Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сәнәгать парклары: резерв һәм мөмкинлекләр

Сәнәгать парклары: резерв һәм мөмкинлекләр

Яхшы эшли торган сәнәгать парклары тәҗрибәсен күпләп тарату – Татарстан Республикасы Президенты үзенең ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республика Икътисад министрлыгы, муниципаль район башлыклары, сәнәгать паркларының идарәче компанияләре алдына әнә шундый бурыч куйды. Максат – сәнәгать паркларын сыйфатлы үстерү, аларның мөмкинлекләреннән тулырак файдалану. ТР Икътисад министрлыгы Президент күрсәтмәсен ни рәвешле үтәргә ниятли? «Татарстан» журналы әлеге сорау белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка мөрәҗәгать итте. Укучыларыбызга министрлыктан алынган җавапларны тәкъдим итәбез.

21 декабря 2022

– Билгеле булганча, ТР Президенты Дәүләт Советына Юлламасында муниципаль сәнәгать парклары – яңа эш урыннары булдыру һәм районнарда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен төп резерв, дип билгеләде. Әлеге паркларның көче, потенциалы нинди?
– Бүгенге икътисадый вазгыять эшкуарлык климатын яхшыртуга, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыруга һәм икътисадый үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән даими нәтиҗәле дәүләт ярдәме чаралары күрүне таләп итә. Бу уңайдан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мөһим үсеш аспектларының берсе булып тора.
Инвестицияле климатны яхшырту өчен иң реаль юл – махсус бүлеп бирелгән территорияләрдә яңа производстволар оештыру һәм үстерү өчен мөмкин кадәр уңайлырак шартлар тудыру. Шуңа күрә сәнәгать паркларын булдыру бу проблеманы хәл итүнең нәтиҗәле ысулы булып тора.
Сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген, ким дигәндә, түбәндәге күрсәткечләр нигезендә бәялибез. Бу резидентлар саны да, җитештерелгән продукция күләме дә, яңа ачылган эш урыннары саны да, паркның тулу дәрәҗәсе дә, салым түләүләре дә. Бүгенге көндә резидент предприятиеләр саны 1500 дән артык.
2022 елның 9 аенда бу сан – уртача 10,260 берәмлеккә (+24,4%), ә эшләүчеләрнең саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 32% ка артты. Бу вакыт эчендә предприятиеләрдә товар әйләнеше 2021 елның шул ук чорына карата 3,9% ка артты һәм 263,3 млрд сумны тәшкил итте. Резидентлар җитештерә торган продукция күләме республика сәнәгать җитештерүенең якынча 10%н тәшкил итә.
– Сәнәгать паркын ачу һәрвакыт шактый чыгымнар (мәйданчык, инфраструктура, салым ташламалары...) таләп итә. Чыгымнар акланачак дип көтеп буламы? Һәм бу бөтен җирдә дә мөмкинме, чөнки территорияләрнең потенциалы төрле бит?
– Сәнәгать паркының уңышлы эшләве нәтиҗәле идарәче компаниянең, резидентларның, яңа производстволар урнаштыру өчен кирәкле инженер инфраструктурасының булу-булмавына, шулай ук инвесторларны җәлеп итү юнәлешендә район башлыкларының актив позициясенә бәйле.
Инвесторларны үсеш алган инфраструктуралы зур шәһәрләрдәге, әйтик, Казан һәм Чаллыдагы сәнәгать парклары күбрәк кызыктыруы аңлашыла, шуңа күрә муниципаль сәнәгать паркларындагы вазгыятьне яхшырту буенча чаралар да эшләнгән.
Сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген күтәрү, эш урыннары санын арттыру максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан территорияләрне комплекслы үстерү максатында Авыл җирлегендә сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе килешенде. Концепция кысаларында аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләренә төрле өстенлекләрдән файдаланырга мөмкинлек бирүче берничә закон кабул ителде:
– салымның гадиләштерелгән системасы буенча салым күләмен киметү (керемгә салымны – 1%ка, чыгымнар алынган керемгә – 5%);
– транспорт салымын түләү буенча салым ташламасын алу  (0%);
– оешмалар мөлкәтенә салым түләү буенча салым ташламасын алу  (0%).
Резидентлар саны аз булган аккредитацияләнгән сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән килешү төзегән резидентлар һәм идарәче компанияләр салым ташламаларыннан 10 елга кадәр файдалана алачак. Республика икътисады өчен бу яңа эш урыннары ачылу һәм шәхси инвестицияләр керү дигән сүз.
Дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә: ташламалы микрозаймнар, электр энергиясенә чыгымның бер өлешен субсидияләү, ТР Гарантия фонды ярдәме, Эшкуарлыкка ярдәм фонды программасы (күргәзмәләрдә катнашу, маркетплейсларда продукция урнаштыру, сертификатлаштыру һ.б.лар), инженер һәм юл инфраструктурасы төзелешен финанслау.
Кабул ителгән законнар, бу категория сәнәгать парклары өчен дәүләт ярдәме чаралары, алар белән чагыштырганда, зур шәһәрләрдәге сәнәгать паркларының көндәшлекле өстенлеген тигезләргә һәм паркларның тулылык дәрәҗәсен без күздә тоткан 70%ка җиткерергә мөмкинлек бирә, бу исә авылда эш урыннарын арттырырга ярдәм итәчәк.
– Тагын бер кат Юллама текстына күз салыйк. Рөстәм Миңнеханов, нәтиҗәле сәнәгать парклары тәҗрибәсен таратудан тыш, «аларның үсешен тоткарлаучы факторларны киметү эшен дәвам итәргә» кирәклеген дә әйтте. Сүз нәрсәләр турында бара?
– Нәтиҗәле эшләүче идарәче компанияләр муниципаль сәнәгать парклары белән тиешле эш алып бара инде. Мондый сәнәгать паркларында төп проблемалы мәсьәләләргә аудит үткәрелә: кирәкле инженерлык инфраструктурасының булу-булмавы, электр егәрлекләре һәм җитештерү биналарының җитүҗитмәве, җиһазлар, чимал белән тәэмин итүдә, шулай ук продукция сату һәм яңа резидентлар җәлеп итүдә проблемалар ачыклана.
Табылган проблемалар һәм тәҗрибәле идарәче компанияләр тәкъдим иткән карарлар нәтиҗәдә муниципаль сәнәгать парклары үсеше өчен уңайлы шартлар булдыруны тәэмин итәргә тиеш.
– Бүген нинди муниципаль сәнәгать паркларын үрнәк дип атап була?
– Тәҗрибә шуны күрсәтә: сәнәгать паркының идарәче компаниясе муниципаль район җитәкчелеге белән берлектә сәнәгать паркын үстерүнең төгәл концепциясен тизрәк кабул иткән һәм аны гамәлгә ашыруга җитди керешкән урыннарда күркәм нәтиҗәләргә ирешелә. Бу очракта сәнәгать паркларының тулылыгы да, резидентлар тарафыннан продукция җитештерүне оештыру да тәэмин ителә. «Теләче», «Яшел Үзән», «М-7» (Яшел Үзән районы) «Үсеш» (Яр Чаллы), «Саба» (Саба районы), «Алексеевское» һәм башка сәнәгать паркларын уңышлы эшчәнлекнең яхшы үрнәкләре дип атап була.
– Муниципаль сәнәгать парклары ярдәмендә гамәлгә ашырылган уңышлы бизнес-проектларны атап китсәгез иде. Алар безгә нәрсә бирде?
– Иң беренче чиратта, бу – яңа эш урыннары. Муниципаль сәнәгать паркларын үстерү шул исәптән хезмәт миграциясе мәсьәләләрен дә хәл итә, чөнки эш урыннары «йорт янәшәсендә» ачыла. Сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан кабельүткәргеч продукциясе, автотранспорт кузовлары, шинүткәргечләр, йорт җиһазлары җитештерү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һ.б.лар кебек уңышлы проектлар тормышка ашырыла.
Фото «М-7» индустриаль паркыннан алынды.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: