Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

СҮЗЛӘРДӘН ЧӘЧӘКЛӘР ЯСАУЧЫ ФӘХРИ ӘСГАТЬ

Казанның Горький паркы эчендәге мемориаль зиратта аның да кабере бар. Мөгаен, шәһәр картасында аны әле дә искә төшерергә мөмкинлек биргән бердәнбер урын шулдыр. Исемен дә әдәбият тарихын ныклап өйрәнүчеләр һәм якташлары гына хәтерлидер. Ул бик иртә, Тукай яшеннән дә иртәрәк, якты дөнья белән саубуллашкан шул. Сүз «сүзләрдән чәчәкләр» ясаучы Фәхри Әсгать турында.

«КЕМ СОҢ УЛ ӘСГАТЬ?»

Фәхри Әсгать турында нинди генә мәкаләне алма, аның биографиясе бик кыска гына итеп тасвирлана торган булыр. Кыска язмышка – кыска тасвирлама инде, нишлисең. Монда да күп язып булмас. 1927 елда Сәлах Атнагулов Фәхри Әсгатьнең әсәрләр җыентыгына язган кереш сүзендә дә шундый сорау бирә: «Кем соң ул Әсгать?» Без дә шул сораудан башлап карыйк.

Әсгать Йосыф улы Фәхретдинов. Язучы буларак танылачак егет ул чакта Казан губернасының Спас өязе, ә хәзер Татарстанның Әлки районына керә торган Иске Алпар авылында 1901 елның 13 октябрендә туган. Гасыр башы баласы! Аңа дүрт яшь тулганда, империяне баш күтәрүләр, фетнәләр, демонстрацияләр били, кайдадыр хакимият эшчеләр кулына күчә, кайдадыр кызыл канга батырылган чуалышлар бара... Ил гөж килә, ирек даулый. Ә егетнең үсмер чагы импе- риянең кояшы баеган дәвергә туры килә.

Әсгатьнең балачагы Кече Чирмешән елгасы буйларында урнашкан туган авылында үтә. Хастаханәдә соңгы сәгатьләрен яшәгән мизгелләрдә ул шул балачак көннәрен уйлап яткандыр…

«Ерак түгел Чирмешән елгасы бормаланып, җемелдәп ага. Аның өстендә карлыгачлар, акчарлаклар очалар. Ул да авыл кешеләре эчендә, алар белән беррәттән басып печән чаба, кулларын җәеп бар куәткә селтәнә. Чалгы яшел тукран башлары төбендә шыелдый. Үлән гаскәре һәрбер селтәнгән саен ава, ишелә».

Балачагының гүзәл көннәре, аның җәйләре турында ул шулай хикәя героеннан искә алдыра. 1913 ел тирәсендә Әсгать Казанга, «Мөхәммәдия»гә китә. Аңа кадәр ул, әлбәттә, авыл мәдрәсәсендә укый. Өендә дә яхшы укытканнардыр. Ул бит Йосыф мулла малае! Сүз уңаеннан, аның имам гаиләсендә тууы турында бик сирәк искә алына. Әмма Сәлах Атнагулов Әсгать мәх- дүмнең балачагына хәзрәт гаиләсендә үсүе зур йогынты ясаганлыгына игътибар итә. Әлбәттә, авылда мулла малае гади бала түгел, ул башкалар кебек иркенләп уйный да, кызлар белән су буенда шаярыша да алмый. Чынлыкта ничек булгандыр, әмма катгый кагыйдәләргә буйсынып яшәгән гаиләне күз алдына китерүе авыр түгел. Егетнең Казан мәдрәсәсенә китүе исә Казан типографияләренең берсендә эшләгән абыйсы Котдус йогынтысында булгандыр.

Алга таба рәсми биографияләр шундый фактлар китерә: 1917–1921 елларда Чистай шәһәрендә педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала.
Ул башта педтехникум белемен үзләштерә, аны тәмамлагач, Чистайның авыл хуҗалыгы укуханәсенә керә, ә аннары инде Казанга күчә. Нәкъ менә техникумда бер гүзәл кызга гашыйк була. Әсәрләрендә очрый торган гыйшык тарихлары нәкъ шул безгә билгесез кыз белән бәйле дип әйтергә нигез бар.

Чистай – Казан юлларын таптаган арада аның әсәрләре дә пәйда була. Беренче шигырь һәм нәсерләре техникум һәм институтта студентлар чыгарган стена газеталарында һәм кулдан язылып, кулдан таратыла торган журналларда «басыла». Әкренләп чын матбугатка да барып җитә. Казанда «Кызыл яшьләр» газетасында һәм җитди әдәби басма саналган «Безнең юл» журналында әсәрләре чыга башлый. Студент Әсгать Фәхретдинов урынына язучы Фәхри Әсгать исеме дә пәйда була.

Тормышта Әсгать ниндирәк кеше булган дисәк, Афзал Шамовның истәлекләренә мөрәҗәгать итик. Ул бер язмасында аны да искә ала: «Гадел Кутуй белән зур малахай бүрекле, бүреге төсле үк коңгырт пиджаклы Фәхри Әсгать килеп керде. Алар, икесе ике институтта укысалар да, еш кына бергә йөриләр, хәтерем ялгыштырмаса, ул елны алар икесе Академический урамда (хәзер Вишневский урамы), бер фатирда торалар иде, шикелле.

...Яшь совет әдәбиятына зур өметләр вәгъдә итеп аяк баскан, заманы өчен берничә матур хикәя, нәсерләр иҗат иткән, кызганычка, безнең арабыздан туберкулез авыруы белән бик иртә китеп барган, тулы, түгәрәк битле, ягымлы күзле Фәхри Әсгатьне Кутуй кебек аралашуга сәләтле дип санап булмый иде. Кешеләр белән тиз үзләшеп китә алмый иде ул. Әгәр үзләшсә, яхшы, күңелле мәҗлестәш була белә иде. Шуның белән бергә, бу яхшы күңелле егеттә кайбер кешеләрнең, бигрәк тә үзенә ошамаучыларның тискәре якларын оста тотып ала белү һәм моны, аларның үзләренә сиздермичә, ирония белән бик тапкыр әйтеп кую гадәте дә бар иде».

1923 елда, 22 яшьлек чагында, Фәхри Әсгать комсомолга керә. Коммунист яшьләрнең хәрәкәте әле яңа гына оешкан вакыт, димәк, аның сафына басучылар – идеяләренә җан-тәннәре белән инанучылар. Фәхри дә нәкъ шундыйлардан була, аның иҗаты һәм яшәү рәвеше моны тулысынча раслый.

Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәеп китә, һәм ул укуын ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Фәхри Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда ул Казан дәүләт университеты каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Әлеге түгәрәкне соңрак Казанда барлыкка киләчәк әдәби берләшмәләрнең дә, Язучылар берлегенең дә «бабасы» дип санаучылар бар. Ни генә булмасын, 1923 елда Казанда татар әдәбияты белән мавыккан яшьләр өчен бер учак рәвешендә шушы түгәрәк эшли. Аның җыелышлары һәм очрашулары турында да мәгълүмат бар. Мәсәлән, анда кайчандыр Шамил Усманов «Памирдан радио» маҗаралы хикәясенең иң әүвәлге вариантын укыган. Түгәрәктә билгеле бер әдәби принциплар да хөкем сөргән: аның әгъзалары «әдәбиятта реалистик принциплар» өчен көрәшә, формализм күренешләренә каршы кискен чыгышлар ясый, дип искә ала Гази Кашшаф. 1925 елда япь-яшь Фәхри Әсгатьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ул берничә ел туберкулездан җәфа чигә, бу елларда исә авыруы шактый көчәя. Хөкүмәт ярдәме белән аны санаторийга җибәрәләр, бу да булышмый. Казан табибларының да ярдәме тими. Шуңа да карамастан, иҗатын һич туктатмый. Исән чагында бердәнбер булган җыентыгы – «Тормыш кочагында» исемле китабы 1925 елда дөнья күрә. Ә инде 1926 елның 25 сентябрендә, егерме биш яше тулар-тулмас, Фәхри Әсгать вафат була. Язучының китапларга кермичә һәм журналларда басылмыйча калган хикәяләре, караламалары дуслары тарафыннан тупланган «Сүзләрдән чәчәкләр» исемле китапта 1927 елда дөнья күрә.

Шуның белән биографик очерк гадәттә тәмамлана. Әмма тәрҗемәи хәлгә нокта куйганчы, ике мәсьәләгә игътибар итик: әдипнең иҗаты һәм үлеменең кыйммәте.

«Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз. Сез, бәлки, моңа гаҗәпләнә торгансыз, гаҗәпләнерсез дә шул, чөнки шагыйрьләрнең эшләре гаҗәбрәк. Без гади җөмләләрне бер-беренә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез».
Фәхри Әсгать, 1921 елның 6 декабре

УНСИГЕЗ ӘСӘРДӘН ТОРГАН ЯЗМЫШ

Фәхри Әсгатьнең иҗаты нибары биш-алты елга гына сузыла. Исән чагында аны әле киләчәктә үзен тулысынча ачып күрсәтәчәк өметле яшь язучы дип бәяләсәләр, 1926 елның көзеннән соң инде, бар мирасын туплап, аны татар әдәбияты тарихында булган язучылар исемлегенә кертергә кирәклеге аңлашыла. Шуңа күрә дә 1927 елда Казанда «Сүзләрдән чәчәкләр» исемле нәсер һәм хикәяләр җыентыгы басыла. Аңа Фәхринең исән чагында матбугатта чыккан әсәрләре дә, өендә табылган кулъязмалары да кертелә. Сүз уңаеннан: 1950 нче елларда әле кемнәрнеңдер өйләрендә Әсгатьнең ниндидер кәгазьләре саклана дигән сүзләр йөргән. Чынмы ул, билгесез, ләкин хәзер аның нинди дә булса архивын табу мөмкинлеге юк диярлек.

Унсигез кыска хикәя һәм нәсер. Әсгатьнең бөтен иҗат мирасы бу журналның бер санын тутырырга да җитмәс иде. Әмма иҗатының безгә барып ирешкән кадәр өлешендә дә Фәхри Әсгатьнең язучы сәләтенә ия булуы, образлы фикерләве, сюжет кору осталыгы һәм күзәтүчәнлеге күренеп тора. Аның якын дусты Гадел Кутуй «Тормыш кочагында» җыентыгына рецензиясендә болай дип яза:

«Әсгать иптәшнең бу китабы... укырга җиңел, теле матур, аңлаешлы. Ләкин бер моның белән генә аның әдәби киләчәген күрсәтергә авыр әле. Бездә моңар чаклы кайсыбер яшь каләмнәребездә матурлык ягыннан бер бушлык сизелә иде. Әсгать моны үзенең «Батырлар»ында, «Ысулы җәдит мәдрәсәсе»ндә хикәяләренә матурлык биреп, матурлык өстенә психология методларын да кертеп, бу бушлыкны юк иткән».

Шунысын да әйтергә кирәк: дусты Кутуй кебек үк, Фәхри Әсгать тә чын мәгънәсендә нәсер остасы булган. Хәтта икесендә аваздашлык та бар:

«Мин сиңа ерак илләрдән, караңгы почмаклардан, киң кырлар, куе урманнар кичеп, җәяүләп килдем». Кутуйны хәтерләткән төсмерләр юк түгел.

Чыннан да, гомере озынрак булса, Әсгатьнең иҗаты безне төрледән-төрле образлары, әдәби ачышлары һәм реалистик язмалары белән сөендерер иде әле. Әмма тарихта Фәхри Әсгатьнең тормышы һәм иҗаты гына түгел, үлеме дә әһәмиятле.

ГЕРОЙ НИЧЕК ТУА

1920 нче елларда совет җәмгыяте әкренләп «тотрыклана» башлый. Гражданнар сугышында кызыл көчләр җиңеп чыга, интервентлар куыла, илнең азмы-күпме тотрыклы чикләре урнаша, Советлар Союзы барлыкка килә. Ачлык еллары да артта, НЭП белән мавыккан чорда икътисадый үсеш тә булып ала. Яшь дәүләт үзенең идеологиясен төзү һәм урнаштыру белән дә шөгыльләнә. Большевиклар төзегән яңа дәүләт 1930 нчы еллар уртасына кадәр әле үзен эзли, чәбәләнә, дуамал карарлар кабул итә. Яшь дәүләтләр халыкның ышанычына, хәтта иманына мохтаҗ. Элеккеге Россия империясе халыклары исә гаять дини була. Димәк, аларның диннәрен алыштырырга, коммунистик идеалларга ышандырырга кирәк. Дингә каршы көрәшнең ничек барганын беләбез. Совет идеологлары шунысын да яхшы аңлаган: дин урынына шунда ук альтернатива кирәк. Баштагы елларда бу альтернатива аеруча тупас алмаш рәвешендә килеп керә. Православ йолалары урынына аларга охшаган, әмма «коммунистик» эчтәлекле йолалар барлыкка килә. Татар җәмгыятендә мондый үзгәрешләр турында Фатих Әмирхан «Шәфигулла агай» хикәясендә яза.

Үзгәртелгән традицияләрнең берсе – мәрхүмнәрне озату йолалары. «Кызыл җеназалар» барышында Коръән аятьләре, җеназа намазы, гүр сәдакасы урынына музыка һәм демонстрацияләр, таш һәйкәлләр һәм портретлар, веноклар барлыкка килә. Кайберәүләр әле тагын да «алгарак» китеп, йолалардан тулысынча баш тартырга, үлгәннәрне мөмкин кадәр тизрәк «утильләш-терергә», мәсәлән, кремацияләргә чакыра.

Кешеләрнең үлемгә мөнәсәбәте гомумән башка төрле булган шикелле. Бер яктан, ул елларда кеше гомере шундый эфемер төшенчә: Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, ачлык, эпидемияләрдән соң чебен урынына кырылган кешелекне 25 яшьлек язучының үлеме тетрәндерә аламыни инде? Әмма... яңа дәүләткә, аның яңа «диненә» яңа геройлар һәм «шәһитләр» дә кирәк була шул. Фәхри Әсгать шундый кирәкле геройларның берсенә әверелә.

Ул үзе иҗатының соңгы этабында үлем турында еш уйлана төсле. Туберкулез белән авыру турында аның «Үлем исереклегендә» исемле бик тетрәндергеч хикәясе дә бар. 1923 елда ук язылса да, исән чагында басылмый кала, соңыннан чыккан җыентыкка гына кертелә. Хикәя университетта медицина өйрәнүче Якуп Даниялов исемле герой турында. Аның каһарманы кешелеккә сорау бирә: «Әйтегезче, зинһар, минем дөньяда торырга хакым юкмыни? Миңа бит әле бары 25 яшь кенә тулды...»

    

Язмышына ул разый булырга теләми, әмма чарасы да юк. «Мин альтруист, мин бөек идеаллар иясе, мин бәни бәшәрне коткаручы кеше, менә таш диварлар эченә ташланган эт баласы кебек, әрни‐әрни үлемгә хәзерләнәм», ‐ ди аның герое әлеге хикәядә.

Шул ук вакытта ул кешелекнең көчсезле-геннән гасабилана: «Суларда балык, һавалар- да кара кош кебек йөзгән, тауларны тишеп, дөньяны тетрәткән мәгърур адәм баласы шушы күз белән күренми торган микроскопический кох таякларын бетерергә гаҗиз түгелмени? Шуларны күргәч тә үзенең гыйлеме, мәдәнияте, фәннәре белән мактана торган мескенә адәм балаларыннан каһкаһә белән кычкырып көләсем килә»...

Яшь кешенең иртә үлеме темасы аның иҗатында тагын берничә тапкыр очрый. Бу гаҗәп түгел. Ул, бердән, үзе турында әйтсә, икенчедән, шул чорның гомуми пафосын да җиткерә. Син юкка гына үлмисең, син – революция корбаны, син кешелекне бөек бәхеткә илтүче юл хакына шәһит киткән бер герой.

Фәхри Әсгать тә 1926 елда шундый яңа геройларның берсе буларак күзалланган, күрәсең. Бер генә, нәни генә җыентык чыгарырга өлгергән егетне зур митинг белән озаталар һәм яңа заман каһарманнары өчен тәгаенләнгән туганнар каберлегендә җирлиләр. Хәзерге Горький исемендәге паркның эчендә урнашкан бу зиратта ул елларда революция юлында һәлак булучылар һәм дәүләт, партия алдында казанышлары зур дип саналган кешеләр җирләнә. Кыскасы, ул заман өчен яшьли вафат булган, үлеме белән күпләрне тетрәндергән егет символик фигурага әверелгән.

Вафатыннан соң матбугатта аның турында күпсанлы мәкаләләр һәм шигырьләр дә чыга. Сүзне Хәсән Туфанның 1926 елда иҗатташ дустына багышлап язылган «Аягурә үлеп бу- лыр микән?» шигыре белән тәмамлыйк.

Иптәш!
Кабатланмый торган гомеребездә
Беренче кат яшькә бирелсәк,
Кичер безне:
Безнең уйны микроб исерткән.

Ертык йөрәкләрне
Күп яшердек инде... беләсең.
Бу соңгысы булыр, кичер:
Әй, үләсе килми, үләсе...

Давылларда йөгерә-йөгерә үлү
Безнең өчен берни түгел дә,
Читен ләкин, чирләп,
Тик пролог көе үлүләр.

Үлем – эшкә оста,
Ә докторлар телгә осталар...
Эх, уй да озын, дуслар,
Юл да озын, гомер кыскарак.
Әй син, данлы теләк,
Нигә сиңа үлем төренгән?
Әй син, рәхәт!
Без кандидат сиңа, күмелгәч.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера