Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
"Сәламлибез сине, София!"

"Сәламлибез сине, София!"

София Гобәйдуллинаның 85 яшьлеген Казан зурдан кубып бәйрәм итәргә җыена. 2-4 ноябрь, 2 декабрьдә мәркәзебездә мәшһүр композиторга багышланган чаралар узачак.

24 октября 2016

Бүген якташыбыз композитор София Гобәйдуллинаның туган көне. Бу күренекле шәхеснең 85 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чаралар белән таныштыру өчен матбугат конференциясе булып узды. 
София Гобәйдуллина турында дөньяда ишетеп белмәгән кеше юктыр. Казаныбызда, туган республикабызда - бигрәк тә. Аны Татарстанның үзенә күрә бер символы дисәк тә ялгыш булмастыр. София Гобәйдуллина исемендәге Заман музыкасы үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина матбугат конференциясендә моңа аеруча басым ясады.
Быелгы юбилейны Казан зурдан кубып бәйрәм итәргә җыена. 2-4 ноябрь, 2 декабрь көннәрендә мәркәзебездә мәшһүр композиторга багышланган чаралар узачак. "Te salutant, Sofia" ("Привествуем тебя, София") дип исемләнгән фестиваль 2 ноябрьдә 10:00да Казан Ратушасында матбугат конференциясе белән ачылачак. Шуннан соң казанлыларга һәм башкалабыз кунакларына "Под знаком любви. Композитор София Гобәйдуллина" дип исемләнгән яңа китап тәкъдир ителәчәк.
"Бу китапта София Гобәйдуллинаның үз интервьюлары, аның иҗатына бәйле материаллар тупланды, шулай ук аны шәхес буларак яктыртучы язмалар да урын алды. Алай гына да түгел, София Гобәйдуллина иҗаты үзенә күрә илһам чыганагы булып әверелгән рәссамнарның эшләре дә дөнья күрде", - дип, китап белән таныштырып узды спикерлар.
Китапта гаилә архивында сакланган уникаль фотографияләр, дәрәҗәле музыкантлар һәм тәнкыйтьчеләрнең фикерләре дә тупланган. Заман музыка үзәге бу китапны әзерләүгә үзеннән зур өлеш керткән.
5308
"Без халык традицияләренә нигезләнгән реалистик музыкага ияләшкәнбез. Ә менә Гобәйдуллина музыканың бөтенләй башка пластын ачты. Ул гомумән дөньяны тавыш аша кабул итүнең яңа ысулын тәкъдим итте дисәк тә була. Бу - космос белән турыдан-туры бәйләнеш, аның музыкасы югары сфералардан килгән аһәңне нотага төшерү һәм уен кораллары аша яңгырата алу мөмкинлегенә иреште", - дип, соклануын һәм ихтирамын белдерде Казан дәүләт консерваториясе профессоры Шамил Монасыйпов.
2 ноябрьдә Казан Ратушасында Казан мэриясе ярдәме белән төшерелгән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул "Под знаком любви. София Губайдуллина в Казани" дип атала. Аны дөньяга чыгару өчен шулай ук София Гобәйдуллина исемендәге Заман музыкасы үзәге тырышлык куйган.
"Бу композиторның нәкъ менә Казан чорын яктырткан фильм, - диде Ләйлә Гарифуллина. - София Гобәйдуллина турында фильмнар аз түгел, әмма нәкъ менә Казан чорын моңарчы тулы канлы итеп яктыртканнары юк иде әле. Гомумән, аның тамырларын, иҗатының чишмә башын... Без композиторның туган төбәгенә - Чистайга бардык, аның ата-бабалары яшәгән авылга кайттык. Гобәйдуллиннар исемле зыялы нәсел турында мәгълүмат тупладык. Фильм Татарстан тамашачысы өчен аеруча кызыклы булырга тиеш..."
5307
2 ноябрьдә, фестиваль кысаларында, "Художники - Софии Губайдуллиной" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе ачылачак. Татарстан белән Россиянең генә түгел, ә Германия, Франция рәссамнарының да эшләре күрсәтеләчәк.
3 ноябрьдә 18:30да шул ук Казан Ратушасында композиторның юбилей концерты узачак. Спикерлар әйтүенчә, биредә композиторның моңарчы Казан тамашачысына тәкъдим ителмәгән әсәрләре яңгыраячак. Болар - "Fachwerk" һәм "Пилигримы".
4 ноябрьдә 11:00да П.И. Чайковский исемендәге 1нче номерлы музыка мәктәбендә "В гостях у маленькой Софии" дип исемләнгән концерт уазчак. "Бу үзенә күрә София Гобәйдуллинаның балачагына экскурс булып тора", - дип ассызыклады оештыручылар.
Шул ук көнне 14:00да Заман музыкасы үзәгендә ТРның композиторлары һәм сәнгать әһелләре София Гобәйдуллинаның үзе белән очрашып, әңгәмә кору мөмкинлегенә дә ия булачак.
Юбилей уңае белән оештырылган чаралар Казанда шуның белән генә төгәлләнми. 2 декабрьдә Казан тамашачысы "Музыкальное приношение Софии Губайдуллиной" дип исемләнгән концертны Казан дәүләт технология университеты залында карый алачак. Мәсәкүдә исә бу концерт 5 декабрьдә Мәскәү дәүләт филармониясенең Кече залында көтелә.
София Гобәйдуллинаның юбилей тантанасында катнашыр өчен дәрәҗәле кунак - аның музыкасын яңгырату буенча дөньяга танылган дирижер Андрес Мустонен (Эстония) киләчәк, - дип тә белдерде спикерлар.
"Минем өчен София Гобәйдуллина музыкасы - аерым бер планета гына да түгел, ә олы бер Космос. Бу гомумкешелек музыкасы. Җитмәсә, һәрчак үз заманыннан берничә адымга алда атлый торыган музыка..." - дигән сүзләре бар Юрий Башметның күренекле якташыбыз турында.
Түземсезлек белән көтәбез Сезне, София Әсгатовна!
Фотолар "Татар-информ" сайтыннан алынды http://www.tatar-inform.ru/

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: