Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Радиосәлам һәм бүләкләр - шул ук вакытта, шул ук урында

Радиосәлам һәм бүләкләр - шул ук вакытта, шул ук урында

Акция Агропромпаркта 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр шимбә 9дан 12гә кадәр килеп языла һәм яздыра аласыз.

28 ноября 2016

Исегезгә төшерәбез: ярминкә мәйданында "Татарстан" журналына һәм "ТАТМЕДИА" АҖнең башка басмаларына язылучылар "Татар радиосы" аша теләгән кешесенә сәлам җиткерә ала. 
"Татарстан" журналының язылу кампаниясе спонсоры - элеккегечә "ПРОСТО МОЛОКО" оешмасы.
20161126_102744-1-613x720
Алла ПРОКОФЬЕВА, форсаттан файдаланып, журналыбызны Аксубай районы Федоровка картлар һәм инвалидлар йортына яздырды.
- Казанга Самарадан кунакка килдем, - диде ул безгә. - Ә Аксубай - әтиемнең туган ягы, якташларым өчен нинди дә булса яхшылык кыла алуыма шатланып бетә алмыйм. Өстәвенә, менә, Татарстанның сөт продукциясен авыз итү бәхете дә тәтеде, ә мин аны мактауларын ишетеп белә идем.
20161126_110711-1-433x720
 
 
Фирдәвес ЗАРИФУЛЛИН, "Безнең мирас" журналының җаваплы сәркатибе:
- Журналыгызны күптән яздырасым килеп йөри идем. Еш кына без коллегаларыбызның нәрсә язуын укырга өлгермибез. Әмма укып бару кирәк...
 
20161126_134723-1-404x720
Александр ЛАРИОНОВ Нурлат картлар һәм инвалидлар йортына яздырды "Татарстан"ны:
- Укырга яратучылар өчен журнал әйбәт бүләк булыр, дип ышанам. Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе бит элеккегечә мәгълүматны басма матбугат аша ала. Әле бүген дә.
 
Исегезгә төшерәбез: акция Агропромпаркта 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр шимбә 9дан 12гә кадәр килеп языла һәм яздыра аласыз. Үз басмагызны кулдан ычкындырмагыз! Һәм "ПРОСТО МОЛОКО"дан тәмле бүләкләрегезне дә!
 
Реклама
12+
Акцияне уздыру вакыты - 12 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр 
Оештыручы: "ТАТМЕДИА" АҖ 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: