
Сайлауларга үземнең гражданлык бурычымны үтәр өчен барам
"Туганайлар" керәшен газетасы редакторы сайлауда катнашырга өнди
07 марта 2018
Татарстанда керәшеннәргә мөнәсәбәт, башкаларга булган шикелле үк, тигез хокуклы. Актив һәм һәртөрле вакыйгаларга бай тормыш белән яшибез. Хәзерге вакытта Керәшен яшьләренең 4нче форумына әзерлек эшләре алып барыла. Бу Форумда Татарстанның барлык районнарыннан 100 делегат катнашачак. Шулай ук чит төбәкләрдән дә кунаклар көтәбез. Форумны уздырыр өчен Россия Президенты Фонды грантын оттык.
Добавить комментарий