Пакыстаннан Казанга китергән мәхәббәт тарихы
Мәхәббәт... Хезмәт миграциясе сәбәпләре арасында бу фактор статистика тарафыннан ни өчендер исәпкә алынмый. Рәхим Улаххны исә нәкъ менә көчле хисләр Пакыстаннан Казанга күченергә мәҗбүр итә. КФУның Геология һәм нефть‑газ технологияләре институты фәнни хезмәткәре, гаилә корып кына калмыйча, Татарстан башкаласында икътисад фәннәре кандидаты да була.
19 декабрь 2025
Рәхим, галимнән бигрәк, эстрада артистына охшаган: кыяфәте белән ул **Careless Whisper** чорындагы Джордж Майклны яки «Корни» төркемендәге Александр Бердниковны хәтерләтә. Әмма без кайдадыр сәхнә артында түгел, ә Кремль урамындагы А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты бинасының алтынчы катында урнашкан эш урынында – каталитик акватермолиз өлкәсендә дөньякүләм танылган лабораториядә очрашабыз.
КАТАЛИТИК АКВАТЕРМОЛИЗ ЛАБОРАТОРИЯСЕ
Кабинеттагы ис аның җисеменә туры килә – күзеңне йомсаң, автосервиста яки автомобильгә ягулык салу станциясендә кебек тоелырга мөмкин. Нефть продуктлары пары бөтен нәрсәгә сеңгән. Киштәләрдәге савытларда – төрле ятмалардан алынган нефть үрнәкләре. Биредә аларның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулларын өйрәнәләр.
НЕФТЬ ЧЫГАРУ БУЕНЧА ЛИКБЕЗ
– Чыганакларга төрле реагентлар кертеп карыйбыз, – дип башлый ул. – Алар токымның чыланучанлыгын үзгәртә, капиллярларының көчен арттыра, һәм шул рәвешле өслекнең активлыгы да, димәк, нефть чыгару куәте дә арта.
Хәер, мин бүген нефть чыгаруны өйрәнергә түгел, ә чит ил кешесенең Россиягә, Татарстан башкаласына күченү сәбәпләрен, аның карьерасы һәм шәхси тормышы серләрен ачыкларга дип килдем.

ӘФГАНСТАН – ПАКЫСТАН – ТАТАРСТАН
Рәхим милләте буенча – әфганлы, белеме буенча – минералог. Ул COMSATS университеты бакалавриатын «Структуралы геология» белгечлеге буенча тәмамлаган. Атасы эзеннән киткән. Әфганстанда бу – бик кирәкле һөнәр. Сүз уңаеннан, әлеге ил минераль ресурсларның дөньяда иң бай ятмаларына ия, әмма бу запасларны эшкәртү катлаулы инфраструктура һәм сәяси тотрыксызлык нәтиҗәсендә кыенлаша. Хакимияткә талиблар килгәч, Рәхимнең әти‑әнисе дә чит илгә китәргә мәҗбүр була.
– Ватаныбыз белемсез, надан кешеләр хакимлегендә калды. Мондый дәүләтнең киләчәге юк шул, – Рәхимнең сүзләрендә әрнү сизелә.
Россия турында сөйли башлагач, тоны үзгәрә. Пакыстанның Әфганстан белән чиктәш Пактика провинциясеннән егет Казанга 2017 елда килә. Тик, әтисеннән аермалы буларак, аның эмиграция өчен сәбәбе күңеллерәк була.
АТА-АНА ИХТЫЯРЫНА КАРШЫ – «ЯВЫЗЛЫК ИМПЕРИЯСЕ»НӘ
Гүзәл исемле кыз белән алар 2015 елда Интернет аша таныша. Елдан артык видеоэлемтә буенча аралашалар. Озак көтелгән очрашу Пакыстанда була.
– Ул КФУда икътисад фәнен укыта, һәм безнең илгә гыйльми конференциягә килде, – дип таныштыра башлады үзенең мәхәббәт тарихы белән Рәхим.
