Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Өчтән алып җитмеш яшькә кадәрге балалар өчен, яки мультфильм ничек туа

Әкиятне кем җанландыра ала? Шәп мультфильм төшерү кемнең хәленнән килә? Әле һаман күңеле сабыйлыктан чыгып бетмәгән һәм әкияткә ышануын дәвам иткән кеше генә сәләтле моңа, дип саный «Татармультфильм» студиясенең баш режиссёры Сергей Киатров. Тагын әле аниматор бераз сәеррәк һәм иртәдән алып төнгә кадәр эшләргә әзер булырга тиеш...

– Беләсезме, элек пиратлар ничек команда туплаган? Портка кереп, талау белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысын да үзләренә чакырган. Без дә студия ачканда: «Кем мультипликация һәм юлбасарлык белән шөгыльләнергә тели – рәхим итегез!» – дип кызыктырдык. Моны безгә көлә‑көлә баш режиссёр сөйли.

КҮКТӘН ИҢГӘН ӘҖӘЛ

– Мультфильм төшергәндә, – дип, бераз һөнәри серләре белән уртаклаша Сергей Киатров, – һәрвакыт тамашачыны шаккатырасы килә.

Моны ничек эшләргә? Әйтик, ниндидер гадәти булмаган әйбер уйлап табу. Мәсәлән, «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле беренче тулы метражлы татар мультфильмын алыйк. Аны, әлбәттә, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Камал театрында озак еллар барган мәшһүр спектакль мотивлары буенча эшләгәннәр. Әмма мультфильм спектакль түгел бит, монда ниндидер яңалык кирәк, кабатланырга да ярамый, мәгълүм тарихны башкача күзаллау сорала. Һәм мультипликаторлар Әлмәндәр картны алып китәргә килгән Әҗәл образын үзләренчә баетырга була.

– Спектакльдә аның костюмына тәртип номеры язылган иде, – дип искә ала Сергей Киатров. – Һәм кинәт минем башыма мондый уй килде: әһә, димәк, ул теге дөньядагы бик күп «агент»ның берсе, димәк, анда тулы бер күк канцеляриясе эшли... Һәм без бу серле дөньяны күрсәтергә булдык: әлеге офиста босс та, секретарь кызлар да, төрле хезмәт күрсәтүче персонал да бар. Балаларга һәр җан иясе артыннан үз Әҗәле килүен аңлату өчен, тагын әле күселәрне алып китүче агентларны да өстәдек...

Ә Абдулла Алишның «Кем көчле?» әкияте буенча мультфильм төшергәндә, бу ярышны Сабан туе вакытында уздырырга, ә автор сүзләрен мультфильмның яңа персонажлары – батырлар ярышын шәрехләүче комментаторлардан әйттерергә булдык. Һәм һәрвакыт шулай – яңа персонажлар, яңа локацияләр, сюжет борылышлары. Шул рәвешле китаптагы әкият анимация дөньясында яңача гәүдәләндерелә.

Дөрес, кайвакыт үзеңнең уйдырмага хокукыңны якларга да туры килә. Мәсәлән, «Чукмар белән Тукмар» мультфильмында ике сугыш чукмары, татулашкач, бер савыттан ашый башлый. «Экспертлар» шунда ук табыла, алар Киатровка: тормышта беркайчан да алай булмый, әтәчләр бер тагарактан ашамый, дип акыл өйрәтә... Режиссёр аптырый – бу бит метафора, сүз бит гомумән әтәчләр турында түгел... Ә беркадәр вакыттан соң ул, авылга баргач, ике генә түгел, хәтта берничә әтәчнең рәхәтләнеп бер савыттан ашавын күрә... Ә сез әкият, дисез…

Компьютер экранында – «Юл хәрәкәте кагыйдәләре планетасы» сериалының яңа эпизоды. Студия аны республиканың ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә эшли.

ӘБИ ПАТША, КИСЕКБАШ ҺӘМ КАМЫР БАТЫР

Студиянең әйдәп баручы иллюстраторы Арина Симольскаяның компьютер экранында – китапханә, фәнни лаборатория рәсемнәре... «Татармультфильм» химик Арбузов турында сериал әзерли, ә экрандагы рәсемнәр, дип аңлата миңа Арина, фон, персонажлар төшереләчәк локацияләрнең сурәтләре. Төп герой галим булганлыктан, мультфильмның фоны аңа туры килергә тиеш.

– Арбузов шушымы инде? – дип сорыйм декорациядә сурәтләнгән берәүгә күрсәтеп. Миңа шелтәле караш ташлыйлар:

– Бу Бутлеров!

Мультфильмда берьюлы берничә бөек химик булачагын кем белгән соң...

Атаклы галимнәрнең мультәкиятләргә эләгүе очраклы түгел.

– Иҗатыбыз аша агарту, үзенә күрә бер мәгърифәтчелек эшен дә башкарабыз, – дип аңлата Сергей Киатров.

