Сугышның «киез снарядлары»
«Фронтка снарядлар ничек кирәк булса, киез итекләр дә шулай ук кирәк», – дигән сүзләрне Әминә Хәлилова Казан технология техникумының чыгарылыш кичәсендә ишетә. 1942 елда аны, унҗиде яшьлек чыгарылыш укучысын, Кукмара киез итек фабрикасына эшкә җибәрәләр һәм шунда ук цех мастеры итеп билгелиләр…
Яшь кыз мондый югары вазифаны көтмәгән була. Соңрак үз истәлекләрендә ул хәтта елап җибәрүен яза – нинди цех башлыгы булсын, ди ул? Тирәсендә аннан ике‑өч тапкыр олырак хатын-кызлар… Әмма бернишләп тә булмый, эшләргә кирәк. «Әзерлек цехына чимал килә, – дип укыйбыз аның истәлекләреннән, – төрле сорттагы йон һәм башка фабрикалардан җибәрелгән калдык-постык. Сортлау кул белән: эшчеләр цех буйлап йөзеп йөри диярсең, барысы да билдән йонда. Эш ике сменада, 11 әр сәгать. 36 сәгать буена цехтан чыкмаган чаклар да була…»*
Соңрак Әминәне киез басу цехына күчерәләр. Анда «буяу казаннарыннан шулкадәр куе пар күтәрелә, эшчеләр хәтта бер-берсен күрмиләр дә. Саз ера торган озын кунычлы резин итекләр һәм озын күн алъяпкычлар киеп эшлиләр. Казаннар кайнап торсын өчен, мастерга да, цех башлыгына да смена башланырга өч сәгать алдан килергә кирәк. Һич тә туя белмәс мичкә торф ыргыталар, ә үзләре куркудан дерелди – ни дисәң дә, кызларга нибары 18 яшь кенә…»
Шулай итеп, алар армия өчен «кышкы снарядлар» – фронттагылар шулкадәр көткән киез итекләр планын үти.

ШУЛАЙ КИЛЕП ЧЫКТЫ. ИР-АТЛАР КИТТЕ
Кукмара киез итек һәм киез басу комбинатының сугыш чоры тарихы ул чордагы совет предприятиеләре язмышы белән бик охшаш. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк квалификацияле ир‑ат эшчеләр фронтка китә, ә аларның урыннарын хатын-кызлар били. Комбинатта сугыш елларында эретеп ябыштыручы, тракторчы булырга туры килгән эшче хатын-кызларны бүген дә исемләп хәтерлиләр. Кечкенә балалары булган хатын-кызларны җитештерүгә җәлеп итү өчен, 1941 елның июлендә фабрика ясле төзи башлый.
Шулай да сугыш елларында фабрикада эшләүчеләр саны сизелерлек кими – сугышка кадәр якынча 1700 хезмәткәр эшләсә, 1945 ел башына нибары 394 кеше генә кала. Шул ук вакытта Җиңел сәнәгать халык комиссариаты сугыш чорында җитештерү нормаларын арттыра… 11 сәгатьлек эш көненә күчәргә туры килә. Моннан тыш, 1941 елның 26 июленнән фабрикада ялга җибәрү дә бетерелә (алар урынына акчалата компенсация тиеш була, ләкин, инде телгә алынган китаптан күренгәнчә, бу чорда эш хаклары 8–18 процентка киметелә).
АМЕРИКА ЭЗЕ
Кадрларга коточкыч кытлык булганлыктан, фабрикада эшкә хатын-кызлар гына түгел, мәсәлән, өйдә эшләүче инвалидлар да җәлеп ителә. Аларга җитештерү калдыкларыннан балаларга ботинкалар һәм итекләр тегү бурычы йөкләнә. Шулай ук икмәк карточкалары бирелә, фабрика ашханәсендә эшчеләр белән бердәй туклану тәэмин ителә.
Эшкә яшүсмерләрне, шул исәптән Кукмарага эвакуацияләнгән балалар йортында тәрбияләнүчеләрне дә алалар. Көнбатыш төбәкләрдән күчерелгәннәрне дә мөмкин кадәр фабрикага эшкә урнаштыралар. Кайчакта эшкә хөкем ителгәннәрне дә алалар. Яисә хезмәт белән төзәтү колониясеннән яңа гына азат ителгәннәрне. Менә шундый хезмәткәрләрнең берсе турындагы тарих кызыклы да, фаҗигале дә ул…
1942 елда 16 яшьлек яшүсмер Морис Гершман хезмәт колониясеннән азат ителә һәм Кукмарага эшкә җибәрелә. Темадан бераз читкә китеп булса да әйтик: гаҗәеп язмышлы кеше була ул, аның турында бик озак сөйләргә мөмкин. Үзе Нью‑Йорк шәһәрендә туган, әтисе эш буенча СССРга килгән була, һәм нәтиҗәдә әти белән улның икесен дә репрессия машинасы озак елларга бөтереп ала. 1990 нчы елларда Нью-Йоркта аның «Америка кешесенең Россиядәге маҗаралары. 1931–1990» исемле китабы басылып чыга. Анда ул сугыш елларында Кукмара фабрикасында эшләве турында да яза:
«Миңа эшне әзер продукция складында билгеләделәр – әзер киез итекләр түген ташырга тиеш идем. Безгә хезмәт хакы түләмәделәр, әмма көнгә ике тапкыр ашаттылар… Икмәк бик аз, анда да атнасына өч тапкыр тиешеннән артык эшләгән очракта гына бирелә… Чабаталарым, бер айга да чыдамыйча, таралып бетте… Киез итекләр сорап, мастерга баш ими чарам калмады. Әгәр яхшы эшләсәм, Яңа елга бирермен, дип ышандырды ул. Чын күңелдән эшләдем, Яңа ел да килеп җитте, ләкин киез итекләр булмады – аның урынына приказ белән рәхмәт кенә белдерделәр. Мин рәхмәт матди яктан да ныгытылырга тиеш дип уйладым да складтан ук бер пар киез итек табып алдым һәм фабрикадан сиздермичә чыгып киттем. Төнлә инде «Казан – Мәскәү» поезды вагонында тирбәлеп бара идем…»
Мәскәүдә Морис Америка консулына барып җитә язган була инде, ләкин соңрак тагын колониягә эләгә… Әмма монысы инде – бөтенләй башка тарих.

БҮЛӘК ӨЧЕН ТҮГЕЛ…
Фабрикага ягулык кирәк була, һәм утын әзерләү өчен тирә-яктагы урманнарга хезмәткәрләр үзләре йөри. Кукмарадан 40–60 чакрым ераклыктагы делянкаларга күбесенчә җәяү баралар – предприятиенең йөк машиналары санаулы гына, ә ярдәмче хуҗалыктагы атлар хәлсезләнгән була… Якшәмбе көннәрендә йөриләр, кышын үзләре белән чана да алалар. Утыннан тыш, торф та әзерлиләр – әйтик, 1943 елның августында Кукмарадан 10 чакрымдагы Камышлы авылы янындагы сазлыкка торф чыгару өчен көн саен йөз кеше җибәрелә. Алар шушы торфлы сазлыкта иртәдән кичкә кадәр 11 сәгать эшли…
Ләкин бернинди авырлыклар да фабрика хезмәткәрләренә үзләренең төп бурычын үтәргә – фронттагы сугышчыларны киез итекләр белән тәэмин итәргә комачауламый. Сугыш елларында Кукмарада барлыгы бер миллион ярым пардан артыграк киез итек җитештерелә. Алты миллион пардан артыграк киез аяк киеме яңартып төзәтелә.
1944 елның февралендә фабрика җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында Бөтенсоюз социалистик ярышында өченче урынны ала. 1944 елның ноябрендә, революция көне алдыннан, фабрикада эш нормаларын арттырып үтәгән стахановчыларны һәм алдынгыларны бүләклиләр. Бүләкләр арасында биш метр тукыма, бер пар эчке кием һәм сөлге, күн итек, телогрейка була… Ул заманнар өчен бәяләп бетергесез бүләкләр.
2023 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәне өчен Кукмара киез итек һәм киез басу комбинатына республиканың «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941–1945 еллар» исеме бирелде.
Евгения Чеснокова
Добавить комментарий