Шуннан соң инде аның үзенә ерак юлга җыенырга чират җитә. Россиядә нәрсә белән шөгыльләнәчәген ул яхшы белә – укыячак. КФУның әзерлек факультетыннан соң берьюлы ике магистратурага – КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтына һәм Казан дәүләт аграр университетының икътисад институтына укырга керә.
– Әти-әни башта минем Россиягә китү теләгемне авыр кабул итте. Биредәге тормыш турында Пакыстан матбугат чаралары ешрак тискәре яктан яза һәм күрсәтә, шуңа кешеләр монда явызлык империясе дип уйлый. Безнең никахны да тиз генә кабул итмәделәр. Гәрчә без мөселманча никахлашып кавышсак та, чит милләт кешесенә өйләнү хупланмый шул.
ФӘННИ ИНТЕРНАЦИОНАЛ
Әңгәмәдәшебезнең казанышларын киметеп күрсәтәсе килми, әмма шунысы яхшы аңлашыла: хәләл җефетенең ярдәменнән башка аңа ике югары уку йортында берьюлы белем алу кыенга туры килер иде.
– Чыннан да, Гүзәл Казанда беренче адымнарымнан ук миңа бик булышты, – дип раслый фикеремне Рәхим.
Аларның уңышлары укуда гына түгел. Бүген ир белән хатын биш яшьлек кызлары Рәйхәне дә тәрбияли.
Рәхим үзенең Казанга җайлы гына ияләшүендә хезмәттәшләренең ролен дә билгеләп үтә. Лабораториядә, аның сүзләренчә, «хезмәт сөючән, яхшы кешеләр» эшли.
– Чит ил кешесе булуымның аралашуга ничек тә булса йогынты ясавын сизмәдем. Институтта чит илләрдән килүчеләр күп: Гыйрак, Мисыр, Йәмән, Ираннан... Киресенчә, мондагы коллегалар безгә игътибарлырак та әле. Һәрвакыт ярдәм итәргә теләк белдерәләр, миңа башлыча телне начар белүем аркасында нәрсәнеңдер кыенрак бирелүен күрәләр. Гәрчә мин төрле дәрәҗәдә әфган, һинди, инглиз, фарсы телләрен белсәм дә, рус теле белән – катлаулырак.
– Сез Россия турындагы фикерегезне үзгәрттегезме?
– Әлбәттә! Монда – КФУда белем дәрәҗәсе күпкә югарырак, Пакыстанда булмаган юнәлешләр буенча үсәргә мөмкин. Мин барлык чит ил кешеләренә әйтәм: әгәр укуда да, һөнәрдә дә уңышка ирешергә телисез икән, Россия – моның өчен иң яхшы урын. Һәм күп кенә якташларыма бирегә килергә ярдәм итәргә тырышам, алар арасында студентлар да шактый. Укырга һәм эшләргә теләүче кешеләр миңа ошый. Хәлемнән килгәнчә булышам.
Татарстан яңа мөмкинлекләр ачты – күп җирдә эшли алам. Магистратура тәмамланганнан соң, нефть-газ компанияләреннән чакырулар булды. Әмма мине күбрәк фәнни эш җәлеп итә.

Гаиләсе белән.
P. S. буларак
Рәхим тыйнак кеше дә булып чыкты. Безнең сөйләшү вакытында ул икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә әзерләнүен әйтмәде. Диссертация темасы да төп эшеннән ерак икән: «Авыл хуҗалыгы оешмаларының мелиорация эшләре буенча идарә хисабын исәпкә алу-контроль белән тәэмин итүне үстерү». Яңалыкны диссертациясен уңышлы яклаганнан соң гына хәбәр итте. Рәхимнең Россиядә чит ил кешеләренә бирелгән мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана белүе дә аңа булган ихтирамны бермә-бер арттыра.
Добавить комментарий