Чыннан да, студия мультфильмнарында Шүрәле, Кисекбаш, Камыр батыр, башка әкият персонажлары белән янәшә чын тарихи шәхесләр дә бар. Мәсәлән, «Ревизские сказки» (бу – мультфильм исеме генә түгел, белүебезчә, Россия халыкларының архив исемлекләре дә) дигәнендә тылсымлы архивариус, аңа тиешле язмаларны алып барырга комачаулаучы Албасты янәшәсендә Пушкин, Пётр I, Екатерина II пәйда була. Алар төп геройларга тарихны дөрес юлга кайтарырга ярдәм итә... Соңрак ул мультфильм персонажлары, Зөләйха һәм Роман, «Мирас уты» тулы метражлы анимацион лентасының геройларына әйләнә, анда да алар Татарстан тарихы сәхифәләре буйлап сәяхәт итә һәм әкият аша туган якның мәдәни мирасы белән таныша.

Ә менә студиянең яңа «Болгар легендалары» мультфильмында Казан тарихының Александр Кириллович Шмидт кебек мөхтәрәм, әмма бөтенләй диярлек онытыла барган персонажы пәйда була. XIX гасыр башында ул губерна архитекторы була, Болгар шәһәрлегенең үлчәү сызымнарын төзи. Тагын ул әле Казанны алуда һәлак булган сугышчыларга һәйкәл авторы да. Дөрес, аның сурәте безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән, шуңа күрә рәссамнар Александр Кирилловичның тышкы кыяфәтен уйлап табалар. Киатров әйтүенчә, алар геройны Пушкинга охшатып ясаганнар – бакенбардлар, цилиндр... Ике Александр да бер үк чорда яшәгән бит.

Реаль тарих белән әкиятнең үрелеше мультипликаторларны хафаландырмый. Чөнки бөтен тарихи концепцияне үзгәртергә сәләтле ниндидер яңа сәхифәләр даими ачыла тора бит...

– Шулай булгач, кайвакыт тарихка да әкияткә ышангандай ышанырга туры килә инде, – дип көлә Сергей Киатров. – Дөрес, кайбер тарихчылар бу сүзләремә үпкәли дә.

- Үземне хәтерләгәннән бирле рәсем ясыйм, - дип сөйли безгә «Татармультфильм»ның баш режиссёры Сергей Киатров.

«КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК» БЛОКБАСТЕР БУЛАЧАКМЫ?

«Татармультфильм» студиясе эшли башлаганда биредә Габдулла Тукай һәм Абдулла Алишның нәни татарстанлыларга яхшы таныш булган һәм яраткан әкиятләрен экранлаштырганнар.

– Үземне хәтерләгәннән бирле рәсем ясыйм, – дип сөйли безгә «Татармультфильм»ның баш режиссёры Сергей Киатров. Мөгаен, төп казанышларыбызның берсе татар анимациясенең тулы бер мәдәни катламын булдырудыр, – ди Сергей Киатров.

Бу катламда башка халык вәкилләре дә бар. Мәсәлән, «Идел баһадирлары» циклында төрле халык геройлары – татар Камыр батыр һәм чуваш Иван батыр, рус Вольга һәм мордва Сабан, удмурт Селта һәм мари Маршан катнаша. Һәм һәркайсының тавышы кабатланмас, чөнки аларны Идел буе республикаларында эшләүче профессиональ артистлар тавышландырган.

Студия арсеналында Сахалиндагы коллегалары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе дә бар – алар нивх әкиятләре нигезендә берничә мультфильм төшергән. Шул ук вакытта Татарстан мультипликаторлары тудырган әкият дөньясының үз йөзе бар, бу мультфильмнарны шунда ук танып була. Ә нәни тамашачылар мультфильмнардагы әкият геройларын гына түгел, студиядә уйлап табылган персонажларны – шул ук Роман һәм Зөләйханы да, светофорда яшәүче һәм балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүче төрле төстәге кечкенә кешеләрне (бусы – «Татармультфильм»ның тагын бер мәгърифәтчелек проекты) дә ярата. Ә кызыл-ак-яшел койрыклы Нефтяша тиене турындагы сериал (ул Әлмәттә яши, нефтьчеләр белән дус, Тимур исемле малайны һәм башка балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә) инде 50дән артык күренештән тора.

Сергей Киатров исә инде яңа сюжетлар турында уйлана.

– Идеяләр бар, алар күп, – ди режиссёр. – Яңа сюжетлар да бар, искеләренең дә кайберләрен яңадан төшерер идем. Ә нәрсә, «Дисней» искене яңадан төшерә бит, ә без алардан кимме әллә?

Шулай да сер итеп кенә берсен әйтте: «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча тулы метражлы мультфильм төшерү нияте бар икән. Өчтән алып җитмеш яшькә кадәрге балалар өчен блокбастер. Ничек уйлыйсыз? Мин түземсезләнеп көтәм!

«Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмыннан кадрлар.

«Болгар легендалары» мультфильмыннан кадр.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера