Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Роботлар бик каты эшли! алар белән бергә ‑ кеше дә

Роботлар бик каты эшли! алар белән бергә ‑ кеше дә

Хәтерлисезме, робот Электроник маҗаралары турында совет фильмындагы Серёжа Сыроежкин бөтен мәшәкатьләр турында онытырга мәҗбүр итәчәк прогресс турында җырлый. Кырык елдан артык вакыт үткән инде, ә без һаман элеккегечә – кул белән эшлибез. Болай озак дәвам итәрме? Якын киләчәктә ясалма интеллект хезмәт базарыннан нинди һөнәрләрне кысрыклап чыгарыр, ә кайсыларына, киресенчә, ихтыяҗ артыр?

21 февраля 2022

– Әйдәгез карыйк әле, безнең дрон нихәл икән анда, – Антон бармагы белән тачпадка төртә. Монитор экранында кошлар очу биеклегеннән төшерелгән видео пәйда була. Бөтерелеп өскә күтәрелгән төтен эченнән вулкан авызы күренә.
– Менә видеосы бар, экспертлар фикерләре дә күренә. Ә безнең хисләр дизайнеры кайда соң?
– Менә, бөтен тоемлаулар чын булсын өчен, көек‑корым һәм көл исләрен эшләп бетереп утыра идем! – дип җаваплый чандыр гына бер егет…
Ворлдскиллсның «Яшь профессионаллар» берлеге һәм кайбер зур компанияләр белән бергә Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) тарафыннан әзерләнгән Яңа һөнәрләр атласы 3.0 нең соңгы версиясендә киләчәк редакциясе якынча шулай тасвирлана. Сүз уңаеннан, Антон – контент агрегаторы редакторы. Ул үзе тапшырган бирем буенча кеше һәм дроннар гына түгел, шулай ук бот һәм нейрочелтәрләр җибәргән мәкалә һәм видеолардан хәбәрләр лентасын формалаштыра. Аның коллегасы – хисләр дизайнерының бурычы исә – контенттан файдаланучыларның төрле сизү органнарына ничек тәэсир итү турында кайгырту. Шул исәптән картриджлардагы төрле исләрне кушарга сәләтле принтерга охшаган аппарат – ароматранслятор аша да. Көек‑корым һәм көл исен исни‑исни вулкан турында укып утыру бик кызык бит, әйеме? Футурологлар, тиздән болар барысы да бик гадәтигә әйләнәчәк, дип ышандырырга тырыша.
Атлас башында атаклы язучы-фантаст Айзек Азимовның сүзләре китерелә: «Хәзерге вакыт – нәкъ менә бүгенгенең безнең күз алдында киләчәккә әйләнә торган чагы». Ләкин минем кичәге көнем искә төшә. Төгәлрәге – 2016 ел, ул чакта мин редакция кушуы буенча Әлмәт торба заводына репортаж язарга киттем.
Анда мине шаккатырган иң беренче нәрсә гаҗәеп чисталык һәм тәртип булды. Махсус костюм кигән хезмәткәрләр идарә пультында утыра, алар эшче һөнәрен башкаручыларга караганда күбрәк офиста утыручыларны хәтерләтә. Әзер торбаларны төрү операциясе дә кешенең минималь дәрәҗәдә катнашуын күз уңында тота. Әйе, дүртенче сәнәгать революциясе инде башланды, әмма аның нәтиҗәләрен якынча 2025 елларда гына яхшылап сизә башлаячакбыз, дип саный СИА экспертлары.
Технологияләрнең кушылуы, тере табигать, физик процесслар һәм «цифра» арасында чикләрнең юылуы җитештерүнең төп үсеш тенденцияләре булачак. Әлмәткә баргач, без физика һәм исәпләү ресурсларын кушкан нәкъ менә шул «киберфизика системалары»ның тәүге үрнәкләрен күрдек. Киләчәктә алар сәнәгатьнең «әйберләр интернетына» берләшәчәк һәм, бер‑берсе белән бәйләнеп кенә калмыйча, шулай ук укый-өйрәнә һәм үзләреннән-үзләре җайлаша да алачак. Эш урынының баетылган виртуаль чынбарлыгы хезмәткәрләргә булышачак һәм хәтта кайбер проблемаларны хәл итүдә катнашачак. Безнең җитештерү эшләренең яңа форматы шундый булачак. Сүз уңаеннан, AR-технологияләрдән Boeing, Audi, BMW, Boch, Hyundai заводларында файдаланалар инде.
