Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Раритетлар китапканәсе

Раритетлар китапканәсе

Бер адым атлыйм да әкияткә эләгәм. Каршымда Хогвартс китапханәсе ачыла – шуннан бер дә ким түгел! Бөгелеп килгән гөмбәзле түшәмнәр, берсеннән-берсе иске китаплар тезелгән борынгы биек киштәләр... Биредә, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, Бөек Тарих галиҗәнапләре яши.

30 сентября 2021

XIX ГАСЫР ФАНТАСТИКАСЫ
Без әллә нинди озын-озын, бормалы-сырмалы коридорлар аша узабыз, бер бүлемнән икенчесенә күчәбез... – Илебездә иң зур китапханәләрнең берсе бу, – ди кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Исхак кызы Әмирханова, фикерләремне укыгандай. – Күз алдыгызга китерегез әле, бу бинада гына да 2 миллионга якын китап саклана. Ә гомумән безнең китапханәдә – алты миллион том!
Сүз уңаеннан, бина турында. Бу искиткеч корылма – Россиядә шушы максатны махсус күздә тотып төзелгән иң беренче китапханә биналарының берсе. Әлеге проектны бөек галим Николай Лобачевский әзерли һәм 1838 елда тормышка да ашыра. Тик 1902 елда төп уку залы үзгәртеп корыла. Эльмира ханым, бераз хыял диңгезенә чумып, күз алдына китереп карарга тәкъдим итә: әйтик, без басып торган катларны аерып торган идән-түшәмнәр юк, ди. Бу очракта түшәмнәр искиткеч биек булачак, ә аста чын мәгърифәт учагы кайный: һәр тараф мәрмәр һәм яшма белән бизәлгән, колонналар арасына күренекле фикер ияләренең бюстлары куелган, диварларга төрле фәннәрнең эмблемалары төшерелгән. Әмма иң мөһиме – 24 нечкә колоннага таянган галәмәт зур гөмбәз. Болай итеп төзү – шактый катлаулы эш, аның үз сере бар: гөмбәзнең өске өлеше җиңеләйтелгән конструкциядән гыйбарәт һәм эче куыш керамик каплардан тора.
Үз идеясенең тормышка яраклы икәненә һәм бинаның җимерелми торачагына архитектура комиссиясен ышандырыр өчен, Лобачевскийга ике ел кирәк була. Һәм менә нәтиҗәсе – иркен һавалы һәм бик якты бина. Соңгы үзенчәлек аеруча мөһим, чөнки «Ильич лампочкасы» кабынганчы әле бер гасырга якын вакыт бар, ә китапханәдә янгын чыгару куркынычы булган шәмнәр кабызырга ярамый. Шул ук сәбәп белән әлеге бина өчен уникаль җылыту һәм вентиляция системасы булдырыла.
1890 нчы елларда китапханәнең янкормасы барлыкка килә. «Казанда утта янмый торган тәүге бина», – дип язган ул чакта китапханә турында журналистлар. Калын диварлар, калориферлы җылыту системасы, дымлылыкны көйләү сәләтенә ия известьташ идән бәрабәренә биредә бүген дә үзенчәлекле микроклимат саклана, бу исә мондадагы кыйммәтле кулъязмалар һәм борынгы китаплар өчен гаять мөһим.
НӘШИРЛЕК ЭШЕ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
– Бу китап 1667 елгы, – ди Эльмира Әмирханова, киштәдән борынгы бер басманы алып.
IMG_3675
Тик мин дата урынына латин хәрефләреннән һәм Рим саннарыннан гыйбарәт ниндидер шифр гына күрәм. Хәер, барысы да дөрес, алдымдагы кодта М хәрефе мең санын белдерә, D – меңнең яртысын, C хәрефе йөз дигән сүз, ә L – илле. Барысын бергә кушабыз да, Рим саннары белән язылган 17 не өстибез, һәм басманың төгәл датасы килеп тә чыга!
– Бу китапның тышлыгы кәгазьдән, – дип дәвам итә китапханә өлкәсендә агарту эшен Эльмира Әмирханова. – Ул вакытта кыйммәтле тышлыклы китаплар чыгару өчен нәшриятларның мөмкинлеге җитмәгән. Еш кына бу максатта элек чыгарылган басмалардан калган кәгазьне кулланган. Шәхси китапханәләре стиленә туры китерү өчен, китапларга кыйбатлы тышлыкларны аларның хуҗалары заказ буенча эшләткән.
Сүз уңаеннан, кулымдагы китапта латинча дини текстлар язылган, Казанга ул Санкт-Петербург Император халык китапханәсеннән килгән. Хәер, биредәге һәр китапның язмышы үзенчәлекле.
– Мондагы фонд XVIII гасыр азагыннан бирле туплана килә. Әйе, шулай килеп чыккан ки, университет китапханәсе уку йортының үзенә караганда иртәрәк барлыкка килгән, – дип сөйли Эльмира ханым.
Фонд ике китап тупланмасы нигезендә җыела башлый. Аның берсе – кенәз Григорий Потемкинның 1799 елда Казанга унсигез арбада китерелгән китапханәсе, икенчесе – Россия Сәнгать академиясе секретаре Василий Полянский тупланмасы. Өстәвенә, Лобачевский үзе дә китап белән тәэмин итүнең өзлексез системасын булдыра. Университетның барлык профессорларына ел саен дөнья күргән әсәрләрнең исемлеген төзергә кушыла. Мөһим яңа китапларның барысы да мәҗбүри рәвештә сатып алына. Күп кенә басмалар бүләк сыйфатында килә, уникаль коллекцияләрне «аулау» да дәвам итә.
Нәтиҗә: бүген Лобачевский исемендәге китапханәнең биниһая зур фондында рус телендә, Көнбатыш Европа һәм Шәрык телләрендә фән һәм сәнгатьнең барлык тармакларына караган 150 мең ядкәр исәпләнә. Биредә сакланган кулъязмаларны, китапларны санап бетерерлек түгел. Алар арасында Россиядә иң зур – 13 мең берәмлектән артык! – гарәп кулъязмалары коллекциясе, Россия императорларының Казан губернаторларына исемле указлары, Себер воеводаларына патша грамоталары, хронографлар, тарихи җыентыклар, исәп кенәгәләре, шәҗәрәләр, әдәби җыентыклар, күренекле галимнәрнең кулъязмалары бар…
ИҢ БОРЫНГЫСЫ
XI гасыр азагына караган китаптагы VII гасырда язылган гарәпчә сүзлек – китапханәнең иң борынгы ядкәре. Әлбәттә, мондый реликвия билгеле бер яктылык һәм температура режимы шартлары саклануны таләп итә. Бу ядкәр китапханәгә килүчеләргә күрсәтелми, алай гына да түгел – аңа бөтенләй кагылмаска тырышалар. Аджаиб аль маслюхат на замену IMG-20210913-WA0016
Эльмира Әмирханова безнең өчен исә башка китапны тартып чыгара. XIV гасырга караган «Гаҗәибәл-Мәхлүкат» рисаләсе үзенең матурлыгы һәм төсләренең җетелеге белән таң калдыра. Борынгы кулъязманың авторы әл-Казвини XIII гасырда яшәгән һәм Багдад хәлифәтенең зур түрәсе булган. Чыңгыз хан явы аның язмышын үзгәртә. Казвининең туган шәһәре яндырыла һәм, бөтен яраткан нәрсәсен югалткач, калган гомерен ул галәм, дөньяның төзелеше турында шул чорда билгеле булган белемнәрне саклауга багышлый. Аның кулъязма китабы әнә шул хакта була да инде, аны әкият сюжетлары һәм риваятьләр белән тулыландырылган космография дип атарга мөмкин. Без караган рисаләне соңрак кемдер рәсемнәр белән бизи. Менә бу тарафта атлар-кәҗәләр арасында кешеләр ясалган, ә икенче якта – әкияти кошны койрыгыннан эләктергән ниндидер риваять герое... Фотоаппаратының утын кабызмыйча гына, фотографыбыз яртылаш кына ачылган битләрне берничә тапкыр сурәткә төшереп ала. Китапны киң итеп ачып тотарга ярамый. IMG_3470
Сүз уңаеннан, ата-бабаларыбыз китап тышлыгын ясауга аеруча игътибар күрсәткән. Мәсәлән, мөселман дөньясы өчен тартма рәвешендә тиредән ясалган тышлыклар хас, белгәнебезчә, тире кәгазьгә караганда күпкә начаррак яна. Эльмира Әмирханова безгә алтынланган күн белән тышланган клапанлы гарәпчә-французча сүзлек күрсәтә. Аның клапаны әле кыстыргыч вазыйфасын да башкарган.
