Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Нобель драматург булган?!

Нобель драматург булган?!

Альфред Нобель турында кызыклы 3 факт.

21 октября 2016

21 октябрь - дөньяга гамәлгә куйган премиясе белән генә түгел, ә динамит уйлап табуы белән дә билгеле швед галиме, эшкуары, философия фәннәре докторы, "Нобель премиясе" хәйрия фондын оештыручы Альфред Нобель туган көн. Аның турында 3 кызыклы факт тәкъдим итәбез. 
1 факт. Нобель драма әсәрләре иҗат иткән
Әйе, әйе, Альфред Нобель шигырьләр, романнар һәм пьесалар иҗат итү белән дә мавыга. Дөрес, аларның күбесе басылмый. Драматург Нобельнең үлем алдыннан гына язып тәмамлаган "Немезида" исемле пьесасының язмышы аеруча аяныч: бу 4 актлы трагедияне чиркәү әһелләре пыран-заран китереп ташлый. Аннары бөтенләй үк юк итә. Нобельнең үлеменнән соң басылган тираждан, могҗиза белән, нибары өч нөсхә генә исән-имин кала.
Бәхеткә, 2003 елда пьесаны ике телдә бастырып чыгаралар - швед телендә һәм эсперантода. Ә 2005 елда Нобельгә тагын бер тапкыр бәхет елмая: бу пьесаны аның үлеме көнендә, олылау йөзеннән, сәхнәләштерәләр. Стокгольм сәхнәсендә, ниһаять, аның драматург буларак дебюты булып уза.
Бу талантлы шәхеснең кызыксынулар өлкәсе гаять киң. Галим буларак дөньякүләм әһәмияткә ия ачышлар ясавына, химия өлкәсендә исеменең дөньякүләм яңгырашка ия булуына карамастан, ул җитди рәвештә... язучылыкка китәргә ниятли. Әмма өлгерми кала...
2 факт. Нобель өйдән чыгарга яратмаган
Ул үз замандашларын холык-фигыленең каршылыклы булуы белән һәрдаим гаҗәпләндерә. Матди яктан шактый мул яшәсә дә, аскетлыкны өстен күрә атаклы галим. Эчми, тартмый, сәламәт яшәү тарафдары була. Спартан тормышына тартылудан тыш, ул әле кешеләр белән аралашудан да әллә ни ямь тапмавы белән билгеле.
Әмма парадокс: язмыш аны гел кешеләр арасында булырга, ыгы-зыгыда яшәргә мәҗбүр итә.
Ялгызы гына калганда, Нобель китапларга чума торган була. Аның искиткеч зур һәм бай китапханәсе шул заманның бөек галимнәре хезмәтләре белән шыплап тулган. Зманадашлары - Ги де Мопассан, Оноре де Бальзак, Иван Тургенев, Виктор Гюгоны яратып укыганлыгы билгеле, ә менә натурализм тарафдары Эмиль Золяны өнәп бетермәгән галим.
3 факт. Нобель имин тормыш яклы булган 
Динамит аның тарафыннан уйлап табылган булса да, Альфред Нобель тормышта көч куллануга, кулга корал алуга кискен каршы кеше була. Ул дөньяда иминлек урнашсын өчен  чыгышлар ясый, күп көчен куя. Әмма ләкин аның ачышы дөньяны, ничек кенә аяныч булмасын, тагын да зуррак тынычсызлыкка китерә.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: