Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сөт елгаларын ташытучы программа

Сөт елгаларын ташытучы программа

Сыер абзарларын төзекләндерү буенча республика программасы 2014 елда гамәлгә кертелде.

29 августа 2016

  
Чыгымнарның 30 проценты субсидия рәвешендә кире кайтарылу нәтиҗәсендә, Татарстанда йөзләгән хуҗалыктагы сөтлебикәләр өй туйларын “бәйрәм итте”.
 img_5000
Теләче районындагы “Алан” хуҗалыгының баш мал табибы Сәйдәш Дәүләтшин, көтүлеккә килеп туктагач, сыерлар аның УАЗ машинасын сырып алды: берәүләр көзгегә карана, икенчеләре кашына, өченчеләре тыныч кына “абый”ларын күзәтә. “Хуҗалыгыбызда 2200 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 620се – савым сыеры”, – диде ул.
 
Ит, сөт, бодайдан – 103 миллион
“Алан” хуҗалыгында сөт елгалары агыпмы-ага: елына 39 меңнән артык центнер савып алалар. Моннан тыш, өч мең центнер ит җитештерелә. Иген дә мулдан чыга: быел урыны белән гектардан 56 центнерга кадәр җыеп алынган.
- Ит, сөт тапшыру һәм бодай сатудан 103 миллион сумнан да артык табыш керә. Сөтне бер генә урынга тапшырабыз. Юкса, безгә дә китерегез, дип артыбыздан йөрүчеләр күп. Сөтне бүген – бер урынга, иртәгә икенчесенә ташып йөреп булмый. Тотрыклылык булырга тиеш. Сатудан кергән акча хуҗалык казнасына керә, – диде Теләче районындагы иң алдынгы хуҗалыкларның берсе – “Алан” җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов.
%d0%b3%d0%b5%d0%bd%d0%b5%d1%80%d0%b0%d0%bb%d1%8c%d0%bd%d1%8b%d0%b9-%d0%b4%d0%b8%d1%80%d0%b5%d0%ba%d1%82%d0%be%d1%80-%d0%be%d0%be%d0%be-%d0%b0%d0%bb%d0%b0%d0%bd-%d1%85%d0%b0%d0%b1%d0%b8
- 100 миллионнан артык акчаны кая куеп бетерәсез? – дим.
- Былтыр сыер абзарларын ремонтлау буенча республика программасы кысаларында күршедәге Балыклы авылының “Байкал” хуҗалыгында 100 һәм 200 башка исәпләнгән ике сыер абзарын төзекләндерүгә 40 миллион сум тоттык, бер өлешен республика казнасыннан кайтардылар. Быел, май башында, Алан авылындагы өч сыер абзарын ремонтлауга керештек. Августка эшләрне тәмамларга ниятлибез. 25 миллион сум тотылды инде, әмма ул гына җитми, тагын кирәк.
- Әлеге абзарлар 80нче еллар ахырында төзелеп, искереп бетте инде. Яңа техника керә алмый, шуның өчен керү юлларын киңәйттек, абзар алдына бетон юллар салдык, – дип сөйләде Хәбир әфәнде.
Хуҗалыкның Алан, Мәтәскә, Балыклы һәм Күкчә авылларындагы бүлекләрендә барлыгы 155 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы – 17 мең сум, вакытында түләп барабыз, дип ышандырды безне җитәкче. Үз авылларында эшче куллар җитмәгәнгә, “Алан”га уңган-булганнарны күрше-тирә авыллардан да җәлеп итәләр.
- Былтыр кыйммәтле комбайн алдык. Хуҗалыкта кеше саны кимесә дә, басуда техника эшләп торырга тиеш. Яңарту эшләре алып барыла башлагач, соңгы ике-өч елда ит белән сөт күләме сизелерлек артты, – диде Хәбир Фәсхетдинов.
 
 
Шәһәрне макта – авылда яшә
Яшь белгеч Гаяз Кашапов – хуҗалыкта куркынычсызлык техникасы буенча инженер, шул ук вакытта төзелеш эшләре өчен җаваплы. 2012 елда Казанның аграр институтын тәмамлап, ике ел башкалада эшләгән. Әмма күңеле барыбер туган ягына тарткан.
%d0%b8%d0%bd%d0%b6%d0%b5%d0%bd%d0%b5%d1%80-%d0%bf%d0%be-%d0%be%d1%85%d1%80%d0%b0%d0%bd%d0%b5-%d1%82%d1%80%d1%83%d0%b4%d0%b0-%d0%b8-%d1%82%d0%b5%d1%85%d0%bd%d0%b8%d0%ba%d0%b5-%d0%b1%d0%b5%d0%b7%d0%be
- Яшь белгечләргә каралган торак алу программасына чиратка бастым быел. Яңа елга кадәр бирергә вәгъдә иттеләр. Аңа ия булу өчен, хуҗалыкта килешү нигезендә, кимендә, биш ел эшләргә кирәк, ике елы үтте инде. Безнең авылда берничә ел элек кенә салынган Яшьләр урамы бар, минем кебек белгечләрнең күбесе шунда. Гаиләм белән әти-әниебездә торабыз. Булачак йортыбызның кирпечтән һәм 860 мең сумлык икәнен беләм, мәйданы әлегә билгеле түгел, – дип сөйләде ул.
Төзекләндерү эшләренә килсәк, сыер абзарларының эчендәге җиһазларны тулысынча алыштырганнар. Бәдрәф белән душ та хәзер шунда булачак, эшчеләрнең хезмәт шартлары бермә-бер яхшыра, дигән сүз.
img_5176img_5158img_5148
Иң күп вакыт һәм көч бинаның тышын төзекләндерү, металл корылмаларны урнаштыруга киткән. Сыерларга абзардагы уңай һава торышы – микроклимат булдыру өчен бөтен нәрсәне бөртекләп башкару сорала. Элек савучылар сөтне чиләкләп ташыса, яңартылган абзарда сөтүткәреч сузалар. Сөт торбалардан турыдан-туры суыткычка агып китәчәк. Һәр доярканың күпме сауганын компьютер исәпли.
- Сыер абзарларыннан кала, аларны тоташтыра торган сөт блогын да рәтлибез. Һәр абзарның үз суыткычы булачак. Микроклиматтан күп нәрсә тора. Былтыр “Байкал”дагы абзарларны тәртипкә китергәч, быел сөтне 30 процентка күбрәк ала башладык. Кышын көнкүреш бүлмәләре белән сөт саклана торган бүлмә генә җылытыла. Ә абзарда аның кирәге юк, сыерлар җылыны үзләре бүлеп чыгара, – дип аңлатты Гаяз.
Моңа чаклы һәр абзарда берьюлы алты сыер савучы эшләсә, президент программасы “килеп җиткәч”, сменага бишесе чыгып, берсе чират буенча ял итәчәк.
“Алан”да җитештерү базасын яңартуга һәм ныгытуга акчаны кызганмыйлар, кредитлар да алалар. Хәбир Фәсхетдинов әйтүенчә, озакламый терлек азыгы цехы да ачылачак.
Сүз уңаеннан, сыерларның өй туен үткәреп бетергәч, каршыда гына урнашкан бозау абзарларына да күчмәкчеләр. Югыйсә, “кечкенәләр” үзләренең искереп беткән “торак”ларында бигрәк моңсу күренә. Бәлки, яңа абзарда кәефләре күтәрелер.
 
“Авызыңа капма!”
Баш мал табибы Сәйдәш Дәүләтшин, профессиональ белем алуга ук, “Алан”га эшкә килгән. 13 ел инде узып та киткән.
%d0%b2%d0%b5%d1%82%d0%b5%d1%80%d0%b8%d0%bd%d0%b0%d1%80-%d1%81%d0%b0%d0%b9%d0%b4%d0%b0%d1%88-%d0%b4%d0%b0%d0%b2%d0%bb%d0%b5%d1%82%d1%88%d0%b8%d0%bd
Без килгәндә (хәер, җәй саен шулай) абзарда күгәрченнәр генә йөри иде, ә сыерлар – кардада. Сәйдәш безне көтүлеккә алып барды. Аклы-каралы сөтлебикәләр безнең белән шулкадәр кызыксынды, түгәрәккә әйләндереп алдылар.
img_5038
- Сыер – сыер инде ул. Сөтлебикәләр белән кешеләрнең авырулары уртак, терлекнең сәламәтлеген кайгыртырга, вакытында прививкалар, вакцинацияләү ясарга кирәк. Билгеле, һәр сыерның холкы үзгә, кайсысыдыр тыныч, кайсысыдыр котырынкы. Кызу канлыларны кайвакыт дарулар ярдәмендә тынычландырабыз, – дип елмайды Сәйдәш.
img_5070
- Абзарларны төзекләндерү сыерларга ничек тә булса тәэсир итәме?
- Әлбәттә. Беренче чиратта, микроклиматка игътибар итәргә кирәк. Абзарда вентиляция яхшы эшләп, һава коры, дымсыз булса, сыер азрак чирли, сөте тә сыйфатлырак була. Кеше саву процессында никадәр азрак катнашса, шулкадәр яхшырак, маститның килеп чыгу ихтималы кими, – дип аңлатты әңгәмәдәш.
Аның сөйләвенчә, сыерның уртача гомер озынлыгы – 15-20 ел. Әгәр ул тәүлегенә 40-50 литр сөт бирсә, азрак яшәячәк. Чөнки энергетик ресурслары сөт белән чыгып китеп, организмы тиз таушала. Шуңа да андый сыерлар үз гомерендә 5-6 тапкыр гына бозауларга өлгерә. Ахыр чиктә, йончыган мал иткә җибәрелә, фәнни телдә бу “браковка” дип атала. Андый сөтлебикәне асраудан мәгънә юк, бөтен мөмкинлекләрен сарыф итеп бетергәч, ул 10 литр чамасы гына бирә ала.
Сыерлар сөтне төрле күләмдә бирә. Бу аның физиологиясенә һәм генетикасына бәйле. Әнисе 25-30 литр сөт биргән булса, кызы да шундый ук күрсәткечләр белән сөендерәчәк. Орлыкландырудан, ягъни үгездән дә күп нәрсә тора икән.
“Алан” хуҗалыгында, сөтне күбрәк җитештерү максатында, голштино-фриз токымына өстенлек бирәләр. Мәнине “Татарстанның элиталы орлыклары” оешмасыннан алып, сыерны шуның белән орлыкландыралар.
- Орлыкландырылмый торган – кысыр сыерларны иткә җибәрәбез, – диде Сәйдәш.
- Нишләп сыерларыгызның мөгезләре төрле зурлыкта: кайберләренеке бик кыска, ә кайберләренеке галәмәт озын? – дим, машинага кашынып торган сөтлебикәләргә карап.


img_5116

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: