Разил Вәлиев: Шундый якын миңа бар кешеләр, туган ягым кебек киң җиһан...
Тормышыбызның совет чорын искә алу шагыйрь һәм язучылардан башка тулы булмас иде. Ул елларда язылган, шул чорны сурәтләгән әдәби әсәрләр СССРда туып-үскән кешеләрдә тормышларының төрле мизгелләрен яңарта. Ә аннан соңгы чорда туганнарга совет кешесенең нинди булганлыгын аңларга ярдәм итә. Бүген «Татарстан» журналында кунакта - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев. Сезгә аның балачагы, яшьлеге турындагы хатирәләрен тәкъдим итәбез.
БЕРЕНЧЕ КАТ КҮККӘ АШУ
Башлангыч мәктәптә без үзебезнең авылда элеккеге мәчет бинасында укыдык. Бу агач мәчет 1921 елда ук салынган булса да, бер якка да кыйшаймаган, таушалмаган, бары тик манарасы гына җил‑давыл искән көннәрне, үз язмышыннан сыкранган сыман, ыңгырашып-ыңгырашып куя. Казан өчен, Татарстан, бөтен татар халкы өчен Сөембикә манарасы нинди мәгънәгә ия булса, безнең манаралы мәчет бинасы авылыбыз халкы өчен шул дәрәҗәдә кадерле, изге иде. Егерме беренче ачлык елында авылдашларыбыз аны ничек торгыза алганнардыр, бу могҗиза миңа бүгенге көнгә кадәр ачылмаган сер булып кала бирә. Ә инде аның ыспайлыгына, төзелеш мөкәммәллегенә, архитектура камиллегенә сокланмаган кеше булмагандыр. Каян килгән гап‑гади авыл агайларына, мәдрәсә белемле балта осталарына андый маһирлык! Хәзер дә авыл саен мәчет салалар. Татарстанда аларның саны бер мең өч йөздән артып китте бугай инде. Әмма аларның күбесе, Аллаһ йортыннан битәр, түбәсенә манара торгызган гап‑гади йорттан әллә ни аерылып тормый. Манаралары да бинасына ятышсыз, йә ул иләмсез юан һәм тәбәнәк-тупыйк була, йә завод торбасы сыман чамасыз биек һәм нәзек итеп эшләнә. Төзүчеләргә архитектураның асыл кагыйдәсе – пропорция саклый белү сәләте, гармония камиллеге җитмәү аркасында, халыктан тиенләп җыелган акчалар шундый зәвыксыз мәчетләр төзүгә сарыф ителә. Әйткәнемчә, безнең авыл мәчете агач архитектурасының гүзәл үрнәкләреннән саналып, дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде.
Мәктәптә укыганда, минем иң зур хыялларымның берсе мәчет манарасының иң очына менеп, тирә‑юньне күзәтү иде. Манара ике балконлы булып, өстәге балконга кадәр бормалы баскычтан менеп була. Әмма бу әле манараның өчтән ике өлеше генә, очлаеп килеп, кайчандыр түбәсенә көмеш төстәге ай кунаклаган конуссыман өлешендә баскыч-мазар юк, анда күгәрченнәр патшалык итә. Күгәрченнәргә кереп‑чыгып йөрү өчен иң югарыда кеше башы сыярлык кына тәрәзә дә бар. Минем хыял ничек тә шул ай янына кадәр менеп, әлеге тәрәзәдән дөньяга күз салу иде. Аның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Берчакны мин әнкәйдән: «Мәчеткә манара нигә кирәк?» – дип сораган идем. Ул миңа: «Манарага менеп мәзин азан әйтсен өченгә, улым. Аннары... манарага менгәч, бөтен авыл күренә, тавыш та ераккарак ишетелә. Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная», – дип җавап бирде. Бу сүзләр минем күңелемә гомерлеккә уелып калды. Манарага менеп әлеге күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карасам, миңа күрше авыллар гына түгел, Казан һәм Мәскәү калалары, бөтен дөнья, хәтта Ходай Тәгалә үзе дә күренер сыман иде.
Дүртенчедә укыганда, барыбер мендем мин ул манара очына. Калай астындагы черек такталарны сындыра-сындыра, кул-аякларны каната-каната булса да, иң өскә үрмәләдем. Күгәрчен тәрәзәсеннән башны тыгып карагач, әллә инде алдымда беренче мәртәбә шундый иркен манзара ачылудан, әллә инде манара чайкалудан күз алларым томаланып, башым әйләнеп китте, күңелгә шом керде. Әйтерсең Ходай Тәгалә рөхсәтсез-нисез үз биләмәләренә кергән өчен шулай акылымны томалый иде. Билгеле инде, мондый нәтиҗәләрне мин соңрак, бераз үскәчрәк ясадым, ә ул чакта кабаланакабалана манарадан төшкәнем генә истә калган.
Үзебезнең авылда – башлангыч, күрше Шәңгәлчедә – сигезьеллык, Түбән Камада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, мин башта – Казанга, аннары Мәскәүгә укырга китеп бардым. Авылга кайткан саен, әллә каян ук иң беренче булып мине мәчет манарасы каршылый торган иде. Әмма ул елдан‑ел таушалып, әкренләп бер якка янтаеп бара. Бер кайтуымда аның инде калайларын җил каерып аткан, ае да менә‑менә егылып төшәм дип кыйшайган иде. Минем яңа китабым чыгып, ярыйсы гына гонорар алган чак, Казаннан реставратор егетләр алып кайтып, 1979 елның көзендә мәчет манарасын сипләргә тотындык. Ул вакытта район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән яшьлек дустым Рифкать Муллин да ярдәм кулы сузды, авылдашлар да хәлдән килгәнчә булыштылар. Шулай итеп бергәләп манараны торгызып та куйдык. Ай күтәргән көнне бөтен тирәюнь авыллар җыелышып көч‑куәт биреп торганны күрү минем өчен әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек иде. Дөрес, Казанга кайтуга башта ВЛКСМ өлкә комитетына, аннары партия өлкә комитетына чакырып, утлы табада кыздырдылар, идеологик яктан өлгермәгән кеше икәнлегемне, балаларны коммунистик рухта тәрбияләргә тиешле «Ялкын» журналында эшләргә әзер булмавымны искәрттеләр.
Мәчетебез никадәр матур булса да, рәхимсез еллар барыбер үзенекен итте, агач бина әкренләп тузып, берзаман ярым җимерек хәлгә килде. Аны сүтүдән башка чара калмаган иде. Әмма сүткәнче, авыл осталары, аның барлык үлчәмнәрен алып, бизәкләрен фотога төшереп, нәкъ шундый ук кыяфәттәге таш мәчет салырга вәгъдә бирделәр. Озак еллар төзелештә прораб булып эшләгән энекәшем бу эштә башлап йөрүче булды, финанс мәсьәләләре күбрәк минем өскә төште, авылыбыз эшмәкәрләре дә кулдан килгән ярдәмне күрсәтте.
Бүгенге көндә авылыбыз мәчете, элеккесеннән дә матуррак, мәһабәтрәк булып, дистәләгән чакрымнан балкып тора. Балчыклы урманын чыгуга, минем күз карашым иң беренче булып шул мәчет манарасын эзли башлый. Әгәр манара булмаса, авылымның бөтен яме китәр, хәтта авыл үзе дә бетәр, юкка чыгар кебек тоела миңа. Гомумән, мәчетсез, манарасыз мөселман авылын, татар авылын камил авылга санамыйм мин.
Шушы мәчет манарасы аша иң беренче мәртәбә дөньяның зурлыгын, матурлыгын күрүем, тәүге тапкыр хыялый күккә ашуым бүгенгедәй хәтеремдә, күз алдымда. Ул чакта мин күккә генә ашып калмадым, тәүге кат Аллаһы Тәгаләнең үзе белән очрашкандай булдым. Әле бүген дә колагымда әнкәемнең «Манарага менгән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная» дигән сүзләре яңгырап тора сыман.
МИНЕМ БЕРЕНЧЕ ЭШМӘКӘРЛЕГЕМ
Безнең әткәй озак еллар агроном һәм колхоз рәисе булып эшләде. «Уңыш» колхозының уңышы мул булганга, эшләре яхшы баргангадыр инде, көннәрдән бер көнне аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр. Билгеле, безнең гаилә, безнең авыл өчен генә түгел, бөтен район өчен дә заманында зур вакыйга иде бу. Миңа ул чакта нибары җиде‑сигез яшь кенә булгангадыр инде, әлеге орденның кыйммәтен аңлап бетермәгәнмендер, аны октябрят, пионер значогы кебегрәк бер нәрсә дип уйладым. Әткәйнең дә күкрәгенә орден тагып, кукраеп йөргәнен хәтерләмим. Өйдә апалар, сеңелләр белән без аны уенчык итеп уйный идек. Шулай сигез бала чиратлап уйный торгач, ул каядыр юкка чыкты, күпме эзләп, әлегә кадәр таба алганыбыз юк. Документы калды калуын, шуны күрсәтеп, киләчәктә, бәлки, дубликатын алырбыз дип уйлыйм. Еллар үткән саен, әткәй‑әнкәй белән бәйле һәрнәрсәнең кыйммәте арта бара икән...
Ул елларда орденга ияртеп бүләк бирү гадәте дә булган, ахрысы. Көннәрдән бер көнне безнең ишегалдында ялык‑йолык килеп торган чып‑ чын велосипед пәйда булды. Билгеле, минем сөенечнең чиге-чамасы юк, бүген «Мерседес» бүләк итсәләр дә, ул кадәр үк шатлана алмас идем кебек. Авылыбызда моңа кадәр бер‑ике генә велосипед булганга күрә, әлеге бүләкне берничек тә бәяләп бетерерлек түгел иде. Шуңа күрә минем үземә бу велосипедны орден өчен түгел, ә орденны велосипедка ияртеп биргәннәрдер кебек тоелды.
Велосипед утыргычына буй җитмәгәнгә күрә, борын каната-каната ике‑өч көндә рам астыннан йөрергә өйрәндем. Җыен бәйрәме көннәрендә бөтен авылны шаккатырып авыл башындагы мәйданга велосипедта ба‑ рырга иде исәп. Бәйрәм җитәргә берничә көн кала, күрше Мәликә апаларга Пермь шәһәреннән кунаклар кайтып төште. Араларында миннән ике‑өч яшькә генә өлкәнрәк бер малай да бар иде. Аның белән тиз арада танышып, дуслашып та киттек. Миннән өлкәнрәк булгач, билгеле инде, аның аяклары педальгә җитә, рәхәтләнеп утыргычка утырып йөри ала. Әмма әнкәй: «Велосипедны беркемгә дә бирмә», – дип, колакка киртләп куйган иде. Әнкәй дигәннән, әткәй колхоз рәисе, коеп куйган коммунист булса да, әнкәй авылның заманында «кулак» дип аталган хәлле кешеләр нәселеннән иде. Шушы нәсел каны уйнагандырмы, белмим, кинәт кенә миндә алыш‑биреш итү теләге уянгандай булды. Ә моның өчен бик кулай сәбәбе дә бар иде. Кайткан көнне үк теге малай (исемен онытканмын инде) кесәсеннән пистолетка охшатып ясалган зажигалка чыгарып күрсәтте. Пистолетын безгә төбәп «черт» итүгә, көпшәсендә ут кабынды. Велосипед шәп нәрсә булса да, мондый хикмәтне исә без – авыл малайларының моңа кадәр төшендә дә күргәне булмагандыр әле. Малай пистолетын чертләткән саен, минем күңелдә дә ут кабына, ул ялкын, көннән-көн көчәеп, бөтен тәнемә йөгерә иде. Рам астыннан йөрү шактый җайсыз булгангамы, мин инде бераз ялыктыра башлаган велосипедны әлеге пистолет-зажигалкага алыштырырга ният иттем. Ниятемне кунак малайга әйткәч, ул артык сатулашып тормады, зажигалкасын кулыма тоттырды да үзе велосипедка атланып, урам буйлап китеп барды.
Билгеле, бу «бик тә отышлы» алыш‑ биреш хакында мин өйдәгеләргә әйтмәдем. Велосипедны әткәй миңа бирде бит, димәк, мин аның белән теләсә нәрсә эшли алам дип уйладым. Пистолетны чертләтеп, малайларны да куркыткан булдым, чыпчыкларга да төбәп атып карадым. Шулай көне буе туйганчы уйнадым мин аның белән, кич, арып-талып, пистолетны кочаклап йокыга талдым.
Иртә таңнан торган әнкәй, минем кочактагы пистолетны күргәч, башта куркып калган. Әткәйне чакырып күрсәткәч кенә, аның чын пистолет булмаганын аңлаганнар. Билгеле инде, моның өчен миңа әткәйдән шактый ук эләкте. Зажигалканы кире биреп, велосипедны үзебезгә алып кайтырга туры килде. Шулай итеп, минем тәүге эшмәкәрлегем, алыш-бирешем уңышсыз тәмамланды. Әмма моңа һич кенә дә үкенмим, әгәр әткәй‑әнкәй ул чакта мине хуплаган булса, бәлки, кемнәрдер кебек гомер буе шулай алтыга алып, бишкә сатып сәүдә кылып йөрер идем әле.
СҮЗ УҢАЕННАН
2022 елның гыйнварында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевка 75 яшь тула. Юбилей уңаеннан Бакуның Халыкара яшь төрки телле язучылары ассоциациясе инициативасы белән Баку нәшрияты шагыйрьнең «Көзге яңгыр» дип аталган шигырьләр җыентыгын бастырды. «Ул үзенең шигырьләрендә, тематикага бәйсез рәвештә, үз республикасын һәм үз халкын гаять бай төсмерләрдә чагылдыра. Аның иҗатының төп үзенчәлеге шунда: шагыйрьнең социаль лирикасында без мондый төр шигърияткә хас булган пафослы өндәү-чакыруларны очратмыйбыз, өстенлек образлы, фәлсәфи һәм шигъри яктан нечкә, тирән уйлануларга бирелә», – дип яза китап турында Азәрбайҗан Фәннәр академиясе вице-президенты, Н. Гәнҗәви исемендәге Әдәбият институты директоры, академик Иса Габиббейли.
Җыентыкта шигырьләрнең азәрбайҗан теленә тәрҗемәсе аларның татарчасы белән бергә бирелгән.
Добавить комментарий