Танылган мәскәүлеләр тормышы
Мәскәүдә, ни кызганыч, бүгене көнгә кадәр татар мәдәнияте яисә татар халкы тарихы музее юк, – ди ТРның РФндәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.
18 марта 2016
Акыллы кешеләр фикеренә колак салып, редакция тиз арада үз хәбәрчесен Мәскәүгә җибәрде.
Әлбәттә, Ренат Акчуринны Татарстанда танылган кеше түгел дип әйтмәс идем. Әмма әлеге шәхес белән кызыксыну бер дә кимеми, аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин, һәм мондый әңгәмәләр һичкайчан күңелсез яисә әһәмиятсез булмый. Шулай килеп чыкты: танылган кардиохирург безнең программада беренче иде, чөнки ул очрашуны төгәл иртәнге сигезгә билгеләде.
– Ә үзе ул аннан да иртәрәк киләчәк, эшкә мөнәсәбәте әнә шундый аның, – ди миңа Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат секретаре Динә Галәветдинова, кардиология үзәгенә барганда. – Без Табиблар клубы белән Татарстанга килгән идек, һәм мин шунда игътибар иттем: әгәр кичен кунакханәдә бөтен төркемгә иртәнге сәгать 8:00дә ресепшенда җыелырга әйтелгән икән, бер Ренат Сөләйманович кына нәкъ вакытында чыгып баскан була. Ә уйлап карасаң – академик, күпме кешенең гомерен саклап калган зат, аны барысы да белә. Әмма ул үзенә беркайчан да искәрмә ясатмый...
Сөйләшүдән соң (26 биттәге интервьюны кара), без инде чыгып барганда, Ренат Сөләйманович Динә белән кичә караган «Мәүлет ән-Нәби» мюзиклы турында фикер алыша. Төп рольдә Марат Бәшәров уйнаган бу мюзиклны, минем аңлавымча, үз-үзен хөрмәт иткән һәрбер Мәскәү татары караган.
Җир һәм кешеләр
- Мәскәүдә, ни кызганыч, бүгене көнгә кадәр татар мәдәнияте яисә татар халкы тарихы музее юк, – дип зарлана башкаладагы киләсе очрашу урыныбыз булган ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Равил Әхмәтшин. – Ягъни 500 мең Мәскәү татарының үз балаларын яки дусларын татарларның кем икәнлеген, тарихта аларның нинди эз калдырганлыкларын күрсәтер өчен алып барыр урыны юк.
Музей булдыру идеясе белән вәкиллек җитәкчесе ТР Мәдәният министрлыгы белән тыйнак кына уртаклаша. Музей Мәскәүнең танылган «Еврей музее һәм толерантлык үзәге» үрнәгендә эшләнәчәк. Министрлык объектның концепциясен (Әхмәтшин сүзләре буенча, аның өчен кызыклы материаллар искиткеч зур күләмдә) әзерли, ә вәкиллек исә булачак бинаны сайлау, билгеләү белән мәшгуль.
- Ә нәкъ менә хәзерге вакытта сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? – дип сорыйм мин вәкиллек җитәкчесеннән, аның белән әңгәмәбезне даими рәвештә телефон шалтыратулары бүлә.
- Бүген төнлә Рөстәм Нургалиевич килә. Төп мәсьәләләрдән тыш, мин аның белән безнең ярдәм нигезендә Мәскәү егетләре төшергән «Иман» («Вера») документаль фильмын тәкъдир итү турында килешергә теләр идем. Анда дүрт герой, аларның һәрберсе иманга үзенчә килә – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Герое Ильяс Дауди, трансплантолог Ринат Сәетгәрәев һәм Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Гыйльметдинов. Фильмны монтажлау инде төгәлләнеп килә, һәм безнең аны иң элек Президентка (әлеге ябык күрсәтү Тулы вәкаләтле вәкиллектә берничә көннән соң булып узды. – Ред.), ә соңрак – үзәк телеканалларының берсендә күрсәтәсебез килә.
Моның белән Равил Кәлимуллович Тулы вәкаләтле вәкиллекнең башкалада Татарстанның икътисадый хезмәттәшлеген килештереп һәм Татарстан делегацияләре эшен тәэмин итеп кенә калмавын, ә региондагы татарларны үзенә тарту үзәге булып торганлыгын да күрсәтә. Һәм «якташларның» да туплану үзәге бу, вәкаләтле вәкиллек каршында үз эченә сәясәтчеләр, фән һәм мәдәният вәкилләре, эшмәкәрләр, журналистлар, спорчылар һәм башкаларны үз эченә адган өч мең кешене тәшкил иткән «Татарстан якташлыгы» эшли. Якташлык үзе һөнәри кызыксынулар буенча Табиблар клубы яисә Медиаклуб кебегрәк комиссияләр һәм клубларга бүленгән.
- Билгеле, фильмнар да, музей да безнең төп, үтәлергә тиешле вазыйфаларга керми, – ди Әхмәтшин. – Әмма эшлибез икән, үзебездән соң нинди дә булса эз калдырасы килә. Без һәрвакыт Мәскәүдә күпме кызыклы тарихлар күз уңыннан читтә кала, монда никадәр үзенчәлекле ватандашларыбыз яши бит, дип, аларны исәптә тотабыз. Журналист Фәрит Сәйфелмөлеков, генерал Мәхмүт Гәрәев, академик Королевның шәхси операторы Мәхмүт Рәфыйков, кызганыч, инде мәрхүм Фикрәт Табеев... Болардан тыш, журналистларга алар күрсәтә, яза алырдай тагын дистәләрчә әле танылып өлгермәгән геройларны тәкъдим итә алабыз. Ә өлкән буын турында, әле алар исән чакта, кичекмәстән «Танылган кешеләр тормышы» кебегрәк тапшырулар һәм басма әсәрләр циклы ясау кирәк.
Купшылыкка дәгъва итмәүче архитектура
55 яшьлек Исмәгыйль Әхмәтовның нәрсә белән шөгыльләнүен бер генә сүз белән билгеләп булмый. Бер яктан, ул – архитектура керамикасы җитештерә һәм сата торган эре компания хуҗасы. Ә икенче яктан – Мәскәүдәге күп кенә татар инициативаларының әйдәп баручысы. Өченчедән – бушлай (!) шәхси мәктәп төзүче, биредә балалар инновацияле юнәлештә укып кына калмыйлар, ә традиция буенча, көненә 12 сәгать дәвамында тукланалар да (мәктәп яны кухнясы бар). Мондый коммунизм өлешчә мәктәптә бары тик ике генә төркем (11 бала) булуы белән аңлатыла. Ләкин – өлешчә генә. Чөнки Исмәгыйль Тимерович боларның барысы өстенә мәдәният һәм мәгарифкә ярдәм итү фондына ия булган меценат та.
Керамикадан җәелгән идәнле һәм стеналы, мозаикадан җыелган паннолары һәм мәктәптән онлайн-трансляцияләр юллауны тәэмин итүче экраны белән җәлеп итүче ультрамодалы офиска килеп эләккәч, мин баштарак Әхмәтовның стихияле педагогикасына шикләнебрәк карадым. Россия мәгарифе соңгы 25 ел эчендә кемнәрдән нинди генә инновацияләр һәм яңа алымнар күреп бетермәде бит инде? Әхмәтов күңел халәтемне шунда ук сизеп алды.
- Кайбер кешеләр мине акчамны кая куярга белмәгәннән шулай кылана дип уйлыйлар. Әлбәттә, бу алай түгел, – дип аңлата башлады ул. – Икенче чик – мине Россия чынбарлыгын аңлый алмый торган ниндидер романтик, дип саныйлар. Чөнки барысы да зарлана һәм елый торган заман чынбарлыгына мин сөйли торган нәрсәләр бөтенләй туры килми кебек. Әйе, без беркайчан да еламадык, әмма шулай булса да, дөньядагы хәлләрнең торышын яхшы аңлыйбыз.
- Шулай да әйтегез әле, Исмәгыйль Тимерович, нигә кинәт мәктәп ачарга булдыгыз?
- Әйдәгез, шуннан башлыйк, минем, Аллага шөкер, биш балам бар. Икесе, олылары, чит илдә укыдылар, һәм мин шунда Көнбатышның мәгариф системасындагы кимчелекләрнең җитәрлек булуына төшендем. Ул кимчелекләрнең иң зурысы – дөньяга бөтенләй башка караш формалаштыру. Һәм аннан, икенче гаиләмдә балаларым тугач, аларны инде Көнбатышка укырга җибәрмәячәгемне ачык аңладым. Совет мәгариф системасының әле җуелып өлгермәгән кыйпылчыкларын барлап, Мәскәүдәге шәхси мәктәпләрнең, шул исәптән иң алдынгыларының да юнәлешен тикшереп карадым. Берсе дә әллә ни рухландырмады, ләкин шуны аңладым: мин яхшыракны эшли алам! Һәм биш ел элек гармонияле ирекле шәхес үстерү мәктәбен ачуга ирештем. Өлкән төркем үрнәге балаларның биредә чынлап та укыйсылары килгәнлеген күрсәтте. Һәм мин ышанып әйтә алам: бу мәктәп – дөньядагы иң яхшы мәктәп.
Аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ менә шулай. Сүз уңаеннан, балаларның, чыннан да, мәктәпне калдырып китәселәре, бер-берсеннән аерыласы килмәүләрен әйтергә кирәк. Бервакыт шулай, үз хокуклары өчен көрәшеп, алар җомга көн кич белән гадәттәгечә өйләренә кайтарып җибәрмәүләрен, ә мәктәптә кунарга калдыруларын таләп иткәннәр.
Саубуллашканда, Әхмәтов Универсиада ачылышына Казан Кремлендә эшли башлаган хәзерге заман мозаикасы («яңа цивилизация сәнгате», ул аны шулай атый) күргәзмәсе турында бәян итүче фотоальбомны күрсәтә. Хәзер әлеге скульптуралар күргәзмә режимында бөтен дөнья буенча сәяхәт итә.
Хыяллану зыянлы түгел
Чираттагы тукталыш – «Патриаршидагы өй» мәдәният үзәге, эре девелопер, 50 яшьлек Илдар Хәлилуллинның шәхси проекты. Исеме алдамый – үзәкнең тәрәзәләре чыннын да боз белән капланган буага карый. «Өйдә» – арт-кафе, картиналар галереясы, китап салоны һәм концертлар, иҗади очрашулар үтә торган, кино күрсәтүләр өчен дә яраклаштырылган 50 кешелек зал. Шуны да аерып күрсәтәсе килә: аена бер тапкыр җыела торган татар клубы урнашкан биредә. Болар барысы бергә, Илдар Гомәрович сүзләре белән әйтсәк, кызыклы кешеләрнең кызыклы вакыйгалар белән кисешү урыны.
- Чынлыкта бик үк табышлы да булмаган әлеге проект сезгә нәрсәгә инде? – дип сорыйм мин аннан.
- Мин татар булганга күрә, һәм минем бурычым – көчемнән килгәнчә, татарларның берләшүенә ярдәм итү. Кеше энергиянең күбесен туган туфрактан, геннарыннан ала бит. Бабаларыбыз безгә табигый сайланышның иң авыр шартларында да исән калырга, яшәргә мөмкинлек биргәннәр. Тарихсыз һәм мәдәниятсез кеше – ул аяксыз кеше, ягъни гарип. Аңлашыла да, кешеләр үзләренең охшаш булулары белән көчле бит. Миңа бездәге үзәктә Финляндия скрипкачысы, Мәскәү пианисты һәм Казан виолончелистының ансамбль булып уйнавы бик ошый, җитмәсә, алар яңарак кына биредә танышканнар иде.
Әлеге проект буенча Хәлилуллинның өч «татар» хыялы булган: «Өй»гә Татарстан Президентының килүе, биредә Эльмира Кәлимуллинаның җырлавы һәм татар мәсьәләсен Мәскәүдә яшәүче татар яшьләренең үз кулына алуы. Соңгысы узган елның декабрендә тормышка аша башлаган – яшьләр биредә ике мәртәбә кино карау уздыра, соңыннан сөйләшү була, шулай ук төнге чаралар һәм Яңа ел да оештырыла.
- Шунысы куанычлы: әлеге яшьләргә ачкычны ышанып тапшырырга мөмкин, – дип көлә Илдар Гомәрович. – Алар эчми, тартмый, тавышланмый. Мин хәтта алкоголь урнашкан барны да япмыйм. Кыскасы, барлык теләкләрем дә тормышка ашты, яңаларына заказ бирергә кирәк.
Дөресен әйткәндә, аның өчен шундый хыял ролен (төгәлрәге, бурычын) мәдәни дә, эшлекле дә, кунакханә белән берлектә тулы бер комплексны тәшкил итүче проект үти, аның бер өлеше булып исә тулы вәкаләтле вәкил әйткән Еврей музееның аналогы торырга тиеш. Нәкъ менә анда, Хәлилуллин фикеренчә, эшлекле һәм клуб рухындагы аралашу өчен яңа шартлар да туачак, татар мәдәниятен яңача күзаллау да тормышка ашырыла алачак.
Көн программабызны «День радио», «День выборов», «О чём говорят мужчины» һәм башка фильмнардагы рольләре белән танылган актер Камил Ларин белән «Квартет И» театрында узган очрашу йомгаклап куя. (Аның белән интервьюны «Татарстан»ның алдагы саннарының берсендә укырсыз).
Редакция материал әзерләүдә ярдәме өчен ТРның РФндәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга рәхмәтен белдерә.
Добавить комментарий