Россиялеләр белән безнең кан төркеме бер
Виктор Щетько, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе

БҮГЕН ТАТАРСТАНДА БЕЛАРУСЬ РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КҮПМЕ ВӘКИЛЕ ЯШИ ҺӘМ СЕЗДӘ НИКАДӘР ТАТАРСТАНЛЫ ГОМЕР ИТӘ?
– Төгәл генә мәгълүмат юк. Союздаш дәүләт шартлары буенча, гражданнарның ирекле күчеше бар, ә 90 көнгә кадәр икенче илдә булу бөтенләй контрольдә тотылмый. Әмма Татарстанда 4–4,5 меңгә кадәр белорус кешесе һәм Беларусь Республикасы территориясендә 8–8,5 меңгә кадәр татар кешесе булуы турында әйтә алабыз.
Сүз уңаеннан, бездә татарларның иң күпсанлы диаспорасы Ивье (Гродно өлкәсе) һәм Узда (Өзәңге; Минск өлкәсе) шәһәрләрендә дип исәпләнә. Бер фараз буенча, Узда шәһәре атамасы белән Урда ханына бурычлы. Бу якларга һөҗүмнәрнең берсендә ул атының бик кыйммәтле, үзе өчен үтә кадерле йөгәнен югалткан. Шуннан: «Узда, узда...» – дип, арлы-бирле йөренеп, йөгәнне эзләгәннәр, имеш. Бу сүз атама булып ябышып калган. Белмим, ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма «узда»лылар үзләре шулай саный.
ТР Рәисенең Беларуська соңгы визиты вакытында Ивье диаспорасы вәкилләре аның белән очрашырга килде. Алар Рөстәм Нургалиевичка тарихи ватаныннан еракта ничек яшәүләре хакында бәян итте.
БЕЛАРУСЬТА ТУЫП-ҮСКӘН, ӘММА КАЗАНГА КҮЧКӘН ЯКИ БИРЕГӘ КУНАККА, ЭШ БУЕНЧА КИЛГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ НИНДИ?
– Мисал китерәм. Ноябрь уртасында Казанга «Динамо-Минск» хоккей клубының якынча йөз ярым җанатары килде. Алар Татарстан башкаласына таң калып, биредә ничек каршылауларына шаккатып, үзара җылы дуслык мөнәбәтләренә куанып кайттылар.
Беларусь делегацияләре елына ике-өч тапкыр Татарстанга килә, димәк, сезнең республикадан да шулкадәр үк делегация безгә бара, дигән сүз. Кайчандыр безнең Президент Александр Григорьевич Лукашенко билгеләп үткәнчә, белорус кешесе, Татарстанга килеп, әдәп, пөхтәлек, тәртип, матурлык, кече күңеллелек белән очраша, ул монда үзен уңайлы хис итә.
СЕЗНЕҢЧӘ, ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫНЫҢ СЕРЕНДӘ НӘРСӘ?
– Сезнең белән безнең очракта – иң әһәмиятлесе, билгеле, ышаныч. Теләсә нинди катлаулы вазгыятьтә бер-берегезгә таянырга мөмкин булу – бу зур нәрсә. «Дуслар бәладә таныла» дигән әйтемне бүген, заманына күрә бераз үзгәртеп, «дуслар санкцияләр вакытында таныла» дияргә мөмкин. Безнең ике ил дә, кискен ихтыяҗ тугач, бер-берсенә иңен куйды һәм терәк булды.
Татарстан Республикасына килгәндә, Россия Федерациясендә сәүдә әйләнеше буенча ул Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән соң бара. Беләсезме, безнең илләр үзара кан төркеме дә, резус факторы да туры килгән донорлар кебек. Алар теләсә кайсы вакытта бер-берсенә ярдәмгә килергә әзерләр. Шулай булгач, россиялеләр белән безнең кан төркеме бер, дип шикләнми әйтергә мөмкин.
ТАТАРСТАНДА ЯРАТКАН УРЫННАРЫГЫЗ БАРМЫ? БИРГӘ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ КИЛГӘН КУНАКЛАРНЫ ИҢ ӘҮВӘЛ КАЯ АЛЫП БАРЫР ИДЕГЕЗ?
– Печище авылына. Беренчедән, анда Белоруссиянең халык шагыйре Янка Купаланың искиткеч мемориаль музее урнашкан, андый тагын бер музей Минск шәһәрендә генә бар. Икенчедән, музейдан Иделнең текә ярына күтәрелсәң, күзәтү мәйданчыгына эләгәсең. Ә аннан Иделгә һәм Казанга гаҗәеп манзара ачыла. Елганың да, шәһәрнең дә олы куәтен тоясың.
Җәй көне кунакларны шулай ук Лаешка алып барыр идем. Без гаиләм белән анда еш барабыз, кызыма «Кама диңгезе»ндәге пляж бик ошый. Шундагы бер җирле фермер белән дә таныштык, ул җитештергән төрле авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алабыз. Каклаган үрдәге – телне йотарлык! Бездә дә үрдәкне күп үстерәләр, әмма ул бөтенләй башка: белорусныкы – симез, ә татарныкы күбрәк тыгыз тәнле, итле. Белмим, бу нәрсә белән бәйледер, ләкин – факт. Ул үрдәкне без, чәкчәк, казылык белән бергә, туган якка отпуск вакытында кайтканда күчтәнәчкә алабыз.
Әлбәттә, кунакларны татар чәе белән дә сыйлар идем! Мин хәзер аның җанатары. Ничек соң татар чәенә шулай хирысланып киттем, дисезме? Бервакыт Алабугадан кайтып киләбез, ә юлда палаткалар тора: ни генә сатылмый, күз камашырлык... Шундагы бер хатын миңа шәмәхә чәчәкле кипкән үләннәр бәйләмен сонды бит. Бу мәтрүшкә икән, өйдә хатын аны чәй белән пешерде һәм ул безгә бик нык ошады. Бигрәк тә бал катып эчсәң, искиткеч тәмле булып чыкты. Җитмәсә, тынычландыра торган эффектка ия, ә дипломатларның эше нервларны какшата, үзегез аңлыйсыз. Беларусьта яшәгәндә мин кофеман идем, ә Татарстанда чәй өчен үлеп китә торган адәмгә әйләндең дә куйдым! Инде хәзер чәй җанлы булып калырмын да, мөгаен.
Добавить комментарий