Кадр фильма «Из машины»
«Из машины» фильмыннан кадр
Болар барысы да, әлбәттә, хезмәт базарына яңа таләпләр куя һәм яңа профессияләргә ихтыяҗ тудыра. Бәлки, бик тиздән интернетрекрутмент сайтларында сәнәгать роботы операторына гына түгел, тулы бер предприятиенең цифрлы моделе белән идарә итәргә тиешле цифрлы модельләштерү инженеры яисә төрле машина-роботлар, станцияләр, смартфоннар белән ерактан торып эш итә белүче, виртуаль һәм баетылган чынбарлык интерфейсларында эшләүче белгеч – киберсистема диспетчеры кебек һөнәрләргә вакансияләр пәйда булыр.
«Виртуаль» һөнәрләр барлык тармакларда диярлек барлыкка киләчәк. Мода өлкәсеннән мисал – техностилист, ул киемне төрле максатлар куелган гаджетлар белән тулыландырачак. Әйтик, сез моңа ничек карыйсыз: парлы итеп тегелгән «кочаклашу футболкасына» беркетелгән махсус тапшыргычлар аның «игезәк» сыңарын кигән кешегә синең виртуаль кагылуыңны тоярга мөмкинлек тудыра. Яисә, әйдәгез, туристлык индустриясенә күз салыйк: анда тиздән территорияләрнең баетылган чынбарлык дизайнерлары таләп ителәчәк. Нәкъ менә шундый белгеч Кызыл мәйданны карап йөргәндә сезне Явыз Иван чорына яисә мода, дизайн һ.б. өлкәләрдә гаять зур яңалыклар алып килгән алтмышынчы еллар чорына «кертәчәк».
Хәер, цифрлаштыру – бүгенге көндә киләчәкнең «карьера базарын» формалаштыруга йогынты ясаучы бердәнбер тренд түгел. Мондый тенденцияләр күп. Мәсәлән, якынлашып килгән глобаль экологик һәлакәт куркынычы виртуаль түгел, ул реаль чынбарлыкка яный. Шул ук мода индустриясендә материалларны белгәнаңлаган кием рециклингы белгечләренә инде ихтыяҗ бар. Алар, иске киемнәрне эшкәртүгә җибәреп, аларны икенче мәртәбә кулланышка кертүне җайларга тиеш. Иң кәттә дизайнерлар, әйтик, үз коллекцияләрен булдыруда океанда җыелган пластик яисә төзелеш сәнәгате калдыкларын эшкәртүдән ясалган материаллар кулланылуы турында зур горурлык белән хәбәр итәчәк. Предприятиеләрдә һәм шәһәр хакимиятләрендә калдыксыз җитештерүне һәм чүп‑ чарны дөрес файдалануны көйли алырлык zero waste* менеджерларына ихтыяҗ зур булачак.
ЯҢА КИЛГӘНГӘ КЕМ?
«Ресепшен артында сөйкемле генә бер кыз басып тора… Юк, туктагыз! Кыз түгел, андроид икән. Артык ак чырай һәм киң ачылган аксыл-шәмәхә күзләр, дүрт кулы берьюлы ике клавиатурага баса...» Әйе, роботлар безнең тормышка ныклап кереп бара, дип саный СИА футурологлары. Иннополис Университетында эшләгән коллегалары да шулай дип уйлый. Мәсәлән, Иннополис Университетының компьютер фәннәре факультеты деканы Джианкарло Суччи, мануаль, ягъни кул хезмәтенә бәйле һөнәрләр шактый тиздән юкка чыгачак, дип саный.
Джианкарлдо Суччи
– Әйе, мин күрәзәче түгел, ләкин без инде бүген үк шулай фаразларга мөмкинлек бирә торган роботлар ясыйбыз. Мәсәлән, миңа катлаулы ризыклар – пилмән, равиоли, тәмле тортлар пешерү ошый, әмма бу артык күп вакыт таләп итә. Киләчәктә мондый эшләрнең 99 проценты роботлаштырылачак, дип уйлыйм.
Сез дөрес аңладыгыз, сүз гадәти, эчпошыргыч эшләр яки куркынычка бәйле белгечлекләр турында гына түгел, югары квалификация таләп итүче һөнәрләр турында да бара! Сүз уңаеннан, беренче чиратта роботлаштыру транспорт өлкәсенә, шулай ук медицинага кагылачак. Робот-хирурглар, робот-офтальмологлар, робот-стоматологлар пәйда булачак көннәр инде ерак түгел, дип саный Джианкарло. Алай гына да түгел, бүген моңа охшаш җайланмалар инде бар – әлегә көндәлек тормышта түгел, лабораторияләрдә генә.
