Өлкән сержантның онытылмас сугышы
Сержант Сафин үзенең Әфганстандагы сугышын Кокари-Шаршари янындагы тауларында кабул итә. Тыл госпиталендә аңына килгәч һәм аягын югалтуы турында белгәч, тормыш тукталгандай була. Ә өч дистә ел узганнан соң, «В круге Кундузском» дигән романы басылып чыга. Тормыш дәвам итә...
11 март 2026
Генерал-полковник Александр Скородумов Әфганстанда Ильяс Дауди көрәшкән полк белән командалык итә. Үзенең полкында булган солдатның китабын укыганнан соң, генерал аңа кыска гына кереш сүз яза: «Яшь кенә егетләр, ул хәтәр сугышның тәмугы аша узып, үз җилкәләрендә солдат хезмәтенең бар михнәтен дә, рәхмәтсез авырлыгын да күтәрделәр. Калган бөтен гомерем буена алар – минем аерым горурлыгым, иң югары дәрәҗәдәге каһарманлык, егетлек эталоны».
Ильяс Дауди* язмышы да – шуның ачык бер дәлиле.
ТОЗАК
Бер үлән һәм куак әсәре дә булмаган тау битләре, Герируд елгасының кипшеп беткән үзәне. Биредә, Әфганстан белән Иран чигендә, 1986 елның 21 августында «Тозак» хәрби операциясе башланып китә. Хәрби бурыч – мөҗәһитләр ныклап урнашкан Кокари-Шаршари районына үтеп керү һәм корал саклана торган базаларны юкка чыгару, дошманны бу урыннан кысрыклап куу.
Ильяс үзенең взводы белән «вертушка»га утыра, ярты сәгать очканнан соң, алар тиешле ноктага килеп тә җитә. Аста инде көтеп торалар – миномётлардан рәхимсез һөҗүм башлана... Батальонга таулар һәм калкулыклар аша тиз арада дошман позициясе урнашкан урынга барып җитәргә дигән бурыч куела. Өлкән сержант Сафинның төркеме бурычны үтәргә кузгала. Тау сукмаклары буйлап өч сәгать баралар, тирә‑якта – аяусыз сугыш. Разведка мәгълүматлары җыя торган дозор батальонны тиешле биеклеккә илтеп җиткерә.
Мотоукчылар позициягә басарга да өлгерми, яңадан коточкыч ут ачыла. Гранаталар, пулемётлар һич туктамый һөҗүм итә... Подразделениеләр, боҗра рәвешендә урнашып, һөҗүмне кайтарырга җыена. Һәм шул мизгелдә миналарга эләгеп шартлый башлыйлар. Бер‑бер артлы өчәү...
Ильяс егетләргә үзен ут ачып каплап торырга боера, үзе сапёр көрәге белән яралыларга таба шуыша. Берсенең җәрәхәтен бәйли, икенчесенең, өченчесенең... Аннары, өстенә явып торган утка карамый, яралыларны бер-бер артлы миналы кырдан сөйрәп алып чыга.
Ә сугыш дәвам итә. Бер сәгать, ике... Бер тәүлек, ике... Вакытның исәбе җуела, корал бетүгә таба бара, сусыз калалар. Кырык градус эссе, сугышчылар коргаксый башлый, әмма көрәшүдән туктамый. Уйларында бер генә нәрсә – патрон җитсә ярар иде... Патрон белән суны вертолётлар 22 сеннән 23 енә кергән август төнендә генә китерә ала. Анда да алгы сызыкка түгел, каядыр тауларга. Йөкне барып алыр өчен, ротный өлкән сержант Сафинга биш сугышчыны сайларга боера.
Ильяс дүрт егетне атый һәм болай дип өсти:
– Өлкәне булып үзем барам, бу таулардагы сукмакларны мин беләм.
Ә мөҗәһитләр ул сукмакларга төнлә мина куеп чыкканын кем белсен соң... Таң беленә генә. Дошман әле ут ачарга өлгермәгән. Кинәт колакны иркәләп торган тынлыкта көчле шартлау тавышы... Мина! Шартлауга кадәр Ильяс монысын абайларга өлгерә. Аннары җир белән күкнең асты‑өскә килә, һәм ул аякларының канда булуын, чи иткә калуын күрә. Үзенә үзе авыртуны баса торган укол кадый, жгут сала... Янына егетләрнең йөгереп төшкәнен күреп, кычкыра:
– Кузгалмагыз! Сапёрдан башка минем янга киләсе булмагыз!
Әмма беренче көннәрдән алып бергә хезмәт иткән иптәше Абдрахман Магомедов аның сүзен тыңламый, шуышып төшә.
Сафин үзләренең нинди хәлдә калганын шунда ук күз йөртеп бәяли: аны мина куелган сукмаклар буйлап, дошман уты астында вертолёт төшеп алып китә алырдай позициягә сөйрәп алып бару – кешеләрнең гомерен куркыныч астына кую. Һәм ул Абдрахманга ике дә уйламый боера:
– Ат!

23 ЕЛДАН СОҢ – ГЕРОЙ ЙОЛДЫЗЫ
Өч дистә ел узганнан соң, романын укучыларга тәкъдим иткәндә Ильяс Дауди болай дип сөйли: «Китапның максаты – инде бик еракта калгандай тоелган, әмма әле барыбер дә бик якын булган елларның бизәп, матурлап күрсәтелмәгән бар ачысын һәм дөреслеген җиткерү. Сез аны үз тирегез белән тоярга тиешсез. Ә Әфганны кичкән егетләр – бу каһарманнарда үзләрен һәм хәрби иптәшләрен танып алырга. Безнең өчен тормышның бу сәхифәләре онытылмас һәм бик кадерле». Әмма «В круге Кундузском» романы солдат мемуарлары, коры документалистика гына түгел. Ул елларның дөреслеге китапта сәнгати сюжет корылышлары һәм борылышлары аша бирелә.
Даудиның шәхси Әфган тарихы романга, билгеле, тулаем кермәгән. Дәвамы нинди булуын сезгә без сөйләрбез.
...Дагыстанлы Магомедов өлкән сержантның икенче боерыгын да үтәми. Сугышчы егетләр Ильясны ут эченнән алып чыга. Берничә сәгатьтән аны һәм башка яралыларны «вертушка» килеп ала.
Ильяс госпитальдә, аңына килеп, аягы юклыгын абайлагач, тормышының бөтен мәгънәсен җуйгандай була. Чынлыкта аяксыз калган тормыш өчен дә аңа әле шактый көрәшергә туры килә.
Кыр госпиталеннән егетне Кабулга озаталар. Андагы үзәк армия госпиталендә бер‑бер артлы биш операция кичерә ул. Табиблар могҗизага ирешә – аның икенче аягын саклап кала.
Госпитальдәге солдат радиосы хәбәр итә: гвардиянең өлкән сержанты Сафин, Кокари-Шаршари янындагы сугышта күрсәткән батырлыгы һәм өч сугышчан иптәшен коткаруы өчен, Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табылган...
Аннары – Ташкенттагы госпиталь, реабилитация. Янына әти‑әнисе килә. Җәрәхәтләр әле төзәлеп җитмәгән, әмма Ильяс әтисе белән әнисен Уфага сугылырга һәм протез куйдыртырырга күндерә. Кабулда вакытында ук ул үзенә ант иткән була: туган ягы Азнакайга сәламәт, тулыканлы тормыш алып барырдай кеше булып кайтып керәчәк. Беркем дә аңа кызганып карарлык булмасын! Чынлап та шулай кайтып керә: парад киеменнән, аксельбантлар һәм орденнар белән!
Ә Герой йолдызы? Ул әле Ильясны 23 ел узгач кына эзләп таба... Россия Героеның «Алтын йолдызы»н 1986 елның 23 августында күрсәткән батырлыгы өчен Ильяс Сафинга (Дауди) 2010 елның 19 февралендә Кремльнең Георгий залында тапшыралар. Тантанада 149 нчы гвардия укчы полкының элеккеге командиры, запастагы генерал-полковник Александр Скородумов та катнаша. Нәкъ менә ул, полк командиры, үзе Герой исеменә тәкъдим иткән өлкән сержантның лаеклы бүләген һаман да алмавына ачынып, күп еллар дәвамында дөреслекне кайтару өчен көрәшә…

Бу сурәттәге барлык солдатлар да өйләренә исән‑сау әйләнеп кайта. Ильяс Дауди – алгы планда.

Әфганстандагы сугышта катнашкан Ильяс Дауди (фотода – автомат белән).
КОСТЯН, РУСТ, МОНГОЛ, СТРЕЛА, СИДОР ҺӘМ КОСТЁР
Россия Герое Ильяс Дауди язган роман нәрсә турында соң? Ул нигездә автобиографик характерда, чынбарлыкта булган хәлләргә корылган. Әмма бу әсәрне хәрби хроника гына дип әйтеп булмый, ул күпкә тирәнрәк. Төп каһарманнары – алты сугышчан дус: Костян (Константин Тевс), Руст (Рөстәм Тукаев), Монгол (Дархан Бадмаев), Стрела (Герман Стрельцов), Сидор (Сергей Сидоренко), Костёр (Иван Костров). Барысы да – Әфганстандагы совет гаскәрләренең махсус контингенты разведчиклары. Төрлесе төрле төбәктән.
Кайберләренә туган иленә әйләнеп кайтырга насыйп була, әмма аларны яңа сынаулар көтә: СССРның таркалуы, яңа тормыш, гарасатлы 90 нчы еллар... Каһарман егетләрнең берсе Мәскәүдә, Ак йорт тирәсендәге вакыйгаларда һәлак була. Калган икесенә яңа тормышка өйрәнергә генә кала.
Ә алга таба – тагын да аянычрак. Роман-трилогиянең өченче өлешендә төп геройлар инде – әфганлыларның балалары, аларны да көтелмәгән яңа сынаулар сагалый. Алты дусның берсенең Германиядә үскән улы шулай ук Әфганстанга эләгә – ISAF Көнбатыш коалиция көчләренең берләшкән составында. Һәм ул шунда әтисен үтергән мөҗәһит белән очраша...
Әйтерсең, Голливуд сюжеты, әмма бу – тормыш чынбарлыгы. Алгарак узып, шуны да әйтик: Ильяс Дауди роман буенча фильм төшерүне дә максат итеп куя.

Ильяс үзенең улына Дауддин дип исем куша.
ГОЛЛИВУД, СИН ӘЗЕРМЕ?
Бүгенге көндә Ильяс Дауди ВГИКның сценарий факультетында укый. «Әле өч ел элек кенә укырга керү уемда да юк иде. Бу карар кинәт килде, – ди ул «Российская газета» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә. – Әмма бу бик тә логик адым. Мин Әфган сугышын уздым, аны үз күзләрем белән күрдем. Әфган онытылмый. Ул мәхшәр гел минем белән. Әнә шул вакыйгалар, еллар узу белән, образларга, эпизодларга берләшеп, сюжет булып оешты. Тулы бер роман туды. Минем белән бергә хезмәт иткән һәм язмышлары яньчелгән, яу кырында башын салган егетләр хакына аны язарга кирәк иде. Аларның якыннары хакына. Беркем дә безнең хакта кирәкмәгән уйдырмалар чыгармасын һәм дөреслекне бозмасын».
«Дөреслекне бозмасыннар» өчен, Ильяс Дауди алдына яңа бик югары максат та куя – романны фильм итеп төшерү һәм киң экраннарга чыгару. Аңа хәзер илле тугыз яшь, Ильяс урынында башка берәү булса, бу хакта уйларга да җөрьәт итмәс иде. Әмма ул башка берәү түгел. Дауди гомере буе бер нәрсәне исбатлап килә: ул булдыра алмаган нәрсә юк!
Япь-яшь егет килеш аяксыз калгач та исбатлый ул моны – өр-яңадан йөреп китәргә өйрәнә. Ун ел элек янә бер исбатлый – эше уңышлы гына барган эшкуар кинәт кенә утыра да роман яза, ул китап үз укучысын таба. Менә хәзер дә, атаклы вузда укып, сценарий язу осталыгын һәм режиссура нигезләрен үзләштерә. Минем яшьтә инде баш мие яшьләрнекечә үткен түгел, әмма барыбер ВГИКта укып чыгарга дигән ныклы карарга килдем, ди.
– Проектымны тормышка ашырмый туктамым, – дип, сүзендә нык тора.
Алга таба нәрсә, диярсез. Дауди кинода да, әдәбиятта да «очраклы берәү» генә булып калырга җыенмый, дип уйлыйм. Роман-трилогиясе өчен ул әле берничә ел элек кенә Россия Оборона министрлыгының дипломын ала. ВГИКта уку барышында төшергән эшләре Лос-Анджелес, Остин (Техас), Филадельфия, Стокгольм, Берлин, Бранденбург, Гонконг, Женева, Мадрид, Сингапур кинофестивальләре белән сценарий осталыгы буенча бәйгеләрендә билгеләп үтелгән.
Димәк, дәвамын көтик!
Сафа Гәрәев
Добавить комментарий