ТИҢЕ БУЛМАГАНЫ
Эльмира Әмирханова алдыбызда Коръән ачып җибәрә.
– Соң бу бит яңа китап! – дип аптырап калам.
– Китапханәбездәге иң уникаль китапларның берсе – дөньяда Коръәннең беренче мөселман басмасыннан эшләнгән репринт бу. Каршыгыздагы бүләк басма 2004 елда, Кол Шәриф мәчете ачылуга һәм Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә багышлап чыгарылган иде. Кадерле ядкәр үзе исә махсус шартларда саклана. IMG_3548
Бу китапның тарихын 1787 елдан башларга мөмкин. Ул вакытта Петербург типографиясендә Коръән дөнья күрә. Беренче басма Коръән дип атала алыр да иде ул. Аңарчы мөселманнарның изге китабы мөселман булмаган илләрдә, төп текстка шәрехләр белән генә бастырыла. Төньяк башкалада да ул шундыйрак шәкелдә нәшер ителә. Изге текстны халыкка җиткерү рәвеше бозылган була – нәтиҗәдә, мөселманнар бу тиражны дини максатларда файдаланмый. 1803 елда Коръәнне басма рәвештә чыгаруда тагын бер омтылыш ясала, монысы – Казанда. Изге Китапның икенче тапкыр басылып чыгуына карамастан, Казан басмасы чынлыкта дөньяда Коръәннең беренче басмасы була. Моннан ул Каһирәгә, Истанбулга җибәрелә һәм аннан соң бар дөнья буйлап тарала. «Коръән Мәккәдә язып алынган, Каһирәдә укылган, Казанда басылган», – дигән гыйбарә әнә шулай барлыкка килә.
АЯНЫЧ ЯЗМЫШЛЫСЫ
Ә биредәге китаплар арасында кешелек тарихын гына түгел, ә кемнеңдер шәхси язмышын да күрсәткәннәре күпме әле?!
Менә, мәсәлән, борынгы октоих – өч уч кадәр калынлыктагы җыентыкка көн саен укыла торган догалар тупланган! Гадәти тышлык урынына – тире белән тарттырылган агач капкачлар. Каптырма да – конструкциянең мөһим элементы. Капкачларны бер-берсенә яхшы итеп тарттырып, ул китап битләре арасына һава керүгә юл куймый. Ә кислород булмаганда яну туктала.
Әлеге кулъязма XVII гасыр уртасына карый. Аның күләме безне шаккатырды инде. Китап битләрендәге буш читләр дә галәмәт зур! – Аларны ярлар дип атау бер дә юкка түгел, – дип аңлата гидыбыз. – Бу китап утка эләксә дә кәгазь кырыендагы буш урын гына яначак, ә кулъязма текст янмаячак. Барысы да уйлап эшләнгән!
Аерым урыннарда текст ас‑өс тамгалар белән тулыландырылган. Тик менә монда текст өзелгән, китапны язып бетермәгәннәр…
– XVII гасыр урталарында чиркәү реформасы башлана, – дип аңлатып уза Эльмира Әмирханова. – Шуңа күрә писарь, яңалыкларны кабул итеп, бәлки, бу китап эшен туктаткандыр, йә инде, аларны кире какканга күрә, эзәрлекләүгә дучар ителгәндер.
ИҢ ГАҖӘБЕ
Каршымда яткан басманы һава белән тышланган дияргә дә була. Тар һәм озын агач такта кисәкләре арасында берни белән дә беркетелмәгән, тегелмәгән кәгазь битләре ята.
– Бу – Ерак Көнчыгыш китабының бер үрнәге, – дип сөйли Эльмира Әмирханова. – Үз формасы белән Көньяк-Көнчыгыш Азиядә китаплар барлыкка гына килгән чорда кулланылган китап материалы формасын кабатлый. Гадәттә пальма яфрагын яки агач кайрысыннан файдаланганнар. Эшкәртелгән материалның файдалы өслеген мөмкин кадәр күбрәк куллану өчен, китапларны менә шундый озын итеп ясый башлаганнар.
Бу китап – ламаист буддачыларның «Бөек котылу сутрасы» дигән трактаты – XIX гасыр башында Россия империясендә Байкал аръягы төбәге өчен нәшер ителә. Сутра басма графика ысулы белән чыгарылган, әлеге алымны кулланганда, әүвәл агачтан гравюраның көзгедәге кебек чагылышын уеп‑кисеп алалар, шуңа кара буяп, күчермәсен ясыйлар.
– Бик авыр, күп көч таләп иткән ысул түгелме соң ул? – дип сорыйм.
– Киресенчә. Китап басылган телдә иероглифларның галәмәт күплеген исәпкә алсак, әлеге метод кулайрак. Бихисап хәрефтән торган касса тотканчы, китапның бер битен агачтан кисеп чыгу җиңелрәк. Сүз уңаеннан, Казан университеты иң әүвәл илнең көнчыгыш өлешендәге халыкларны агарту максатыннан ачыла, димәк, беренче чиратта, биредә Көнчыгышны өйрәнү юнәлеше үсә башлый. Күпчелеге Германиядән чакырылган профессорлар европалашкан шәһәрдә яшәргә һәм укытырга бик теләп риза булган, өстәвенә Казан Шәрык дөньясына турыдан-туры кереп өйрәнү өчен бик шәп мөмкинлекләр ачкан. Азия буйлап махсус экспедицияләргә чыгып, галимнәр аннан китаплар төяп кайткан. Шул рәвешле университет китапханәсендә төрле телләрдәге һәм кызыклы формада эшләнгән басмалар һәм кулъязмалар барлыкка килә башлаган.
ИҢ КЫЙММӘТЛЕСЕ
«Калугадан. Казан университетына – автордан. 1895 ел». Һәм имза – «Циолковский». Книга Циолковского IMG-20210913-WA0014
Мин бу язуны күрүгә, катып калдым. Каршымдагы юка гына соры китап бөтен Галәмне колачлый лабаса! Бөек галим һәм фикер иясе аны университетка үзе бүләк иткән, чөнки Казанда күк һәм космос белән җитди кызыксынганнар. «Гади тәҗрибәләргә һәм фикерләргә нигезләнеп, канатлар ярдәмендә очу» дигән ошбу ядкәрнең соңгы бите кулдан язылган. Автор үзе ясаган очкычның каләм белән сурәтен төшергән, бөгәрләнмәсен өчен, рәсемне бик пөхтәләп бөкләп куйган. Нинди кыйммәтле китап!
Яки менә, мәсәлән, ниндидер Аловның «Ганц Кюхельгартен» поэмасы кергән бер басма. Университет китапханәсенә ул Казан университеты ректоры, профессор, рус әдәбияты тарихы белгече Николай Булич коллекциясе составында эләгә. Бик сирәк ядкәр – дөньяда сакланып калган ун нөсхәнең берсе. Бу – Николай Гогольнең беренче басылып чыккан әсәре. Алов аның тәхәллүсе. Тәнкыйть утына тотылгач, яшь язучы бөтен тиражны диярлек сатып ала һәм юкка чыгара.
– Бездә «иң кыйммәтлесе» дигән төшенчә юк, әлбәттә, – ди Эльмира Әмирханова. – Барысы да нинди шартларга таянып фикер йөртүгә бәйле – китапның хронологик борынгылыгымы, сан ягыннан сирәклегеме, билгеле бер социаль төркемнәр өчен зур әһәмияткә ия булуымы...
Лобачевский исемендәге китапханәдә беренчесе дә, икенчесе дә, өченчесе дә күп. Әйтик, Көнбатыш Европа һәм славян телләрендәге тәүге борынгы басма китаплар: 1470–1499 елларга караган 17 инкунабула, Франциск Скоринаның 1518 елгы «Патшалыклар кенәгәләре», Иван Федоровның 1564 елгы дип билгеләнгән «Апостол» китабы. Яки Потемкин коллекциясеннән уникаль альбом, аңа «Түгәрәктәге сәгать» – XVII гасырда Мәскәү китап басу йортының граверлап төшерелгән беренче басма бите кертелгән – бу исә графика буенча белгечләр өчен искиткеч раритет! Яки менә тагын бер ядкәр – татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан гарәпчә төзелгән җиде томлык Шәрык язучылары сүзлеге...
Ә сез болардан кайсын күрергә теләр идегез? Сирәк очрый торган әдәби ядкәрләрне бүген үк карарга мөмкинлек бар. Тик электрон рәвештә генә! Борынгы кулъязмаларның һәм китапларның күбесе инде цифрлы форматка күчерелгән. Алар «Казан университеты. Тарихи-мәдәни ландшафт» сайтында тәкъдим ителә.
Ольга Туманская
фото: Сергей Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: