Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Софья Петрова, 18 яшь, БДИ буенча 200 балл җыючы: минем өчен китап - ашыкмыйча гына уку һәм тексттан ләззәт кичерү символы

Софья Петрова, 18 яшь, БДИ буенча 200 балл җыючы: минем өчен китап - ашыкмыйча гына уку һәм тексттан ләззәт кичерү символы

– Минем әти‑әнием спорт белән мавыга, аларның эше дә, тормышы да шуңа бәйле, шунлыктан безнең өйдәге китапханәдә һәрвакытта да җиңел атлетика буенча журналлар, спорт турында китаплар була иде. Мөгаен, алар төп урынны алып торадыр да. Минем иң беренче яратып укыган китабым – «Сказочник» журналлары булды. Анда бөтен дөньяга билгеле әкиятләрне бастыралар, мин аларны йотлыгып укый идем. Әти‑әнием миңа Disneyның ул вакытта популяр булган «Рататуй», «Галәветдиннең тылсымлы лампасы», «Арыслан король» мультфильмнары буенча «Иң яраткан әкиятләр» дигән китапларын ала иде. Мин үскән саен китапханәдә яңа китаплар барлыкка килә торды. Хәзер исә анда классик әсәрләр күп, мин аларны мәктәп программасы буенча укыдым. Мин китапларны дустым дип кабул итәм. Әдәбият безгә олы, тирән тормыш тәҗрибәсе бирә. Ул безне зыялы итә, гүзәллекне күрергә, тормышны аңларга өйрәтә, башка дәверләр турында сөйли. Хәзерге мәгълүмати технологияләр заманында төрле чыганаклардан укырга мөмкин. Әмма минем өчен нәкъ менә кәгазьгә басылган китап – ашыкмыйча уку символы, укыганда, син эчтәлек белән мавыгып китәсең, тексттан ләззәт кичерәсең.

25 октября 2021

СОФЬЯ ПЕТРОВАНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН 10 КИТАБЫ:
1. Дмитрий Лихачев. «Игелек һәм гүзәллек турында хатлар».
– Элгәреге буыннар тәҗрибәсе аша үзеңне табу һәм аңлау турындагы китап.
2. Борис Екимов. «Сөйлә, әни, сөйлә».
– Әти-әниләргә балалар игътибарының ни дәрәҗәдә мөһим булуы бәянләнә.
3. Александр Грин. «Яшел лампа».
– Язмышның кинәт кенә безнең файдага барысын да ничек үзгәртүе хакында.
4. Андрей Геласимов. «Алдау елы».
– Баланың үсеп буйга җитүе турында мавыктыргыч китап.
5. Татьяна Тэсс. «Вакыт сакчысы».
– Адәм баласының вакытны буйсындыру юлын табуы хакында сөйләнә.
6. Александр Куприн. «Гаҗәеп доктор».
– Кешеләр үзләренә һәм бер-берсенә ышанганда нинди могҗизалар тууын күрсәткән китап.
7. О. Генри. «Рус кешләре».
– Яраткан кешеләребезгә, мөгаен, ныграк ышанырга кирәктер. Бу китап шуңа өйрәтә.
8. Ричард Матесон. «Төймә, төймә».
– Катлаулы әхлакый-этик хәлдә калганда нәрсә булуы мөмкин?
9. Александр Куприн. «Изге ялган».
10. Борис Екимов. «Савыгу төне».
– Бу авторларның хикәяләре икесе дә бер нәрсә турында: кайчак безне бары тик шәфкатьлелек кенә коткара ала.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: