Печищи авылына, Янка Купала янына
Югары Ослан районының Печищи авылындагы Янка Купала музее, Белоруссия халык шагыйренең «Здравствуйте! Исәнмесез! Добрый дзень, сябры!» дип, берьюлы өч телдә сәламләп каршылый торган Россиядәге бердәнбер мемориаль музей-фатиры булуы белән генә түгел, бәлки гайре табигыйлеге белән дә тиңдәшсез – чөнки ул анда бөтенләй ачылырга тиеш булмаган.
Татарстан һәм Казан үзе сугыш елларында күп кенә иҗат әһелләренең сыену урыны була. Аерым алганда, бирегә СССР һәм Белоруссия ССР язучылар берлекләре эвакуацияләнә. Мәскәүдә эвакуация пункты итеп Казанны билгелиләр, әмма шәһәр барысын да сыйдыра алмый. Шуңа күрә язучыларны, шагыйрьләрне республика буенча таратып урнаштыралар: күпчелеген – Чистайга, калганнарын – Яр Чаллыга, Алабугага.
Янка Купала тәхәллүсе белән күбрәк танылган Иван Доминикович Луцевич музее, бәлки, соңрак нәкъ менә бу шәһәрләрнең берсендә ачылган булыр иде. Әмма язмыш язучыны эвакуация маршрутында бөтенләй каралмаган Печищи авылына китерә, һәм вазгыять көтмәгәндә үзгәреп куя…
ТЕГЕРМӘНДӘ ЧӘЙЛӘҮ ФАЙДАСЫ
1941 елның 11 ноябрендә Печищидан Казанга кадәр паром кичүе янында бетмәс-төкәнмәс чират пәйда була. Килбәтсезрәк йөк машиналары арасындагы затлы кара Chevrolet Master Deluxe GA бөтен кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә. Кизү торучы комендант чит ил машинасы пассажирларының документларын тикшерә һәм анда шагыйрь, академик, Белоруссия ССР Югары Советы депутаты Иван Луцевич булуын ачыклый. Ул хатыны Владислава Станкевич һәм машина йөртүчесе белән Казанга үз автомобилендә килергә уйлый. Ә Белоруссия Язучылар берлеге һәм Фәннәр академиясенең башка әгъзалары республика башкаласына махсус эшелон белән алданрак эвакуацияләнгән була.
Комендант, ил күләмендә танылган шагыйрьне күргәч, паромга чиратсыз керергә тәкъдим итә. Ләкин Луцевич баш тарта, телефоннан ничек шалтыратып булуын гына сорый. Шулай итеп, Янка Купала җирле икмәк заводы, яисә халык арасында тегермән дип йөртелгән заводның директоры Иван Наякшин йортына килеп эләгә. Мондый атаклы кешеләрне бер чынаяк чәй дә эчертмичә җибәреп булмый бит инде. Ә табында утырганда кунакларның төгәл кайда тукталачаклары билгесез булуы ачыклана. Менә шуңа күрә Наякшин аларга фронтка киткән баш инженерның күршедәге буш фатирын тәкъдим итә.
КОМАНДИРОВКАДАН КИРЕ КАЙТМЫЙ
Луцевич белән хатыны, озак уйлап тормыйча, әлеге тәкъдимне кабул итә. Фатир да яхшы, Иделнең текә ярыннан искиткеч манзара ачыла. Иртәгесен, пароходка утырып, Казанга барып кайтасы гына кала – килеп җитүне һәм нинди фатирда тукталуны хөкүмәткә хәбәр итәсе мәҗбүри була. Анда, мөгаен, мондый катлаулы мәсьәләнең үзеннән-үзе хәл ителүенә шатланганнар гынадыр.
Завод җитәкчеләре яшәгән өч катлы кирпеч йорттагы фатир, кызганычка каршы, шагыйрь үзе ниятләгәнчә, аның вакытлы почмагы түгел, соңгы тукталышы була. Моннан ул 1942 елның 18 июнендә башклага иҗат командировкасына китә, анда 10 көннән соң «Мәскәү» кунакханәсендә фаҗигале төстә һәлак була. Алар Мәскәүгә вакытлыча дип китә, шуңа күрә фатирда Янка Купаланың шәхси әйберләре – пиджагы, күлмәге, чемоданы, таягы, тәмәке янчыгы, тәмәке кәгазе, трубкасы, медикаментлар тулы контейнеры кала. Купаланың әйберләрен чормага менгерәләр. Анда барысы да бик яхшы саклана, ә инде 1975 елның 28 маенда нәкъ шулар яңа ачылган музей экспозициясенең нигезен тәшкил итә. Татарстанга эвакуацияләнгән күренекле әдәби шәхесләр белән бәйле башка бер генә музейга да мондый бәхет тәтеми.
Янка Купала Печищига кадәр утырып килгән Chevrolet Master Deluxe GA. 1937 елда чыгарылган автомобиль 1939 елдан 1942 елга кадәр шагыйрьнеке була. Минскида Янка Купаланың Дәүләт әдәби музеенда саклана. Хәзерге вакытта автомобиль 100 000 евродан да кыйммәтрәк бәяләнә.
ГАГАРИННЫ ОЧАРГА ИЛҺАМЛАНДЫРГАН
Янка Купаланың «вакытлы фатиры» ике бүлмәдән – гомуми һәм эш кабинетыннан тора. Беренчесендә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын тасвирлый торган экспозиция булдырыла. Икенчесендә 1942 елдагы кебек мохит тудырыла: китап шкафлары, диварда – репродукторның «кара тәлинкәсе», язу өстәлендә – эре хәрефләр белән язып тутырылган кулъязмалар.
Белорус әдәбияты классигының караламалары арасында ул чорда Советлар Союзында күп бала яттан белгән «Хлопчик-лётчик» шигыре дә бар. Юрий Гагарин әйтүенчә, нәкъ менә «Возьми меня, лётчик отважный,/В полёт по Советской стране:/Я смелый, и мне не однажды/Летать приходилось во сне» (Михаил Исаковский тәрҗемәсе) дигән юллар аңарда күккә мәхәббәт уяткан.
Гомумән, кабинет хуҗасы тегермән эшчеләрен тәмәке белән сыйларга һәм, көйрәтеп торганда, фронт яңалыклары турында сөйләшергә беразга гына урамга чыккан, тиздән кереп җитәчәк кебек тоела.
Янка Купала музее элеккеге Печищи икмәк продуктлары комбинаты территориясендә урнашкан.
Янка Купала тәмәкене күп тарта, үзе белән һәр-вакыт трубка яки тәмәке кәгазе йөртә, янчыгы гел тәмәке белән тулы була, тегермән эшчеләрен дә бик теләп сыйлый.
Добавить комментарий