Сез хезмәт итегез. Без көтәрбез
Солдат өчен эш урыннары кайда саклана
ГОМЕРНЕҢ БЕР ЕЛЫН ҖИЛГӘ ОЧЫРЫРГАМЫ?
Аның тарихы кагыйдәдән чыгарма түгел. Бәлки, киресенчәдер дә әле. Сөйләшә башлаганда Азат Исмәгыйлов берникадәр уңайсызлана да:
– Минем кебекләр илдә меңәрләгән ул. Гаҗәпләнерлек хәл юк монда. Мәктәптән соң вузга кердем. Өчлеләрсез тәмамладым, перспективалы фирмага яхшы гына хезмәт хакына эшкә урнаштым. Ә аннары хәрби комиссариаттан чакыру килде. Армиядә хезмәт итүдән качып тормадым. Югыйсә, дусларым да, әти‑әнием дә: «Бер ел гомереңне җилгә очырачаксың», – дип тукып торды. Бәлки аларны тыңларга кирәк булгандыр?
Ул эштән китүдән курыкмаган. Анда, хезмәт итеп кайткач, Азатны һичшиксез яңадан алырга вәгъдә иткәннәр. Алмаганнар... Аның урынында инде ун айга якын башка кеше эшли икән.
Эш эзли башлаган. Тапкан да – берне генә түгел, хәтта бишне үк. Теләгәнеңне сайла гына! Әмма аларның берсе дә элеккесе белән чагыштырырлык түгел – хезмәт хакы ягыннан да, профессиональ кызыклылыгы ягыннан да... Бүгенге көндә, армиядән соң эш эзләп күп айларын үткәргәнгә күрә, республика Президентының башлангычын бишкуллап яклый.
– Минемчә, хәрби бурычларын үтәгән егетләр хезмәттән соң үз карьераларын эзлекле рәвештә дәвам итү мөмкинлегенә исәп тотарга хокуклы. Ә яңа вакансияләр эзләп интегер хәлгә куярга тиеш түгелләр аларны...
ОЗАК ЭШ, СОРАУЛАРЫ ДА КҮП
Җәй көне Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында булачак солдатлар өчен, армия сафларыннан кайтканнан соң өч ай дәвамында, үзләренең элекке эш урыннарына кайту хокукын гарантияли торган закон проектын эшли башладылар. Әлегә элеккеге солдатлар өчен закон белән төгәл ныгытылган мондый мөмкинлек юк (әгәр алар дәүләт оешмаларыннан чакырылмаган булса). Барысы да эш бирүченең ихтыярыннан тора.
Моңа кадәр «Хәрби хезмәттәгеләр статусы турында»гы 1998 елның 27 маендагы ФЗ‑76 номерлы Федераль законның 23 нче маддәсендәге 5 нче өлешенә һәм РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертүгә омтылышлар булган иде инде. Әмма җавапларга караганда, сораулар күбрәк булып чыкты. Әгәр чакырылучы армиягә кадәр ялкау булса, армиядән соң мондый «хезмәткәр» нигә кирәк? Яки ул хезмәт иткән арада предприятиедә аның эш урынын кыскарткан булсалар? Мондый очракта аның эш бирүче белән бәхәсен ничек көйләргә? Хәрби хезмәттән кайтучының эш урынын саклау өчен ниндидер шартлар куярга һәм моны аның хәрби хезмәттәге намуслылыгы белән бәйләп карарга кирәкме?
1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Хәрби көчләргә республикадан ел ахырына кадәр 3500гә якын кеше армиягә хезмәт итәргә китәчәге билгеле инде, шул исәптән 800гә якыны югары белемле яшьләр. Казандагы ТЭЦ‑3 тә электр җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча электромонтёр булып эшләгән Михаил Бурняшев белән без чакырылыш алдыннан очраштык. Энергетикага ул әтисе эзләре буенча киткән. Казан энергетика колледжын тәмамлаган, Казан дәүләт энергетика университетына укырга кергән. Югары уку йортында уку вакытына кичегү мөмкинлеге алып, көндезге бүлектә бер курсны тәмамлаган, укуын уңышлы рәвештә эш белән бәйләп алып барган. Соңыннан армиягә барырга карар кылган. Бу карарын әти‑әнисе дә хуплаган.
– Ир‑ат Ватан алдындагы бурычын үтәргә, үзен һәм якыннарын якларга өйрәнергә тиеш, – дип саный Михаил. – Хәзер гомумән яшьләр арасында армиядән качып йөрү гадәте юк. Һәрхәлдә, минем дусларымның күпчелеге хәрби хезмәткә барырга ниятли. Минемчә, һәркем бу тормыш мәктәбен үтәргә тиеш.
– Армиядән соң мин хокук саклау органнарында яисә, барып чыкса, көч структураларында эшләргә телим. Матур сүзләр кебек кенә тоелса да, илебез иминлеге хакына хезмәтемне дәвам итәргә ниятлим, – җыючы-клёпкалаучы Александр Лазарев белән «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына керү урынында очрашуыбыз аның әнә шул сүзләре белән башланып китте. Александр инде язгы чакырылышта ук армиягә китәргә теләгән, тик сәламәтлеге буенча үтмәгән. Хәзер, бәхетенә, барысы да яхшы. Ул теләсә кайсы ир кеше көчле булырга омтылырга һәм үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнергә тиеш дип исәпли:
– Армиядән соң минем тормышым ничек үзгәрер, белмим, тик ул ел минем өчен кай ягы беләндер хәлиткеч булыр дип ышанам.
Михаил һәм Александр кебекләр торган саен арта бара. Егетләр армиягә аңлы рәвештә баралар. Һичшиксез, яшь кешенең армиядә хезмәт иткән булуы аңа эшкә кергәндә өстенлекләр бирә. Чөнки бу егет бер ел элек, әти-әни-әби янындагы уңайлы, рәхәт тормышны калдырып, ихтыярын бер йодрыкка туплый алган. Моннан тыш, армия үзеңә ышанычны арттыра, ниндидер ирек бирә – иңнәреңдә шундый тәҗрибә булгач, син каядыр китә, карьераңны, әйтик, Татарстаннан тыш башка җирдә дә башлый аласың. Әмма яшь, ныклы һәм башлы егетләрнең кире кайтырга теләмәүләре республика өчен яхшыдырмы – монысы башка мәсьәлә. Ә инде Татарстанда армиягә чакырылучыларның эш урыннарын саклау мәсьәләсен хәл итү буенча хөкүмәтнең эшче төркеме эшли башлаган икән, бу өмет уята: ихтимал, туган төбәкләренә әйләнеп кайту файдасына булган аргументлар егетләр тарафыннан бәхәссез кабул ителер.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК МЕХАНИЗМЫН ЭЗЛӘГӘНДӘ...
Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары:
– Хөкүмәт эшче төркеменең бурычы –хәрби хезмәттән кайткан гражданнар белән эшкә урнашу сораулары буенча эшләү барышында төгәл ведомствоара эшчәнлекне тәэмин итү. Эшче төркем составына Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы вәкилләре, муниципаль чакырылыш комиссияләре, муниципаль районнарның мәшгульлек үзәкләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил керә..
«ТОРМЫШНЫ АЛГА ТАБА ДА ТӨЗЕР ӨЧЕН»
Сергей Погодин, Татарстан Республикасының хәрби комиссары:
– «Хәрби хезмәттәгеләр статусы турында» 1998 елның 27 маендагы ФЗ‑76 номерлы Федераль законның 23 нче маддәсенә туры килгәнчә, чакырылышка кадәр дәүләт оешмаларында эшләгән гражданнарның хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң өч ай дәвамында шул ук оешмаларга эшкә керү хокукы саклана. Чакырылышка кадәргедән түбәнрәк булмаган вазыйфага. Республика Президенты безнең алга шундый бурыч куйды: бездә чакырылышка кадәр эшләгән күпме егетнең хезмәт итүен ачыкларга. Тагын шундый бурыч та бар: барысын да, әйләнеп кайткан чакта, үз эш урыннары көтсен. Хәзерге вакытта Татар-станда чакырылышка кадәр эшкә урнашканнар категориясенә 1 427 кеше туры килә. Алардан 107 егет армиядә хезмәт иткәнче федераль (муниципаль) хезмәттә булган, 1320 се бизнеста эшләгән.
Татарстанда, хезмәт иткән вакытларында эш урыннарын саклап калу юлы белән, булачак солдатларга ярдәм итү чараларын эшләү буенча эшче төркем булдырылды. Республиканың Хәрби комиссариаты вәкилләре дә аның составына керә. Билгеле инде, егетләр хезмәт итәргә китте, һәм алар үзләрен көткәннәрен төгәл белергә тиеш. Аларны – әти-әниләре, кәләшләре һәм үзләренең эш урыннары көтә. Тормышны алга таба да төзер өчен иң мөһиме шул.
Добавить комментарий