Дөньяда өлкәннәрне тәрбияләп-карап торучы роботлар һәм анализ нәтиҗәләрен дөресрәк, төгәлрәк күрсәтүче цифрлы лаборантларны тест рәвешендә сынаулар инде бара... Табиб булу канына сеңгән кешеләр нишләр? СИА экспертлары тынычландырырга ашыга: алар өчен дә эш җитәрлек булачак. Дөрес, табиблык төшенчәсенең мәгънәсен башкачарак аңларга туры киләчәк, чөнки асылда табиб күп нәрсәләрдә медицина программистына әйләнәчәк – диагностика технологияләренең үсеше һәм дистанцион медицинага йөз тоту шуны таләп итә.
Әйтик, мәсәлән, медицина роботлары операторы яисә киберпротез һәм имплантатларны эшләүче кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак. Бирелгән параметрлар буенча, шул исәптән нәселдән килә торган авыруларны кисәтү өчен, геном программалаштырырга сәләтле белгеч – ИТ-генетик яисә диагностика җайланмалары биргән мәгълүматны эшкәртү нигезендә киңәшләрен һәм бәяләмәләрен бирүче генетика консультанты таләп ителәчәк.
Сүз уңаеннан, роботлар табибларга гына «янамый». Алар – һич көтелмәгән хәл! – хәтта менеджмент позицияләренә кагылырга да «омтыла».
– Якын киләчәктә акыллы гамәлләр – бүген кеше катнашуын таләп иткән эшләрне башкарырга сәләтле роботлар күбрәк пәйда булыр, дип уйлыйм, әйтик, җитәкче эшчәнлегендә, – дип аңлата Джианкарло Суччи. – Юк, сүз, әлбәттә, топ-менеджерлар турында бармый, әмма кайбер очракларда урта буын җитәкчеләрен робот алыштыра алачак. Һәм моның үз уңайлыклары бар! Алар һәрвакыт «салкын акыл» белән эш итә. Өстәвенә, кул астында эшләүчеләренә кычкырмый, алардан ачуын алмый, аның сөйгән-сөймәгәннәре юк… Боларның барысын да оештыру «сәләтләре» белән бергә программага гына кертергә кирәк. Без, программистлар, мондый программаларны эшләргә яратабыз, һәм безнең университетта хәзерге вакытта шуңа охшаш проект эшләнә.
Сез аңлагансыздыр инде, роботлар тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп керү сәбәпле, киләчәктә иң зур ихтыяҗ робот техникасы һәм роботлар программалаштыру белгечлекләренә булачак. Һәм тагын – роботлар базарында брокер эше. Әлеге белгеч сезнең конкрет бурычыгыз буенча робот табарга булышачак. Әгәр инде андый робот юк икән, аны эшләү өчен техник бирем ясарга тиеш.
БАРЫСЫ ДА ҮЛӘЧӘК, Ә МИН КАЛАМ
Илдә беренче тулысынча роботлаштырылган KRAVT Innopolis отеле Россиянең иң инновацияле шәһәренә килгән кунакларны инде киләсе елга ук шаккатырырга планлаштыра. Рецепциядә, номерларда һәм ресторанда кунакларга тавышлы голографик ярдәмче хезмәт күрсәтәчәк. Куркынычсызлык өчен робот-полицейскийлар җавап бирәчәк, номерларны роботлар юачак, тәртипкә китерәчәк, заказларны робот-официантлар китерәчәк, кунакларга отельгә керү юлын дроннар күрсәтәчәк… Футуристик концепция кунакларны үзенең технологиялелеге белән генә түгел, яшәү хакы белән дә шаккатырыр дип уйлый мондый отельне төзүчеләр, чөнки роботлар персоналга чыгымнарны шактыйга киметергә мөмкинлек бирәчәк.
«Тимер» һәм «цифра» белән ярышта без, кешеләргә, бары тик иҗади эшләр генә калыр төсле... Хәер, ясалма интеллект бу өлкәгә дә үтеп керде кебек. Хәтта «Игра престолов» сериалының «дөрес», ягъни мантыйкка ярашлы финалын да яза алды! Инде бүген табигый телдә текстны генерацияләү системасы эшләнгән, система теләсә кайсы бирелгән теманы дәвам итә һәм урыны‑­урыны белән кеше дәрәҗәсенә бик якын итеп ача. Якындагы берничә елда тагын да көчлерәк ясалма интеллект барлыкка киләчәк. Һәм аның белән бергә – «аларның» яңа текст һәм әсәрләрендә инде үлгән кешеләрне яңадан терелтү мөмкинлеге дә пәйда булачак.
Кешеләрнең түбән квалификацияле гадәти эшләрдән югары интеллектуаль, аналитик һөнәрләргә күчә баруы белем алуга бөтенләй башка мөнәсәбәтне таләп итәчәк, дип саный КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр институтының фән буенча директоры урынбасары, социологик фәннәр докторы Мария Ефлова.
– Бездә яңа тенденция барлыкка килде – гомер буе белем туплау. Инде бүген үк без үзебезнең студентларга аларның белгечлек түгел, компетенцияләр алырга килүен аңлатабыз. Ә алга таба алар әлеге компетенцияләрне куллана алырлык белгечлекләрнең шактый киң спектрын үзләштерәчәк. Әмма һөнәрләрнең даими рәвештә реструктурлашып торуы, ягъни кайберләренең юкка чыгуы, икенчеләренең барлыкка килүе аркасында, хәзер инде дүрт ел буе хисапчыга укып, алга таба гомер буе әлеге эшеңнән керем алу мөмкин булмаячак. Белем алуны даими рәвештә яңартып торырга туры киләчәк.
Киләчәктә хезмәт базарында пәйда булырга тиешле тагын бер тенденция, Мария Ефлова сүзләренә караганда, «кешелеклелеккә кайту» булачак.
– Пандемия аркасында без бүген мәҗбүр булган дистанцион белем алу буенча социаль эксперимент шуны күрсәтте: кешелеклелек сыйфатлары бигрәк тә нык бәяләнгән белгечлекләр бар. Социологик тикшеренүләр, шул исәптән КФУ тарафыннан уздырылганнары да, студентларның күпчелегенең «йөзгә йөз очрашып» белем алу яклы булуын раслады. Аларга тере кеше – үзенчә аңлатучы, эмоцияләрен бирүче эксперт җитми.
Менә бит көтелмәгән борылыш. Димәк, киресенчә, кешеләр, мәсәлән, шеф-поварның авторлык ризыгы әзерләп, аның нәрсәләрдән ясалганын аңлатып, үзе кунакка китереп бирүе өчен акча түләргә әзер булачак вакытлар җитәргә тиеш.
– Безнең сайлау мөмкинлеге булыр дип уйлыйм мин, – дип төгәллек кертә сүзенә Мария Ефлова. – Стандарт, роботлаштырылган хезмәт өчен түләүдә экономияләргәме яисә аерым хезмәт күрсәткән өчен түләргәме? Әйе, безгә һаман да аралашу җылылыгы кирәк булачак. Җыештыручы тузан суырткыч – бу, бик әйбәт, әлбәттә, әмма кунакханәдә сине ачык чырайлы администратор каршы алса, аның белән сөйләшү, хисләреңне уртаклашу мөмкинлеге калса – минемчә, кешеләр мондый тере аралашу өчен, бигрәк тә киләчәктә, кыйбатрак түләргә әзер булачак.
– Минем бер таныш профессорым кайчандыр, 2000 елда без атнасына өч кенә көн эшләячәкбез, дия иде, – дип сөйли Джианкарло Суччи. – Ләкин урамда инде 2022 ел, ә без һаман әле, ким дигәндә дә, атнасына биш көн хезмәт куябыз. Әйе, инде бүген үк ясалма интеллект хәтта сезнең зәвыгызга туры килә торган сәнгать әсәрләре – музыка, картиналар тудырырга сәләтле, әмма алай да ниндидер алгарыш, ачыш ясый алмый әле. Димәк, без – кешеләрнең күбрәк кызыклы эшләре барлыкка киләчәк.
Хәер, социологлар кисәтә: ихтимал, нәкъ менә бу юлда кешегә яңа авырлыклар белән очрашырга туры килергә мөмкин. Һәрхәлдә, безнең илдә.
– Бүген без җәмгыятьнең икътисадый бүленешен күзәтәбез, – дип сөйли Мария Ефлова. – Соңгы 15‑20 елда урта сыйныф эреп юкка чыкты диярлек. Халыкның зур өлеше, фәкыйрьлек чигендә булмаса да, аңа бик якын яши. Перспектива шундый: бөтенебезгә дә эксперт булырга бик ерак әле. Монысы төп-төгәл. Кулы белән эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән эшче сыйныф нишләр, нәрсә белән шөгыльләнер? Әлегә бу сорауга җавап бирү бик кыен. Вакыт күрсәтер.
kisspng-three-laws-of-robotics-technology-engineering-5b31ea6079c316.1449675115299979204988
Ольга Туманская
Фотолар Иннополис Университетыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: