыбыз. Һәм беренче чиратта якыннарыбызны! Бүгенге тормышта исә МИН генә бар. Ә эгоизм беркайчан яхшыга илтми.
– Бүген психология белән бәйле тренинглар, курслар, марафоннар бик популяр. Ихтыяҗ булмаса, алар эшли алмас иде. Сезнең аларга мөнәсәбәтегез нинди?
– Тормышны анализлау бүген нормага әйләнде, дидем. Элек әти‑әни кызын кияүгә биргәндә: «Иргә чыктың икән, ничек булса да түз, сабыр бул»,– дип өйрәткән. Ана белән кыз күзгә‑күз карап серләшмәгән. Бу әтиләргә дә кагыла. Ә бүгенге яшьләр бүтән, аларның бөтен сорауга да җавап аласы килә. Менә шуңа да алар психологларга йөри, төрле тренинг, марафоннарга языла. Ә алар бездә бик күп. Соңгы ике елда аларның саны берничә тапкырга артты. Һәм бу дөнья күләмендә дә шулай. Моның сәбәбе бик гади – пандемиядә кешеләр өйдә утырды. Һәм аларның үзләрендә казыну өчен буш вакытлары барлыкка килде.
– Бу начармы, яхшымы?
– Телибезме-юкмы, һәр заманның үз мавыгуы, яңалыгы формалаша. Шулай булгач, тренинг-марафоннарны начар дия алмыйм. Бу заман таләбе. Әмма моның икенче ягы да бар: бүген һәр кеше үзен акыл өйрәтә алам дип саный. Бернинди махсус белеме, тәҗрибәсе булмаган кешеләр төрле курслар үткәрә. Нәтиҗәдә, ул кешенең проблемасын ачыклый, ләкин хәл итми. Ә бит ул проблеманы «эшләп» бетермәсәң, кешедә җитди психологик авырулар башланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый профессионал булмаган тренерларны хәтта куркыныч дияр идем. Әгәр кеше үзен өйрәнергә, якыннары белән мөнәсәбәтен анализларга тели икән, фәкать профессионалларга мөрәҗәгать итсен.
– Чулпан ханым, яз көне сезгә мөрәҗәгать итүчеләр артамы? Гомумән, психологка кайсы очракта барырга кирәк?
– Чынлап та, яз көне мөрәҗәгать итүчеләр арта. Быел февраль җылы булганга, мондый чирләр дә иртәрәк «уянды». Психологиядә кулланыла торган термин белән әйткәндә, эмоциональ тирбәнү күзәтелгән кешеләр саны нык артты. Иң кызганычы – бу чир яшьләрдә күбәя. Консультациягә йөрүчеләр арасында унҗидедән алып утыз биш яшькәчә булганнар күбрәк.
Психологка кайчан барырга кирәк дигәндә, проблемадан чыгу юлын үзең генә хәл итә алмаган очракта, дияр идем. Гаҗәеп бер хәл күзәтәм. Консультациягә килгәч: «Әй, миңа бу турыда апам, әнием әйткән иде. Тик мин аларның сүзен ишетмәдем, ә сезне ишеттем», – диләр. Ягъни күп очракта якынының сүзен кеше игътибарга алмый. Ә менә минем кебек белгеч сүзе алар өчен зур көчкә ия. Шуңа да мондый белгечләр кирәк. Әлбәттә, кечкенә генә проблема килеп туганда да психологка мөрәҗәгать итәргә дигән сүз түгел бу. Кеше үзе генә хәл итә алмаган мәсьәләләр була бит.
Шулай да, нинди генә көчле белгеч булмасын, психолог кешене тулысынча үзгәртергә сәләтле түгел. Адәм баласы аерым бер холык белән туа. Психолог фәкать теге яки бу проблеманың чишелеш юлларын күрсәтә, кешегә үз бәясен күтәрергә булыша ала. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора.
– Соңгы вакытта паника өянәкләре турында күп сөйлиләр. Шул хакта җентекләбрәк аңлатсагыз иде.
– Һәр икенче килгән кеше паника өянәгеннән зарлана. Чынлап та, бу бүген бик актуаль темага әйләнеп бара. Мондый вакытта кешенең йөрәге сикерә, кан басымы күтәрелә, сулыш җитми, күкрәктә авырту килеп чыга, тирли, хәтта кеше аңын да югалтырга мөмкин. Шуңа курку өстәлә. Ләкин иң беренче шуны әйтим: бу үлемгә китерә торган чир түгел. Аннан кеше акылын да җуймый, үлми дә. Әмма бу авыру белән яшәргә кыен. Шуңа да аны вакытында дәваларга кирәк.
Психологиядә «триггер» дип аталган термин бар, ягъни курку. Мисал өчен, кечкенә чагында кешене эт тешләгән була. Инде зур үскәч, аның каршысына бер төркем эт очрады, ди. Һич уйламаган җирдән аның тәне калтырый башлый, сулый алмас, үзен‑үзе белештермәс дәрәҗәгә җитә.
Ягъни балачакта булган теге вакыйганы баш мие истә калдырган да, куркыныч килеп тугач, искә төшергән. Мин моны мисал итеп кенә китердем, төрле очрак булырга мөмкин. Һәр паника өянәгенең сәбәбе бар, аны анализлап, төбенә төшәргә кирәк. Кеше психологка, белгечкә чынлап торып ачыла, аның ярдәменә ышана икән, бу проблеманы хәл итеп була. Ягъни мондый хәлнең чыганагын ачыклау мөһим.
– Психолог кына түгел, хәзер күпләр психотерапевтка йөри. Ә табиб гадәттә авыруны протокол белән дәвалый, ягъни төрле препаратлар яза. Нәтиҗәдә, кеше еллар буе антидепрессантлар эчә. Һәм аннан башка яши алмас дәрәҗәгә килә. Бу тозактан котылып буламы?
– Әйе, андый проблема белән еш киләләр. Дөресен әйтим, андый транквилизаторларга каршымын. Психотерапевт биргән даруны еллар буе эчеп тә файдасын күрмәүчеләр күп. Алар белән эшләргә бик авыр, чөнки баш миендә төрле үзгәрешләр башланган була. Йокысызлык, баш авыртулары – болары беренче күзгә ташланган билгеләр. Көчле дарулар тора‑бара кешене «яшелчә» халәтенә китерә. Гомер буе шундый даруларда утырган кешеләр бар, бу бәйлелекнең бер төре. Шуның өчен психотерапевт язган даруларга бик сак карарга кирәк. Бәлки көчле препаратларсыз да бу халәттән чыгып булыр? Беренче эш итеп даруга барып ябышу дөрес түгел дип саныйм.
Башта психолог белән сөйләшү зарур. Курку, эч пошуны бетерә торган төрле методлар бар. Әлбәттә, башта шуларны эшләп карау сорала. Тик безнең халыкка могҗиза кирәк шул, аңа тиз генә бер таблетка эчеп, бөтен проблемаларыннан котылу яхшырак. Югыйсә кеше башта үзе утырып уйларга, теге яки бу хәлгә анализ ясарга тиеш. Проблеманы тирәнгә җибәрмәү мөһим.
– Акылдан язу кебек чир нәселдән килә аламы?
– Кызганыч, килә. Теоретик яктан мондый хәл бөтен кеше белән булырга мөмкин. Күбрәк бу чиргә психологик яктан көчсез кешеләр бирелә. Көчле рухлылар бик бирешми.
Акылдан язмас өчен кешедә бушлык булмау мөһим. Ягъни яраткан шөгыль, эш, сайлаган кыйбла – болар барысы да яшәү мәгънәсе, уңай эмоцияләр бирә. Тормышның кызыгын табарга кирәк.
– Чулпан ханым, күңел тынычлыгын ничек сакларга? Укучыларыбызга берничә киңәш бирсәгез иде.
– Әгәр сезгә тынгы бирми торган проблема бар һәм ул яшәргә комачаулый икән, белгечләргә барыгыз. Бары белгеч кенә сезгә дөрес дәвалану техникасын, методикасын сайлар. Әгәр инде кемнәндер ишетеп, укып кына үзегездә казынырга уйласагыз, бу катгый тыела! Ышаныгыз: ул тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк! Хәтта кеше үз‑үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
Төп киңәшләрнең берсе – тормышка җиңелрәк карагыз. Мин моны пациентларымда да күрәм: кирәкмәгән уйлар белән яшиләр. Имеш, ул бәхетсез, аны гына начарлык сагалап йөри...
Ә чынлыкта боларны кеше үзе уйлап чыгара. Һәм шул юләр фикерне башында йөртә башлый. Нәтиҗәдә депрессия барлыкка килә.
Икенче киңәшем – эшсез тормагыз. Начар уйлардан, депрессиядән бары эш коткара. Буш вакытыгыз калмасын! Күзәтүләрдән чыгып әйтәм – физик эш белән мавыккан кешеләрдә депрессия булмый диярлек.
Өченчесе – кичерә белегез. Кемдер, кайчандыр сезгә карата начар сүз әйткән, зарар эшләгән икән, бу хакта онытыгыз. Ул кеше үзенең бу гамәлен күптән оныткандыр. Ачу саклап яшәү кешене эчтән җимерә. Бик куркыныч әйбер.
Дүртенчесе – матурлыкны күрергә өйрәнегез. Күршеңә, коллегыңа елмай, ишек ачып керт, хәлен сора. Ул да сиңа нәкъ шулай җавап бирәчәк бит.
Нәтиҗәдә, икегез дә күтәренке кәеф белән эш башлыйсыз, яки өйгә кереп чәй эчәсез. Сиңа елмаймасалар да, син елмай. Иртәгә ул да сине күргәч елмаячак. Бу ысул эшли, үземдә бик күп тапкырлар сынаганым бар.
Әнә урамда ничек матур, кошлар сайрый, дөнья яшәрә! Яшәү үзе үк бер могҗиза бит...
Руфия Фазылова
Фото Чулпан Нигъмәтҗанованың шәхси архивыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: